РррррррКукмара муниципаль районы
Мәмәшир авылы урта гомуми белем бирү мәктәбе
Сәламәт яшәү рәвеше – һәр гаиләнең нигезе
Сыйныф сәгате эшкәртмәсе
Төзеде: Бадрутдинова Фәйрүзә Миннемәхмүт кызы – Мәмәшир авылы урта гомуми белем бирү мәктәбе укытучысы
Тема. Сәламәт яшәү рәвеше – һәр гаиләнең нигезе.
Максат. Сәламәтлек , аны үстерү , сәламәт яшәү рәвешенең төп шартлары белән таныштыру һәм кузаллау булдыру.
Материал. “Мәгариф” журналлары, “Тәрбия” гәҗите, интернет-битләр.
Җиһазлау.Слайдлар, телевизор, компьютер.
Дәрес барышы.
I . Оештыру моменты.
Укучыларны туплау.
II .Сәламәтлек һәм сәламәт яшәү рәвеше.
Укытучы чыгышы.
Сәламәт яшәү рәвеше – сәламәтлекне саклау һәм ныгытуга, озын–озак еллар дәвамында иҗади эшчәнлекне тәэмин итүгә юнәлтелгән һәм аңлы рәвештә, үзеннән–үзе башкарыла торган, гадәткә кергән, күнегелгән яшәү рәвеше. Ул социаль гигиенаның төп категорияләренең берсе. Анда кешенең хезмәт, куллану, аралашу өлкәсендә үзенең сәләтен нинди формаларда тормышка ашыруы, рухи дөньясы нинди булуы, буш вакытын ничек уздыруы ачык чагыла.
Сәламәт яшәү рәвешенең төп шартлары .
Сәламәт яшәү рәвеше нидән гыйбарәт?
Укытучы чыгышы.(Слайд 2)
Сәламәт яшәү рәвеше нидән гыйбарәт?
Сәламәт яшәү рәвеше - ул:
дөрес ял белән чиратлаштырылган физик һәм акыл хезмәте;
гаиләдә һәм хезмәт коллективында нормаль психологик климат;
үз характереңны һаман камилләштерә бару;
начар гадәтләрдән арыну, яхшы гадәтләрне үзләштерү;
физкультура һәм спорт белән даими рәвештә шөгыльләнү;
рациональ туклану ;
үз-үзеңне тәрбияләү.
Шушы шартларны төгәл үтәгәндә генә кеше үзенең актив яшәү чорын озынайта, эшкә сәләләтен, көр күңеллелеген һәм көчен озак елларга саклый ала.
Укучылар чыгышын тыңлау. ( Һәр алдагы бүлекләр буенча бер укучы үзе әзерләнеп килеп чыгыш ясый)
Чыгышлар слайд буенча бара.
Чисталыкның саф исен,
Шифалы үлән тәмен,
Физкультураның көчен
Үзенә җыйган өчен,
Сәламәтлекнең башы,
Һәрбер йортның кояшы –
Режим дияләр аны.
Сау-сәламәт булыйм дисәң,
Гел чиста йөрт үзеңне.
Чисталыкта-пөхтәлектә
Сәламәтлек нигезе.




Зарарлы гадәтләрне дә
Без тизрәк бетерик.
“Чир китә, гадәт кала” дип
Әйткәннәр бик тә белеп.
Яман гадәт упкыныннан
Һәрчак ерак йөрегез.
Сәламәтлек – бәхет бит ул,
Аның кадерен белегез!
Табибка һәм үз-үзеңә ышан.
Укытучы чыгышы.
Сәламәт булыйм дисәң , чынык.
Табиб өч корал –сүз, үсемлек һәм пычак белән эш итә “, дигән борынгы иран табиблары. Акыл ияләренең бу гыйбрәтле сүзләрендә сүзнең беренче урынга куелуы юкка гына түгел.
Гимнастика ясау организм өчен гаять файдалы. Ул йөрәкнең әйбәт эшләвенә, тирән тын алырга һәм организмда матдәләр алмашына ярдәм итә.
Кем яши сәгатен белеп,
Уятмый аны берәү дә килеп.
Ятмас иренеп, ул үзе торыр,
Зарядка ясар, урынны җыяр.
Бит-кулын юар, вакытында ашар,
Портфелен барлап киенә башлар,
Кыңгырау булганчы мәктәпкә килер, -
Мондый бала дәресен дә белер.
Витаминнар – сәламәтлек дуслары.
Витаминнар кеше организмына сәламәтлекне ныгытуда һәм төрле йогышлы авыруларга каршы тора алу сәләтен күтәрүдә ярдәм итәләр. Шуңа күрә витаминнарны без сәламәтлекнең дуслары дип атыйбыз.
Хәзер безне укучылар кайбер витаминнар белән таныштырып китәрләр.
I укучы. А витамины җитешмәгәндә кешедә “тавык күзе” дигән авыру барлыкка килә. Кич, эңгер-меңгер вакытта күзләр начар күрәләр. Чөнки А витамины җитешмәгәндә, күзнең күрү катлавы яктылыкны начар сизә. Бу витамин озак вакытлар булмаганда, кеше сукыраерга мөмкин. А витамины шоферлар, трамвай һәм поезд йөртүчеләр, очучылар, бигрәк тә төнге рейсларда эшләүчеләр өчен әһәмиятле. А витамины җитешмәгәндә, баланың үсүе туктала, тире өсте кибә һәм бозыла. Шуңа күрә А витаминын үсү витамины дип тә атыйлар.
А витамины 100 г балык маенда - 16, сыер маенда – 15, кызыл борычта – 10, кишердә - 9, кузгалакта – 8, яшел суганда – 6, помидорда 2 мг чамасы була. Болардан тыш сөттә, каймакта, сырда, йомыркада да шактый. Бер кызыл помидор яисә бер өлгергән алма ашасаң, организмга А витаминының көндәлек микъдары кергән дигән сүз.
II укучы. В витаминын җыелма витамин дип йөртәләр. Ул берничә төр витаминга, мәсәлән В1, В2, В6, В12, В15 кә бүленә. В төркеме витаминнары йөрәк, кан тамырлары, ашказаны, сулыш органнары, күз, тире һәм нерв авыруларын дәвалауда киң кулланыла.
В витамины группасы арыш һәм солы икмәгендә; бодай, солы, карабодай ярмасында, борчак һәм фасольдә, сөт һәм эремчектә, ит һәм балыкта, йомыркада һәм чүпрәдә җитәрлек була. Тәүлеккә 200 грамм арыш икмәге ашасаң, организм В витаминының бер тәүлеккә җитәрлек микъдары белән тәэмин ителә.
III укучы. Д витамины җитешмәгәндә, кеше организмы минераль тозларны үзләштерә алмый һәм балаларда рахит авыруы барлыкка килә, скелет зәгыйфьләнә. Д витамины үсемлекләрдән фәкать гөмбәдә генә бар. Ул бавырда, иттә, каймакта, сөттә һәм майда, кит һәм дельфин бавырында була. Хәзерге вакытта Д витаминын (балык маен) күпләп тунец дип атала торган диңгез балыгы бавырыннан әзерлиләр.
IV укучы. С витаминын да кешеләр, Д витамины кебек, яшьтән үк куллана башлыйлар, һәм ул витамин һәркемгә иң кирәкле витамин булып санала. Ул азканлылыкны дәвалый, нечкә кан тамырлары стеналарын ныгыта, кан әйләнешен яхшырта, кешедә йогышлы авыруларны булдырмауга ярдәм итә. Гомумән, С витамины кеше организмына күпьяклап уңай тәэсир итә. Шуңа күрә хәзер балалар ашамлыкларына С витамины кушалар.
Хәзер инде нинди азыкта күпме С витамины барлыгын чагыштырып карыйк. 100 грамм киптерелгән гөләп җимешендә - 1500 мг, кара карлыганда – 300, кызыл борычта – 250, кузгалакта – 60, помидорда – 40, лимонда – 40, алмада һәм кәбестәдә - 30, яшел борчак һәм редискада – 20, кыяр һәм кишердә - 5 мг чамасы С витамины була.
Укытучы: Нәтиҗә ясап әйтсәк, организмга күбрәк витаминнар керсен өчен, төрле азык белән тукланырга һәм күбрәк җиләк-җимеш, яшелчәләр, арыш икмәге, сөт һәм сөт продуктлары ашарга кирәк.
Тагын бер әһәмиятле әйбер турында әйтеп китмичә ярамый: витаминлы азыкларны дөрес саклый һәм әзерли белергә дә кирәк. Мәсәлән, сөтне озак кайнатсаң, андагы витаминнар юкка чыга. Аны металл савытта кайнатырга, кашык белән болгатырга ярамый.
Бәрәңгене суда озак тотсаң, пешергәндә өстен япмасаң, табада озак кыздырсаң – витаминнарның күп өлеше таркала. Хәтта пешкән ашны озак ашамый торсаң, ул очракта да витаминнар кими. Бәрәңгенең кабыгын юка итеп чистартып яки кабыгы белән пешерү яхшы санала, чөнки кабыклы бәрәңгедә витаминнар күбрәк саклана. Бөек Ватан сугышы елларында госпитальләрдә кайбер авыруларга сусыз пешерелгән кабыклы бәрәңге ашатканнар. Хәзерге вакытта да больницаларда үпкә авырулы кешеләргә, кайбер башка авыруларга шундый бәрәңге бирәләр. Андый бәрәңгедә витаминнардан башка тагын кеше өчен бик кирәкле тозлар да була. Бәрәңге һәм яшелчәләрне пешерү алдыннан гына юарга, чистартырга, вакларга һәм кайнап торган тозлы суга салып пешерергә кирәк. Әзерләнгән салатны, кишерне, помидорны, шешәдәге сөтне кояшта калдырырга ярамый, алардагы витаминнар таркала. С витамины суда яхшы эресә, А витамины майда яхшы эри, шуңа күрә кишерне майда пешерү яхшы санала.
Язга таба, бәрәңгедә, алмада, яшелчәләрдә витаминнар азая, бу чорда витаминлы препаратлар кабул итәргә мөмкин.
Халык: “Үсемлекләр безне ашата-эчертә, киендерә, дәвалый”, - дип әйтә. Чыннан да, күпчелек витаминнар һәм дарулар үсемлекләрдән әзерләнә. Безнең өчен гадәти булган нарат, кузгалак, миләш, балан, шомырт, суган – барысы да дарулы яисә витаминлы үсемлекләр.
Менә кычытканны гына алыйк. Сез аның усал икәнен беләсез. Ә менә кычытканлы аш ашаганыгыз бармы?
Күпләр аны коймы буйларында һәм чүплекләрдә генә үсә һәм чага торган, бернәрсәгә яраксыз үсемлек дип кенә уйлыйсыз. Ә сез беләсезме? Кычытканнан яшел аш пешерәләр, яшел буяу, витамин һәм дарулар әзерлиләр. Аның яшь яфракларында берничә төрле витамин бар, шифалы булганы өчен аны Бөек Ватан сугышы елларында госпитальләргә җибәрү өчен җыйганнар.
Язгы айларда кычытканның яшь яфракларында витаминнар күбрәк һәм аңардан аш, йомырка кушып кычыткан боламыгы пешерәләр, кычыткан яфрагыннан салат та әзерлиләр.
Моннан тыш кычыткан яфрагында аксымнар, минераль тозлар, бигрәк тә тимер тозлары күп була. Шуңа күрә: “Һәр яз саен ике-өч тапкыр булса да кычытканлы аш әзерләп аша,”- ди халык. Йортка һәм бакчада кычыткан тирәсендә тагын тузганак һәм тигәнәк кебек чүп үләннәре дә үсә. Алар да дарулы һәм витаминлы үсемлекләр булып исәпләнәләр.
Гөләп җимешләрендә кара карлыганга караганда С витамины биш тапкыр күбрәк, аның ике-өч җимешендә кеше өчен С витаминының тәүлеклек нормасы бар. Дару буларак аны бик борынгы заманнардан бирле файдаланганнар. Борынгы Россиядә крестьяннар дәүләткә хәтта гөләп салымы да түләгәннәр.
Витамин җитештерү предприятиеләрендә С витаминын гөләптән ясыйлар.
Моннан 5-6 мең еллар элек кешеләр суганның шифалы икәнлеген аңлаганнар. Башта суганны Кытайда үстерә башлаганнар, аннан соң ул башка илләргә таралган. Борынгы Греция һәм Римда, мәсәлән, суганның солдатларга көч һәм батырлык бирүенә, күрүне һәм ишетүне көчәйтүенә ышанганнар, шуңа күрә солдат азыгына көн саен суган салу мәҗбүри булган.
Халык: “Суганның исе дә дәва,”- дип әйткән. Чынлап та, суган фитонцидлар дип аталган матдә бүлеп чыгара. Фитонцидлар микробларның үсешен тоткарлыйлар. Суган исе, фитонцид буларак, күп төрле микробларны бетерә һәм шуңа күрә аның исе дә дәва. Элекке вакытларда кешеләр суганны изеп ярага япканнар. Тиредәге гөмбә авыруларын дәвалауда да суганны кулланганнар. Димәк, суганның суы да шифалы. Хәзерге вакытта суган, кыр суганы, сарымсактан әзерләнгән препаратлар төрле авыруларны дәвалауда киң кулланыла.
Фитонцидларны башка үсемлекләр дә, мәсәлән, шомырт, укроп, миләш, киндер дә бүлеп чыгара, шуңа күрә миләш яки миләш чыбыгы салынган савыттагы су озак бозылмый.
Суганны көн саен билгеле микъдарда куллану гына шифалы исәпләнә, артык куллану зарар да китерергә мөмкин. Ашказаны, бавыры һәм бөере авырткан кешеләргә суганны күп кулланырга ярамый.
Табигать безгә сәламәтлегебез өчен күп төрле хәзинә бүләк итә. Ул хәзинәне күрә белергә, аларның кыйммәтен аңлый һәм аларны файдалана белергә генә кирәк.
VI. Озак яшәү серләре.
“Кеше гомере озынлыгын арттыруга нинди факторлар йогынты ясый?” дигән сорау куела. Укучылар җавап эзлиләр.
Азакта укытучы нәтиҗәләрне гомумиләштерә.
Укытучы. Кембридж галимнәре кешенең уртача гомер озынлыгын якынча 14 елга озайту мөмкинлеге бирүче иң гади 4 факторны билгеләгәннәр:
Тәмәке тартмаска.
Уртача физик активлык белән яшәргә.
Спиртлы эчемлекләр белән мавыкмаска.
Көнгә уртача 450-500 грамм яшелчә һәм җиләк-җимеш кабул итәргә.
Барысын да белергә телим.
“ Ромашка “ уены.
Сораулы ягы аска капланып куелган ромашка таҗларын 8 укучы бер-бер артлы ала һәм андагы сорауларга җавап бирә.
Өйгә эш . “ Сәламәтлегеңне яшьтән үк сакла” дигән темага рәсем ясарга.