4 нче Казан интернат - мәктәбе
Дәрес: Татар теле. 5 нче сыйныф (рус төркеме)
Тема : “Сан”
Фирая Саматова,
беренче квалификацион категорияле
татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
18 нче октябрь, 2017 нче ел
Тема: Сан.
Белем бирү максаты:
Яңа лексик берәмлекләр үзләштерү.
Сан турында төшенчә бирү, аларны сөйләмдә урынлы файдалана белү.
Үз фикерләрен әйтә, дәлилли, шулардан чыгып нәтиҗә ясый белүләренә ирешү.
Укучыларның уйлау сәләтен, мөстәкыйль активлыкларын, фикерләрен дәлилләргә өйрәнү күнекмәләрен үстерү.
Фикер сәләтен үстерү максаты – яңа укыту алымнарын кулланып, укучыларның аралашу күнекмәләрен, логик фикерләү сәләтен, мөстәкыйльлекләрен, иҗади активлыкларын үстерүгә ярдәм итү;
укучыларның үз фикерләрен тиз һәм төгәл әйтә белүләренә ирешү, шулардан чыгып нәтиҗә ясый белүләренә ирешү;
Тәрбияви максат– аралашу һәм коллективта хезмәттәшлек итү күнекмәләрен, кешелеклелек, ярдәмчеллек сыйфатларын тәрбияләү.
КУУГ: : классташлар һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү, тыңлый белү, диалог төзүдә һәм коллектив фикер алышуда катнашу, мәгълүмат туплауда үзара хезмәттәшлек инициативасы күрсәтү, иптәшеңнең гамәлләрен бәяләү.
ТБУУГ: төп билгеләрне аерып күрсәтү, логик фикерләү чылбырын булдыру.
ШУУГ: үзмаксат кую, күршеңә ярдәм итүдә танып белү инициативасы күрсәтү, үз уңышларың , уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү.
РУУГ: кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу, үзконтроль, үз эшчәнлегеңне контрольгә алу,
биремнәрне үтәүнең дөреслеген тикшерү
Материал: Татар теле. 5 класс Р.З.Хәйдәрова, Г.М. Әхмәтҗанова. Казан : Татармультфильм, 2014 ( 32 – 33 нче битләр),
Җиһазлау: Ноутбук, проектор , презентация.
Дәрес тибы: Яңа материалны өйрәнү
Җиһазлау: слайдлар, таблица,сораулар.
Дәреснең тибы: яңа белемнәрне үзләштерү.
Метод һәм алымнар: Күрсәтү,аңлату,иллюстратив,әңгәмә,дәреслек белән эш,сүзлек эше,коммуникатив.
Дәрес планы:
I. Мотивлаштыру –ориентлаштыру.
1. Исәнләшү.Уңай психологик халәт тудыру.
2. Өй эшен тикшерү.
3. Актуальләштерү.
4. Уку мәсьәләсен кую.
II.Уку мәсьәләсен чишү.
Слайдта күрсәтелгән картина буенча әңгәмә үткәрү.
Сан кргән сүзтезмәләр белән эшләү.
3. Сан сүз төркеменең моделен төзү.
4. Ял минуты.
5. Яңа белемнәрне ныгыту, мөстәкыйль куллану
а) дәреслек белән эш.( 3нче күнегү, 32 нче бит)
б) диалог төзү.
III. Рефлексия.
1. Сорауларга җавап бирү.
2 .Нәтиҗә ясау.
3. Билгеләр кую.
4. Өй эше бирү.
Дәрес барышы
I .Мотивлаштыру – ориентлаштыру.
1. Исәнләшү.
- Исәнмесез,укучылар!
- Исәнмесез!
-Бүген нинди число?
-Атнаның нинди көне?
-5 нче а сыйныфында кем дежур?
-Сезнең сыйныфта кем юк?
-5 нче б сыйныфында кем дежур?
-Сезнең сыйныфта кем юк?
2. Өй эшен тикшерү.
-Укучылар, әйдәгез өй эшен тикшерик.
- Олегның нигә кәефе юк?
- Ул математикадан нинди билгеләр алган?
- Олегка математикадан нинди билге чыгар икән?
-Яхшы билгеләр алыр өчен нишләргә кирәк?
- Әйе, укучылар, тырышып укырга, өй эшләрен хәзерләргә кирәк.
3. Уку мәсьәләсен кую.
( 1 слайд . Салават күпере рәсеме)
Балалар, тактадагы рәсемгә карагыз әле. Сез нәрсә күрәсез?
Салават күпере.
Салават күперендә нинди төсләр бар? Әйтеп чыгыйк әле. Мин күрсәтәм, ә сез әйтерсез.
Данил, бу нинди төс?
(Һәрбер төсне әйтеп чыгабыз)
(Берничә укучыдан сорыйм)
Укучылар, санагыз әле, салават күперендә ничә төс бар?
Җиде төс бар.
Бу сорауга җавап биргәндә , сез нинди сүз кулландыгыз?
Җиде сүзен кулландык.
Җиде сүзе салават күперендә булган төсләрнең санын күрсәтә.
( Указывает на количество цветов в радуге)
Димәк, бүген дәрестә нәрсә өйрәнербез? Дәреснең темасын билгелик эле. (Җаваплар тыңлана)
Әйе, бүген без сан сүз төркемен өйрәнербез.
( 2 слайд . Сан- сүз төркеме)
II. Уку мәсьәләсен чишү.
1 Яңа материалны үзләштерүгә ихтыяҗ тудыру.
(Җаваплар тыңлана)
- Әйе, без сәгатьне , туган көнебезне , фатир номерын да белмәс идек.
- Димәк, укучылар, саннар тормышта зур роль уйныйлар. Шулай булгач, саннарны дөрес итеп уку , язу һәм сөйләмебездә куллану – бүгенге дәресебезнең максаты.
(3 слайд . Максат)
- Искә төшерик әле. Әдәбият дәресендә саннар кергән нинди әкиятләр укыдык?
- “Ак бүре”, Өч кыз” әкиятләрен укыдык .
- Бик яхшы.
- Бу әкиятләрдә саннар белән нинди сүзтезмәләр бар иде?
- Өч ул, йөз сум акча, 1 ел, өч кыз.
(4 слайд. Өч ул, йөз сум акча, бер ел, өч кыз)
- Өч, йөз, бер сүзләренә нинди сорау куябыз?
- Ничә?
(Тактага ничә? соравы куела)
- Бу сүзләр нәрсә белдерәләр? (Что обозначают?)
- Предметның санын ( Количество предметов)
(Предметның санын дигән сүз куела)
- Сан сүз төркеменең моделен төзибез.
- Предметның санын белдереп, ничә? соравына җавап биргән сүзләр сан дип атала.
(5 нче слайд. Сан моделе)
(Ял минуты)
2. Яңа белемнәрне ныгыту, мөстәкыйль куллану.
1) - Дәреслектән 3 нче күнегүне эшлибез. Биремне укыгыз әле.
- 15 яблок – 15 алма.
- Укучылар, кем аерманы күрә? ( Обратите внимание на существительные. )
- Алма сүзе нинди санда? (берлек санда)
- Слово яблок в каком числе? ( во множественном числе)
- Какой вывод сделаем?
- Вывод: в татарском языке имена существительные при числительных употребляются в единственном числе.
- Хәзер дәфтәрләрне ачып числоны язабыз.
Унсигезенче октябрь.
Сыйныф эше.
3 нче күнегү.
- Дәфтәрләгә тәрҗемәләрне язабыз.
- Экранда дөрес җавап бирелгән. Эшләрегезне тикшерегез.
( 6 нчы слайд Самопроверка)
- Кемнең ничә хатасы бар иде?
2) – Укучылар, саннар белән сез кайсы дәресләрдә очрашасыз?
- Математика, рус теле, татар теле һәм инглиз теле дәресләрендә.
- Считайте на русском языке от 10 ти , значит в обратную сторону.
- Считайте до 10 ти на английком языке.
-Татар телендә 10 га кадәр санагыз.
3) – Саннар безнең тормышыбызда еш кулланыла. Без саннардан башка яши алмыйбыз. Туган көн дә, бәйрәмнәр дә саннар белән әйтелә. Кибеттә дә, шифаханәдә дә, өйдә , мәктәптә – һәркайда саннар кирәк.
- “Кибеттә” дигән тема буенча бер – берегез белән парларда сөйләшегез.
Сөйләгәндә саннардан актив файдаланырга.
III. Рефлексия.
Йомгаклау.
- Укучылар, дәрескә нәтиҗә ясыйк. Бүген нинди тема буенча сөйләштек?
Сорауларга җавап бирү:
а) Сан сүз төркеме нинди сорауга җавап бирә?
б) Саннар ни өчен кирәк?
2. Билгеләр кую.
3. Өй эше (сайлап алу юлы)
1. 6 нчы күнегү, 33 нче бит.
2. Саннар кергән табышмаклар, мәкальләр алып килергә.
3.Саннар кулланып ”Безнең сыйныфта “дигән темага хикәя язарга.