СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

"Развитие читательской грамотности учащихся на уроках татарского языка и литературы"

Нажмите, чтобы узнать подробности

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларның уку грамоталылыгын үстерү.7 нче сыйныфта рус төркемендә Фатих Хөснинең “Сөйләнмәгән хикәя” дәрес эшкәртмәсенә төзелгән презентация.

Просмотр содержимого документа
«"Развитие читательской грамотности учащихся на уроках татарского языка и литературы"»

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларның уку грамоталылыгын үстерү   Гарифуллина Гөлсирень Мәхмүт кызы туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучысы

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларның уку грамоталылыгын үстерү

Гарифуллина Гөлсирень Мәхмүт кызы

туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучысы

Текст Текстның исеме: Фатих Хөсни “Сөйләнмәгән хикәя”  Форматы:тоташ  Сыйныф:7  Уку күнекмәләре: 1 ) мәгълүматны табу һәм аны аерып алу; 2) мәгълүматны интеграцияләү һәм интерпретацияләү; 3) фикерләү һәм бәяләү Education 90 1 Education 201-250 3 2

Текст

Текстның исеме: Фатих Хөсни “Сөйләнмәгән хикәя”

Форматы:тоташ

Сыйныф:7

Уку күнекмәләре:

1 ) мәгълүматны табу һәм аны аерып алу;

2) мәгълүматны интеграцияләү һәм интерпретацияләү;

3) фикерләү һәм бәяләү

Education

90

1

Education

201-250

3

2

Текст

Бу хәл минем балачак дустым Биктимер белән була. Ул тарихны кешегә сөйләргә Биктимер ризалык бирмәгәнгә, хәзергә чаклы мин моны беркемгә дә сөйләми йөрдем. Хәзер инде Биктимер үсте, чабатачы Әхми малае сипкелле Биктимердән инженер Биктимергә әйләнде. Әллә кайчан булып узган бер тарихны кешеләргә сөйләп бирүем өчен ул миңа, шәт, үпкәләмәс.

Моннан байтак еллар элек, революциягә чаклы ук, Биктимернең әнисе Маһруй җиңги коймак пешерергә уйлый. Коймак бик яхшы булып әчи, кабара, бер сүз белән әйткәндә, «менә авызга керәм… менә керәм» дип тора. Шуннан соң Маһруй җиңги коймакны пешерү уе белән мич ягып җибәрә.

Мич яккач, таба кирәк, коймакны бит учта пешереп булмый, аларның исә мич астында күгәреп беткән ярык бер табалары гына бар.

Ай Алла! Тагын кешегә барырга кирәк, — дип, тирән генә көрсенеп куя Маһруй җиңги. Һәм, шунда ук, мич башында чабата киндерәсен ялгап маташкан кечкенә Биктимергә кычкыра:

Бар, Биктимер, хәзер үк чат Җамалиларга йөгер, әни таба сораган иде, табагызны биреп торыгыз әле, диген.

Биктимер сүз тыңлый торган малай иде. Әнисе әйткәч, чабата киндерәләрен дә бәйләп тормыйча, мич башыннан атылып төшә дә иске бишмәте белән иске бүреген тиз генә киеп чыгып китә.

Артыннан әнисе:

  • Аягың тигән җиргә тисен, тимәгән җиргә тимәсен, югыйсә камырым ташый, хәзер үк кайт. Ишеттеңме? — дип кычкырып кала.
  • Ишеттем, — ди Биктимер.
  • Ишетсәң шул: бер җирдә дә тукталып торма, йөгереп бар да йөгереп кайт, — дип, кабат Биктимернең исенә төшерә әнисе.

     Биктимер капка төбенә килеп җиткәч, Маһруй җиңги аны тагын туктата:

  • Болай гына булмас син ачык авыздан. Син, Биктимер, барганда да, кайтканда да авыз эчеңнән «әнинең камыры кабара, әнинең камыры кабара», дип кабатлап бар. Ишеттеңме? — ди.
  • Ишеттем, — ди Биктимер һәм, шул минуттан башлап, «әнинең камыры кабара»ны кабатларга да тотына. Чат Җамалиларга барып җиткәнче кабатлап бара, ишек төпләрендә дә гел кабатлап тора. Аңа чат Җамалиларда озак торырга туры килми. Табалары буш булганлыктан, тегеләр зур гына бер табаны Биктимергә тоттырып та җибәрәләр. Кайтырга чыга Биктимер. Үзе йөгерә, үзе һаман «әнинең камыры кабара»ны авыз эченнән кабатлап кайта. Күрәсез, бөтенесе ал да гөл, коймак авызга үзе шуып керергә тора.

Education

90

1

Education

201-250

3

3

Биктимер авыз эченнән әлеге дә баягы «…кабара»ны кабатлап, зур табаны кочаклап кайтып килгәндә, бәхеткәме, бәхетсезлеккәме шунда, Чишмә тавына килеп чыга. Ә тауда су сибеп катырган көзгедәй шугалак була. Шугалакта бала-чагалар, шау-гөр килеп, чана шуып уйныйлар. Бу чаналы малайлар Биктимернең иптәшләре булмасалар да, аларның кычкыра-кычкыра чана шуулары Биктимерне кызыктыра. «Эх… минем дә чанам булса…» дип уйлап куя Биктимер. Кызыгып, озаклап карап тора ул. Бу минутта аның зур соры күзләре ут кебек яна, кечкенә йөрәге күкрәген бәреп тыш- ка чыгарга теләгәндәй тибә башлый. Ләкин, аның күзләре матур дип, берәү дә үз чанасын китереп тоттырмый. Биктимер, аны-моны уйлап тормастан, кулындагы табасын куя да, шуңа утырып, шугалак буенча тау астына шуып төшеп китә. Тел белән сөйләп, каләм белән язып бетерә алмаслык бәхет эчендә күмелеп кала Биктимер. Тагын менә, тагын төшә, тагын менә, тагын төшә. Бөтен нәрсәне: ашауны да, «әнинең камыры кабара»ны да онытып, шуып уйный башлый. Биктимернең табасы, чаналардан уздырып, үзенә бер тавыш белән зыңгылдап шуа. Бу башка малайларның күзләрен яндыра. Малайлар, чаналарын ташлап, Биктимергә кызыгып карап тора башлыйлар. Моны күргәч, Биктимер, шатлыгыннан канатланып, җырлый-җырлый, берүзе генә шуарга тотына…А… моны тыныч кына сөйләп тә булмый, моның нинди рәхәт икәнен белмисез!

       Бер сүз белән әйткәндә, Биктимернең куллары канатларга әйләнәләр. Чабатачы Әхми малае сипкелле Биктимер, әкиятләрдә сөйләнә торган канатлы кешегә әверелеп, иртәдән кичкә чаклы бәхет томаны эчендә очып йөри.

        Бервакытны, канатлары киредән кулга әйләнгәч, бәхет томаны бераз тарала төшкәч һәм Биктимер инде оча торган малай түгел, ә иске бүрекле Биктимер булып калгач, ул, айнып, күзләрен ачып җибәрә. Бу вакытта инде кояш баеган,  күктә беренче йолдызлар күренә башлый. Биктимер, әнисен күз алдына китереп, «әни… кабара…» дигән сүзләрне өзек-өзек кабатлап куя. Ә аннары бозланып каткан итекләрен шыгырдатып, табасын кочаклаган көйгә, әкрен генә атлап, өйгә кайтып керә.

      Биктимер ишектә күренү белән, әнкәсе Маһруй җиңги:

  • Сине, эт куучыны, кай җиреңнән кыйный башлыйм икән мин! — дип, сырлы бәләк күтәреп, аның өстенә килә.

      Тик Маһруй җиңги өлгерми кала. Биктимернең әтисе Әхми абзый килә дә Маһруй җиңгинең кулыннан сырлы бәләкне тартып ала. Һәм, Маһруй җиңгинең күзләренә карап, болай ди:

  • Тукта, кечкенә генә малайны нужа да, син дә кыйнасаң, ул аннары кая китә?

    Моннан соң әтисе Биктимерне үзенә таба тартып китерә дә чишендерә, бүреген — чөйгә, бишмәтен мич кырына элеп куя.

  • Ә сиңа әниең сүзен тыңларга кирәк, малай актыгы, — дип, авыр гына әйтеп куя ул.

      Биктимернең миңа сөйләвенә караганда, шуннан соң ул бервакытта да әнисенең сүзен аяк астына салып таптамаган.

Биремнәр Маһруй җиңги Биктимерне Җамалиларга ни өчен җибәрә? а)ашка чакырырга б)таба алырга в)бала карарга Дөрес җавап Уку күнекмәләре б)таба алырга Тексттан турыдан-туры бирелгән һәм логик фикерләүне таләп итми торган мәглүматны таба белү осталыгы Бәяләү критерийлары 0 балл- җавап дөрес булмаса; 1 балл - җавап дөрес булса. Education 90 1 Education 201-250 3

Биремнәр

  • Маһруй җиңги Биктимерне Җамалиларга ни өчен җибәрә?

а)ашка чакырырга

б)таба алырга

в)бала карарга

Дөрес җавап

Уку күнекмәләре

б)таба алырга

Тексттан турыдан-туры бирелгән һәм логик фикерләүне таләп итми торган мәглүматны таба белү осталыгы

Бәяләү критерийлары

0 балл- җавап дөрес булмаса;

1 балл - җавап дөрес булса.

Education

90

1

Education

201-250

3

Биремнәр 2. Хикәядә кайсы чор сурәтләнгән? а) элек, революциягә чаклы ук б) авыр еллар чоры сурәтләнгән в) ике вариант та дөрес Дөрес җавап Уку күнекмәләре в) ике вариант та дөрес Бәяләү критерийлары Тексттан турыдан – туры бирелмәгән, әмма күздә тотылган мәгълүматны таба белү осталыгы 0 балл- җавап дөрес булмаса; 1 балл – җавап дөрес булса. Education 90 1 Education 201-250 3

Биремнәр

2. Хикәядә кайсы чор сурәтләнгән?

а) элек, революциягә чаклы ук

б) авыр еллар чоры сурәтләнгән

в) ике вариант та дөрес

Дөрес җавап

Уку күнекмәләре

в) ике вариант та дөрес

Бәяләү критерийлары

Тексттан турыдан – туры бирелмәгән, әмма күздә тотылган мәгълүматны таба белү осталыгы

0 балл- җавап дөрес булмаса;

1 балл – җавап дөрес булса.

Education

90

1

Education

201-250

3

Биремнәр 3. Биктимер таба алып кайтканда, Чишмә тавына килеп чыккач, шугалактагы балаларны күреп, нәрсәгә кызыга? а) урамда йөрергә б) әнисенә булышырга в) чана шуарга Дөрес җавап Уку күнекмәләре в) чана шуарга Бәяләү критерийлары Текстның эченә тирән яшеренгән мәгълүматны табу һәм аерып алу. Тексттагы кайбер рәсми элементларга таянып авторның идеясын үзгәртеп бирү осталыгы. 0 балл- җавап дөрес булмаса; 1 балл – җавап дөрес булса. Education 90 1 Education 201-250 3

Биремнәр

3. Биктимер таба алып кайтканда, Чишмә тавына килеп чыккач, шугалактагы балаларны күреп, нәрсәгә кызыга?

а) урамда йөрергә

б) әнисенә булышырга

в) чана шуарга

Дөрес җавап

Уку күнекмәләре

в) чана шуарга

Бәяләү критерийлары

Текстның эченә тирән яшеренгән мәгълүматны табу һәм аерып алу. Тексттагы кайбер рәсми элементларга таянып авторның идеясын үзгәртеп бирү осталыгы.

0 балл- җавап дөрес булмаса;

1 балл – җавап дөрес булса.

Education

90

1

Education

201-250

3

Биремнәр 4. Биктимер таудан шуганда нинди рәхәтлек кичерә? Дөрес җавап Уку күнекмәләре Биктимернең куллары канатларга әйләнәләр. Әкиятләрдә сөйләнә торган канатлы кешегә әверелеп, иртәдән кичкә чаклы бәхет томаны эчендә очып йөри. Бәяләү критерийлары Текстта махсус бирелгән гади фикерне аңлау, кирәкле мәгълүмат билгеле булганда автор фикерен ачыклау осталыгы 0 балл- җавап дөрес булмаса; 1 балл – җавап өлешчә дөрес булса; 2 балл – тулы җавап бирелсә. Education 90 1 Education 201-250 3

Биремнәр

4. Биктимер таудан шуганда нинди рәхәтлек кичерә?

Дөрес җавап

Уку күнекмәләре

Биктимернең куллары канатларга әйләнәләр. Әкиятләрдә сөйләнә торган канатлы кешегә әверелеп, иртәдән кичкә чаклы бәхет томаны эчендә очып йөри.

Бәяләү критерийлары

Текстта махсус бирелгән гади фикерне аңлау, кирәкле мәгълүмат билгеле булганда автор фикерен ачыклау осталыгы

0 балл- җавап дөрес булмаса;

1 балл – җавап өлешчә дөрес булса;

2 балл – тулы җавап бирелсә.

Education

90

1

Education

201-250

3

Биремнәр 5. Әсәр нәрсә турында? Дөрес җавап Уку күнекмәләре Балалар белән ата-аналар арасындагы мөнәсәбәт Бәяләү критерийлары Текстның чикләнгән өлешендә автор фикерен ачыклау осталыгы (кирәкле мәгълүмат аз билгеле һәм автор идеясенә туры килерлек нәтиҗә ясау кирәк булганда) 0 балл- җавап дөрес булмаса; 1 балл – җавап өлешчә дөрес булса; 2 балл – тулы җавап бирелсә. Education 90 1 Education 201-250 3

Биремнәр

5. Әсәр нәрсә турында?

Дөрес җавап

Уку күнекмәләре

Балалар белән ата-аналар арасындагы мөнәсәбәт

Бәяләү критерийлары

Текстның чикләнгән өлешендә автор фикерен ачыклау осталыгы (кирәкле мәгълүмат аз билгеле һәм автор идеясенә туры килерлек нәтиҗә ясау кирәк булганда)

0 балл- җавап дөрес булмаса;

1 балл – җавап өлешчә дөрес булса;

2 балл – тулы җавап бирелсә.

Education

90

1

Education

201-250

3

Биремнәр 6. Әнисе улын ничек каршы ала? Дөрес җавап Уку күнекмәләре Сине, эт куучыны, кай җиреңнән кыйный башлыйм икән мин! — дип, сырлы бәләк күтәреп, аның өстенә килә. Бәяләү критерийлары Текстны тулысынча аңлауга нигезләнеп таныш булмаган текстның әһәмиятле өлешләрен аңлату, төп фикерне ачыклау өчен текстның өлешләрен бәйләү, каршылыклы фикерләрне ачыклау осталыгы 0 балл- җавап дөрес булмаса; 1 балл – җавап өлешчә дөрес булса; 2 балл – тулы җавап бирелсә. Education 90 1 Education 201-250 3

Биремнәр

6. Әнисе улын ничек каршы ала?

Дөрес җавап

Уку күнекмәләре

Сине, эт куучыны, кай җиреңнән кыйный башлыйм икән мин! — дип, сырлы бәләк күтәреп, аның өстенә килә.

Бәяләү критерийлары

Текстны тулысынча аңлауга нигезләнеп таныш булмаган текстның әһәмиятле өлешләрен аңлату, төп фикерне ачыклау өчен текстның өлешләрен бәйләү, каршылыклы фикерләрне ачыклау осталыгы

0 балл- җавап дөрес булмаса;

1 балл – җавап өлешчә дөрес булса;

2 балл – тулы җавап бирелсә.

Education

90

1

Education

201-250

3

Биремнәр 7. Автор нәрсә әйтергә теләгән? Дөрес җавап Уку күнекмәләре Әти-әниләрнең сүзен тыңларга кирәклеге турында Бәяләү критерийлары Тулысынча текстны һәм аның аерым өлешләрен аңлап катлаулы нәтиҗә ясау, абстракт, каршылыклы эчтәлекнең асылын ачу, тел үзенчәлекләрен аңлату осталыгы 0 балл- җавап дөрес булмаса; 1 балл – җавап өлешчә дөрес булса; 2 балл – тулы җавап бирелсә. Education 90 1 Education 201-250 3

Биремнәр

7. Автор нәрсә әйтергә теләгән?

Дөрес җавап

Уку күнекмәләре

Әти-әниләрнең сүзен тыңларга кирәклеге турында

Бәяләү критерийлары

Тулысынча текстны һәм аның аерым өлешләрен аңлап катлаулы нәтиҗә ясау, абстракт, каршылыклы эчтәлекнең асылын ачу, тел үзенчәлекләрен аңлату осталыгы

0 балл- җавап дөрес булмаса;

1 балл – җавап өлешчә дөрес булса;

2 балл – тулы җавап бирелсә.

Education

90

1

Education

201-250

3

Биремнәр 8. Хикәядәге кебек хәлләр синең белән дә булганы бармы? Дөрес җавап Уку күнекмәләре Үзең белән булган берәр вакыйганы сөйләргә. Бәяләү критерийлары Тексттагы мәгълүматны тормышта алынган белем, шәхси тәҗрибә, тормыш кыйммәте белән бәйли белү осталыгы 0 балл- мисал китерә алмаса; 3 балл – үзе белән булган вакыйганы сөйләсә Education 90 1 Education 201-250 3

Биремнәр

8. Хикәядәге кебек хәлләр синең белән дә булганы бармы?

Дөрес җавап

Уку күнекмәләре

Үзең белән булган берәр вакыйганы сөйләргә.

Бәяләү критерийлары

Тексттагы мәгълүматны тормышта алынган белем, шәхси тәҗрибә, тормыш кыйммәте белән бәйли белү осталыгы

0 балл- мисал китерә алмаса;

3 балл – үзе белән булган вакыйганы сөйләсә

Education

90

1

Education

201-250

3

Биремнәр 9. Биктимер шушы вакыйгадан соң анасының сүзен аяк астына салып таптаганмы? Дөрес җавап Уку күнекмәләре Биктимернең миңа сөйләвенә караганда, шуннан соң ул бервакытта да әнисенең сүзен аяк астына салып таптамаган. Бәяләү критерийлары Гипотеза чыгару яки текстны критик бәяләү өчен программа таләпләренә җавап бирүче белемнәрне, фән буенча алынган белемнәрне куллана белү осталыгы. 0 балл- җавап дөрес булмаса; 1 балл – җавап өлешчә дөрес булса; 2 балл – тулы җавап бирелсә. Education 90 1 Education 201-250 3

Биремнәр

9. Биктимер шушы вакыйгадан соң анасының сүзен аяк астына салып таптаганмы?

Дөрес җавап

Уку күнекмәләре

Биктимернең миңа сөйләвенә караганда, шуннан соң ул бервакытта да әнисенең сүзен аяк астына салып таптамаган.

Бәяләү критерийлары

Гипотеза чыгару яки текстны критик бәяләү өчен программа таләпләренә җавап бирүче белемнәрне, фән буенча алынган белемнәрне куллана белү осталыгы.

0 балл- җавап дөрес булмаса;

1 балл – җавап өлешчә дөрес булса;

2 балл – тулы җавап бирелсә.

Education

90

1

Education

201-250

3

Биремнәр 10. Бүгенге тыныч тормышта да, авыр хәлләргә очрарга мөмкинме? Дөрес җавап Уку күнекмәләре Әниләрне рәнҗетү; Картлар йортларына бирү Бәяләү критерийлары Таныш булмаган тексттан алынган яңа белемнәр нигезендә гипотеза чыгару һәм критик бәяләү осталыгы 0 балл- мисал китерә алмаса; 3 балл – мисал китерә алса Education 90 1 Education 201-250 3

Биремнәр

10. Бүгенге тыныч тормышта да, авыр хәлләргә очрарга мөмкинме?

Дөрес җавап

Уку күнекмәләре

  • Әниләрне рәнҗетү;
  • Картлар йортларына бирү

Бәяләү критерийлары

Таныш булмаган тексттан алынган яңа белемнәр нигезендә гипотеза чыгару һәм критик бәяләү осталыгы

0 балл- мисал китерә алмаса;

3 балл – мисал китерә алса

Education

90

1

Education

201-250

3