Просмотр содержимого документа
«Родительское собрание в 1 классе.(методическая разработка) - презентация.»
Бурычлар: 1.Балаларның өйдә дәрес әзерләвен оештырырга
өйрәтү.
2.Өйгә бирелгэн эшне мөстәкыйль үтәүләренә
ирешү.
3.Балага уку күнекмәсен биргәндә ата-аналарның
тәрбиялек культурасын формалаштыру.
4.Балаларга укуда ярдәм күрсәтү төрләре белән
таныштыру
5.Әти - әниләр һәм балалар арасын якынайту.
Үткәрү формасы : түгәрәк өстәл.
Җиһазлау : анкеталар,педагогик ситуацияләр,ата-аналарга киңәшләр,укучыга истәлек,практик тәк ъ димнәр белән ата-аналарга буклет.
- уку почмагы булдыру.
- көндәлек режимны үтәү.
- өй эшен системалы эшләргә өйрәтү.
- дәрес әзерләгәндә балага комаучаламау.
- мөстәкыйль шөгыльләнергә мөмкинлек бирү.
Дәрес әзерләргә утырабыз.
- Дәрес әзерләргә һәрвакыт бер үк вакытта утыр.
- Эшкә тотынганчы бүлмәне җилләт.
- Радио һәм телевизорны сүндер.Бүлмәдә тавыш булмаска тиеш.
- Өстәлеңне тәртипкә китер .
- Алдагы көн расписаниесен барла.Көндәлеккә барлык өй эшләре дә язылганмы.
- Уку кирәк-яракларын әзерлә.
- Эшләргә вакыт җитте.
Дәреслегеңне ач.
Башлангыч сыйныфларда өй
эшләрен әзерләү өчен
- 2 сыйныф – 1,5 сәгат ь
- 3 сыйныф – 2 сәгат ь
- 4 сыйныф – 2,5 сәгат ь
вакыт сарыф ителә.
- Бер гаиләдә баладан көн саен :”Бүген мәктәптән нинди билге алып кайттың?”- дип сорыйлар.Бала : “3” ле яки “4” ле алдым дип җавап бирә .Ата-ана шуның белән тынычлана.Сорау:балаларның укулары белән даими кызыксынып торган гаилә әлеге сорауны ничегрәк бирер иде икән?
- Кайбер гаиләләрдә шундый фикер яши :”Мин дә ,әтисе дә көчкә-көчкә “3” кә укыдык, балабыз да шуннан арттырмас инде”.Сез нинди фикердә?
1.Баланың укуы белән даими кызыксынасызмы ?
2.Дәрес әзерләргә кем булыша?
3.Көннең ничә сәгатен балагызга багышлыйсыз?
4.Балагыз ничә сәгать дәрес әзерли?
5.Кайсы фәннәр вакытны күбрәк таләп итә?
6.Буш вакытларны балагыз белән үткәрәсезме ?Кайда һәм ничек?
1 . Әйе
2. Әти һәм әни
3. 1,5сәг.-2 сәг.
4. 2 сәгат ь
5. Математика
6. Әйе. Әңгәмә үткәрү ,уеннар уйнау,
телевидение тапшырулары карау һәм
фикер алышу.
1.Дәрес әзерләргә сиңа кем булыша?
2.Сиңа ничек ярдәм итәләр?
3.Өй эшен әзерләүгә күпме вакыт сарыф итәсең?
4.Синең укуың ,тәртибең белән ничек кызыксыналар?
5.Нәрсә өчен мактыйлар , ни өчен ачуланалар ?
6.”2” ле алып кайтсаң , нинди чара күрәләр?
7.Буш вакытыңда нәрсәләр эшлисең?
- Баланы йокыдан тыныч кына уятыгыз,ул сезнең елмаюыгызны күрсен һәм йомшак тавышыгызны ишетсен , иртәдән үк баланы юк-бар өчен шелтәләмәгез.
- Баланы мәктәпкә озатканда аңа уңышлар теләгез , ягымлы сүзләр әйтегез.
- Баланы мәктәпкә иртәнге ашны ашатмыйча озатмагыз.Аны алда авыр хезмәт – уку хезмәте көне көткәнен онытмагыз.
- Баланы мәктәптән тыныч каршы алыгыз.Әгәр бала ни өчендер ярсыган, сезнең белән борчуларын бүлешергә тели икән , аны тыңлагыз.
- Баланың борчылганын күрсәгез , тик ул борчылуын сезнең белән уртаклышырга теләмәсә , сорашмавыгыз хәерлерәк.Бала тынычлансын, үзе үк барысын да сөйләр.
- Мәктәптән кайткач та баланы дәрес хәзерләргә утыртмагыз.Бала 2-3 сәгать ял итеп алсын (I сыйныфлар 1,5 сәгать йоклап алсалар , тагын да яхшырак).Дәрес әзерләү өчен иң яхшы вакыт-көндезге сәгать 3тән 5 кә кадәр , ә кич белән дәрес әзерләргә бөтенләй киңәш ителми.
- Барлык фәннәрдән дә дәрес әзерләүне бер утыруда башкарырга мәҗбүр итмәгез.20-25 минут шөгыльләнгәннән соң ,10-15 минутлык ял кирәк.
- Дәрес әзерләгәндә балага мөстәкыйль шөгыльләнергә мөмкинлек бирегез.Әгәр сезнең ярдәм кирәк булса , сабыр булыгыз.Аңа борчылмаска кушыгыз, уңышларын күрегез , мактап алыгыз.
- Баланың :”Баш авырта,ардым,үземне начар хис итәм”,-дип зарлануларына игътибарлы булыгыз.Болар-укудагы кыенлыклар нәтиҗәсе.
- Хәтта “зур” балалар да йокларга ятар алдыннан әкият,җыр тыңларга , баштан сыйпатырга ярата.Бу аларны тынычландыра ,киеренкелекне бетерергә ,тыныч йоклап китәргә мөмкинлек бирә.
укучы
укытучы ата-ана
Хөрмәтле ата-аналар !
Сезгә ныклы сәламәтлек ,гаилә бәхете,эшегездә уңышлар телим!Балаларыбыз бары тик шатлык – сөенечләр генә китерсен!