СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Рус мәктәләренең 7нче сыйныф татар төркемнәренә әдәбияттан эш программасы

Категория: Прочее

Нажмите, чтобы узнать подробности

Ф.Ф. Хәсәнова, Г.М. Сафиуллина, Ә.Н. Сафиуллина дәреслеге буенча төзелгән эш программалары. 7 нче сыйныфта (рус телендә төп гомуми белем оешмаларында (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылыр өчен) эшләүче укытучылар өчен

Просмотр содержимого документа
«Рус мәктәләренең 7нче сыйныф татар төркемнәренә әдәбияттан эш программасы»

«Килешенде» «Килешенде» «Раслыйм»

МБ җитәкчесе “Коркачык УГБМ” МББУ «Коркачык УГБМ” МББУ

________/С.Р.Хучашева/ УЭ буенча директор урынбасары директоры

_________/Р.Р.Шайдуллин/

Протокол №_1 _________/Г.А.Сибгатуллина/

“_22”август 2017 “ 22”август 2017 Приказ №________

. “22”август 2017




Эш программасы

Биектау муниципаль районы Коркачык урта гомуми белем мәктәбе

Хучашева Сания Рафис кызы, I квалификацион категория

Татар әдәбияты, 7 нче сыйныф



Педсовет утырышында

каралды

протокол № _____________

«______» август2017







2017 – 2018 нче уку елы



Рус телендә төп гомуми белем бирү мәктәпләре (7 нче сыйныф) өчен татар әдәбиятыннан эш программасы

(Татар әдәбияты: рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен д-лек (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен). 7 нче с-ф. Ике кисәктә. / Ф.Ф.Хәсәнова, Г.М.Сафиуллина, Ә.Н. Сафиуллина. – Казан: «Мәгариф – Вакыт» нәшр., 2014. – 151 б. дәреслеге буенча)

Аңлатма язуы

7 нче сыйныфлар өчен татар әдәбиятыннан эш программасы Россия Федерациясендәге һәм Татарстан Республикасындагы мәгарифкә кагылышлы хокукый-норматив актларга һәм федераль дәүләт стандартларына нигезләнеп төзелде:

1. Россия Федерациясенең “Мәгариф турында”гы Законы (Федеральный закон от 29.12.2012 273-ФЗ “Об образовании в Российской Федерации”).

2. Татарстан Республикасының “Мәгариф турында”гы Законы ((Закон Республики Татарстан “Об образовании” № 68-ЗРТ от 22 июля 2013 года, статья 8).

3. Россия Федерациясенең “Россия Федерациясе халык телләре турында”гы 126-ФЗ нчы номерлы Законы (24.07.1998).

4. РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы приказы, 30 нчы август, 2013 нче ел №115 (“Об утверждении Порядка организации и осуществления образовательной деятельности по основным общеобразовательным программам – начального общего, основного общего и среднего общего образования”).

5. “Татарстан Республикасының халык телләре турында” Законы (Закон Республики Татарстан от 08.07.1992 № 1560-XII (ред. от 03.03.2012г.) “О государственных языках Республики Татарстан и других языках в Республике Татарстан”).

6. “Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы, 2004нче ел, 1нче июль.

7. “2014-2020 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасы”, 2013 нче ел, 25 нче октябрь, 794 нче карар.

8. Төп гомуми белем бирүнең Федераль дәүләт белем бирү стандарты (Россия Мәгариф һәм Фән министрлыгында 2010 нчы елның 17 нче декабрь боерыгы 1897 нче номер белән расланган, РФ Юстиция Министрлыгында 19644 нче регистрацион номеры белән 2011нче елның 1 нче февралендә теркәлгән).

9. Татарстан Республикасында 2012-2020 нче елларда фән һәм мәгариф үсеше турында “Дәүләт программасы”.

10. 2010-2015 нче елларда Татарстан Республикасында мәгарифне үстерү стратегиясе “Киләчәк” программасы.

7 нче сыйныф өчен “Татар әдәбияты” курсының эш программасы Федераль дәүләт белем бирү стандартларының таләпләренә туры китереп, “Рус телендә гомуми төп һәм урта белем бирү мәктәпләренең татар сыйныфлары (V-IX сыйныфлар) өчен татар әдәбиятыннан үрнәк программа” (Ф.Х.Җәүһәрова, К.С.Фәтхуллова. Казан, 2013) һәм “Рус телендә гомуми төп һәм урта белем бирү оешмаларының татар сыйныфлары өчен татар әдәбиятыннан программа” (Төзүче-авторлар: Ф.Ф.Хәсәнова, Г.М.Сафиуллина, М.Я.Гарифуллина), 7 нче сыйныф өчен Ф.Ф.Хәсәнова, Г.М.Сафиуллина, Ә.Н.Сафиуллина эшләгән (Казан, Мәгариф – Вакыт, 2014), Татарстанның Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән дәреслеккә нигезләнеп төзелде.

Дәреслек: Татар әдәбияты: рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен д-лек (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен). 7 нче с-ф. Ике кисәктә. / Ф.Ф.Хәсәнова, Г.М.Сафиуллина, Ә.Н.Сафиуллина. – Казан: «Мәгариф – Вакыт» нәшр., 2014. – 151 б.: рәс. б-н.

Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына әдәбият укытуның төп максаты һәм бурычлары

1. Укучының татар әдәби телен үзләштерүенә, текстны аңлап, сәнгатьле итеп, йөгерек укуына, дөрес яза белүенә, әдәби тел нормаларын саклап, төрле темаларга иркен сөйләшүенә ирешү, матур әдәбият әсәрләрен мөстәкыйль уку күнекмәләре формалаштыру, телдән һәм язма сөйләмнәрен үстерү.

2. Балаларны татар әдәбияты, халык авыз иҗаты, татар халкының җыр-музыкасы, сынлы сәнгате белән таныштыру, күренекле язучылар һәм аларның әсәрләрен үзләштерүләренә ирешү, матур әдәбият әсәрләрен (яки әдәби әсәрләрдән өзекне) укып үзләштерү, алар турында үз фикерләрен әйтергә өйрәтү.

3. Әдәби-теоретик төшенчәләрне аңлату һәм кулланырга өйрәтү.

4. Укучыларга татар халкының килеп чыгышы, тарихи язмышы, милләттәшләребез тормышы турында мәгълүмат бирү.

5. Халык тарихын һәм мирасын өйрәнү аша укучыларда Ватанга, халыкка, туган телгә мәхәббәт, олыларга, кечеләргә һәм гомумән кешегә ихтирам, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек тәрбияләү. Эстетик тәрбия бирү, табигатькә сакчыл, мәрхәмәтле караш уяту.

6. Татар, рус һәм башка халыклар әдәбиятларын чагыштырып карау күнекмәләре булдыру.

7. Әдәби әсәрләрне өйрәнү барышында укучыларны сәнгатьле уку алымнарына өйрәтү дә әһәмиятле. Бу җәһәттән эш түбәндәге юнәлешләрдә алып барыла:

- татар теленең үзенчәлекле авазларын әйтү күнекмәләре булдыру;

- сүз басымын дөрес куя белү;

- логик басымны дөрес куя белү;

- җөмләне фразаларга бүлү һәм дөрес пауза белән уку;

- тавышны дөрес төшерә һәм күтәрә белү, ягъни интонацияне дөрес куллану күнекмәләре булдыру һ.б.

Программада ятлау өчен әсәрләр тәкъдим ителә, укучыларның уку сыйфатын билгеләү максатында, әдәби әсәрләр белән эшләүгә, әдәбият теориясеннән белем-күнекмәләр булдыруга таләпләр бирелә. Матур әдәбиятны төрле яклап өйрәнү һәм үзләштерү укучыларның сөйләм һәм язу күнекмәләрен камилләштерергә ярдәм итә. Шуңа күрә урта белемгә ия булган яшьләр ана телендә ачык фикерли, иркен сөйләшә, дөрес яза белергә тиеш.

Уку фәненең уку планында тоткан урыны

Мәктәптә әдәбият предметы – кирәкле, әһәмиятле предметларның берсе. Ул укучыларны тормышны үзенчәлекле итеп танып белергә өйрәтә, хисси-эмоциональ дөньясын баета, эстетик зәвык тәрбияли, сөйләмен үстерә, гомумән, шәхес итеп тәрбияләүдә зур роль уйный.

Татар әдәбияты төп мәктәптә 5-9 сыйныфларда өйрәнелә. Укыту планында каралганча, татар әдәбияты дәресләре өчен 7 нче сыйныфта атнага 2 сәгать исәбеннән елга 70 сәгать күздә тотыла.

Укытуның көтелгән нәтиҗәләре

- сүз сәнгатенең образлы табигатен тою;

- өйрәнгән әдәби әсәрнең эчтәлеген аңлау;

- классик әдипләрнең ( Г.Тукай, С.Хәким, Г. Әпсәләмов, Ә. Еники) биографик белешмәләре белән танышу;

- өйрәнгән әдәби-теоретик төшенчәләрне истә калдыру;

- әдәби текстны кабул итү һәм анализлау;

- әдәби текстның мәгънәви өлешләрен аерып чыгару, укыган буенча тезислар һәм план төзү;

- әдәби әсәрнең төрен һәм жанрын ачыклау;

- укыган әсәрнең темасын, проблемасын билгеләү;

- геройларга характеристика бирү;

- сюжет, композиция үзенчәлекләрен, махсус сурәтләү чараларының ролен ачу;

- әдәби әсәрдәге эпизодларны һәм геройларны чагыштыру;

- укыганга үзеңнең мөнәсәбәтеңне белдерү;

- әсәрне (өзекне) сәнгатьле итеп уку;

- кабатлап сөйләүнең төрләреннән файдалану;

- өйрәнелгән әсәрләргә бәйле рәвештә телдән һәм язмача фикер белдерү;

- укыган әсәр буенча фикер алышуда катнашу, фикерне дәлилли белү;

- татар әдәби теленең нормаларына нигезләнеп, кирәкле темага телдән һәм язмача бәйләнешле текст төзү;

- эстетик зәвыкка туры килә торган әдәби әсәрләрне сайлау һәм аларны бәяләү;

- аерым автор, аның әсәре, гомумән әдәбият турында кирәкле мәгълүматны белешмә әдәбият, вакытлы матбугат, интернет чаралары һ.б. аша эзләү.

Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр

- шәхеснең әхлакый-рухи сыйфатларын камилләштерү, күпмилләтле илебезгә карата ярату хисләре, татар әдәбиятына һәм башка халыклар әдәбиятына, мәдәниятына ихтирамлы мөнәсәбәт булдыру;

- активлыкка, мөстәкыйль фикер йөртүгә, акыл һәм рухи эшчәнлеккә өйрәнү, шәхес буларак формалашуны дәвам итү;

- үзең белән идарә итүгә юнәлдерелгән белем һәм күнекмәләрне тормышның төрле шартларында куллана белергә өйрәнү, тормышта үз урыныңны күзаллый башлау;

- милли горурлык, гражданлык хисләре формалаштыру;

-әхлак нормаларын, җәмгыятьтә яшәү кагыйдәләрен үзләштерү.

Метапредмет нәтиҗәләр

“Әдәбият” курсын өйрәнүнең метапредмет нәтиҗәләре булып, универсаль уку-укыту гамәлләре формалаштыру санала (УУГ.)

Танып белү УУГ(ТБУУГ):

- укучының үз эшчәнлеген мөстәкыйль рәвештә оештыра белүе, бәяләү;

- мөстәкыйль рәвештә төрле текстларны укый белү, өстәмә материалларны таба һәм тиешле урында куллана белү;

- кирәкле мәгълүматны таба, анализлый һәм үз эшчәнлегендә куллана белү;

- татар әдәбиятын рус әдәбияты, башка халыклар әдәбиятлары белән бәйләп укып, әдәбиятлар арасындагы уртак проблемаларны, уртак кыйммәтләрне күрсәтү аша, дөнья культурасы белән танышу;

- бәхәсләшү, үз фикерен дәлилләү, анализ ясау, йомгаклау.

Коммуникатив УУГ (КУУГ):

- төрле фикерләрне исәпкә алып эш итү;

- күмәк эш вакытында бер фикергә килә белү;

- коммуникатив күнекмәләрнең кеше тормышындагы ролен билгеләү;

- үз фикереңне телдән һәм язма формада җиткерә белү;

- текст буенча сораулар куя белү

- бәхәсләшү, үз фикерләрен дәлилләү.

Регулятив УУГ (РУУГ):

- мөстәкыйль рәвештә дәреснең проблемасын һәм максатларын формалаштыру;

- проблеманы аңлый белү, гипотеза чыгару, материалны төзү, үз фикереңне раслау өчен дәлилләр сайлый белү, нәтиҗәләрне формалаштыру;

- уку проблемасын чишү өчен план төзү;

- укытучы белән бергәләп, үз эшен, иптәшләренең җавапларын бәяләү.

Предмет нәтиҗәләре

- төрле жанрдагы әдәби әсәрләрне аңлап һәм иҗади уку;

-сәнгатьле уку;

- әдәби әсәрләрне анализлау, аларның билгеле бер жанрга каравын, теманы аңлау һәм формалаштыру, идеясен тотып ала белү;

- геройларга характеристика бирү, төрле әсәрдәге бер яки берничә герой белән чагыштыра белү;

- татар әдәбияты һәм мәдәниятенең әхлакый һәм рухи кыйммәтләрен үзара якынайту, башка халыкларныкы белән чагыштыру;

- төрле жанрдагы әдәби әсәрләрне ишетеп кабул итү, аңлаешлы уку, эчтәлекне дөрес аңлау;

- әдәбиятның образлы дөньясын сүз сәнгате күренеше буларак аңлау, әдәби әсәрләрнең эстетик ягын кабул итү, әсәрләрдән рухи тәм табу;

-план төзү;

-татар әдәбиятының һәм сәнгатенең күренекле вәкилләре, аларның иҗаты турында белү.


Рус мәктәбендә укучы татар балаларына әдәбияттан тәкъдим ителгән әсәрләр минимумы

(төз. Ф.Х.Җәүһәрова, К.С.Фәтхуллова)

Татар әдипләренең әсәрләре:

  1. Г. Тукай. “Милли моңнар”.

  2. Г. Ибраһимов. “Табигать балалары” (өзек).

  3. Һ. Такташ. “Алсу”.

  4. Г. Кутуй. “Рәссам”.

  5. Ә. Еники. “Кем җырлады?”.

  6. Г. Бәширов. “Менә сиңа мә!”.

  7. И. Гази. “Йолдызлы малай”.

  8. М. Мәһдиев. “Без – кырык беренче ел балалары”.

  9. Ф. Кәрим. “Бездә - яздыр...”.

  10. М. Галиев. “Нигез” (өзек).

  11. С.Хәким. “Бакчачылар”.

  12. Т. Миңнуллин. “Монда тудык, монда үстек”(өзек).

Биографик белешмәләр:

  1. Г.Тукай.

  2. С. Хәким.

  3. Г. Әпсәләмов.

  4. Ә. Еники.

Рус язучыларының тәрҗемә әсәрләре:

А.С. Пушкин. “Кышкы кич”.

Авторлар тарафыннан ятлау өчен тәкъдим ителгән әсәрләр:

  1. Дәрдемәнд. “Видаг”.

  2. Г. Тукай. “Милли моңнар”.

  3. Г. Ибраһимов. “Табигать балалары” (өзек).

  4. Һ. Такташ. “Алсу” (өзек).

  5. Ф. Кәрим. “Кыңгыраулы яшел гармун” (өзек).



Курсның эчтәлеге һәм тематик бүленеше:


Тема/ эчтәлек

Сәгать

1

Д. Гайнетдинова. “Галиҗәнап китап”

1

Халык авыз иҗаты (11 сәгать)

2

Татар халык авыз иҗаты. Риваять. “ Болгар каласының корылуы турында”

1

3

“Сихерче кыз” риваяте

1

4

Б.С.Ү. Казанның килеп чыгышы турында риваятьләр

1

5

Легендалар. “Ярканат ничек итеп дөньяны саклап калган?”

1

6

“Зөһрә кыз” легендасы

1

7

Казан тарихы чорына караган тарихи җырлар

1

8

С.Т.У. Тоткын Сөембикә җыруы”

1

9

Эпос-дастаннар. “Җик Мәргән”

1

10

Мәкальләр һәм әйтемнәр

1

11

Б.С.Ү. Сочинение язу. “Күп укыган – күп белгән”

1

12

Дөнья халыклары мәкальләре

1

Борынгы әдәбият үрнәкләре (2 сәгать)

13

С. Сараи. “Сөһәйл вә Гөлдерсен”

1

14

С. Сараи. “Сөһәйл вә Гөлдерсен”

1

XIII йөз әдәбияты (1сәгать)

15

Хикәят. “Мәҗмугыл-хикәят”

1

XIX йөз әдәбияты (3 сәгать)

16-17

З. Һади. “Мәгъсум”

2

18

Белем алу – энә белән кое казу

1

ХХ йөз әдәбияты (17 сәгать)

19

**Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты

1

20

**Г.Тукай. “Милли моңнар”.

1

21

М. Хөсәен. “Тукай – шигъри кыябыз”

1

22

Б.С.Ү. Х. Казаков. “Бәләкәй Апуш” картинасы. Г Тукайның Казандагы музее

1

23

Г.Тукай. “Шагыйрь”

1

24

Б.С.Ү. Сочинение. “Күңел кылларын тибрәтүче шагыйрь”

1

25

Ә. Фәйзи. “Җаек”. ( “Тукай” романыннан өзекләр). 1-3 нче бүлекләр

1

26

С.Т.У. Ә. Фәйзи. “Җаек”. ( “Тукай” романыннан өзекләр). 4-5 нче бүлекләр

1

27

Ә. Фәйзи. “Җаек”. ( “Тукай” романыннан өзекләр). 7-16 нчы бүлекләр

1

28

Ә. Фәйзи. “Җаек”. ( “Тукай” романыннан өзекләр). 20-22 нче бүлекләр

1

29

Дәрдемәнд. “Видаг”, “Бәллү”

1

30

Н. Әхмәдиев. “Дәрдемәнд”

1

31-33

**Г. Ибраһимов. “Табигать балалары”

2

34

Пейзаж

2

1920-1930 нчы еллар әдәбияты (1 сәгать)

35

**Һ. Такташ. “Алсу”. Поэма.

1

Сугыш чоры әдәбияты (4 сгать)

36

**Ф. Кәрим. “Бездә – яздыр...”

1

37

Ф. Кәрим. “Кыңгараулы яшел гармун”

1

38

Ф. Кәрим турында сөйләшү

1

39

**Г. Кутуй. “Рәссам”

1

Сугыштан соңгы әдәбият (13 сәгать)

40

**Г. Әпсәләмов.

1

41

Г. Әпсәләмов. “Миңа унтугыз яшь иде”

1

42

**С.Хәким

1

43-44

**С.Хәким. “Бакчачылар”

2

45

**Г. Бәширов. “Менә сиңа мә!”

1

46

**Ә Еники

1

47

** Ә. Еники “Кем җырлады?”

1

48

Б.С.Ү. “Кем җырлады?” хикәясе буенча сочинение

1

49

С.Т.У. Ә. Еники. “Мәк чәчәге” Нәсер.

1

50

**И. Гази. “Йолдызлы малай”

1

51

Р. Низами. “Блокада хатирәсе”

1

52

С.Т.У. Повесть. Үзең теләгән бер язучының повестен укып, сюжетын сөйләү

1

1960-1980 нче еллар әдәбияты (7 сәгать)

53

**М.Мәһдиев. “Без – кырык беренче ел балалары” (өзек): “Менә дигән бер майор...”. Троп. Метонимия

1

54

**М.Мәһдиев. “Без – кырык беренче ел балалары” (өзек): “Йокы килә”. Автобиографик әсәрләр.

1

55

**М.Мәһдиев. “Без – кырык беренче ел балалары” (өзек): “Колаямбу плантациядә эшли...”

1

56

С.Т.У. М.Мәһдиев. “Без – кырык беренче ел балалары” (өзек): “Моны Фадеев кына шулай яза ала”, “Телеграф чыбыклары сызгыралар...”

1

57

М. Мәһдиев турында фикерләр. М. Мәһдиевнең Гөберчәктәге музеена сәяхәт.

1

58-59

**Т. Миңнуллин. “Монда тудык, монда үстек”. Драма

2

Хәзерге әдәбият(5 сәгать)

60-61

**М. Галиев. “Нигез” (өзек). 1нче бүлек

2

62-63

С.Т.У. М.Галиев. “Нигез” (өзек). 2 нче бүлек

2

64

Б.С.Ү. Сочинение. “Мин туган нигез”

1

Тәрҗемә әсәрләр (2 сәгать)

65

**А.С. Пушкин “Кышкы кич”, “Мин яраттым Сезне!”

1

66

М.Ю. Лермонтов. “Болытлар”

1

Фантастик әсәрләр (2 сәгать)

67

А. Тимергалин. “Сәер планетада”. Фантастика.

1

68

Р. Фәизов. “Бер күбәләк”

1

Балалар әдәбияты (1сәгать)

69

Г. Гыйльманов. “Ике дус һәм Ак бабай хакында кыйсса”

1

Кабатлау, йомгаклау

70

Ел буе үткәннәрне кабатлау. Р. Фәйзуллин. “Бердәнбер”. Г. Афзал. “Акыл, намус, белем”

1


Укучылырның белем-күнекмәләрен бәяләү:

I. Уку тизлеген билгеләү һәм аны бәяләү

Уку — график рәвештә бирелгән текстны телдән сөйләмгә күчерү (кычкырып укыганда) һәм аны мәгънәви берәмлек­ләргә бүлүне (эчтән укыганда) үз эченә алучы сөйләм эшчәнлегенең бер төре. Уку техникасы белән аңлау тыгыз бәйлә­нештә тора һәм алар бер-берсен тулыландыралар да. Баланың дөрес һәм йөгерек укуы уку техникасының күрсәткече булып, ә аңлауның — сәнгатьле уку санала.

Билгеле булганча, дөрес уку — әдәби әйтелеш кагыйдәләрен саклап, текстны хатасыз итеп уку. Ул балаларның әйтелеш һәм текстны аңлы рәвештә кабул итә алу күнекмәләреннән чыгып бәяләнә. Укучы аваз, иҗек һәм сүзләрне кабатламый­ча, аларны төшереп калдырмыйча, урыннарын алыштырмый­ча, грамматик формаларын бозмыйча һәм дөрес әйтелешкә карата куела торган иң төп таләпләргә җавап бирерлек дәрәҗәдә укыганда гына дөрес укый дип әйтә алабыз.

Йөгерек уку — укыганның эчтәлеген аңлы рәвештә зиһен­гә алуны тормышка ашырырга ярдәм итүче уку тизлеге. Гадәттә, кычкырып уку тизлегенең сөйләм тизлегенә туры килүе уртача уку тизлеге дип исәпләнә.

Сәнгатьле уку текстның эчтәлеген аңлап, автор әйтергә теләгән фикер, хисләрне тавыш, басым һәм башка барлык просодик чараларны дөрес кулланып укый алуны белдерә.


Ацлап уку, ягъни текстның төп эчтәлеген аңлау һәм аңа карата үз карашыңны яки мөнәсәбәтеңне белдерә алу сәньгатьле укуга ирешүнең төп шарты булып тора.

Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларының 1 минутта кычкырып уку тизлеге түбәндәгечә бәяләнә:


Сыйныфлар

Иҗекләр саны

Сүзләр саны

V

130—190

70— 80

VI

140—200

75— 80

VII

VIII— IX

150—210

160—220

80— 95

90—110

Искәрмә. Эчтән уку тизлеге кычкырып уку белән чагыш­тырганда 5—7 нче сыйныфларда 30—40 % ка, ә 8—9 нчы сыйныф­ларда 40—50 % ка югарырак була.

Уку күнекмәләре түбәндәгечә бәяләнә:

1.Укучы билгеләнгән күләмдә сүзләрне дөрес һәм җөмлә­ләрне сәнгатьле итеп, тулысынча аңлап укыса, «5» ле куела.

2.Уку тизлеге гомуми таләпләргә туры килсә һәм текст эчтәлеге буенча укытучы сорауларына җавап бирә алып, уку барышында 1—2 әйтелеш хатасы һәм сөйләмнең структур бүленешендә берничә төгәлсезлек җибәрелсә, «4» ле куела.
3.Уку тизлеге программада каралган таләпләргә туры килмәсә, текст эчтәлеге буенча укытучы сорауларына җавап биргәндә, төгәлсезлекләр җибәрелсә, дөрес әйтелешкә бәйле һәм сөйләмнең төп структур берәмлекләренә бүлгәндә 3—5
төгәлсезлек күзәтелсә, «3» ле куела.

4. Уку күнекмәләре тиешле тизлектән шактый түбән булып, текст эчтәлеген өлешчә аңлап, 5—6 дан артык әйтелеш
хатасы җибәрелсә, «2» ле куела.

Өйдә әзерләнеп укуны бәяләгәндә, таләпләр югарырак була.


Сочинениенең күләме һәм аны бәяләү

Иҗади эшнең бер төре буларак, сочинение — укучының язма рәвештә үти торган эше. Ул бәйләнешле сөйләм үстерү күнекмәләре булдыруда зур әһәмияткә ия.

Сочинение план нигезендә языла. Ике сәгать дәвамында сыйныфта язылган сочинениенең күләме түбәндәгечә булырга тиеш: 5 нче сыйныфта 0,5—1 бит, 6—7 нче сыйныфларда 1—2 бит, 8 нче сыйныфта 2—2,5 бит, 9 нчы сыйныфта 2,5— 3,5 бит, 10—11 нче сыйныфларда 3,5—6 бит.

1.Язманың эчтәлеге темага тулысынча туры килсә, фактик ялгышлары булмаса, бай телдә, образлы итеп язылса,
стиль бердәмлеге сакланса, «5» ле куела. (Бер орфографик яисә ике пунктуацион (грамматик) хата булырга мөмкин.)
2.Язманың эчтәлеге нигездә темага туры килсә, хикәя­ләүдә зур булмаган ялгышлыклар күзәтелсә, бер-ике фактик
хата җибәрелсә, теле бай, стиль ягы камил булып, ике орфо­график, өч пунктуацион (грамматик) яисә бер-ике сөйләм ялгышы булса, «4» ле куела.

3.Эчтәлекне бирүдә җитди ялгышлар, аерым фактик төгәлсезлекләр булса, хикәяләүдә эзлеклелек югалса, сүзлек
байлыгы ярлы булса, стиль бердәмлеге дөрес сакланмаган җөмләләр очраса, өч орфографик, дүрт пунктуацион (грамма­тик) яисә
өч-дүрт сөйләм хатасы булса, «3» ле куела.

4.Язма темага туры килмичә, фактик төгәлсезлекләр күп булып, план нигезендә язылмаса, сүзлек байлыгы бик ярлы булса, текст
кыска һәм бер типтагы җөмләләрдән торып, сүзләр дөрес кулланылмаса, стиль бердәмлеге сакланмаса, биш орфографик,
сигез пунктуацион (грамматик) яисә дүрт—алты сөйләм хатасы булса, «2» ле куела.





Укыту-тематик планлаштыру

Татар әдәбияты - 7 нче сыйныф (Татар төркеме)

Атнага - 2 сәгать Елга - 70 сәгать

Программа:

Федераль дәүләт белем бирү стандартларының таләпләренә туры китерелгән, “Рус телендә гомуми төп һәм урта белем бирү мәктәпләренең татар сыйныфлары (V-IX сыйныфлар) өчен татар әдәбиятыннан үрнәк программа” (Ф.Х.Җәүһәрова, К.С.Фәтхуллова. Казан, 2013) һәм “Рус телендә гомуми төп һәм урта белем бирү оешмаларының татар сыйныфлары өчен татар әдәбиятыннан программа” (Төзүче-авторлар: Ф.Ф.Хәсәнова, Г.М.Сафиуллина, М.Я.Гарифуллина).

Дәреслек:

Татар әдәбияты: рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен д-лек (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен. 7 нче с-ф. Ике кисәктә. / Ф.Ф.Хәсәнова, Г.М.Сафиуллина, Ә.Н. Сафиуллина. – Казан: «Мәгариф – Вакыт» нәшр., 2014. – 151 б. дәреслеге буенча) Контроль эшләр:

Эш төре

1 чирек

2 чирек

3 чирек

4 чирек

Барлыгы

Уку техникасы

-

1

-

1

2

Сочинение

1

1

1

1

4

Тест

1

2

2

1

6


Календарь-тематик планлаштыру



Дәреснең темасы

Планлаштырылган нәтиҗәләр


Контроль төре

Үткәрү вакыты

Шәхескә кагылышлы

Метапредмет

Предмет


план

факт

Татар халык авыз иҗаты (11 сәгать)

1

Галиҗәнап Китап

Китапның кешелек тарихындагы әһәмиятен аңлау

Төрле жанрдагы әдәби әсәрләрне ишетеп кабул итү, аңлаешлы уку; төрле фикерләрне исәпкә алу, үз позицияңне аңлату

Фольклор жанры турында белешмә алу, җыр төшенчәсен аңлау, аның төрләре, төзелеше белән танышу




2

Татар халык авыз иҗаты. Риваять. “ Болгар каласының корылуы турында”

Татар халык авыз иҗатының кыйммәтен аңлау; матурлыкны тоя алу; гамәлләрдән чыгып, үзеңә дәрес алу

Риваять жанрындагы әдәби әсәрләрне ишетеп кабул итү, аңлаешлы уку; төрле фикерләрне исәпкә алу, үз позицияңне аңлату

Фольклор жанры турында белешмә алу, риваять төшенчәсен аңлау, аның төрләре, төзелеше белән танышу




3

“Сихерче кыз” риваяте

Татар халык авыз иҗатының кыйммәтен аңлау; матурлыкны тоя алу; гамәлләрдән чыгып, үзеңә дәрес алу

Риваять жанрындагы әдәби әсәрләрне ишетеп кабул итү, аңлаешлы уку; төрле фикерләрне исәпкә алу, үз позицияңне аңлату

Риваять төшенчәсен аңлау, аның төрләре, төзелеше белән танышу, күренекле шәхесләрнең фикерләре белән танышу




4

Б.С.Ү. Казанның килеп чыгышы турында риваятьләр

Халык авыз иҗаты әсәрләренең тормышта кирәклеген, аларның кешегә тәрбия бирүен аңлау


Риваять жанрындагы әдәби әсәрләрне ишетеп кабул итү, аңлаешлы уку; төрле фикерләрне исәпкә алу, үз позицияңне аңлату

Риваять турында фикерләр, мәкальләр, табышмаклар белән танышу




5

Легендалар. “Ярканат ничек итеп дөньяны саклап калган?”

Әдәп-әхлак, акыл төшенчәләренең кеше тормышындагы ролен аңлау; эшләнелгән гамәлләрдән чыгып, үзеңә дәрес алу


Әдәби әсәрне өйрәнү өчен, тарихи мәгълүматлардан файдалана белү; әдәби әсәрне ишетеп кабул итә белү; укытучы белән бергәләп, үз эшеңне, иптәшләреңнең җавапларын бәяли белү

Легенда төшенчәсен аңлау, аның төрләре, төзелеше белән танышу, күренекле шәхесләрнең фикерләре белән танышу




6

“Зөһрә кыз” легендасы

Халык авыз иҗаты әсәрләренең тормышта кирәклеген, аларның кешегә тәрбия бирүен аңлау


Текстны сәнгатьле укый белү, әдәби әсәр теленең үзенчәлекләрен, әсәр сюжетын ачыклый белү


“Зөһрә кыз” легендасы белән танышу




7

Казан тарихы чорына караган тарихи җырлар

Халык авыз иҗаты әсәрләренең тормышта кирәклеген, аларның кешегә тәрбия бирүен аңлау


Текстны сәнгатьле укый белү, әдәби әсәр теленең үзенчәлекләрен, әсәр сюжетын ачыклый белү


Тарихи җырлар белән танышу




8

С.Т.У. “Тоткын Сөембикә җыруы”

Татар халык авыз иҗатының кыйммәтен аңлау; матурлыкны тоя алу; гамәлләрдән чыгып, үзеңә дәрес алу


Текстны сәнгатьле укый белү, әдәби әсәр теленең үзенчәлекләрен, әсәр сюжетын ачыклый белү


Тарихи җырлар белән танышу




9

Эпос-дастаннар. “Җик Мәргән”

Татар халык авыз иҗатының кыйммәтен аңлау; матурлыкны тоя алу; гамәлләрдән чыгып, үзеңә дәрес алу


Әдәби әсәрне өйрәнү өчен, тарихи мәгълүматлардан файдалана белү; әдәби әсәрне ишетеп кабул итә белү; укытучы белән бергәләп, үз эшеңне, иптәшләреңнең җавапларын бәяли белү

“Җик Мәргән” дастаны белән танышу




10

Мәкальләр һәм әйтемнәр

Әдәп-әхлак, акыл төшенчәләренең, мәкаль-әйтемнәрнең кеше тормышындагы ролен аңлау; эшләнелгән гамәлләрдән чыгып, үзеңә дәрес алу

Сүзлек өстендә эшли белү; төп фикерне таба белү; тел-сурәтләү чараларын, әсәр эчтәлеген билгеләүдәге ролен ачыклый белү

Мәкаль-әйтемнәр белән танышу




11

Б.С.Ү. Сочинение язу. “Күп укыган – күп белгән”

Әдәп-әхлак, акыл төшенчәләренең кеше тормышындагы ролен аңлау; эшләнелгән гамәлләрдән чыгып, үзеңә дәрес алу

Фикерне тулы, эзлекле тапшыра белү, телдән һәм язма сөйләм күнекмәләре булдыру

Сочинение язу

Соч.№1





12

Дөнья халыклары мәкальләре

Әдәп-әхлак, акыл төшенчәләренең, мәкаль-әйтемнәрнең кеше тормышындагы ролен аңлау; эшләнелгән гамәлләрдән чыгып, үзеңә дәрес алу

Сүзлек өстендә эшли белү; төп фикерне таба белү; тел-сурәтләү чараларын, әсәр эчтәлеген билгеләүдәге ролен ачыклый белү

Мәкаль-әйтемнәр белән танышу




Борынгы әдәбият үрнәкләре (2 сәгать)

13

С. Сараи. “Сөһәйл вә Гөлдерсен”

Әдәп-әхлак, мәхәббәт, акыл төшенчәләренең кеше тормышындагы ролен аңлау; эшләнелгән гамәлләрдән чыгып, үзеңә дәрес алу


Сүзлек өстендә эшли белү; автор әйтергә теләгән төп фикерне таба белү; композиция, сюжет элементларын, тел-сурәтләү чараларын, әсәр эчтәлеген билгеләүдәге ролен ачыклый белү

С. Сараиның “Сөһәйл вә Гөлдерсен” әсәре белән танышу




14

С. Сараи. “Сөһәйл вә Гөлдерсен”

Әдәп-әхлак, акыл төшенчәләренең кеше тормышындагы ролен аңлау; эшләнелгән гамәлләрдән чыгып, үзеңә дәрес алу


Автор әйтергә теләгән төп фикерне таба белү; композиция, сюжет элементларын, тел-сурәтләү чараларын, әсәр эчтәлеген билгеләүдәге ролен ачыклый белү

С. Сараиның “Сөһәйл вә Гөлдерсен” әсәре белән танышу




XYIII йөз әдәбияты (1 сәгать)

15

Хикәят. “Мәҗмугыл-хикәят”

Татар әдәбиятына, мәдәниятына ихтирамлы мөнәсәбәттә булырга кирәклеген аңлау


Төрле фикерләрне исәпкә алу һәм үз позицияңне нигезли белү; бердәм карар кабул итә белү;

“Мәҗмугыл-хикәят” китабыннан хикәятләр белән танышу

Тест №1



XIX йөз әдәбияты (3 сәгать)

16

З. Һади. “Мәгъсум”

Татар әдәбиятына, мәдәниятына ихтирамлы мөнәсәбәттә булырга кирәклеген аңлау


Автор әйтергә теләгән төп фикерне таба белү; композиция, сюжет элементларын, тел-сурәтләү чараларын, әсәр эчтәлеген билгеләүдәге ролен ачыклый белү

З. Һадиның “Мәгъсум” әсәре белән танышу




17

З. Һади. “Мәгъсум”

Ихтыяр көченең, белемнең тормышта кирәклеген аңлау


Автор әйтергә теләгән төп фикерне таба белү; композиция, сюжет элементларын, тел-сурәтләү чараларын, әсәр эчтәлеген билгеләүдәге ролен ачыклый белү

З. Һадиның “Мәгъсум” әсәре белән танышу




18

Белем алу – энә белән кое казу

Ихтыяр көченең, белемнең тормышта кирәклеген аңлау


Әсәргә анализ ясый белү; геройларга характеристика бирә белү; башкаларны тыңлау, кирәк булганда үз фикереңне үзгәртә белү; үз хезмәтеңне бәяли белү


Белем турында мәкаль һәм әйтемнәр белән танышу




ХХ йөз әдәбияты (17 сәгать)

19

**Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты

Әдәп-әхлак, акыл төшенчәләренең кеше тормышындагы ролен аңлау; эшләнелгән гамәлләрдән чыгып, үзеңә дәрес алу


Дәреслек материалы белән эшли белү, үз эшчәнлегеңне мөстәкыйль оештыра белү;

Г.Исхакыйның “Кәҗүл читек” хикәясе белән танышу




20

**Г.Тукай. “Милли моңнар”.

Ихтыяр көченең, белемнең тормышта кирәклеген аңлау,туган милләтеңнең мәнфәгатьләрен аңлау


Төрле жанрдагы әдәби әсәрләрне ишетеп кабул итү, аңлаешлы уку; төрле фикерләрне исәпкә алу, үз позицияңне аңлату

Г.Тукайның “Милли моңнар” шигыре белән танышу




21

М. Хөсәен. “Тукай – шигъри кыябыз”

Ана теленең, аналарның матурлыгын, тормыштагы ролен күрә белүне һәм саклый белүне аңлау, Г. Тукайның милләт сакчысы икәнлеген аңлау


Сәнгатьле укый белү; үз эшчәнлегеңне мөстәкыйль оештыра белү; әсәргә анализ ясый, шәрехли белү; үз фикереңне дәлилли белү


М. Хөсәеннең “Тукай – шигъри кыябыз” шигыре белән танышу




22

Б.С.Ү. Х. Казаков. “Бәләкәй Апуш” картинасы. Г. Тукайның Казандагы музее

Табигатьнең матурлыгын күрә белүне һәм саклый белүне аңлау


Сәнгатьле укый белү; үз эшчәнлегеңне мөстәкыйль оештыра белү; әсәргә анализ ясый, шәрехли белү; үз фикереңне дәлилли белү


Х. Казаковның “Бәләкәй Апуш” картинасы , Г. Тукай музейлары белән танышу




23

Г.Тукай. “Шагыйрь”

Шагыйрь булуның зур җаваплылык икәнлеген аңлау

Сәнгатьле укый белү; үз эшчәнлегеңне мөстәкыйль оештыра белү; әсәргә анализ ясый, шәрехли белү; үз фикереңне дәлилли белү


Г.Тукайның “Шагыйрь” шигыре белән танышу

Тест №2



24

Б.С.Ү. Сочинение. “Күңел кылларын тибрәтүче шагыйрь”

Әдәп-әхлак, дуслык, иптәшлек төшенчәләренең кеше тормышындагы ролен аңлау; эшләнелгән гамәлләрдән чыгып, үзеңә дәрес алу


Сәнгатьле укый белү; үз эшчәнлегеңне мөстәкыйль оештыра белү; әсәргә анализ ясый, шәрехли белү; үз фикереңне дәлилли белү


Сочинение язу

Соч.№2



25

Ә. Фәйзи. “Җаек”. ( “Тукай” романыннан өзекләр). 1-3 нче бүлекләр

Ихтыяр көченең, белемнең тормышта кирәклеген аңлау


Сәнгатьле укый белү; сүзнең эстетик вазифасын, сурәтләү көчен аңлау; әдәбиятны рәсем сәнгате белән бәйләп, иптәшләреңнең эшен бәяләү; үз фикереңне бәяли белү

Ә. Фәйзинең “Тукай” романы белән танышу




26

Ә. Фәйзи. “Җаек”. ( “Тукай” романыннан өзекләр). 4-5 нче бүлекләр

Ихтыяр көченең, белемнең тормышта кирәклеген аңлау


Татар әдәбияты һәм мәдәниятенең рухи кыйммәтләрен якынайта белү; укытучы һәм иптәшләрең белән фикер алыша белү


Романның 4-5нче бүлекләрен үзләштерү




27

Ә. Фәйзи. “Җаек”. ( “Тукай” романыннан өзекләр). 7-16 нчы бүлекләр

Ихтыяр көченең, белемнең тормышта кирәклеген аңлау


Әсәргә анализ ясый белү; геройларга характеристика бирә белү; башкаларны тыңлау, кирәк булганда үз фиереңне үзгәртә белү; үз хезмәтеңне бәяли белү


Романның 7-16нчы бүлекләрен үзләштерү




28

Ә. Фәйзи. “Җаек”. ( “Тукай” романыннан өзекләр). 20-22 нче бүлекләр

Ятимлекнең ачылыгын, тормыш авырлыкларын җиңүдә ихтыяр көче һәм белем алуның әһәмиятен аңлау

Әсәргә анализ ясый белү; геройларга характеристика бирә белү; башкаларны тыңлау, кирәк булганда үз фиереңне үзгәртә белү; үз эшеңне бәяли белү.

Романның 7-16нчы бүлекләрен үзләштерү

Тест №3



29

Дәрдемәнд. “Видаг”, “Бәллү”

Сугыш, ачлыкның тормышыбызны авырайтуын, яшәү кыйммәтләрен юкка чыгаруын аңлау; икмәк кадерен, игенче хезмәтенең әһәмиятен белергә кирәклеген аңлау

Сәнгатьле укый белү; сүзнең эстетик вазифасын, сурәтләү көчен аңлау; әдәбиятны рәсем сәнгате белән бәйләп, иптәшләреңнең эшен бәяләү; үз фикереңне бәяли белү

Л.Шагыйрьҗанның “Рәхмәт игенчегә” шигыре һәм халык мәкальләре белән танышу

Уку техникасы



30

Н. Әхмәдиев. “Дәрдемәнд”

Шагыйрьнең татар әдәбияте һәм татар мәдәнияте үсешендә тоткан урыны, милли аң үсешендәге ролен аңлау

Текстларны яттан сөйли белү; әсәргә анализ ясый белү; рәсем буенча үз фикереңне белдерү һәм башкаларның хезмәтен бәяли белү; төрле фикерләрне исәпкә алып эш итә белү

Н. Әхмәдиевнең “Дәрдемәнд” шигыре белән танышу




31

**Г. Ибраһимов. “Табигать балалары”

Табигатьнең, халык традицияләренең матурлыгын күрә белүне һәм саклый белүне аңлау


Сәнгатьле укый белү; сүзнең эстетик вазифасын, сурәтләү көчен аңлау; әдәбиятны рәсем сәнгате белән бәйләп, иптәшләреңнең эшен бәяләү; үз фикереңне бәяли белү

**Г. Ибраһимов. “Табигать балалары” әсәре белән танышу




32

**Г. Ибраһимов. “Табигать балалары”

Табигатьнең, халык традицияләренең матурлыгын күрә белүне һәм саклый белүне аңлау


Үз фикереңне төгәл итеп әйтеп бирү; иптәшләреңнен фикерен ишетә белү; монологик һәм диалогик сөйләм төзи белү


**Г. Ибраһимов. “Табигать балалары” әсәренең эчтәлеген үзләтерү




33

**Г. Ибраһимов. “Табигать балалары”

Табигатьнең, халык традицияләренең матурлыгын күрә белүне һәм саклый белүне аңлау



Сәнгатьле укый белү; сүзнең эстетик вазифасын, сурәтләү көчен аңлау; әдәбиятны рәсем сәнгате белән бәйләп, иптәшләреңнең эшен бәяләү; үз фикереңне бәяли белү

**Г. Ибраһимов. “Табигать балалары” әсәрен анализлау




34

Пейзаж

Пейзажның сурәтләү чарасы буларак ролен аңлау

Сәнгатьле укый белү; сүзнең эстетик вазифасын, сурәтләү көчен аңлау; әдәбиятны рәсем сәнгате белән бәйләп, иптәшләреңнең эшен бәяләү; үз фикереңне бәяли белү

Картиналар һәм әдәби әсәрләрдә сурәтләнгән пейзаж белән танышу




1920-1930 нчы еллар әдәбияты (1 сәгать)

35

**Һ. Такташ. “Алсу”. Поэма.

Яшьлекнең матурлыгын, бәхет хисенең гүзәллеген аңлау

Сәнгатьле укый белү; үз эшчәнлегеңне мөстәкыйль оештыра белү; әсәргә анализ ясый, шәрехли белү; үз фикереңне дәлилли белү


Һ. Такташның “Алсу” поэмасы белән танышу




Сугыш чоры әдәбияты (4 сгать)

36

Ф. Кәрим. “Бездә – яздыр...”

Сугышның тормышыбызны авырайтуын, яшәү кыйммәтләрен юкка чыгаруын аңлау; патриотик хисләрнең көчен, фашизмның ерткычлыгын аңлау


Сәнгатьле укый белү; үз эшчәнлегеңне мөстәкыйль оештыра белү; әсәргә анализ ясый, шәрехли белү; үз фикереңне дәлилли белү


Ф. Кәримнең “Бездә – яздыр...” әсәрен үзләштерү




37

Ф. Кәрим. “Кыңгараулы яшел гармун”

Сугышның куркыныч афәт икәнен аңлау; сугыш кырларында илебезнең азатлыгы өчен кан коелуның, батырлык, җор күңеллелек хисләренең мәгънәсен аңлау,


Әсәргә анализ ясый белү; геройларга характеристика бирә белү; башкаларны тыңлау, кирәк булганда үз фиереңне үзгәртә белү; үз эшеңне бәяли белү.

Ф. Кәримнең “Кыңгараулы яшел гармун” поэмасы белән танышу




38

Ф. Кәрим турында сөйләшү

Сугышның куркыныч афәт икәнен аңлау; сугыш кырларында илебезнең азатлыгы өчен кан коелуның мәгънәсен аңлау


Әсәргә анализ ясый белү; геройларга характеристика бирә белү; башкаларны тыңлау, кирәк булганда үз фиереңне үзгәртә белү; үз эшеңне бәяли белү.

Ф. Кәримнең сугышчан тормышы, иҗаты белән танышу




39

**Г. Кутуй. “Рәссам”

Туган ил азатлыгы өчен башларын салганнарның батырлыгын аңлау, патриотик хисләрнең көчен, фашизмның ерткычлыгын аңлау



Сәнгатьле укый белү; үз эшчәнлегеңне мөстәкыйль оештыра белү; әсәргә анализ ясый, шәрехли белү; үз фикереңне дәлилли белү


Г. Кутуйның “Рәссам” хикәясен анализлау

Тест №4



Сугыштан соңгы әдәбият (13 сәгать)

40

**Г. Әпсәләмов.

Тырышлыкның, ихтыяр көченең, актив иҗат итүнең ролен аңлау

Сәнгатьле укый белү; үз эшчәнлегеңне мөстәкыйль оештыра белү; әсәргә анализ ясый, шәрехли белү; үз фикереңне дәлилли белү


Г. Әпсәләмовның биографиясе белән танышу




41

Г. Әпсәләмов. “Миңа унтугыз яшь иде”

Сугыш кырында канын койган солдатларның батырлыгына төшенү


Сәнгатьле укый белү; үз эшчәнлегеңне мөстәкыйль оештыра белү; әсәргә анализ ясый, шәрехли белү; үз фикереңне дәлилли белү


Г. Әпсәләмовның “Миңа унтугыз яшь иде” повесте белән танышу




42

**С.Хәким

Кеше тормышында туган илнең зур урын тотуын аңлау


Сәнгатьле укый белү; үз эшчәнлегеңне мөстәкыйль оештыра белү; әсәргә анализ ясый, шәрехли белү; үз фикереңне дәлилли белү

С.Хәкимнең тормыш юлы белән танышу




43

**С.Хәким. “Бакчачылар”

Геройның сугыш вакытында да киләчәк турында кайгыртуын, югалтуларга карамастан хезмәттә юаныч табуын аңлау

Сәнгатьле укый белү; үз эшчәнлегеңне мөстәкыйль оештыра белү; әсәргә анализ ясый, шәрехли белү; үз фикереңне дәлилли белү


С.Хәкимнең “Бакчачылар” поэмасы белән танышу




44

**С.Хәким. “Бакчачылар”

Дуслык, татулык, туганлык хисләрен аңлау; бала һәм аның ата-анасы арасындагы мәхәббәт хисенең укучыга тәэсирен аңлау


Мөстәкыйль рәвештә төрле текстларны укый, сүзлекләр белән эшли белү; әдәбиятны рәсем сәнгате белән бәйләп, матурлыкны танырга өйрәнү; төрле фикерләрне исәпкә алу һәм үз позицияңне нигезләү

С.Хәкимнең “Бакчачылар” поэмасын анализлау




45

**Г. Бәширов. “Менә сиңа мә!”

Дуслык, татулык, туганлык хисләрен аңлау; Тормышта юмор белән яшәү җиңелрәк, кызыклырак икәнлегенә төшенү


Мөстәкыйль рәвештә төрле текстларны укый, сүзлекләр белән эшли белү; әдәбиятны рәсем сәнгате белән бәйләп, матурлыкны танырга өйрәнү; төрле фикерләрне исәпкә алу һәм үз позицияңне нигезләү

Г. Бәшировның “Менә сиңа мә!” җыентыгы белән танышу




46

**Ә Еники

Ихтыяр көченең, белемнең тормышта кирәклеген аңлау


Мөстәкыйль рәвештә төрле текстларны укый, сүзлекләр белән эшли белү; әдәбиятны рәсем сәнгате белән бәйләп, матурлыкны танырга өйрәнү; төрле фикерләрне исәпкә алу һәм үз позицияңне нигезләү

Ә. Еникинең тормыш юлы белән танышу




47

** Ә. Еники “Кем җырлады?”

Җырның иң авыр мизгелләрдә дә тәэсир көчен аңлау

Мөстәкыйль рәвештә төрле текстларны укый, сүзлекләр белән эшли белү; әдәбиятны рәсем сәнгате белән бәйләп, матурлыкны танырга өйрәнү; төрле фикерләрне исәпкә алу һәм үз позицияңне нигезләү

Ә. Еникинең “Кем җырлады?” хикәясенә анализ

Тест №5



48

Б.С.Ү. “Кем җырлады?” хикәясе буенча сочинение

Җырның иң авыр мизгелләрдә дә тәэсир көчен аңлау

Әсәргә анализ ясый, шәрехли белү; үз фикереңне дәлилли белү; фикерләрне эзлекле, төзек җөмләләр белән сөйләм оештыра белү


“Кем җырлады?” хикәясе буенча сочинение язу

Соч.№3



49

С.Т.У. Ә. Еники. “Мәк чәчәге” Нәсер.

Табигатьнең сугыш шартларында да яшәргә омтылуы, тормышның җиңүен аңлау


Максатка ирешү юлларын билгели белү; иптәшләрең алдында төрле темаларга чыгыш ясый белү; укылган, тыңланган әсәрләр буенча сораулар, аларга җаваплар бирә белү

Ә. Еникинең “Мәк чәчәге” нәсере белән танышу. Нәсер җанрына аңлатма




50

**И. Гази. “Йолдызлы малай”

Фашистларның балалардан да куркулары, үч алулары, аларның вәхшилеген аңлау

Өстәмә белем чыганакларыннан язучының тормышын һәм иҗатын белү; геройларны тасвирлап сөйли белү; диалогик сөйләм төзи белү

И. Газиның “Йолдызлы малай” хикәясен анализлау




51

Р. Низами. “Блокада хатирәсе”

Сугышның куркыныч афәт икәнен аңлау; сугыш кырларында илебезнең азатлыгы өчен кан коелуның мәгънәсен аңлау

Укытучы сөйләмен тыңлый һәм аңлый белү; дәреснең темасын, максатын формалаштыра белү

Р. Низами. “Блокада хатирәсе” әсәре белән танышу




52

С.Т.У. Повесть. Үзең теләгән бер язучының повестен укып, сюжетын сөйләү

Әдәби әсәрләрне укып үзеңә яңалык алырга мөмкинлеген аңлау

Рәсемгә карап фикер йөртә белү; иптәшләреңнең фикерләрен исәпкә алып эш итү; автор күрсәтергә теләгән төп фикерне таба белү

Үзең теләгән бер язучының повестен укып, сюжетын сөйләү




1960-1980 нче еллар әдәбияты (7 сәгать)

53

**М.Мәһдиев. “Без – кырык беренче ел балалары” (өзек): “Менә дигән бер майор...”. Троп. Метонимия

Сугышның куркыныч афәт икәнен аңлау;сугыш чоры балаларының авыр тормышын аңлау

Мөстәкыйль рәвештә төрле текстларны укый, сүзлекләр белән эшли белү; әдәбиятны рәсем сәнгате белән бәйләп, матурлыкны танырга өйрәнү; төрле фикерләрне исәпкә алу һәм үз позицияңне нигезләү

М.Мәһдиев. “Без – кырык беренче ел балалары” әсәреннән “Менә дигән бер майор...”өзеге белән танышу. Троп. Метонимия терминнарына аңлатма




54

**М.Мәһдиев. “Без – кырык беренче ел балалары” (өзек): “Йокы килә”. Автобиографик әсәрләр.

Әдәп-әхлак, дуслык, иптәшлек төшенчәләренең кеше тормышындагы ролен аңлау; эшләнелгән гамәлләрдән чыгып, үзеңә дәрес алу


Мөстәкыйль рәвештә төрле текстларны укый, сүзлекләр белән эшли белү; әдәби әсәрне анализлый белү; төрле фикерләрне исәпкә алу һәм үз позицияңне нигезләү

“Йокы килә” өзеге белән танышу. Автобиографик әсәрләргә аңлатма




55

**М.Мәһдиев. “Без – кырык беренче ел балалары” (өзек): “Колаямбу плантациядә эшли...”

Тырышлык, ихтыяр көченең кеше тормышындагы ролен, хыялны тормышка ашыру юлында максатчанлык кирәклеген аңлау

Бәхәсләшә, әдәбиятны экология предметы белән бәйләп, табигать турында күзаллау формалаштыра белү; укылган әсәр буенча сораулар бирә белү

“Колаямбу плантациядә эшли...” бүлеге белән танышу




56

С.Т.У. М.Мәһдиев. “Без – кырык беренче ел балалары” (өзек): “Моны Фадеев кына шулай яза ала”, “Телеграф чыбыклары сызгыралар...”

Әдәп-әхлак, дуслык, иптәшлек төшенчәләренең, әдәби әсәрләрнең кеше тормышындагы ролен аңлау; эшләнгән гамәлләрдән чыгып, үзеңә дәрес алу


Мөстәкыйль рәвештә төрле текстларны укый, сүзлекләр белән эшли белү; әдәби әсәрне анализлый белү; төрле фикерләрне исәпкә алу һәм үз позицияңне нигезләү

“Моны Фадеев кына шулай яза ала”, “Телеграф чыбыклары сызгыралар...” бүлекләре белән танышу




57

М. Мәһдиев турында фикерләр. М. Мәһдиевнең Гөберчәктәге музеена сәяхәт.

Ихтыяр көченең, белемнең тормышта кирәклеген аңлау


Мөстәкыйль рәвештә төрле текстларны укый, сүзлекләр белән эшли белү; әдәби әсәрне анализлый белү; төрле фикерләрне исәпкә алу һәм үз позицияңне нигезләү

М. Мәһдиев турында мәгълүмат алу




58

**Т. Миңнуллин. “Монда тудык, монда үстек”. Драма

Әдәп-әхлак, акыл төшенчәләренең кеше тормышындагы ролен аңлау; эшләнелгән гамәлләрдән чыгып, үзеңә дәрес алу


Мөстәкыйль рәвештә төрле текстларны укый, сүзлекләр белән эшли белү; әдәби әсәрне анализлый белү; төрле фикерләрне исәпкә алу һәм үз позицияңне нигезләү

Т. Миңнуллинның “Монда тудык, монда үстек” әсәре белән танышу. Драма жанрына аңлатма




59

**Т. Миңнуллин. “Монда тудык, монда үстек”.

Әдәп-әхлак, акыл төшенчәләренең кеше тормышындагы ролен аңлау; үз-үзеңне ышандыруның зур көч икәненен аңлау

Мөстәкыйль рәвештә төрле текстларны укый, сүзлекләр белән эшли белү; әдәби әсәрне анализлый белү; төрле фикерләрне исәпкә алу һәм үз позицияңне нигезләү

Т. Миңнуллин “Монда тудык, монда үстек” драмасына анализ




Хәзерге әдәбият(5 сәгать)

60

**М. Галиев. “Нигез” (өзек). 1нче бүлек

Кеше тормышында туган нигезнең тоткан ролен аңлау

Мөстәкыйль рәвештә төрле текстларны укый, әдәби әсәрне анализлый белү; төрле фикерләрне исәпкә алу һәм үз позицияңне нигезләү

М. Галиевнең “Нигез” әсәренең 1нче бүлеге белән танышу




61

**М. Галиев. “Нигез” (өзек). 1нче бүлек

Ихтыяр көченең, белемнең, туган нигезгә мәхәббәт хисенең тормышта кирәклеген аңлау

Мөстәкыйль рәвештә төрле текстларны укый, әдәби әсәрне анализлый белү; төрле фикерләрне исәпкә алу һәм үз позицияңне нигезләү

М. Галиев. “Нигез” (өзек). 1нче бүлеккә анализ




62

С.Т.У. М.Галиев. “Нигез” (өзек). 2 нче бүлек

Ихтыяр көченең, белемнең, туган нигезгә мәхәббәт хисенең тормышта кирәклеген аңлау

Мөстәкыйль рәвештә төрле текстларны укый, әдәби әсәрне анализлый белү; төрле фикерләрне исәпкә алу һәм үз позицияңне нигезләү

М.Галиевнең “Нигез” әсәренең 2 нче бүлеге белән танышу




63

С.Т.У. М.Галиев. “Нигез” (өзек). 2 нче бүлек

Ихтыяр көченең, белемнең, туган нигезгә мәхәббәт хисенең тормышта кирәклеген аңлау

Мөстәкыйль рәвештә төрле текстларны укый, әдәби әсәрне анализлый белү; төрле фикерләрне исәпкә алу һәм үз позицияңне нигезләү

М.Галиев. “Нигез” (өзек). 2 нче бүлеккә анализ




64

Б.С.Ү. Сочинение. “Мин туган нигез”

Әдәп-әхлак, акыл төшенчәләренең әһәмияте, тормыштагы кимчелекләргә битарафлылык күрсәтергә ярамаганлыгын аңлау

Мөстәкыйль рәвештә төрле текстларны укый, әдәби әсәрне анализлый белү; төрле фикерләрне исәпкә алу һәм үз позицияңне нигезләү

. Сочинение язу

Соч.№4



Тәрҗемә әсәрләр (2 сәгать)

65

**А.С. Пушкин “Кышкы кич”, “Мин яраттым Сезне!”

Кеше тормышында мәхәббәт хисенең ролен аңлау

Мөстәкыйль рәвештә төрле текстларны укый, әдәби әсәрне анализлый белү; төрле фикерләрне исәпкә алу һәм үз позицияңне нигезләү

А.С. Пушкин “Кышкы кич”, “Мин яраттым Сезне!” әсәрләре белән танышу




66

М.Ю. Лермонтов. “Болытлар”

Табигать матурлыгын күрә белү

Укытучы сөйләмен тыңлый һәм аңлый белү; дәреснең темасын, максатын формалаштыра белү

М.Ю. Лермонтовның “Болытлар” әсәре белән танышу

Уку техникасы



Фантастик әсәрләр (2 сәгать)

67

А. Тимергалин. “Сәер планетада”. Фантастика.

Фантастиканың кеше тормышындагы роле

Рәсемгә карап фикер йөртә белү; иптәшләреңнең фикерләрен исәпкә алып эш итү; автор күрсәтергә теләгән төп фикерне таба белү

А. Тимергалинның “Сәер планетада” әсәре белән танышу. Фантастик әсәрләргә аңлатма




68

Р. Фәизов. “Бер күбәләк”

Фантастика, акыл төшенчәләренең әһәмиятен кеше тормышында ролен аңлау

Мөстәкыйль рәвештә төрле текстларны укый, әдәби әсәрне анализлый белү; төрле фикерләрне исәпкә алу һәм үз позицияңне нигезләү

Р. Фәизовның “Бер күбәләк” әсәре белән танышу




Балалар әдәбияты (1сәгать)

69

Г. Гыйльманов. “Ике дус һәм Ак бабай хакында кыйсса”

Балачакның матурлыгын, Әдәп-әхлак, акыл төшенчәләренең әһәмиятен аңлау

Сәнгатьле укый белү; үз эшчәнлегеңне мөстәкыйль оештыра белү; әсәргә анализ ясый, шәрехли белү; үз фикереңне дәлилли белү


Г. Гыйльмановның “Ике дус һәм Ак бабай хакында кыйсса” әсәре белән танышу

тест



Кабатлау, йомгаклау

70

Ел буе үткәннәрне кабатлау. Р. Фәйзуллин. “Бердәнбер”. Г. Афзал. “Акыл, намус, белем”

Әдәп-әхлак, акыл төшенчәләренең әһәмияте, туган телнең кеше тормышында әһәмиятен аңлау

Сәнгатьле укый белү; үз эшчәнлегеңне мөстәкыйль оештыра белү; әсәргә анализ ясый, шәрехли белү; үз фикереңне дәлилли белү


Кабатлау




Укытуны матди-техник яктан һәм мәгълүмати яктан тәэмин итү

Укытуны матди-техник һәм мәгълүмати яктан тәэмин итү нигезенә түбәндәгеләр керә:

- белем һәм тәрбия бирү өчен барлык шартлар да тудырылган, санитария һәм янгыннан саклану нормаларына туры килгән уку бинасы булу;

- әдәбиятны өйрәнү өчен җитәрлек күләмдә дәреслекләр һәм өстәмә методик ярдәмлекләр белән тәэмин ителгән китапханә;

- электрон китапханә, башка электрон ресурслар, татарча сайтлардан куллану мөмкинлеге булган компьютер классы;

- лингафон кабинеты;

- электрон һәм басма күрсәтмә әсбаплар, дәреслекләр;

- мультимедиа укыту программалары, компьютер программалары;

- укучыларының белемнәрен тикшерү программалары;

- төрле типтагы сүзлекләр, энциклопедияләр;

- белешмә материаллар;

- балалар өчен чыгарылган газета һәм журналлар;

- интерактив тикшерү программалары;

- татар сайтлары (belem.ru; tatarile.org.com).

Татар әдәбияты предметын укыту барышында укытучыга

куллану өчен өстәмә әдәбият исемлеге

1. Әдәбият белеме сүзлеге / төз.-ред. А.Г.Әхмәдуллин. – Казан: Татар.кит.нәшр., 1990.

2. Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда / төз. Р.Даутов, Р.Рахмани. – Казан: Татар.кит.нәшр., 2009.

3. Дастаннар. – Казан: Мәгариф, 2001.

4. Даутов Р.Н., Гамбәров Н.Г. Балачак әдипләре: биобиблиографик белешмәлек. 4 китапта. – Казан: Мәгариф, 2002, 2004, 2005, 2008.

5. Заһидуллина Д.Ф. Әдәби әсәр: өйрәнәбез һәи анализ ясыйбыз / Д.Заһидуллина, М.Ибраһимов, В.Әминева. – Казан: Мәгариф, 2007.

6. Заһидуллина Д.Ф. Әдәби әсәргә анализ ясау / Д.Заһидуллина, М.Ибраһимов, В.Әминева. – Казан: Мәгариф, 2005.

7. Заһидуллина Д.Ф. Урта мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы: Методик кулланма. – Казан: Мәгариф, 2000.

8. Заһидуллина Д.Ф., Йосыпова Н.М. XX гасыр татар әдәбияты тарихы: дәреслек. 2 томда. – Казан университеты, 2011.

9. Исәнбәт Н.С. Татар халык мәкальләре. 3 томда. – Казан: Татар.кит.нәшр., 2010.

10. Рәми И.Г., Даутов Р.Н. Әдәби сүзлек: элекке чор татар әдәбияты һәм мәдәнияты буенча кыскача белешмәлек. – Казан: Татар.кит.нәшр., 2001.

11. Саттаров Г.Ф. Исемең матур, кемнәр куйган? – Казан: Татар.кит.нәшр., 1989.

12. Татар әдәбияты. Теория. Тарих. / Д.Заһидуллина, Ә.Закирҗанова, Т.Гыйләҗев, Н.Йосыпова. – Казан: Мәгариф, 2006.

13. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 3 томда. – Казан: Татар.кит.нәшр., 1977, 1979, 1981.

14. Урманче Ф.И. Татар халык иҗаты. – Казан: Мәгариф, 2005.


Күрсәтмә материаллар

- Электрон ресурслар: “Бала” китапханәсе, “Татар мультфильмнары”, мультимедиа укыту программалары; электрон китапханә; татар сайтлары (belem.ru, tatarile.org.com); аудио һәм видео әсбаплар:

- Габдулла Тукай. Интерактив мультимедиа уку-укыту әсбабы.

- Габдулла Тукай. Энциклопедия. Дисклар коллекциясе.

- «Габдулла Тукай», «Вамин» Татарстанның мәдәни традицияләрен саклау һәм үстерү фонды, DVD и 1 СD дан торган җыентык, 2009.

- Классик әдәбиятыбыз үрнәкләре. Татар әдәбиятыдәресләренә фонохрестоматия (5-11 сыйныфлар). СD 4 форматлы. Төзүчесе: Газимҗанова Р.Г.

- Шигърият бакчасында. Татар әдәбияты дәресләренә фонохрестоматия (5-11 сыйныфлар) СD 1, CD 2, CD 3 форматлы. Төзүчесе: Газимҗанова Р.Г.

- Фәнис Яруллин. Тормышы һәм иҗатына багышланган методик әсбап. Мультемедиа басма.

- Язучыларыбыз чыгышлары һәм алар турында истәлекләр. Татар әдәбияты дәресләренә фонохрестоматия (5-11 сыйныфлар). СD5 форматлы. Төзүчесе: Газимҗанова Р.Г.

- Язучылар, композиторлар һәм рәссамнар чыгышлары, алар турында истәлекләр. Татар әдәбияты дәресләренә фонохрестоматия (5-11 сыйныфлар). СD 6 форматлы. Төзүчесе: Газимҗанова Р.Г.
















Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!