СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Ризаэддин Фәхреддинның педагогик мирасы

Категория: Всем учителям

Нажмите, чтобы узнать подробности

Ризаэддин Фәхреддинның педагогик мирасы. Тәрбия чарасы буларак кулланырга мөмкин

Просмотр содержимого документа
«Ризаэддин Фәхреддинның педагогик мирасы»

Тәрбия программасы

Гайнетдинов Мехәмәт Сабур улы

Сарманль муниципаль районы

Юлтимер төп гомуми белем бирү мәктәбе



Ризаэддин Фәхреддинның

педагогик мирасы


Инде мәктәптә өч тулы чыгарылышны /5-11 сыйныфлар/ (мәктәп кыскартылды) озату, аларның тормышта, җәмгыятьтә үз урыннарын алу тәҗрибәсеннән чыгып шуны әйтәсе килә: сыйныф җитәкчесенең эше бары тик шул вакытта гына нәтиҗәле булса, әгәр ул балаларны 5 сыйныфтан алып 11 сыйныфка кадәр өзлексез алып барса гына. Мәктәп халыкның милли традицияләренә нигезләнгәндә генә үзенең тәрбияви һәм белем бирү бурычларын тулысынча үти ала.Мәктәптә тәрбия бирүнең төп максаты: төрле яктан әзерлекле шәхесләр- киләчәк җәмгыятьне төзүчеләр һәм саклаучылар әзерләү.

Сыйныф җитәкчесе ул:

  • Баланы төрле яктан өйрәнүче, аның холык- фигылен, нинди шартларда яшәвен, әти-әнисенең кем булуын белүче,

  • Тәрбия эшенә педагог, психолог күзлегеннән төзәтмә кертүче,

  • Баланы хәленә карап, нинди ярдәм кирәген ачыклаучы,

  • Ата-аналар, җәмәгатьчелек, мәгълүмат чаралары һ.б. белән араларны көйләүче,

  • Тимурчылык, волонтерлык, гомүмән, барлык класстан тыш чараларны оештыручы.

Методик тема:

Тәрбия һәм белемнең бердәмлеген булдырып, шәхеснең иҗади үсешенә ирешү

Тәрбия эше бервакытта да җиңел булмаган. Бүген ул аеруча кыен чор кичерә. Еш кына балаларыбыз буш вакытларын компьютер каршында, урамда уткәрә, аларны телевизор, урам тербияли, үгет- нәсихәтне боеру ашаҗиткерәбез. Балалары белән уртак тел таба алмаучылар да житәрлек. Тәрбиянең нигезе — гаилә. Бала күп нәрсәгә гаиләдә өйрәнә, һәрбер әти-әни баласын итагәтьле, эш сөючән, белемле, кешелекле, ихтирамлы итеп тәрбияләргә тели. Әмма теләк белән чынбарлык арасында кайвакыт зур аерма була. Чын тәрбия бер яклы гына була алмый. Тәрбиянең төп асылы — мәктәп белән гаиләнең бердәмлегендә. Бердәм булганда гына гаилә белән мәктәпнең эшләү нәтиҗәсе яхшы күренә. Бала үзенең көндәлек тормышында гаиләдәге, мәктәптәге, үзе яшәгән мохиттәге традицияләрне истә тотып эш итә. Әлеге традицияләрнең нинди булуы, укучының киләчәк тормышына, шәхес буларак формалашуына хәлиткеч йогынты ясый. Гаилә, мәктәп, җәмәгатьчелекнең уртак тәрбия эшен бер юнәлешкә туплау өчен, балага өйдә, мәктәптә уңай шартлар тудыру, укучыларның ижади сәләтен ачу, ата-аналарның бала тәрбияләү һәм мәктәп тормышы эшенә жәлеп итү максатыннан, бергәләшеп гаилә бәйрәмнәре, ярышлар, бәйгеләр, ачык ишекләр көне, төрле буыннар очрашуы, тәрбия турында әңгәмәләр үткәрелә.

Ата-аналарның педагогик-психологик культурасын күтәрү, аларны теоретик яктан әзер ләү өчен, мәктәптә «Ата-аналар университеты» да эшли. Аның максаты —татар халык педагогикасы чараларын кулланып, укучыларга әхлак тәрбиясе бирү. Тәрбияви темага лекция, семинар, конференцияләр уздырыла, әти-әниләр жыелышларында да төрле профессия кешелере (медсестралар, врачлар, милиция хезмәткәрләре) белән очрашулар үткәрелә.

Иң мөһиме — балаларны шәфкатьлелеккә, ярдәмчелеккә өйрәтү, үзара җылы, ихлас, ышанычлы мөнәсәбәтләр булдыру. Шулай эшләгәндә генә әти-әни һәм бала, укытучы—укучы арасында бер-берсенә хөрмәт, сабырлык, мәрхәмәтлелекне эчене алган үзара мөнәсәбәтләр чылбыры хасил була, зыялы яшь буын тәрбияләнә.

Алтыннан да кыммәтле, оҗмах нигъмәтләреннән дә кадерле булган нәрсә- тәрбияле баладыр. Ата һәм ана өчен тәрбияле бала кебек олы байлык һич булмас. Тәрбияле бала дөньяда җанга шатлык һәм ахирәттә йөзгә аклык китерер.


Р.Фәхреддин “Нәсыйхәт”

––Тәрбия процессы——

  • Тәрбия – максатка юнәлдерелгән укыту һәм тәрбияләү йогынтысында шәхеснең үсеш процессы һәм нәтиҗәсе

  • Тәрбия – шәхеснең үсешенә, аның мөнәсәбәтләренә, шәхси сыйфатларында, карашларына, иманына, җәмгыятьтә үз-үзен тотуына максатка юнәлдәрелгән йогынтысы


Тәрбия проекты юнәлдерелә:

  • Укучы шәхесен индивид итеп формалаштыру;

  • Тәрбия эшендә эзлеклелек, дәвамчанлык;

  • Класста үзара хөрмәт, дустанә, ярдәмчел атмосфера булдыру;

  • Укучыларның тормышка аңлы, сыгылмалы карашын формалаштыру;

  • Класста эшләүче һәр укытучының эшчәнлеген координацияләү.

Тәрбияле балалар, яхшы белән яманны аеру хакында игътибарлы булырлар.

Чөнки бүген сигез-ун яшендә булган бала, җиде- сигез елдан соң зур кеше булыр. Балачактан алган тәрбия чәч агарганчы бергә булыр. Балачактан алынган тәрбия соңыннан бөтен дөнья халкы үзгәртә алмас.

Р.Фәхреддин

Тормышка ашыру этаплары:

  • Эзтабарлар -

  • Намуслы, кешелекле, куркусыз, юмарт, игелекле шәхес тәрбияләү

  • Татарстан варислар берлеге-

  • Күп белүчән, сәламәт, туган ягының табигатен һәм мәдәниятен саклаучы,фәнни һәм иҗтимагый сәяси мәсьәләләр белән хәбәрдар, милләтнең үткәнен тирән белүче, аны өйрәнүче, тормыш авырлыкларына каршы торучы

  • Сөмбелә” укучы яшьләр оешмасы -

  • Җаваплылык, әхлакый сәламәт, үзлектән белем алырга, камилләшергә сәләтле, гомумкешелек сыйфатларына ия толерант шәхес, гаилә, ата-ана хакын олылаучы, нәсел җепләрен саклаучы, киләчәккә һөнәри әзерләнүче, Ватанын сакларга әзер торучы, югары интеллектуаль шәхес

ÓÓÓ Тәрбия юнәлешләре ÔÔÔ

  • Сәламәтлек; физик культура һәм спорт-сәламәтлек, шат күңел һәм гомер озайтуның бетмәс-төкәнмәс чыганагы булып тора.Спорт белән шөгыльләнү кешенең физик камилләшүенә, мускулларының пропорциональ үсешенә, гәүдәнең сылуландыруына китерә. Хәрәкәтләрнең җиңел, төгәл, үзара тәңгәлләштерелгән булуына ярдәм итә.

  • Әхлак; кешенең чынбарлыкны үзенең карашлары, рухи бәяләве аша танып белүе, шәушы чынбарлыкны үзенең идеаллары аша чагылдыруы ул.Әлеге аң кешенең эш-хәрәкәтләрендә, яшәү принципларында , теге яки бу адымны ясаганда нинди юллар сайлавында күренә.

  • Гражданлык баланың гражданлык хисләре, аның гражданлык позициясе кече яшьтән үк формалаша, аның дөрес форматта , дөрес кысаларда үсешенә нәкъ менә гаилә һәм сыйныф җитәкчесе җаваплы.

  • Интеллект; укучының акыл көче һәм фикерләвен үстерүгә һәм тәрбиячеләрнең максатчыл юнәлдерелгән эшчәнлеге, акыл хезмәте дөрес оештырганда акыл хезмәте һәрвакыт ял белән, физик хезмәт белән чиратлаша. Бу чиратлашу мәктәптә расписание төзүдә дә, өйдә мөстәкыйль эшне оештыруда да бик зур әһәмияткә ия.

  • Профориентация; бала кече яшьтән үк үзенең мөмкинлегеннән чыгып, киләчәген кайгыртып, зур тормыш юлына әзерләргә тиеш. Монда семья традицияләре, бала яшәгән мөхит тә, фән техника казанышлары да , аның интеллектуаль мөмкинлекләре дә, физик һәм материаль чаралар да йогынты ясаячагы һичшиксез зур урын алып тора.

  • Патриотик тәрбия; семьяда бала туган икән (бигрәк тә ир бала) ул үзенең Ватанын сакларга, аның ихтыяҗларын канәгатьләндерергә тиеш.

  • Милли тәрбия; укучы бала үзенең милләтен, үзенең нәсел шәҗәрәсен белергә һәм өйрәнергә тиеш .Бала нинди милләттән булса, ул шул мохиттә үсәргә, үзенең туган телендә белем алырга, укыргатиеш. Бу бала хокуклары кодекслары гына түгел. ә реаль чынбарлык.

  • Хезмәт тәрбисе; шәхеснең һәръяклап үсешенең аерылмас өлеше. Җәмгыятьтә кешене, аның хезмәткә мөнәсәбәтенә, нинди хезмәт осталыклары һәм күнекмәләренә ия булуына карап бәялиләр.

  • Хокук тәрбиясе; укучы кече яшьтән үк үзенең хокукларын һәм бурычларын белеп үсәргә тиеш. Еш кына нәкъ менә шушы өлкәнең аксавы аркасында безнең балалар бары тик хокукның миңа тиеш дигәнен генә беләләр, ә ул эшләргә тиешлесен белмиләр, дөресрәге белергә теләмиләр.

  • Экологик тәрбия; табигатьнең матурлыгын тоя белү әкренләп анны яклый, саклый белү, кадерли белү хисенә әверелсен.

  • Ирекле аралашу, ял. баланың иң якын хисләре, иң матур тойгылары, лидерлык сәләтләре класста гына түгел, менә шул ирекле аралашу, ял вакытларында, поход, экскурсияләрдә ачыла


Тату гаиләгә- кайгы килми.

Атасы барның бәхете бар.

Ул ояты- атага, кыз ояты – анага.

Ата –ананы тыңлаган адәм булган, тыңламаган әрәм булган.

Атасы кем- углы шул.

Оясында ни күрсә, очканында шул булыр

Гаилә- гомер чишмәсе.

Гаилә- ил терәге

Киләчәккә нигез гаиләдә салына.


Тәрбия чаралары

Гыйлем һәм тәрбия авырлыкларын хәзерге вакытта ихлас һәм мәхәббәт чәчсәгез, киләчәктә файдалы җимешләрен дә җыярсыз.

”Ни чәчсәң- шуны урырсың.” Р.Фәхреддин





Чын мәгънәсендә тәрбияче бер яктан- мәктәп, икенче яктан, тормыш белән фән арасында арадашчы булырга тиеш.

Ушинский


Класс җитәкчесенә программаны тормышка ашыруда ярдәмче факторлар:

  • Укучылар үзидарәсе

  • Гаилә

  • Мәктәп

  • Мәдәният йорты, китапханә

  • Район учреждениеләре

  • Сәламәтлек саклау органнары

  • Хокук саклау органнары

Тәрбия эшенең чын асылы... сезнең бала белән сөйләшүегездә, аңа турыдан - туры тәэсир итүдә түгел, ә бәлки, гаилә тормышыгызны, үзегезнең шәхси һәм җәмәгать тормышыгызны, балагызның тормышын оештыруда.

Макаренко

Җәмгыять үсешендә шәхеснең формалашуы төп фактор булу сәбәпле, хәзерге заманда белем һәм тәрбия бирүнең әһәмияте үскәннән үсә бара. Бүгенге көндә балаларда әхлакый һәм толерант сыйфатлар, патриотизм, гражданлык хисе, югары культуралык тәрбияләү бик мөһим. Бу әлбәттә, катлаулы процесс. Әмма, бала тәрбияләүгә өлеше кергән һәр педагог тарафыннан максатчыл, әзлекле эш алып барылганда һәм иң кирәге- тикшерүчеләр өчен түгел, ә укыту-тәрбия процессын эчке мотивациягә таянып оештырганда уңышка ирешергә мөмкин. Моның өчен баланың күңеленә гомумкешелек сыйфатларын салучы укытучы, беренче чиратта, үзе толерант шәхес булырга тиеш. Борынгы кытай философы Кофуций безнең эрага кадәр VI гасырда ук бар нәрсәнең башлангычы итеп кешенең үзлектән камилләшүен санаган. Бүген дә заманның мәктәп алдына куйган беренче таләбе-үзлектән белем алырга, камилләшергә сәләтле кеше тәрбияләү. Димәк, заман таләбен заказын үтәүче педагог та бу юнәлештә белемен камилләштерергә тиеш.

Көтелгән нәтиҗәләр

  • Сәламәт

  • Җавапчанлык

  • Максатчан

  • Әхлаклы

  • Аралашучан

  • Толерантлык

  • Кызыксынучанлык

  • Конкурентлык

  • итәргә сәләтле

  • Белемле иҗади шәхес.


Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!