Тема | Роза Хафизованың “Күгәрчен һәм малай” хикәясен өйрәнү |
Дәреснең максатлары | 1.Хикәяне анализлау өчен шартлар тудыру. 2.Табигатьне саклау юлларының төрле булуын ачыкларга ярдәм итү. 3.Миһербанлы, мәрхәмәтле булып үсәргә кирәклекне аңларга булышу. |
Дәреснең бурычлары | 1.Белем бирү максаты: хикәянең төп фикерен укучы аңына җиткерү өчен шартлар тудыру. 2.Фикерләү сәләтен үстерү максаты: анализлау, чагыштыру, гомумиләштереп, нәтиҗә ясау күнекмәләрен үстерүне дәвам итү. 3.Тәрбия бирү максаты: коллективта эшләү, үзара ярдәмләшү, бер-береңә яхшы мөнәсәбәттә (вежливость) булу сыйфатлары тәрбияләү өчен шартлар тудыру. |
Планлаштырылган нәтиҗәләр | 1.Предмет нәтиҗәләре: хикәянең темасын аңлау һәм формалаштыру, идеясен күрсәтү. 2.Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр: герой кылган гамәлләр аша яхшыны начардан аерырга өйрәнү. 3.Метапредмет нәтиҗәләр: - регулятив: әсәрнең төп проблемасын табу, герой эшчәнлеген бәяләгәндә, үзеңнең һәм башкаларның фикерен дөрес бәяләү, төп нәтиҗәне чыгару эшчәнлегендә катнашу өчен тырышу. - танып-белү: булган белемнәргә таянып, “яхшылык эшләү” төшенчәсенә кагылышлы мәгълүматны табу һәм анализлау аша аны бәяләү, гомуми нәтиҗәне чыгару. - коммуникатив: яхшылык эшләү дигән төп фикергә килгәнче, төрле җавапларны тыңлау; төркемнәрдә эшләгәндә, төрле мисаллар белән үз фикереңне дәлилләү, әсәрнең төп фикерен табу һәм формалаштыру. |
Предметара бәйләнешләр | Әйләнә –тирә дөнья, география. |
Ресурслар: - төп - өстәмә | Төп: Рус телендә гомуми башлангыч белем бирү мәктәбенең 4 нче сыйныфы өчен дәреслек.2 нче кисәк. /Ф.Ш.Гарифуллина, И.Х.Мияссарова.-Казан”Мәгариф-Вакыт”нәшрияты, 2014 Өстәмә: укучыларның бүлек буенча эшләгән төрле әсәрләргә иллюстрацияләре , слайдлар күрсәтү өчен проектор, экран, ноутбук, китап күргәзмәсе, язучыларның портретлары, глобус |
Эшне оештыру | Төркемнәрдә һәм индивидуаль эшләү. |
Төп төшенчәләр | Тема, экологик проблема, анализлау, чагыштыру, гомуми нәтиҗә |
Кулланылган технологияләр | Шәхескә юнәлтелгән , иҗади үсеш, мәгълүмати, проблемалы укыту. тех |
Дәрес тибы Кулланылган структуралар | Яңа белем бирү ФИНК-РАЙТ-РАУНД РОБИН, ОЛ РАЙТ РАУНД РОБИН |
Дәрес этаплары | Укытучы эшчәнлеге | Укучы эшчәнлеге | Универсаль уку гамәлләре |
I.Оештыру-мотивлаштыру 2 мин. Максат: уңай психологик халәт тудыру | Исәнмесез,укучылар Килдегезме дәрескә. Уен,көлке эшләрегез Калдымы тәнәфестә? Слайд №2 | Кыңгырауны ишеттек тә Ашыктык без дәрескә. Җиңнәребезне сызганып Тотынабыз зур эшкә. Дәрестә төркемнәрдә эшләү кагыйдәләрен искә төшерәләр: башкаларны тыңла, үз фикереңне ачык әйт, игътибарлы бул. | Шәхси: әдәп-әхлак кагыйдәләрен искә төшерү, бер-берсенә уңышлар теләү. |
II.Белемнәрне актуальләштерү 6 мин. Максат: яңа белем алуга әзерлекне тикшерү, аның темасын формалаштыру. | (Китап күргәзмәсе, язучыларның портретлары.) -Укучылар, бу китаплар сезгә танышмы? | -Әйе, таныш. Ш.Галиев, Р.Миңнуллин, Х.Халиков, Ф.Яруллин һәм аларның китаплары. | Шәхси: уку эшчәнлегендә бер-берсе һәм укытучы белән хезмәттәшлек оештыру. Регулятив: һәр укучының бәясен тыңлап, нәтиҗә чыгару, алдагы адымнарны фаразлау. Танып-белү: гади ситуацияләрне бәяләп, геройның конкрет гамәлен күрә белү, аны дөрес бәяләү. |
-Без аларның әсәрләрен беләбезме? | -Беләбез. Дәреслекнең “Балачак әдипләре” бүлегендә аларның шигырьләрен, хикәяләрен, әкиятләрен укыдык. |
-Шигырь, хикәя, әкият- әдәбиятта ничек дип атала? | -Жанр дип атала (аңлатмасы искә төшерелә). |
Өй эше. Вариантларда эшләр бирелде. Сорауларны таблица ярдәмендә тикшерербез.(Укучыларга карточкалар таратыла) Слайд№3
(Өй эшләре буенча билгеләр куела.) | “Балачак әдипләре” бүлегендә өйрәнгән бер шигырьне ятларга,үзебезгә ошаган бер әсәр буенча иллюстрация ясарга, бүлекне кабатлау өчен сорауларга әзерләнергә. Яттан шигырь сөйләнә. Иллюстрация белән таныштырыла. (Эшне башкаручы кыскача мәгълүмат бирә). Бирелгән таблицадан әсәрнең исемен, әсәр героен, жанрын төсле карандашлар белән тоташтыралар. (Слайд№ 5 ярдәмендә җавапларның дөреслеген тикшерәләр.) |
III.Проблемалы ситуация булдыру. Уку мәсьәләсен кую 4 мин. Максат: укучының нинди авырлык белән очрашуын билгеләү | -Бу әсәрләрдә нинди геройларны очраттык? | -Кеше, йорт хайваннары, урман җәнлекләре, үсемлекләр, кошларны очраттык. Слайд№5,6,7,8,9 | |
-Сез санап киткән: кеше, йорт хайваннары, урман җәнлекләре, үсемлекләр, кошлар- барыбыз да кайда яшибез? | -Без барыбыз да табигатьтә яшибез. Слайд№10 |
-Бу очракта табигатьне нәрсә белән чагыштырырга мөмкин? | Табигатьне зур йорт белән чагыштырырга мөмкин. |
-Бер йорт эчендә яшәүчеләр үзара ничек яшәргә тиешләр. -Дөрес, килешәм,укучылар. Әдәби уку дәресеннән башка, тагын нинди дәресләрдә сез табигать турында сөйләшәсез, өйрәнәсез? -Димәк, табигатьтә һәркайсыбызның яшәү тирәлеге бар. Шуңа күрә табигатькә карата миһербанлы, мәрхәмәтле булырга кирәк. Бу очракта Фәнис ага Яруллинның “Ашыгыйк” дигән шигыреннән менә мондыйрак юлларны искә төшерми мөмкин түгел. Күтәрик егылган гөлләрне Матурлык калмасын егылып Һәркемнең гомере бер генә Яхшылык эшләргә ашыгыйк. Слайд№11 -Шигырьнең соңгы юлына игътибар итегез. -Димәк, укучылар, автор безне нәрсә эшләргә чакыра, өнди? -Укучылар, без дәреслегебезнең яңа бүлегенен өйрәнә башларбыз. “Яхшылык эшләргә ашыгыйк...” дип аталыр ул. Бүлекнең исеменнән аңлашылганча, бу нинди шигырьдән алынган сүзләр. Слайд№12 -Дөрес, укучылар. Әгәр дә тирәнрәк фикер йөртеп карасак, бү бүлектә өйрәнәсе әсәрләребез нәрсә турында булыр дип уйлыйсыз? -Яңа бүлек үткәненең дәвамы булыр дип уйламыйсызмы? -Әдипләрнең иҗаты белән танышканда нинди хисләр кичердек? -Бу бүлектә нинди мөнәсәбәтләр турында сүз барыр дип уйлыйсыз. | -Бер йорт эчендә яшәүчеләр үзара дус, тату, ярдәмләшеп яшәргә тиешләр. -Без әйләнә-тирә дөнья дәресендә табигатьне өйрәнәбез.
Яхшылык эшләргә ашыгыйк дигән сүзләрне укучылар кычкырып укыйлар. -Автор безне яхшылык эшләргә чакыра. -Сез әле генә укып киткән Ф.Яруллинның “Ашыгыйк” исемле шигырь юлларыннан алынган. -Схемада күргәнебезчә, кеше белән кеше, кошлар, җәнлекләр- табигать турында булачак. Слайд№10 нчы күздә тотыла. -Охшаш яклары булыр дип уйлыйбыз. Без шатландык та, көлдек тә, уйландык та, күңелсезләндек тә... ??? Укучылар өчен сорау ачык кала. Әлегә җавап бирә алмыйлар. |
IV.Яңа теманы өйрәнү 8 мин. Максат: кыенлыктан чыгу юлларын ачыклау . | Слайд№13 Беренче әсәребез - Роза Хафизованың “Күгәрчен һәм малай” хикәясе. (Укучыларның яшь үзенчәлекләрен истә тотып, язучының тормышы һәм иҗаты буенча кыска гына мәгълүмат бирергә. Башка дәресләрдән аермалы буларак, әсәрне дәреслектән укыганчы, сез бүлек исемен исегездә тотып, әсәрнең исеменнән чыгып , бу әсәрдә нәрсә турында сүз барачагын үзегез уйлап карыйсыз. ФИНК-РАЙТ-РАУНД РОБИН ОЛ РАЙТ РАУНД РОБИН структуралары буенча эшлиләр. | Һәр төркем фикер алыша. Һәр төркемнең фикере тыңлана. ФИНК-РАЙТ-РАУНД РОБИН ОЛ РАЙТ РАУНД РОБИН структуралары буенча башкарыла. | Коммуникатив УУГ: күмәк эш вакытында, бигрәк тә фикер агышлары төрле булганда, бер фикергә килә белү. Регулятив УУГ: укытучы белән бергәләп, үз эшен, иптәшләренең җавапларын бәяләү. Танып-белү: әдәби әсәрнең әхлакый ягын дөрес чамалау. |
Ял итү 1мин.Максат: укучыларның ялын оештыру. | Ял итүне үткәрүгә җаваплы укучының эшен оештыру. | Күнегүләр ясыйлар. | Шәхси: төрле ял итү күнегүләре ясау. РегулятивУУГ: күнегүләрне дөрес эшләүне контрольдә тоту. |
V.Беренчел ныгыту 6-7 мин. Максат : ишетеп,күреп тану күнекмәләрен, бәйләнешле сөйләм телен үстерү. | Ә хәзер дәреслекнең 57нче битен ачып укып карыйк. Сезнең фикерләрегез белән автор хикәясе арасында уртак яклар бармы? Беренче эш итеп,сүзлекчә белән танышырбыз. Слайд№14 | Бер укучы сүзлекчәне кычкырып укый. Һәр төркемгә берәр сүз бирелә. Шул сүз белән җөмлә төзиләр. Укучылар хикәяне чылбыр тәртибендә кычкырып укыйлар. | Танып белү:төрле жанрдагы әдәби әсәрне аңлап уку. КоммуникативУУГ: укылган, тыңланган әсәрләр буенча сораулар бирә белү. Эстетик өлкәдә: әсәрдән рухи тәм табу. |
VI . Мөстәкыйль эш. 5 мин. Максат: укучыларның игътибарлылыгын тикшерү, хаталарны төзәтү | -Күгәрчен нинди бәлага юлыккан? -Ни өчен кешеләр күгәрчен баласына игътабар итми? -Кошка кем ярдәм итә? -Ни өчен күгәрчен башта малайдан курка? -Малай күгәрченне җибәргәч нинди хисләр кичерә? Шул өлешне табып укыгыз әле. -Малай кая ашыга иде ? Шулай булуга карамастан да ул күгәрченгә ярдәм итте. -Малай нинди яхшы сыйфатларга ия? -Күгәрчен ни сәбәпле бәлага юлыкты? -Әйе, укучылар. Без, кешеләр, кечкенә дусларыбызны уйламыйча, аларга зыян китерәбез. Табигатьне пычратуыбыз турында аз уйлыйбыз. Димәк, укучылар,без дә хикәядәге геройлар кебек үзебез турында гына уйлап, вакытны кызганып,үз эшебезне генә эшләргә ашыгырга тиешме? | -Күгәрчен урамдагы чүплектә бәлага юлыккан. -Чөнки барысы да каядыр ашыга. -Кошка бер малай ярдәм итә. -Минем уйлавымча, моңа кадәр кешеләр аларны куркытканнардыр. Аларга әйбер ташлаганнардыр. Аңа рәхәт була. Хикәя эченнән табып укыйлар. -Малай стадионга ашыга иде. -Малай кызгана белә, кошларны ярата, ярдәм итәргә ярата, вакытын кызганмый. -Күгәрчен чүплек савытыннан асылынып торган чуалчык капрон җепкә эләгеп калган. -Юк. Малай кебек, ЯХШЫЛЫК ЭШЛӘРГӘ ДӘ АШЫГЫЙК, вакытыбызны кызганмыйк! | Танып-белү: алган белемнәрдән тиешле нәтиҗәләр чыгару күнекмәләрен формалаштыру. Коммуникатив: төркемнәрдә ярдәмләшеп эшләү. Шәхси: эш барышында үз фикереңне белдерү. |
V.Кабатлау һәм ныгыту 5 мин. Максат: алган белемнәрне куллану һәм ныгыту. | 2017нче ел -Россиядә Экология елы. Шул турыда фотолардан төзелгән слайдлар карау. Слайд№15-27 -Укучылар, сез үзегездән табигатьне саклауга өлеш кертәсезме? Укучылырның фотоларыннан төзелгән слайд карау.Слайд№28,29 | Бер укучы глобустан үзебез яшәгән урынны табып күрсәтә.Укучылар белән әңгәмә дәвам итә. Фикерләр тыңлана. Тормыштан алган мисаллар китерәләр. | Танып-белү: алган белемнәрдән тиешле нәтиҗәләр чыгару күнекмәләрен формалаштыру. Шәхси: эш барышында үз фикереңне белдерү. |
VI.Рефлексия 2 мин. Максат:дәрестә эшләнгән эшләргә нәтиҗә ясау. | “Бүлектә нинди мөнәсәбәтләр турында сүз барыр дип уйлыйсыз?” дигән сорауга җавап бирә алабызмы? | Әйе, хикәядән аңлашылганча, без өйрәнәсе әсәрләрдә кешеләр һәм табигать арасындагы мөнәсәбәтләр турында сүз барачагын аңладык. | Регулятив: аңлашылмаган якны ачыклау, бергәләп эшләгәндә, бердәм карар кабул итә белүнең әһәмиятен аңларга булышу. Шәхси: һәр баланың шәхси нәтиҗәгә ирешүе. Коммуникатив: әңгәмәдә актив катнашу |
IX.Дәресне йомгаклау. 2 мин. Максат: бер-береңнең эшен бәяләү, билгеләр кую. | Укучылар, без дәрестә нәрсә өйрәндек? Дәрестә ниләр белдек? Дәрестә нинди авырлыкларга очрадык? Дәрес ошадымы? | өйрәндем исемдә калдырдым М  ин белдем гаҗәпләндем аңлап бетермәдем Дәрес башында схемалы карточкалар һәр укучыга бирелә. Сорауларга җавап бирәләр. | Шәхси: үз эшеңә объектив бәя бирә белү һәм тәнкыйть күзлегеннән карау. |
X.Өй эше бирү һәм теләкләр. 1минут | 57-60нчы биттәге хикәяне укырга. 1вар.- 60нчы биттәге сүзлекчәне ятларга. 2вар.- Хикәянең эчтәлеген малай исеменнән сөйләргә өйрәнергә. 3вар.-60-61нче биттәге 1,2,3,4 нче сорауларга телдән җавап бирергә әзерләнергә. 4вар.- “Аксыл-көрән каурый җылысы” дигән темага кечкенә хикәя төзеп язарга. Дәрестә катнашуыгыз һәм игътибарыгыз өчен рәхмәт! | | Шәхси: үз мөмкинлегеңнән чыгып, өй эше алу. |
1.Рус телендә гомуми башлангыч белем бирү мәктәбенең 4 нче сыйныфы өчен дәреслек.2 нче кисәк. /Ф.Ш.Гарифуллина, И.Х.Мияссарова.-Казан”Мәгариф-Вакыт”нәшрияты, 2014
2. Интернет-ресурслар.