СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Сәләтле укучылар белән эш системасы

Нажмите, чтобы узнать подробности

Просмотр содержимого документа
«Сәләтле укучылар белән эш системасы»

Сәләтле балалар белән эшләү системасы

Хәзерге вакытта сәләтле балалар белән эшләү системасы зур җаваплылык сорый.Ни өчен дигәндә, һәрбер кеше үзенең мөмкинлегеннән , үз кызыксынуыннан чыгып, киләчәк һөнәрен сайлый, олы тормыш юлына аяк баса.

Сәләт бер урында таптанып торып кына ачылмый. Шуңа күрә без алга, максатлы юлга омтылабыз. Укытучы баланың сәләтен никадәр тизрәк күреп ала, үстерә, уңай шартлар тудыра, шул очракта гына көтелгән уңышларга ирешергә мөмкин. Бөек язучыбыз Г.Ибраһимов : “Күп белдерүгә караганда, аз белдереп, эзләнү орлыгы салу һәм эзләгәнен үзе табарга юллар күрсәтү- мөгаллим бирә ала торган хезмәтләрнең иң кадерлесе, иң зурысыдыр, “- дип яза.Бу фикер белән килешми мөмкин түгел.

Укучыларның фәнни-тикшеренү эшләрен оештыру – заман таләбе.Укучыларны эзләнү-тикшеренү эше  белән шөгыльләндерә алу бик зур мөмкинлекләр ача, укучыларның сөйләм телен, иҗади сәләтен үстерергә ярдәм итә. Укучы үзе өйрәнгән проблеманың никадәр актуаль булуын дәлилли, үз фикерен белдерергә өйрәнә, публика алдында чыгыш ясый белү күнекмәләре дә камилләштерелә,иҗади сәләте үстерелә.

Фәнни-эзләнү эшләре белән 2006 елдан бирле шөгыльләнәбез. Укучылар китеп, яңалары килеп тора, кемдер мәктәпне тәмамлый, кемнеңдер бу тема өстендә эшләргә белеме җитеп бетми, кемнедер икенче нәрсә борчый. 10 ел дәверендә укучылар белән күп кенә конференцияләрдә катнашырга туры килде. Әлбәттә, эш башлау җиңел булмады. Шуңа күрә дә бу эштә балага төрлечә якын килү мөһим.Без, укытучылар, педагог кына түгел, оста психолог та була белергә тиешбез.Психологик яктан балага якын килү – уңышка бер адым, дип уйлыйм мин.Беренчедән, фәнни- эзләнү эшчәнлегендә, кагыйдә буларак, бик тә сәләтле балалар актив катнаша. Алар арасында үзләренең интеллектуаль яктан белемнәрен зур теләк белән күрсәтүчеләр бар.Андыйлар актив,ныклы белемле, үз-үзләренә ышанган, алар укытучыга дәрестә дә гел ярдәм итеп торалар, гомумән, укытучының - таянычы.

Әмма алар белән беррәттән, интеллектуаль яктан пассив балалар да бар бит әле.Алар эрудицияле, шулай ук белемле булырга мөмкин, ләкин шул ук вакытта үз-үзләренә ышанмыйлар, куркалар.Аларны кайчакта интеллектуаль үрдәкләр дә дип атыйлар.Менә шул вакытта бездә икеләнү дә туа инде.Кемдер, ул бик кызыклы бала, ләкин аның бернәрсә дә килеп чыкмаячак , ди.Ә мин әйтәм, килеп чыга.Әгәр дә аңа ярдәм итсәң, аңа төрле яклап, психологик яктан да, педагогик яктан да ярдәм күрсәтелсә, ул бу эшне башкарып чыгачак. Баланы без дәрестә, дәрестән тыш чараларда да күрәбез, өйрәнәбез.

Укучыларны фән дөньясына ничек алып керергә, ничек кызыксындырырга соң?. Рус мәктәпләрендә эшләүче татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен бу аеруча мөһим. Ник дигәндә, мондый мәктәпләрдә белем алучы балалар арасында татар теле һәм әдәбияты белән кызыксынучыларның саны артык күп түгел. Ә укучыларны эзләнү-тикшеренү белән шөгыльләндерә алу бик зур мөмкинлекләр ача, укучыларның сөйләм телен, иҗади сәләтен үстерергә ярдәм итә.

Фәнни-эзләнү эшендә катнашсын өчен укучыда теләк тудыру, мотивация булдыру мөһим.Укучы мәктәпкә килгәч, уйлап, максатлы сөйли , проблемаларны чишә , мәгълүматларны кабул итеп ала һәм җиткерә белергә өйрәнә, әдәби чыганаклар белән эшләү күнекмәләре булдыра, доклад белән чыгыш ясый , кешеләрне тыңларга һәм үзен тыңлый белергә тиешлекне үзләштерә.Әлбәттә,бу эшкә балаларны укытучы өйрәтә.Педагогның осталыгы шунда күренә дә инде.

Укучыда теләк тудырмыйча торып, аңа доклад ясарга бирергә мөмкинме соң? Юк.Бу балада эзләнү эшенә кызыксыну уятырга, илһам, иҗади шатлык тудырырга кирәк. Әлбәттә, бу эштә китапханәче, психолог, предмет укытучысы катнаша ала. Мәктәп психологы укучыда интеллектуаль белем, коммуникатив культураны үстерә.

Иң беренче коллектив туплаганда балаларны һәрьяклап белеп бетермәскә мөмкин педагог.

Бу очракта сорау- җавап формасында эш алып бару ярдәм итәргә тиеш дип уйлыйм мин. Шул эш нигезендә, кемгә нәрсә комачаулаганын ачыклыйсың.Кемдер бик актив, яхшы сөйли, фикерен логик яктан дөрес, төгәл итеп җиткерә белә, ә кемгәдер коллектив алдында чыгыш ясау, үз фикерен башкаларга җиткерү авыр.

Шундый эшләр балаларның фәнни- эзләнү эшләрендә катнашуга әзерлек дәрәҗәсен ачыкларга мөмкинлек бирә.”Аерым шәхес белән эшләү өчен, аны белергә һәм коллективта үстерергә кирәк.Әгәр минем күзаллавымда аерым шәхесләр, борчак кебек анда-монда сибелеп, коллективтан тыш яши икән, мин моннан бер нәрсә чыгара алмаячакмын,”-ди күренекле педагог А.С.Макаренко.Чыннанда , тәҗрибә күсәткәнчә, коллективта гына сәләтле балаларны аерып алырга, үстерергә мөмкин.

Кеше һәрдаим үсештә, үзгәрештә.Без педагоглар үз укучыларыбызда бары тик яхшы сыйфатлар гына тәрбияләргә омтылабыз.Тәрбия кешене гомер буе озата килә.Кешене ипи ашатып кына түгел, яштән үк тәрбия “ашатып” та үстерәләр.Бу эшкә күп кенә көчләр җигелгән. Шуның кебек фәнни эш белән шөгылләнгәндә дә педагогик яктан да, психологик яктан да мөнәсәбәт булу кирәк.

Эшеңнең уңышлы барып чыгасына шикләнмәскә кирәк.

Соңгы елларда республикада төрле дәрәҗәдәге күптөрле фәнни-гамәли конференцияләр, бәйгеләр еш үткәрелә. Сайлап алынган темасы буенча бай мәгълүмат туплаган, тикшеренүләр үткәреп, нәтиҗәләр ясаган баланы андый бәйгедә катнаштыра алу бик уңай күренеш. Укучы үзе өйрәнгән проблеманың никадәр актуаль булуын дәлилли, үз фикерен белдерергә өйрәнә, публика алдында чыгыш ясый белү күнекмәләре дә камилләштерелә, иҗади сәләте үстерелә. Ә баланың табигать тарафыннан бирелгән сәләтен үстереп, аны иҗади шәхес буларак тәрбияләү безнең мөһим бурычыбыз булып тора.

Балаларның акыл үсеше, фикерләү дәрәҗәсе, психик һәм рухи дөньясы төрле-төрле, шуңа күрә һәр балага шәхси якын килеп эшләгәндә генә, аның үзенә генә хас булган үсеш дәрәҗәсе үзенчәлекләрен, табигый мөмкинлекләрен билгеләргә һәм сәләтен ачарга мөмкин. Мәктәптә эшләү дәверендә мин шуңа инандым: һәр сыйныфта да сәләтле, кызыксынучан балалар була, бары тик аларны вакытында барлап, сәләтләрен тиешле юнәлештә үстерүне оештыра белергә генә кирәк. Бигрәк тә зур сыйныф укучыларына кирәк мондый ярдәм.

Фәнни оешма зур сыйныф укучыларын фән эшенә тарту, аларда бу эшкә карата кызыксыну, җаваплылык хисе тәрбияләү, иҗади сәләтләрен үстерү һәм фәнни-тикшеренү эшенең төрле этапларында башкарыла торган эшләр белән таныштыру, реферат язарга өйрәтү максатын куя. Укучылар, мәктәпне бетереп, югары уку йортларында укый башлагач, фәнни хезмәтләр – докладлар, курс эшләре, төрле проектлар, рефератлар яза башлыйлар. Бу өлкәдә аларга күп төрле чыганаклар белән эш итәргә туры киләчәк, ә мәктәптә укыганда ук бу эшкә өйрәтелгән укучы чыганакларны ничек эзләп табасын, алардан иң кирәкле мәгълүматларны ничек туплыйсын, аннан соң гомумиләштереп, нәтиҗәләрне ни рәвешле ясыйсын белә һәм, әлбәттә, аңа күпкә җиңелрәк булачак. Фәнни оешманың актуальлеге нәкъ менә шуннан гыйбәрәт. Шулардан чыгып, фәнни оешма төп бурычларны билгели:

Гомумән, фәнни хезмәт язарга алынган укучы белән эшләгәндә укытучыдан тактлылык, осталык һәм, әлбәттә, эрудиция таләп ителә. Беркайчан да аның эшенә битарафлык күрсәтергә ярамый. Теманы кулына тоттырып, мә, яз, диеп кенә укучыны фәнни эш эшләргә өйрәтеп булмый. Укучыга вакытында ярдәм итеп, аны эшкә өйрәтсәк кенә, без татар халкының зыялы элитасын үстерүгә өлеш кертә алачакбыз.

Йомгаклап шуны әйтәсе килә: фәнни эш белән шөгыльләнү укучыны күп нәрсәгә өйрәтә: уйлау мөмкинлекләре киң ачыла, логик фикерләү дәрәҗәсе үсә, төрле чыганаклар белән мөстәкыйль эшләргә, төрле чыгышлар ясарга өйрәтә. Ә иң кыйммәте – аларда үз нәтиҗәләрен күргәннән соң иҗат дәрте кабынуы. Сәләтле баланың берсен дә югалтырга хакыбыз юк, чөнки без – укытучылар!

Сорау бите


Моны миңа эшләргә...

...авыр

җиңел

1.

Сыйныф алдында сөйләргә



2.

Чыгыш ясаганда эзлеклелекне саклау



3.

Такта янында нәрсә дә булса аңлату



4.

Үз-үзенә ышанып сөйләү



5.

Докладны укымыйча сөйләү



6.

Сыйныфташларының игтибарын яулап сөйләү



7.

Сораулар кую



8.

Китапханәдә озак итеп шөгылләнү














Шушы авырлыкларны җиңү өчен группа туплап эшләү ярдәм итә.Шул группа үзе тагын төркемнәргә бүленә. Моңа мисал итеп шундый сораулар алырга мөмкин.

Бәяләү бите

Әңгәмә вакытында укучының үз-үзен тотуы

актив



Актив түгел

Теманы ача



Темадан читкә китә

Башкаларга мөрәҗәгат итү



Үзе генә сөйли

Ачык сөйләү



Аңлаешсыз сөйли

Дустана мөнәсәбәттә



Агрессив

Иниөиатива күрсәтә



Инициатива күрсәтми

игтибарлы



игътибарсыз

Логик фикерли белә



Логик фикерли белми


Әңгәмә вакытында укучының үз-үзен тотуы

Балаларга карап сөйли



Балаларга карамыйча сөйли

Үз идеяләрен өсти



Әйтелгәнне кабатлый

Бүтәннәрнең рухын күтәрә



Тәнгә җиңеллек кертә

Тулы җөмләләр белән сөйли



Өзек фразалар белән сөйли

Ышанычлы сөйли



Ышандырып сөйли белми

Компромисска барырга әзер



Компромисска бара белми

Кыска сөйли



Күп сөйли

Аңлаешлы сөйли



Аңлаешсыз сөйли

Кызыклы сөйли



Тыңларга кызык түгел

Башкаларга үз фикерләрен әйтергә мөмкинлек бирә



Сөйләгәндә башкаларны бүлә




Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!