“Рус телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен төзелгән татар теле дәреслекләрендә халык авыз иҗаты әсәрләренең кулланылышы”
Башка милләт укучыларына татар телен укытуның төп максатларыннан берсе-укучыларны халык авыз иҗаты үрнәкләре белән таныштыру һәм татар халкының бай тарихына, традицияләренә, милли сәнгатенә, мәдәниятенә ихтирам хисе тәрбияләү. Шушы максатка ирешү юлында башка милләт балаларына татар телен укытуның мөһим бурычларының берсе түбәндәгечә билгеләнә: халык авыз иҗаты үрнәкләрен гамәли үзләштерүгә ирешү, ягъни татар мәкальләрен, табышмак, санамыш, сынамышларын аңлап һәм сәнгатьле итеп укырга, аларны кулланып төрле темаларга сөйләшергә өйрәтү һәм алар аша татар халкының гореф-гадәтләре турында күпкырлы мәгълүмат бирү.
Рус телендә гомуми белем бирү оешмаларында укучы татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен төзелгән дәреслекләрдә татар халык авыз иҗаты әсәрләренең кулланылышының фәнни яңалыгын, төзелеш тәртипләрен, күнегүләр системасының һәм укучы балаларның яшь үзенчәлекләренә туры китереп сайлануын һәм аның телен өйрәтүдә уңышлы алым.
Рус телендә гомуми белем бирү оешмаларында укучы татар телен чит тел буларак өйрәнүче укучылар белән эшләүче укытучыларга һәм югары уку йортларында белем алучы студентларга педагогик практика үтәр алдыннан әлеге дәреслекләрдә халык авыз иҗаты әсәрләренең кулланылышын, аның әһәмиятен аңларга, нинди темалар үткәндә әлеге үрнәкләргә мөрәҗәгать итәргә мөмкин булуын, һәм аларны куллануның нинди нәтиҗәләргә китерүен ачыкларга ярдәм итүдә дип саныйбыз.
Гомуми башлангыч белем мәктәбендә татар теле дәресләрендә мәкальләр, санамышлар, табышмаклар өйрәнү укучыларның уку һәм сөйләм күнекмәләрен үстерүгә юнәлтелә. Татар телен чит тел буларак өйрәткәндә, халык авыз иҗаты үрнәкләреннән файдалану укучыны белем алуга, укуга дәртләндерә, анда кызыксыну уята. Дәресләрдә шулай ук проблемалы ситуацияләрдән файдалану да мөһим. Аларны куллануның кайбер алымнарын санап китик: тел һәм сөйләм материалын төрле күзаллаулардан чыгып аңлату; монолог яки диалог төзегәндә, ситуацияне конкретлаштыру: дөресләү, нигезләү максатыннан чыгып, сораулар кую; гамәли характердагы проблемалы биремнәрне үтәү, тел күренешләрен чагыштыру һәм гомумиләштерү. Төп игътибар татар халык мәкальләрен, сынамышларын һәм тизәйткечләрен татар телен чит тел буларак укытканда кулланылуына бирелә. Мәкаль-әйтемнәрнең яшь буынны, гомумән, халыкны, әхлакый тәрбияләүдә роле аеруча зур. Мәкальләрнең тематикасына, төзелешенә, яңгырашына, телне өйрәтүдәге әһәмиятенә игътибар ителә. Мәсәлән, татар теле дәреслекләрендә урын алган мәкальләр тематикасы ягыннан әхлак мәсьәләләренә караган, әйләнә-тирәне саклау, чәчәкләргә багышланганнары, үсемлекләрнең эстетик ләззәт чыганагы гына түгел, ә дару үләне буларак кешеләргә файда китерүе, экологик тәрбия бирү ягыннан төрләре сайлап алынылган. Мәкальләрнең төзелеше, рус теленә тәрҗемәсе яки тәңгәл килүе аларның мәгънәсенә, асылына төшенергә зур ярдәм итә. Тәрҗемә иткән вакытта мәкальләрнең яңгырашына да игътибар итәргә кирәк, чөнки телнең матурлыгын тою телне өйрәнүдә бик әһәмиятле. Тәрҗемәдә мәкальнең грамматик формасы, синтаксик формасына тукталу да урынлы. Мисал өчен, Җаны теләгән - елан ите ашаган мәкален у кого душа захотела, тот змеятину ел дип булмый, чөнки мондый тәрҗемә, примитив булуыннан тыш, мәкальчә яңгырамый. Душа захочет, так и змеятины съешь тәрҗемәсе оригиналга якынрак.
Синтаксик яктан, мәкаль ул - җөмлә. Бу форма тәрҗемәдә дә саклана, әлбәттә, ләкин гади җөмлә кушмага әйләнергә мөмкин яки киресенчә. Кушма җөмлә формасындагы су язып - май төшмәс мәкале, мәсәлән, гади җөмлә белән тәрҗемәләнә: из воды масла не сбить. Гади җөмлә формасындагы туры әйткән - туганына ярамаган мәкале тәрҗемәдә кушма җөмлә бирә: кто правду сказал, тот родне не угодил.
Башлангыч белем бирү мәктәбендә мәкальләрне, сынамышларны, табышмакларны, санамышларны үзләштерү күнегүләре бирелә. Халык авыз иҗаты әсәрләренең татар телен чит тел буларак өйрәнүдәге асылына, алар ярдәмендә тел материалының тизрәк һәм җиңелрәк өйрәнелүенә, башлангыч сыйныф укучыларының яшь үзенчәлекләренә басым ясала. Мәкальләрне сөйләмдә дөрес куллану бик мөһим. Зуррак сыйныфларда, мәкальләр иҗади эшләргә, сөйләм телен үстерүгә дә ярдәм итә. Мәсәлән, дустың турында хикәя язу бик уңышлы булып санала.
Гомумән, рус балаларына татар телен өйрәтүнең һәрбер этабында – яңа тема аңлатканда да, узган дәрес материалын ныгытканда да, яңа сүзләр, төшенчәләр үзләштергәндә дә, халык авыз иҗаты үрнәкләрен нәтиҗәле файдаланырга мөмкин. Мәсәлән, сыйныф берничә төркемгә бүленә. Алар һәрберсе төркем җитәкчесен сайлый. Укытучы мәкальләр бирә, ләкин бу мәкальләрнең бер өлеше генә язылган була, икенче өлешен укучылар үзләре уйлап, фикер йөртеп, китаптан эзләп табарга тиеш була. Кайсы төркем беренче булып дөрес җавап бирә, шул төркем җиңә.
Икенче мисалга тукталып үтик. Укучылар укытучы биргән мәкальләр буенча әңгәмә оештыра һәм аны сыйныфка тәкдим итә белергә тиеш. Мәкальнең эчтәлеген ачу максатыннан, берничә укучының сөйләшүен оештырырга, өйрәнелгән мәкальләр буенча рәсемнәр ясатырга мөмкин. Аларда башка төркем укучылары да катнаша ала. Шул тәртиптә төркемнәр үз мәкальләре буенча чыгыш ясый.
Халык авыз иҗаты үрнәкләрен гамәли үзләштерүне тикшерү алымнарын тәкъдим итәбез, фонетик, лексик һәм грамматик биремнәр тикшерелә, сөйләм күнегүләре, тестлар бирелә. Халык авыз иҗаты үрнәкләрен балаларга яттан өйрәтү, төрле хезмәтләрдән эзләнергә әйтү, аларны кулланып диалоглар төзеп сөйләтү укучыларның сөйләм күнекмәләрен үстерергә ярдәм итә. Рус телле укучыларның сөйләмен матурайта, баета. Татарча мәкаль һәм әйтемнәрне тәрҗемә итү, ике телдә дә аларны истә калдырырга ярдәм итә. Укытучы дәресләрдә төрле күнегүләрдән файдаланып, балаларның сөйләм телен үстерүгә үзеннән зур өлеш кертә.
Тапкыр җаваплы табышмаклар. Алар укучыларның уйлау дәрәҗәсен арттыра, сөйләмен матурайта, төрле чыганаклардан тапкыр җаваплы табышмаклар табып килергә әйтү дә татар халак авыз иҗаты үрнәкләрен рус баларына өйрәтүдә мөһим чыганак булып тора. Мәсәлән, Кешегә җиде яшь тулгач, ул нишли? Нинди сәгать тәүлеккә ике генә мәртәбә вакытны дөрес күрсәтә?
Гомуми нәтиҗә ясап шуны әйтәсе килә, рус телле укучыларга татар халык авыз иҗаты үрнәкләрен өйрәтү бик мөһим, чөнки алар укучыларның сөйләм байлыгын арттыра, матурайта. Башлангыч сыйныф укучыларына, аларның яшь үзенчәлекләрен истә тотып, җиңелрәк күнегүләр бирелә, югары сыйныфта алар катлаулана бара. Бу аларның уйлау дәрәҗәсен арттыра, белгән белемнәрен ныгытырга ярдәм итә.