СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Работа учебниками нового поколения "Туган(татар)теле

Нажмите, чтобы узнать подробности

Я вошла в состав по апробации новых учебников "Туган(татар)теле" для учащихся начальной школы. Учебник соответствует требованиям , указанным в ФГОСХочу

Просмотр содержимого документа
«Работа учебниками нового поколения "Туган(татар)теле»

Хәерле көн

.

Соңгы вакытларда “Мәгариф-Вакыт” һәм Татарстан китап нәшриятлары Мәгарифне үстерү институты, Казан федераль университеты,Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре тарафыннан эшләнгән рус телендә башлангыч гомуми белем бирү оешмаларында татар телен өйрәнүче укучылар өчен “Сәлам” , татар телен туган тел буларак өйрәнүчеләр өчен Туган(татар)теле укыту-методик комплектларын нәшер итте. Узган уку елында Г.Ибраһимов исемендәге Тел , әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре тарафыннан эшләнгән башлангычлар өчен дәреслекләрне апробацияләүгә кушылдык. Быел исә бу дәреслекләр 1-4 сыйныфлар өчен тулысынча бастырылдылар . Дәреслек белән 1 нче сыйныфтан ук эшли башларга кирәк, чөнки бу дәреслекләрдә дәвамчанлык саклана. Дәреслекләрнең авторлары – Шәкүрова Мөслимә Мәгъсүмовна, Гиниятуллина Лилия Миңнулловна, Хисамов Олег Ришатовичлар. Дәреслекләр уку әсбабы буларак кулланылалар, шулай ук якынча уку программалары да расланган һәм алар реестрга кертелгәннәр. Бу материалларны кайдан алырга дигән сорауга җавапны экранда күрсәтелгән Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият, сәнгать институты сайтыннан ала аласыз дип җавап бирәм. Эшли башлаганчы, мин дәреслек белән эшләүче укытучыларга аңлатмаларны бик яхшылап укып чыгарга киңәш итәр идем.

Туган(татар)теле дәреслеге – ул укыту-методик комплект , ягъни дәреслек, эш дәфтәре, укытучыларга методик кулланма, дәрес эшкәртмәләре ,аудиоязмалар, диск һәм максус интерактив такта белән куллану өчен электрон дәреслекләрдән тора.

Дәреслек белән эшләү тәртибен сез экранда күрәсез (1 нче сыйныф мисалында). Дәреслек ике юнәлешне –база өлешен өйрәнүчеләр (рус телендә белем бирүче мәктәпләрдә татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар һәм тирәнтен өйрәнүчеләр, ягъни татар телендә белем бирүче мәктәпләр өчен төзелгән.Тирәнтен өйрәнүчеләр өчен 1 нче сйныфта шартлы билге һәм “Куян күчтәнәче” дип, ә алдагы сыйныфларда зәңгәр төсләр һәм “Куян күчтәнәче” дип бирелә. Шартлы билгеләр дәреслекнең беренче битендә урнаштырылган.Дәрестә ярдәмче геройлар бар. Алар Байгыш, Нур исемле укучы, Бытбылдык. Диалоглар аларның сөйләшләре аша төрле төсләр белән бирелә. Һәр бирем янында төсле рәсемнәр бар.

1 нче сыйныф уку әсбабы 2 зур теманы үз эченә ала: “Туган җирем”, “Татар дөньясы”. Алар үз эчләрендә тагын 12 кечерәк темаларга бүленә. Һәр теманың күрсәткече бар. Темалар бертөрле калыпка салынган. Һәр тема 2 дәресне үз эченә алган “кабатлау “ белән йомгак ясала. Телне тирәнтен өйрәнүче укучылар өчен биремнәрне мөмкинлекләреннән чыгып, база өлешен өйрәнүче укучылар да эшли ала.

Һәр дәрескә аудиоязма бирелгән. Укучылар язмаларны тыңлыйлар һәм дәреслектә бирелгән сорауларга җавап бирәләр. Калган биремнәр өйрәнелгән лексик һәм грамматик материалны ныгыту өчен бирелә.Шулай ук бу аудиоязмаларның мультфильмнары да бар, алардан да файдаланырга була.

Уку әсбабындагы күнегү төрләре түбәндәгеләр:

1.” Рольләргә бүлеп укы”. Геройлар санына карап аларда 2 яки 3 репликадан тора. Һәр геройның үз төсле рамкасы бар. Укучыга үз сүзләрен генә күреп уку уңайлы. Шулай ук ситуациянең эчтәлегенә туры килә торган рәсем дә бирелә. Тирәнтен өйрәнүчеләр өчен диалоглар тулы түгел, аларны балалар үзләре тулыландырып әйтергә тиеш.

2. “Сүзләрне рәсемнәр белән тоташтыр” биреме сүзләрне дөрес уку, язу һәм игътибарлылык формалаштыруга юнәлдерелгән.

3. “Күчереп яз”, “Җөмләне язып бетер” биремнәре укучыларны хатасыз һәм матур язу күнекмәләре булдыруга юнәлдерелгән.

4. Табышмак, ребус, башваткыч, логик биремнәр. Бу эш төрләре логик фикерләүне , уйлау сәләтен камилләштерергә һәм лексик берәмлекләрне истә калдырырга ярдәм итә.

5. “Рәсем белән эшләү” биреме укучыларның сүзлек байлыгын арттыра, предметларның атамаларын истә калдырырга ярдәм итә.

6. “Әйләнә-тирәне күзәт” биремнәре укучыларны тирә-якны күзәтергә, аңларга өйрәтүгә юнәлдерелгән.

7. “Сүзләрне тоташтыр”, “Җөмләне тулыландыр”, “Реклама яса” кебек биремнәрне башкару укучыларның телдән һәм язма сөйләмен камилләштерергә, сөйләмгә яңа лексик берәмлекләр кертергә ярдәм итә.

8. Укучылар балалар бакчасыннан таныш геройлар ны төрле темаларны өйрәнгәндә очраталар. Алар әкият геройлары һәм Россия тормышында тирән эз калдырган символ-геройлар.

9. Дәреслектәге рәсемнәр нинди дә булса бер эшне башкару өчен уйлап бирелгән.Төсле таблицалар ярдәмендә укучылар җавапларны тиз табалар.
10. Уеннарны ялгыз да , парлап та, төркемнәрдә дә, коллектив рәвештә дә башкарып була. Ул уеннарда төрле эш төрләре бирелгән. Укучылар үзләренә төрле юнәлештәге кызыклы мәгълүмат туплый.

Хәерле көннәр!

Бүгенге көндә рус телле балаларга татар теле укыту зур проблема булып тора, чөнки аны өйрәнү ата-ананың сайлавына бәйле. Башка милләттән булган укучылар да татар телен өйрәнсен өчен татар теле дәресләрен кызыклы итеп оештырырга , аның кирәклеген башка милләт балаларына да җиткезергә тиешбез. Моңа ирешүнең бердәнбер отышлы юлы - ул заманча технологияләргә корылган заманча дәреслекләр белән эшләү. Мин 4 нче ел Татарстан Мәгариф һәм Фән министрлыгы заказы буенча Мәгарифне үстерү институты каршында махсус проект офисы авторлары тарафыннан язылган “ Сәлам” дәреслекләре белән эшлим. Бу дәреслекләр сыйфатлы һәм кызыклы булулары белән аерылып торалар. Сезне дә “Сәлам” дәреслегенең үзенчәлекләре , аның белән эшләүнең төп һәм әһәмиятле моментлары белән таныштырып китәсем килә.

Бүгенге көндә бу дәреслек 5 сыйныф өчен төзелгән һәм 9 нчы сыйныфка кадәр төзелеп килә. Бу дәреслек инглиз теле дәреслеге нигезендә төзелгән, үзенең авторлык методикасы юк дип әйтәләр дәреслек авторлары.(Рашат Якупов).

Укыту программаларын һәм методик кулланмаларны Татарстан Мәгариф һәм Фән министрлыгы сайтыннан таба аласыз.

“Сәлам” – ул укыту-методик комплект , ягъни дәреслек,эш дәфтәре, укытучыларга ярдәмгә килү өчен укытучы китабы,өстәмә эш алып бару өчен стикерлар, лексик материаллар белән карточкалар, диск һәм максус интерактив такта белән куллану өчен сайты бар.

Әйдәгез сайтка күз салыйк.

Сайт белән таныштыру:

Хәзерге көндә сайтта 4 сыйныф өчен модульләр бар. Мәсәлән, 1 сыйныфта 10 модуль . Шушы модульләр аша укучылар 1 сыйныфта 160 сүз, 30 сөйләм калыбын өйрәнергә тиеш булалар. Шулай ук яңа темалар белән 2,3,4 сыйныф өчен дә модульләр төзелгән. Тагын шуны әйтеп китәсем килә, сайтта укытучы өчен эш программалары бирелгән, темалар ике телдә язылган.

Электрон дәреслек( интерактив форматта да бар), эш дәфтәре.

Әйдәгез 1 модуль үрнәге ярдәмендә дәреснең структурасына күз салыйк. Укытучы сайтны ачып , дәрестә электрон дәреслекне куллана ала. Җырлар

Балалар җырлар аша телне тизрәк , кызыксынып өйрәнәләр. Караоке режимында, сүзләрне яшереп җырлату мөмкинлеге бар.

Шулай ук сайтта уеннар, рәсемле карталар бар. Мин дәрестә боларны лексиканы өйрәнгәндә яки ныгытканда кулланам.

Сайтта шулай ук һәр темадан соң Тикшерү эшләре дә бар.



Күнегүләр күп түгел, чөнки дәрес укытучы китабында бирелгән уеннар белән узарга тиеш дип әйтәләр дәреслек авторлары. Интерактив рәвешкә күчеп аудио күнегүләр эшләп була. Шулай ук эш дәфтәрләре бик кызыклы эш алымнарына бай. Укучылар өчен иң кызыгы эш дәфтәрләрендә стикерлар ябыштырып эшләү. Стикерлар шулай ук комплектка кертелгән. Әгәр дә укучының эш дәфтәрен сатып алу мөмкинлеге булмаса, аны бик җиңел генә принтрдан чыгарып алып була.

Киләсе структур элемент ул Укытучы китабы ,шулай ук элетрон вариантта бирелә. Андагы уеннар 60 минутка бирелә, укытучы үзе балаларның белем дәрәҗәсенә карап уенны сайлап ала, барысында дәрестә кулланмый. Һәрбер модуль ахырында тикшерү форматы бар. Уен формасында, билге куймыйча укытучы балаларның белемнәрен тикшерә ала.

Шулай итеп, “Сәлам” дәреслегендә хәзерге заман балалары өчен дәресне кызыклы итеп үткәрү өчен барлык мөкинлекләр дә бар. Телне өйрәтүгә кызыксыну уятырга дигән максат куелган.

2