Просмотр содержимого документа
«Разработка урока с технологической картой по теме " Счет лет в истории" 5 класс»
Тарихта вакыт исәбе. 5-сыйныф
Дәреснең максаты : укучыларны тарихта вакытны исәпләү ысуллары , әһәмияте һәм аларның кулланылышы белән таныштыру.
Бурычлары:
Белем бирү:
Төшенчәләр өстендә эшләү:
Гасыр,меңъеллык, б.э., б.э.к
Үстерүче
Китап тексты һәм өстәмә материаллар өстендә эшли белү күнекмәләорен булдыру
Төп фикерне таба белү, нәтиҗәләр ясый белү күнекмәләрен булдыру;
Тәрбияви:
Үз-үзеңә ышаныч хисе булдыру
.УМК:
А.А. Годер, Г.И. Годер, И.С. Свенцицкая «Борынгы заман тарихы», М., 2015.
Презентация «Тарихта вакыт исәбе ».,Эш дәфтәре материаллары, карточкалар
Укыту чаралары : ноутбук, экран, проекцион аппарат. Дәрескә презентация.
Дәреснең тибы: яңа белем ачу
Планлаштырган результатлар:
Шәхси үз –үзеңнең, иптәшеңнең фикерен хөрмәт итү хисе тәрбияләү тарих фәне белән кызыксыну хисе тәрбияләү;
Метапредмет
Бәйләнешле сөйләм телен үстерү,бәйсезлек һәм игътибарлык хисен формалаштыру һәм үстерү
Предмет китап тексты өстендә эшләү күнекмәләрен булдыру: тарихи төшенчәләрне аңлата белергә өйрәтү
Укыту методлары: аңлатулы -иллюстратив, проблемалы әңгәмә
Этап | Укытучы эшчәнлеге | Балалар эшчәнлеге |
I. Оештыру моменты |
МОТИВАЦИЯ | – Исәнмесез,хәерле көн. | .Исәнләшү: |
II. Актуальләштерү |
| Без сезнең б\н нинди фәнне өйрәнә башладык? Безнең китап ничек атала? Тарих фәнен кешеләр ни өчен өйрәнәләр? Матди чыганакларга без нәрсәләрне кертер идек? Ни өчен галимнәр археологик казу эшләрен үткәрәләр ? | Укучыларның җаваплары тыңланыла, тулыландырыла |
III. Яңа материалны өйрәнү |
а) укучыларның үз тәҗрибәләренә таянулы әңгәмә | Мин Сезнең игътибарыгызга 1шигыръ тәкъдим итәм. Кычкырып укыгыз һәм әйтегез әле :Бүгенге дәрестә без нинди тема өйрәнәбез икән? Үзегез нәрсәгә өйрәнергә теләр идегез? - Укучылар Сез ничек уйлыйсыз без ни өчен вакытны белергә тиешбез ? - Укучылар вакытны нинди сәгатләр ярдәмендә билгели алабыз ? - Нинди вакыт исәпләү берәмлекләрен Сез беләсез? Бер гасырда ничә ел? Бер елда ничә көн? Без хәзер ничәнче гасырда яшибез? Сезгә мин хәзер бер бирем тәкдим итәм: Вакыт исәпләү берәмлекләрен бер –бер артлы дөрес итеп языгыз. Әйдәгез хәзер инде бер –беребезне тикшереп алыйк | Дәреснең темасын билгеләү. -Дәренең темасы “ Вакыт исәбе” -Ничек итеп вакытны билгеләргә мөмкинлеген өйрәнәбез Үз фикерләрен әйтәләр Тулыландыралар Эш Дәфтәр-ре өстендә эшләү |
| Шулай итеп безнең дәресебезнең темасы “ Тарихта еллар исәбе”Дәреснең темасын, планын Дәфт-гә язып куегыз | Дәфтәрләр өстендә эшләү: тема,план |
Китап тексты өстендә эшләү | Китап өстендә эшне оештыру: китапларыгызны 29 биттә ачыгыз, әйдәгез хәзер 1 абза-ны укып чыгыгыз һәм гасыр төшенчәсен аңла тыгыз,дәфтәр-гә язып куегыз | Китап тексты өстендә эш Дәфтәрләр өстендә эшләү: төшенчәләрне ачыклау ( га сыр, меңеллык) |
Укытучының сөйләм хикәясе | 2 пункт 30 бит | Игтибар белән карап баралар, |
Проблемалы сорау | Сез игтибар белән тыңладыгыз һәм әйдәгез бергәләп уйлап карыйк: Кайсы ел исәбе уңайлырак? Эш | нәтиҗә ясыйлар |
Эш дәфтәрләре өстендә эшләү | Сезгә тагын бер бирем: вакыт исәбен кайсы халыкныкы икәнлеген билгеләгез | Эш Дәфтәрләре өстендә эшләү |
| Физкультминутка | |
в) презент-я өстендә эшләү | Бирем өстендә эшләүне оеш-ру | Гарәп саннарына әйләндерү |
г) Китап тексты өстендә эшләү | Укучылар әйдәгез хәзер 30 биттәге 3 пункт өстендә эшләп алыйк: | |
Сораулар өстендә эшләү | -Гайсә пәй-нең туган елы дип нич-че елны саныйлар? Б.э диеп нинди ел исәбен атыйлар? Әйдәгез хәзер төшенчәне чыгарыйк | Җавап эзлиләр ,тулы җавап б\н җавап бирәләр 31 бит |
д) Терминнар өстендә эшләү | | Төшенчәне чыгару һәм язып кую: б.э.- Христос туган елдан башланган ел исәбе |
| |
е) Әңгәмә | Презент-я өстендә эшләү: укучылар карагыз әле б.э.к вакыт исәбендә вакыт ни чек исәпләнелә? б.э. вакыт исәбендә ничек исәпләнелә? | Укучылар нәтиҗә ясыйлар: б.э.к вакыт исәбендә вакыт кими бара,кирегә таба исәпләнелә |
ж) ВАКЫТ исәбен аңлату | Презент-я өстендә эшләү: | |
Б.э.к 74 елдан соң ничәнче ел булган? | Укучылар җавап бирә |
Б.э. 74 елыннан соң ничәнче ел килә? |
| |
З) Ныгытуга биремнәр эшләү | Укучылар хәзер әйдәгез, биремнәр үтәп алабыз | Карточкалар өстендә эшләү |
И) өй эшен бирү | 29-31 битләр укырга, сораулар, вакыт сызыгында билгеләргә: б.э.к ,б.э. 1941 ел,2017 ел | |
К) Рефлексия | Сез бүгенге дәрестә нәрсәгә өйрәндегез? Сезгә дәрес охшадымы? Сез материалны аңладыгызмы? | Мин бүген дәрестә ___________өйрәндем |