| Укытучы | Садыкова Гөлнур Рәис кызы | | |
| Предмет | Әдәби уку | | |
| Сыйныф | 1 д, рус төркеме | | |
| Вакыты | 14 нче март , 2017 ел | | |
| Тема | Сәламәт бул! | | |
| Дреснең тибы | рефлексия | | |
| Максат | Сәламәт булу өчен киңәшләр бирә белү. Авыру кешенең хәлен сорау, аңа дару, чәй тәкъдим итә белү күнекмәләрен формалаштыру | | |
| Планлаштырылган нәтиҗәләр | Шәхескә кагылышлы: эшчәнлекнең максаты һәм нәтиҗәсе арасында бәйләнешне билгеләү; мөстәкыйль фикер йөртүгә омтылу; һәр эшне ахырына кадәр җиткерә белү, сәламәт булырга йогынты ясау. - эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү; рәсем буенча җөмләләр, сораулар төзи белү; Метапредмет: Танып-белү : булган белемнәрне куллана белү; өйрәнгәннәрдән чыгып сорауларга җавап табу; чагыштыру, нәтиҗә ясау. Коммуникатив : фикереңне телдән әйтә белү, башкаларның сөйләмен тыңлау һәм аңлау; парларда аралаша, эшли белү. Регулятив : дәрес бурычын һәм максатын формалаштыру; үз фикереңне әйтү; эшчәнлекне планлаштыру, контрольдә тоту, бәяләү; танып – белү эшчәнлеген формалаштыру. Предмет буенча: Сәламәт булу темасын үзләштерү | | |
| Эшне оештыру | Фронталь, төркемнәрдә, индивидуаль,парларда. | | |
| Ресурслар | “Татар теле”. 1 сыйныф өчен дәреслек, презентация, ноутбук, проектор, мультимедиа дәреслеге. | | |
| Дәрес этаплары | Укытучы эшчәнлеге | Укучы эшчәнлеге | Универсаль уку гамәлләре (УУГ) | | |
Оештыру. Мотивлаштыру. Максат: уңай психологик халәт тудыру. | -Исәнмесез, укучылар! Кәефләрегез ничек? -Әнә кояш та безгә карап елмая.Сездә бер- берегезгә уңышлар теләгез. Фонетик зарядка. | Сыйныф эшкә әзерләнә (укытучыны сәламлиләр). -Исәнмесез! -Кәефләребез яхшы. Кояшлы иртә кебек Тукай телен – татар телен Өйрәнергә без килдек. | ШУУГ: бер- берсенә уңышлар теләү. КУУГ: укытучы һәм сыйныфташлар белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү; РУУГ: эш урынын оештыру. | | |
| 2. Белемнәрне актуальләштерү. Максат:яңа белем алуга әзерлекне тикшерү. | Дәресебезне башлыйбыз. Игътибарыгызны экранга юнәлтегез.Үткән дәрестә өйрәнелгән теманы искә төшерү. -Бу нәрсә? -Шушы тән әгъзаларын I,II,III затта төрләндерик әле. | Укытучының сорауларына җавап бирәләр. Экраннан иллюстрацияләр карау. сорауларга җавап бирәләр, сөйләм эшчәнлегенә кушылалар. -бу –чәч. - бу- баш.... -Минем башым, синең башың... | КУУГ: үз фикереңне тулы һәм төгәл итеп әйтә белү; башкаларның фикерләрен тыңлый, аңлый белү; | | |
| 3.Проблемалы сорауны ачыклау өчен сынап карау этабы. Максат: укучының нинди авырлык белән очрашуын билгеләү. | -Оля, синең башың авыртамы? .- Ә менә без караячак мультфильмда куян кызы авырган.Ни өчен авырган икән?Шуны белер өчен игътибар белән карагыз. | -Юк, минем башым авыртмый.. Мультфильм карау. | ТБУУГ: танып белү мәсьәләсен мөстәкыйль ачыклау; КУУГ: үзенең карашын әйтә һәм дәлилли белү; РУУГ: дәреснең темасын формалаштыру. | | |
| 4. Уку мәсьәләсен адымлап чишү. Максат: кыенлыктан чыгу юлларын ачыклау. | -Укучылар, мультфильм ошадымы? -Куян кызы нишләгән? -Әнисе сүзен тыңлаганмы? -Әнисе сүзен тыңламагач, кайсы җире авырткан? - Димәк, әниләрнең сүзен тыңласаң, сәламәт буласын. -Шулай итеп буген дәрестә нәрсә турында сөйләшәчәкбез? | Укучыларның җавапларын тыңлау. Җавапларны табалар һәм әйтәләр. Бирелгән сораулардан чыгып, дәреснең темасын билгелиләр -Сәламәтлек. Сәламәт бул! | ТБУУГ: нәтиҗә ясау, гомумиләштерү; КУУГ: башкаларның фикерләрен тыңлый, аңлый белү, үз фикереңне дәлилләп башкаларга җиткерә белү; РУУГ: уку мәсьәләсен дөрес аңлау. | | |
| 5) Планны тормышка ашыру. | Дәреслек белән эш.55 нче бит. -Рәсемдә нәрсәләр күрәсез? -Алар кем янына килгән? -Хайваннарның кайсы җирләре авырта? -Вика, этнең кай җире авырта? -Ребята, животные пришли к доктору Айболиту и каждый говорит о том, что у них болит. Как вы думаете, что они говорят. Представьте что я Айболит .Подойдите ко мне и говорите. | Укытучының сорауларына җавап бирәләр. Әкият геройлары турында сөйләшәләр. Биремнәрне мөстәкыйль рәвештә эшлиләр.Чиратлап дөрес җавапны әйтәләр. | ТБУУГ: дәреслектән кирәкле информацияне табып аера белү; КУУГ: башкаларның фикерләрен тыңлый, аңлый белү, үз фикереңне дәлилләп башкаларга җиткерә белү; | | |
| 6)Беренчел ныгыту. | Мин сезгә сәламәт бул дип теләдем.Доктор Айболитта шул теләкләрне тели.Сәламәт булу өчен ниләр эшләргә кирәк? Шуны белер өчен сезгә “Пазлы”уены тәкъдим итәм.Без доктор Айболит киңәшләрен белербез. . | Укытучыны тыңлыйлар, ишетеп аңларга тырышалар, мөстәкыйль эшлиләр. Әйтелгән ситуация буенча җөмлә төзеп тактага беркетү. | ШУУГ: активлыкка, мөстәкыйль фикер йөртүгә өйрәнү; хезмәтне ярату хисләре булдыру; ТБУУГ:кирәкле информацияне таба белү; КУУГ: башкаларның фикерләрен тыңлый, аңлый белү, РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу; | | |
| 7)Үз – үзеңне тикшерү өчен мөстәкыйль эш. | Һәр төркем темага кагылышлы ситуатив бирем эшли. | Укучылар парларда эшлиләр. | ШУУГ: активлыкка, мөстәкыйль фикер йөртүгә өйрәнү; хезмәтне ярату хисләре булдыру. ТБУУГ: төп фикерне аерып чыгара белү; КУУГ: башкаларның фикерләрен тыңлый, аңлый белү, үз фикереңне дәлилләп башкаларга җиткерә белү; РУУГ: мөстәкыйль эшли белү; үзбәя; | |
| 8)Белемнәрне системага салу. | Иҗади бирем эшлибез. Һәр төркем сәламәт бул темасына караган рәсемнәрне сайлый һәм А3 форматындагы биткә беркетеп куя. Дәрестә өйрәнгәннәр буенча һәр төркем үзенең мини проект эшен презентацияләргә әзерләнә. | Укучылар рәсемнәрне табалар. Төркемнәрдә эш. Һәр төркем проект эшен тәкъдим итә, үз фикерләрен әйтәләр. | ТБУУГ: төп фикерне аерып чыгара белү; КУУГ: башкаларның фикерләрен тыңлый, аңлый белү, үз фикереңне дәлилләп башкаларга җиткерә белү; РУУГ: үзбәя; | | |
| 9) Рефлексия. | Йомгаклау: Шулай итеп сәламәт булу өчен спортны яратырга, җиләк – җимеш ашарга кирәк.Сәламәт булыйк!Афәрин, укучылар. Сез дәрестә актив катнаштыгыз, матур итеп җавап бирдегез, булдырдыгыз. Рәхмәт! Үзбәя. Ә хәзер үзегезгә бәя бирегез: мин дәрестә бик яхшы эшләдем яисә бераз тырышырга кирәк. | Укучылар үзләренә бәя бирә. | ШУУГ: эшчәнлекнең максаты һәм нәтиҗәсе арасында бәйләнешне билгеләү, үз уңыш-уңышсызлыкларыңның сәбәбен ачыклау; КУУГ: башкаларның белү, үз фикереңне фикерләрен тыңлый, аңлый дәлилләп башкаларга җиткерә белү; РУУГ: үзбәя. | | |