СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Сабантуй фольклор бәйрәме

Нажмите, чтобы узнать подробности

Сабантуй фольклор  бәйрәме .

Просмотр содержимого документа
«Сабантуй фольклор бәйрәме»

САБАНТУЙ ФОЛЬКЛОР бәйрәме

Малай колга тотып чыга.

Кызлар бии – бии чыгалар. Кулларында сөлге.

1.Шатлыклар күңелебездә,

Ал кояш күгебездә.

Килегез, дуслар, кунакка:

Сабантуй бүген бездә.

2. Җилферди чиккән сөлгеләр,

Бүләкләр күбебезгә.

Көрәшик тә, ярышыйк та

БЕРГӘ: сабантуй бүген бездә.

3. Сабантуй, сабантуй!

Уйнап-көлеп, Җырлап-биеп,

Гөрләп килә сабантуй! (КЫЗЛАР,МАЛАЙЛАР БИЕП ЧЫГАЛАР)

-Мин яулыгымны сабантуй батырына дип бирәм!

-Минем яулык атта чабучыга!

-Яулыгым чүлмәк ватучыга!

4.-Әйдәгез , җырлап алабыз!

ҖЫР

Бүген бездә сабантуе

Җырлыйбыз да, бииибез.

Җырлап-биеп.куанышып

Сабантуйны зурлыйбыз.



Тыпыр-тыпыр, тыпыр-тыпыр,

Тыпырдашып басабыз.

Сабантуй ул шундый бәйрәм.

Бергә күңел ачабыз!



Сабан туе- хезмәт туе.

Шатлык һәм бәхет туе.

Уйнап, җырлап, биеп, көлеп

Бәйрәм итик көн буе.



Шау-гөр килә киң болыннар

Кырлар һәм су буйлары.

Котлы булсын, гөрләп торсын,

Ямле сабантуйлары!

5. Сабантуенда уеннар

Төрле була, күп була.

Уеннарсыз сабантуе

Булмаган да күк була.

6.Малайлар алып килгәннәр

Иң җитез юртакларны.

Үзләре дә сынатмыйлар.

Читтә торсын атлары. АТ ЧАБЫШЫ

7. Кашыкка салып күкәйне

Йөгерегез тизрәк.

Күрик әле, бу ярышта

Кайсыгыз җитезрәк? ЙОМЫРКА САЛЫНГАН КАШЫК КАБЫП ЙӨГЕРҮ

8.Сабантуе, сабантуе

Шундый кызык, күңелле!

Ник чыкмаска көрәшергә

Мин соң егет түгелме? ТАТАРЧА КӨРӘШ

9. Булды төрле ярышлар.

Ат чабышы һәм көрәш.

Иң кызыгы калды-

Аркан тартышы. АРКАН ТАРТЫШУ

10. Икегезгә ике капчык

Ягез әле тотыгыз,

Сабантуенда ярышып

Сез дә бүләк алыгыз! КАПЧЫК БЕЛӘН СУГЫШУ

11.Баганага менәм мин,

Барысын да җиңәм мин!БАГАНАГА МЕНҮ

12.Сабантуй елга бер килә, әйдәгез биеп алыйк әле!БИЮ

13.Сабантуйлары тәмам.

Барыгызга саулык телим. Сау булыгыз дуслар!

ҖЫР