СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Рус телле укучыларны татар теленнән БДИ әзерләү. IV вариант

Категория: Прочее

Нажмите, чтобы узнать подробности

9 сыйныфның рус телле укучылары белән эшләүче укытучылар өчен.

Просмотр содержимого документа
«Рус телле укучыларны татар теленнән БДИ әзерләү. IV вариант»

Эшне башкару өчен күрсәтмә.

Татар теленнән төп дәүләт имтиханын тапшыру өчен, 3 сәгать 55 минут вакыт бирелә.Имтихан эше 36 биремне үз эченә алган 5 бүлектән тора, I нче бүлектәге 13 бирем (I — 13 иче биремнәр) укучыларның тыңлап аңлау күнекмәләрен тикшерүгә юнәлтелгән. 2 нче бүлектәге 7 бирем (14 -20 нче биремнәр) укучыларның уку күнекмәләрен тикшерү максатыннан бирелә. 3 нче бүлектәге 8 бирем (21 - 28 нче биремнәр) укучыларның лексик-грамматик күнекмәләрен тикшерүгә кайтып кала. 4 нче бүлектәге 29 нчы бирем укучыларның язма сөйләмен тикшерүгә юнәлдерелгән. 5 нче бүлек укучыларның телдән сөйләмен тикшерүне үз эченә ала һәм 3 биремнән тора: текстны сәнгатьле итеп укуны тикшерү (30 нчы бирем), диалогик сөйләмне тикшерү (31 нче бирме), монологик сөйләмне тикшерү (32 нче бирем). Телдән сөйләмне тикшерү өчен һәр укучыга 15 минут вакыт каралган.

Биремнәрне үтәгәндә, орфографик сүзлекләрдән файдаланырга рөхсәт ителә. Караламадагы язулар тикшерелми!

Уңышлар телибез!

4 нче вариант

1 нче бүлек

Сез кыска җиде диалог тыңларсыз. 1-7 нче сорауларга туры килгән җавапны билгеләгез. Сез аудиоязманы ике тапкыр тыңларсыз.


1. Кунаклар иң соңыннан кайда булганнар?

1) Кремльдә 2) паркта 3) Мәрҗәни мәчетендә 4) елга портында


2. Сәрия ике сессиягә барлыгы ничә имтихан бирәчәк?

1) 5 2) 9 3) 10 4) 6


3. Алсу Мәскәүдә ничә урында булган?

1) 3 2) 4 3) 2 4) 5


4. Азат әфәнде табибка ни өчен мөрәҗәгать итмәгән?

1) үзе табиб 2) күршесе табиб 3) дусты табиб 4) кызы табиб

5. Музейда урнашкан кайсы экспонатлар шагыйрьнеке түгел?


1) фотографияләр 2) китаплар 3) өй җиһазлары 4) барысы да аныкы


6. Казанда иң тәмле чәкчәкне кайда ясыйлар?

1) теләсә кайда 2) “Бүләкләр” кибетендә 3) “Татар ашлары йорты”нда

4) Бауман урамында


7. Сәнгать музеена нәрсә белән барып була?

1) трамвай 2) машина һәм трамвай 3) машина 4) теләсә нинди транспорт


Ике дусның сөйләшүен тыңлагыз. 8-13нче биремнәрдәге раслауларның текстка туры килүен (1) яки туры килмәвен (2) билгеләгез. Сез диалогны ике тапкыр тыңларсыз.


8. Дуслар иң беренче булып, базарга барырга булалар.

1) туры килә 2) туры килми


9. Уенчыклар бүлеге беренче катта.

1) туры килә 2) туры килми


10. Базарга беренче троллейбус йөри.

1) туры килә 2) туры килми


11. Алар барлыгы өч килограмм бозау һәм сарык ите алганнар.

1) туры килә 2) туры килми


12.Яшелчә кибетенә кергәнче, сатып алган әйберләрен өйдә калдырырга уйлыйлар.

1) туры килә 2) туры килми


13. Яшелчә кибетенең көндезге ялы бер сәгать.

1) туры килә 2) туры килми



2 нче бүлек

14-16 нчы биремнәрдәге текстларны укыгыз. Куелган сорауга туры килгән җавапны билгеләгез.

14

Чыгарылыш сыйныф укучылары игътибарына!

Имтиханнарга әзерләнү курсларына языласыгыз килсә, безгә шалтыратыгыз. Тәҗрибәле һәм югары квалификацияле укытучылар ярдәмендә сез төрле фәннәрдән имтихннарга әзерләнә аласыз. Дәресләр 16 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр дәвам итә. Үзегезгә уңайлы көнне сайларга мөмкин. Элемтәгә керү өчен телефон: 8(843)54-32-10.

Белдерүдә сүз нәрсә турында бара?

1)Чыгарылыш сыйныф укучыларының имтиханнарны тәмамлавы турында.

2)Чыгарылыш имтиханнарына мөстәкыйль әзерләнү турында.

3)Мәктәпне тәмамлаучыларга имтихан-нарга әзерләнүдә булышу турында.


15

“Энекәшемне телефоннан аерып алып булмый. Мәктәптән кайткач, ашаса – ашый, ашамаса – юк, дәресләрен дә юньләп карамый, телефоныннан да әле смс җибәреп, әле уен уйнап утыра. Җитмәсә, әтидән яңа телефон сорап аптырата. Телефонын яшереп тә карадык, файдасыз. Бөтенләй чиргә сабышты”. Гөлназ.

Гөлназ хатында нәрсәгә борчыла?

  1. Аның энесе гаджетоманиядән интегә.

  2. Энекәшенең начар ашавына.

  3. Начар укуына.


16

Апам, хәерле көн! Укуларың барамы? Тагын ничә көннән кышкы ялыгыз башлана? Сессия ничәсендә тәмамлана? Мәктәп укучылары студентлар белән очрашуга әзерләнәләр. Бу очрашуны барысы да түземсезлек белән көтә. Безнең мәктәпне тәмамлаган барлык студентлар да әлеге чарага чакырылган.

Сине сагынып, сеңлең Әминә.


Кыз апасына электрон хатында нәрсә турында язган?

1)Мәктәптә узачак чараны оештыруда ярдәм сорап язган.

2)Сыйныфташларының булачак очрашуны көтүләре турында язган.

3)Мәктәптәге очрашуда катнашучы студентларның исемлеген язган.



Текстны укыгыз. 17-20 нче биремнәрдәге сорауларны укыгыз һәм туры килгән җавапны билгеләгез.

Җиңәсем килде.

Беседкалар янына кешеләр җыелган. Анда һәвәскәрләр шахмат уйныйлар. Илгиз кайберләрен танып та белә. Бер читтәрәк кулына шахмат тактасы тоткан таза гәүдәле абый тора. Малай аңа таба китте:

-Абый, әйдәгез икәү уйныйбызмы? Минем хрусталь шахматларым бар. Бүген генә бүләк итеп бирделәр.

Таныш түгел абый аңа таба кулын сузды:

-Син бик бәләкәй түгелме соң?

-Булса ни, мин сыйныфташларыма мат куям.

-Мин үземнең шахматларга ияләшкән, әйдә, бу да ярар,- диде таныш түгел абый. Шулчак Илгиз аның күзләренә карап тетрәнеп китте. Абыйның күзләре кибеп баручы күлгә охшаган иде. Илгиз аларда көн нурын күрмәде.

Сукыр абый ягымлы итеп елмайды. Әйтерсең, күзендәге бөтен нуры аның йөзенә күчкән иде.

Күрмичә уйный торган кешегә Илгизнең бер дә җиңеләсе килмәде. Ләкин уен һаман катлаулана бара. Абый бик төгәл уйный, әйтерсең, бармаклары белән күрә. Илгиз иреннәрен кысты: “Мин җиңәргә тиеш. Җиңәргә!”

Һәм үзе дә сизмәстән, сукыр шахматчының почмакта торган ладьясын учына яшерде. Абый бераздан нәкъ менә шул ладья торган урынга үрелде. Ләкин аның кулы бушлыкта калды. Кул, бераз хәрәкәтсез торганнан соң, икенче фигурага күчте. Ладья Илгизнең учын пешерә башлады. Фигураны кире урынына утырту соң иде инде.

-Я, я, күңелеңне төшермә, бүген җиңелсәң дә, иртәгә, һичшиксез, җиңәчәксең – дип абый кеше аның җилкәсенә кулын салды.

Шулчак кырыйга килеп баскан Зөлфия:

-Ә сез элек күрә идегезме? – дип сорап куйды.

- Әйе, кызым. Танк эчедә яндым. Күзләрем дә...

Илгизнең күңеле тулды, күзләреннән яшь тамды. Оялудан ул комачтай кызарган иде:

-Абый, сез мине гафу... гафу итегез инде... Минем бик җиңәсем... җиңәсем килгән иде...

М.Галиевтан


17

Беседкалар янына кешеләр ни өчен килгәннәр?

1) Халык монда ял итәргә ярата.

2) Әти-әниләр балаларын уйнарга алып килгәннәр.

3) Монда профессионал булмаган шахматчылар шахмат уйныйлар.

4) Бер-берсе белән очрашу өчен.


18

Илгиз бер ир-атка нинди тәкъдим ясаган?

  1. Аны үзе белән шахмат уйнарга чакырган.

  2. Һәвәскәрләрнең шахмат уйнаганнарын карарга чакырган.

  3. Хрусталь шахматларын аңа бүләк итәргә теләгән.

  4. Илгиз аның яныннан дәшмичә генә үтеп иткән.


19

Уен барышында нинди хәл килеп чыккан?

  1. Абый сукыр булып кыланган.

  2. Абыйның бик тә җиңәсе килгән.

  3. Илгиз көндәшенең бер фигурасын яшергән.

  4. Сукыр кеше бернәрсә дә сизмәгән.


20

Илгиз үз гаебен ничек таныган?

1)Аның күңеле бик шат булган.

2)Оятыннан кып-кызыл булган.

3)Ул үзен гаепле санамаган.

4) Абыйга карап елмайган.

3 нче бүлек

Тексттны укыгыз һәм 21-28 нче биремнәрдәге туры килгән сүзне билгеләгез.

Борынгылар вакытның кадерле булуын белгәннәр һәм аны аңларга, туктатырга (21) ... караганнар. Ләкин бернәрсә дә барып чыкмаган.

Без исә борынгы кешеләрнең (22) ... вакыты күп булган дип уйлыйбыз. Алар аны кояш, су яки ком сәгатьләре белән генә исәпләгәннәр. Борынгыларның вакытлары күп булганга (23) ..., алар вакыт җитмәүнең нәрсә икәнен белмәгәннәр.

Без (24) ... заманында яшибез. Ул эшлекле кешенең вакытын арттырырга тиеш. Шуңа күрә кешеләр чанадан поездга утырганнар, ә соңрак алар самолетка алышынган. Хат урынына – телеграммалар һәм телефон, театр урынына телевизор (25) ... Эскалаторлар, компьютерлар һәм башкалар, барысы да – кешенең вакытын арттыру (26) ... уйлап табылган нәрсәләр. Әмма кешегә һаман вакыт җитми!

Күп эштә кешене машиналар алыштыра, әмма буш вакыт юк. Дуслар белән аралашырга да, табигать матурлыгын (27) ... дә, сәнгать турында уйларга да вакытыбыз юк, чөнки эшлисе эшләребез күп. Вакыт каядыр юкка чыга. Буш вакытны (28) ... алырга соң?


21

  1. тырышырга 2) тырышып 3) тырышкач 4) тырышу


22

  1. аз 2) тиеш 3) буш 4) кирәк


23

  1. күрә 2) сәбәпле 3) саен 4) өчен



24

  1. арттыру 2) бәйләнеш 3) алдынгы 4) алгарыш

25

  1. юк булган 2) алып барган 3) барлыкка килгән 4) ярдәм иткән

26

  1. турында 2) өчен 3) соң 4) кебек

27

  1. күрсәтергә 2) күнегергә 3) каршыларга 4) күзәтергә

28

  1. кайдан 2) кайда 3) кая 4) кайчан

4 нче бүлек


29


Сез татар дустыгызан хат алдыгыз. Сорауларына җавап биреп, аңа хат языгыз. Язма эшегез 80 сүздән торырга тиеш.

... Миңа информатика дәресләре ошый, чөнки компьютер программалары белән кызыксынам. Мин дусларым белән электрон почта яки социаль челтәр аша аралашырга яратам. Дәресләргә әзерләнгәндә, Интернеттан файдаланам.


...Ә син компьютер белән «дус»мы? Син электрон почта аша кемнәр белән аралашасың? Сине кайсы социаль челтәрдән табып була?