СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Рассказ собственного сочинения "Тозлы яңгыр "

Нажмите, чтобы узнать подробности

Авторское произведение для внеклассного чтения для учеников 6-7 классов

Просмотр содержимого документа
«Рассказ собственного сочинения "Тозлы яңгыр "»

Тозлы яңгыр

Казан арында туып үскән гади бер татар егете Нуретдин Саляхов армия сафларында морфлотта хезмәт итә. Аннан 1941 нче елда кайта һәм күптән гашыйк булып йөргән Саимә исемле чибәр кызга ойләнә. Нинди бәхет ул яратып һәм яратылып өйләнешү! Ләкин... Озакка бармый шул бу бәхет. Сугыш.... Сугыш сүзе һәрбер җанны ватты, һәрбер йөрәкне тетрәндерде.

Нуретдин, ике бертуган энесе Бәдегетдин һәм Гаязетдин белән сугышка китә. 1942 нче елның башында Саймә кыз бала таба. Аңа Илсөяр дип матур исем кушалар.

Нуретдин авияциядә хезмәт итә, Румыниягә чаклы барып җитә. Ничек кенә булмасын, нинди генә авырлыклр күрмәсен Нуретдин сугыштан әләнеп кайту бәхетенә ирешә. Бәдегетдин белән Гаязетдин генә мәңгелеккә канлы сугыш җирләрендә ятып кала.

Ул көнне яңгыр ява иде. Кемдер Саимәгә: «Нуретдиның кайта!»- дип хәбәр җиткерә. Саимәнең күзаллары караңгылана. Ул, алдын-артын күрмичә, иренең каршысына йөгерә. Ә Нуретдиннең әнисе Бибиҗамал, кеченә Илсөярне кулына алып, Саимәнең артыннын йөгерә... Менә ул...өзелеп көткән очрашу.

Илсөярне күтәргән Бибиҗамал әби дә куып җитә. Кечкенә Илсөрнең күңеле аңлата алмаслык дулкынлану белән тула. Кем бу, ят кеше? Әни белән әби нигә елыйлар? Ник мине бу кешенең кулына тоттырдылар? Аның бите дә, шинеле дә бик кытыршы. Ни өчендер аның битеннән тозлы яңгыр тама иде... Яңгырның нигә тозлы булуын Илсөяр берничә елдан соң гына аңлады.

Моннан соң бик күп еллар узган инде. Илсөяргә хәзер 81 яшь. Гомер буе мәктәптә биология һәм химия фәннәрен укытты.

Ә яңгыр яуган саен, әтисенең кытыршы битеннән тамган тозлы яңгыр һаман исенә төшә....



Яр Чаллы, 11 сыйныф укучысы Исмәгыйлева Адилә .

2022 ел