СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Разработка урока по географии" Внутренние воды России. Особенности рек России.", 8 класс

Категория: География

Нажмите, чтобы узнать подробности

Разработка урока по географии" Внутренние воды России. Особенности рек России.",  8 класс

Просмотр содержимого документа
«Разработка урока по географии" Внутренние воды России. Особенности рек России.", 8 класс»


Әтнә муниципаль районы Бәрәзә төп гомуми белем бирү мәктәбе





8 нче сыйныфта географиядән

дәрес планы.

Тема: “Россия регоннарының табигате. Рус тигезлеге.”











1квалификацион категорияле

география укытучысы

Хайруллина Л.А.











2018


Тема: Россиянең эчке суларының төрлелеге. Россия елгаларының үзенчәлекләре.

Максат: 1.Россиянең эчке сулары турында яңа белемнәр формалаштыру. Россия елгаларының үзенчәлекләре белән танышу.

2. Карта, атлас, контурлы карта белән эш күнекмәсен ныгыту. Илебезнең эчке сулары торышына анализ ясау.

3. Проблемалы сораулар аша укучыларның фикерләү сәләтләрен үстерү. Табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.


Җиһаз: дәреслек; атлас, контурлы карта, Россиянең физик картасы, компьютер, проектор, слайдлар, интернеттан материаллар.

Дәрес барышы.

I Оештыру өлеше.

_ Сезнең белән бүгенге дәрестә очрашуыма мин бик шат.Дәреснең сезгә файда китерәчәгенә һәм аның уңышлы үтүенә шигем юк.

II.Актуальләштерү.

- Сезнең парталарда билгеләр бар.Бу билгеләр нәрсәне аңлата? Аларны кайларда очратырга мөмкин?(сазлык, чишмә, инеш, күл)

-Әлеге географик объектлар кайсы географик тышчаның бер өлеше булып торалар?

-Гидросфера составына тагын нинди географик объектлар керә?(бөтендөнья океаны сулары, коры җир сулары,атмосферадагы сулар)

- Бу билгеләрнең барысын да нинди төркемгә берләштерә алабыз?( коры җир сулары, эчке сулар)

-Тагын нинди билгеләр өстәр идегез.(җир асты сулары, бозлыклар, ясалма сулыклар)

III. Яңа материал өстендә эш.

73 нче бит 34 нче рәсем буенча эш.

- Эчке сулар табигый комплексның бер кисәге буларак , табигатьнең башка компонентлары белән бәйле һәм шулай ук үзләре дә туфракка, үсемлекләргә, рельефка, климатка һәм тормыш эшчәнлегенә йогынты ясыйлар.

-Эчке суларга табигатьнең кайсы компонентлары күбрәк тәэсир итә? (рельеф, климат)

- Бүгенге дәрестә бу ике компонентның Россия елгалары табигате мисалында эчке сулар белән үзара бәйләнешен карап китәчәкбез.

( число, тема языла)

Россиянең эчке суларының төрлелеге. Россия елгаларының үзенчәлекләре.

  • Без бүген нәрсәләр белергә тиеш? Дәреснең максатларын билгелик.

Дәресебезнең максат һәм бурычларын билгеләр өчен терәк сүзләр:

- елганың агып төшү биеклеге, елга авышлыгы, межень, ташкын, су күтәрелеш, еллык агым

(Россия елгалары мисалында эчке сулар турында белемнәребезне киңәйтү)

ВИДЕО карала.

- Елгалар нинди әһәмияткә ия икән?

- Һәрбер елга үзенчәлекле. Укучылар безнең класста елганы күрмәгән кеше юктыр . Чөнки авылыбызга ерак тугел нинди елга ага? (Ашыт елгасы — Көнбатыш Кама алды төбәгендә. Илләт елгасының сул кушылдыгы. Илләт Иделнең сул кушылдыгы. Озынлыгы 83 км, бассейнының мәйданы 1087 км². Елга башы Арча районының Ашытбаш авылыннан 2,5 км көньяктарак, Әтнә һәм Биектау районнары территориясеннән ага, тамагы Мари Республикасы территориясендә. Елга башының абсолют биеклеге 155 м)

  • Контурлы картада эш 1 нче бит, атлас 4-5 бит

  • Әйдәгез искә төшерик әле нәрсә соң ул елга?( Елга – үзе ясаган батынкылык – елга юлы буйлап агучы су агымы.)

  • Аның нинди өлешләре бар? (башы, тамагы)

  • Елга башы? (елганың башланган урыны)

  • Елга тамагы? (елганың икенче бер елгага, күлгә, диңгезгә койган урыны)

  • Елга системасы? (елга барлык кушылдыклары белән бергә)

  • Елга бассейны?( барлык сулары да елгага агып төшә торган җир өсте участогы)

  • Субүләр? ( күрше елга бассейннарын аерып торучы чик)

-Барысы 2,5 млн кечкенә һәм зур елгалар бар Россия елгалары кайсы океан бассейнына карыйлар?

Каспий диңгезенә коючы елгалар – эчке агымсыз бассейнга карыйлар.

Мөстәкыйль эш – парларда. (2 мин). Атластагы карталарны һәм дәреслектәге 43 нче рәсемне файдаланып , елгаларны язып чыгарга:

1 п. – Атлантик океан

2 п. - Т.Б.океанына

3 п. – Тын океан, эчке агымсыз бассейнга коючы елгалар

(елгалар картада күрсәтелә )

Сораулар бирелә.

1.Күпчелек елгалар кая агып төшәләр? Ни өчен? ( ТБО, чөнки күп территория төньякка авыш)

2.Ни өчен көнчыгышта төньякка караганда елгалар азрак? (Тын океан яр буенда таулыклар, таулыкларның көнчыгыш битеннән агып төшүче елгалар кыска)

3.Елгаларның агым юнәлешләре ни өчен төрле икән? Нинди нәтиҗә ясый алабыз?

Нәтиҗә:? Елгаларның агым юнәлешләренә нәрсә тәэсир итә икән?(Рельеф)

- Рельефка бәйле рәвештә елгалар 2 типка бүленәләр: тигезлек һәм тау елгалары.

- Тигезлек елгалары күбрәк . Ни өчен? (Россиянең күп өлеше - тигезлекле)

- Тигезлек елгасының үзәне киң, тыныч агымлы.

- Тау елгалары тар үзәнле, тирән һәм көчле агымлы.Тауларда шарлавыклар һәм бусагалар очрый. Алар суднолар йөрешендә кыенлыклар тудыра. Терек елгасы.

Бирем: 1гр.тигезлек елгаларын (Дон, Ока, Идел)

2гр. Тау елгалары (Колыма, Терек, Анадырь)

3гр.тау+тигезлек елгаларын (Печора, Объ, Лена, Енисей) тактада күрсәтәләр

6) Рельефның елгага йогынтысы аның агып төшү биеклеге (падение) һәм авышлыгы (уклон) кебек сыйфатларында күренә.

Агып төшү биеклеге – елганың башланган урыны һәм тамагының биеклекләре арасындагы аерма.H = H1 - H2

Елга авышлыгы – агып төшү биеклегенең елга озынлыгына чагыштырмасы.

( в см) к её длине ( в км)

I = H : L

Уклон падение длина

Елга авышлыгы = Агып төшү биеклеге : озынлык

( Елганы төрле максатларда куллану өчен аның агым тизлеген белергә кирәк)

Мәсьәләләр чишү.

76-78 нче битләр - мөстәкыйль укыйлар.

- Климат шартлары эчке суларга елгаларга ничек йогынты ясый икән? (елгаларның туену режимына)

- Россия елгаларына нинди туену хас?( Катнаш: кар, яңгыр һәм грунт сулары белән яки яңгыр һәм грунт сулары белән)

- Ничек итеп туену өстенлек итә? (Кар сулары белән)

- Ни өчен?( Климат)

-Россия территориясендә ниди климат пояслары характерлы?

- Иң күбе нинди климат поясында урнашкан?

Рәсемнәр буенча эш.

- Идел елгасы мисалында (елга челтәренең куелыгын) карап китәбез.

-Әлеге рәсем нәрсәгә ошаган? агачка

- Идел елгасының кайсы өлешендә кушылдыклар күбрәк?югары агымындамы, түбәнге агымындамы?

- Югары агымында 200 кушылдык бар.

-Сәбәбе нидә? Дымлылык коэффициенты.


- Су режимы буенча Россия елгаларының бүленеше .

- Россиядә нинди елгалар күбрәк?( язгы ташулы елгалар)

- Амур, Камчатка елгалары кайчан ташый? (җәй)

- Ни өчен?(муссоннар, җәй көне елгаларда су күтәрелә)

-Җәйге ташулы елгалар.

- Су күтәрелеше нәрсә ул?

- межень нәрсә ул?

- Россия елгалары нинди юнәлештә туңа яки боз белән каплана башлыйлар? (төньяктан)

- боздан ачылу кайдан башлана? ( көньяктан)

IV Ныгыту.

Елгаларның режимы буенча ОГЭ биремнәре карау.

Тест эшләү. (5 мин.)


Тест: "Реки России"

1.В нашей стране преобладают реки:

А) с весенним половодьем

Б) с летним половодьем

В) с паводочным режимом (су күтәрелешле елгалар)

2.От климата зависит:

А) режим реки

Б) скорость течения

В) направление течения

3.Наиболее низкий уровень воды в реке- это:

А) половодье (ташкын)

Б) межень

В) паводок (су күтәрелеше)

4.Превышение истока над устьем это:

А) уклон реки (елга авышлыгы)

Б) падение реки (агып төшү биеклеге)

В) годовой сток

5. Чем больше падение реки, тем:

А) больше скорость течения реки

Б) больше годовой сток

В) больше площадь бассейна

6. Как называется начало реки?

а) исток; б) устье; в) родник

7. В бассейн какого океана впадает река Волга:

а) Тихого океана; б) Атлантического океана; в) Бессточный бассейн

8. Какая из перечисленных рек впадает в бассейн Тихого океана:

а) Обь; б) Лена; в) Амур


Ответы: 1а; 2а; 3б; 4б; 5а; 6а; 7в; 8в

Критерии оценивания

«5» - 0-1 ошибок

«4» - 2-3 ошибка

«3» - 4 ошибки

«2» - 5 ошибки и более


V.Йомгаклау.

  • Нәрсәләр белдек?

  • Билгеләр кую.

  • Өй эше. Параграф 12, к.к.да елгаларны билгеләргә.




Тест: "Реки России"


1.В нашей стране преобладают реки:

А) с весенним половодьем

Б) с летним половодьем

В) с паводочным режимом (су күтәрелешле елгалар)


2.От климата зависит:

А) режим реки

Б) скорость течения

В) направление течения


3.Наиболее низкий уровень воды в реке- это:

А) половодье (ташкын)

Б) межень

В) паводок (су күтәрелеше)


4.Превышение истока над устьем это:

А) уклон реки (елга авышлыгы)

Б) падение реки (агып төшү биеклеге)

В) годовой сток


5. Чем больше падение реки, тем:

А) больше скорость течения реки

Б) больше годовой сток

В) больше площадь бассейна


6. Как называется начало реки?

а) исток; б) устье; в) родник


7. В бассейн какого океана впадает река Волга:

а) Тихого океана; б) Атлантического океана; в) Бессточный бассейн


8. Какая из перечисленных рек впадает в бассейн Тихого океана:

а) Обь; б) Лена; в) Амур
























Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!