СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Сагынабыз сине, Аяз абый!

Нажмите, чтобы узнать подробности

Просмотр содержимого документа
«Сагынабыз сине, Аяз абый!»

Сагынабыз сине, Аяз абый!

(Әдәби-музыкаль кичә)

Зал бәйрәмчә бизәлә. Экранда әдипнең портреты, "Сагынабыз сине, Аяз абый!" дип исемләнгән әдәби газета урын ала, әдип иҗаты турында түбәндәге фикерләр яктыртыла:

Аяз Гыйләҗев - татарның әдәби мирасына зур өлеш керткән язучы.

Татарстан Республикасының Беренче Президенты

Минтимер Шәймиев.

Аяз Гыйләҗев - әдәбиятыбызның төрле тармакларында ат уйнаткан кеше. Ул күренекле прозаик, үзенчәлекле драматург, үткен каләмле публицист һәм очеркист, ниһаять, усал телле тәнкыйтьче.

Фәрваз Миңнуллин.


Халык язучысы Аяз абыйның мирасы татар халкы өчен генә түгел, бөтен кешелек дөньясы өчен зур хәзинә! Һәм ул Мәңгелек! Аяз Гыйләҗев - киләчәктә иң укылачак, алай гына да түгел, бер кулыңа килеп эләккәч, кат-кат укылачак әдип! Ул- милләтебез горурлыгы.

Фаил Ибраһимов.


1 нче алып баручы. "Әдәбият" дип аталган Йолдызлыктан үзләренә рухи азык алучылар - бәхетлеләр. Бәхетлеләр, чөнки бу Йолдызлык үзенә нурны Тукайлар, Әмирханнар, Җәлилләр, Исәнбәтләр, Еникиләр һәм башка бик күп олпат әдипләребезнең илһам чишмәсеннән ала. Сүзебез шушы Йолдызлыкның якты бер нуры булып балкыган әдибебез Аяз Гыйләҗев турында.

2 нче алып баручы. "Бәләкәй чакта сукмаклар синеке! Ялантәпи, тып-тып басып, дөнья белән танышу әнә шул җәяүле сукмаклардан башлана. Кая карасаң да, сиңа ят ярлар, моңарчы син күрмәгән, күрә дә алмаган сер дөньясы",-дип яза Аяз Гыйләҗев "Балачак сукмаклары" дигән истәлегендә.

А. Гыйләҗевнең балачак сукмаклары кайчан, кайда башланган соң? Шуның белән тулырак танышыйк.

1 нче укучы. Аяз Мирсәет улы Гыйләҗев 1928 нче елның 17 нче гыйнварында Татарстанның Сарман районындагы Чукмарлы авылында укытучы гаиләсендә туган. Әтисен Югары Баграж авылына укытырга җибәрәләр. Балачагы, яшьлеге шул авылда, язучы сүзләре белән әйткәндә, "юмарт күңелле, кунакчыл, гади, үтә кешелекле, риясыз-хәйләсез керәшеннәр арасында" үтә.

2 нче укучы. Авыл мәктәбенең тугызынчы сыйныфын тәмамлагач, унынчы сыйныфны Сарман урта мәктәбендә укый.

1948-1950 нче елларда ул - Казан дәүләт университеты студенты.

Аңа да шәхес культының газапларын татырга туры килә. 1950 нче елның мартыннан 1955 нче елның августына кадәр кыен сөргенлек шартларында ташчы, бетончы, бригадир һәм десятник булып эшли.

Казанга кайткач, университетта укуын дәвам итә.

3 нче укучы. "Чыгарган беренче такмагым - шигъри юлларым хәтердә калмаган, соңгы бер юлы гына исемдә... "Идәндә шомырт коя" иде аның соңгы юлы... Баштагы юллары "Яфрак ярата бәрәннәр... тамаклары тиз туя... Тамак туйгач сикергәләп, идәнгә шомырт коя" булды шикелле",-дип яза әдип.

Аның каравы, А. Гыйләҗевнең башлангыч иҗат тәҗрибәләре кайчан башлануын анык кына әйтә алабыз без. Башлангыч иҗат тәҗрибәләре студентлык елларында башлана аның. "Ян, учагым, ян!" исемле лирик рухтагы беренче хикәясе 1948 нче елда ук дөнья күрә.

1 нче алып баручы. Шуннан башланган иҗат чишмәсен бер дә саектырмыйча, А. Гыйләҗев үзен бик күп санлы хикәяләр, публицистик мәкаләләр, повестьлар һәм романнар, өч дистәдән артык драма әсәрләре авторы итеп танытты.

Тәнкыйтьче Фәрваз Миңнуллин әйткәнчә, "Аяз Гыйләҗев - әдәбиятыбызның төрле тармакларында ат уйнаткан кеше. Ул күренекле прозаик, үзенчәлекле драматург, үткен каләмле публицист һәм очеркист, ниһаять, усал телле тәнкыйтьче".

2 нче алып баручы. "Аяз Гыйләҗевне язучы итеп таныткан әсәре, миңа калса, "Үги ана яфраклары" дигән егерме генә битлек хикәясе булды. Бу хикәядә бернинди ялган юк, авторның һәр сүзе самими, шул сүзләрдән ул, чын тормыш дөреслегенә һич тә хилаф китермәстән, "менә бу тормышның үзе!" дип әйтә торган, хәтта үзеннән дә гүзәлрәк булган бер тормыш бинасы төзеп куйган",- дип язган иде Хәсән Сарьян бу хикәя хакында.

(Хикәядән өзек белән танышу).

1 нче алып баручы. Язучы Марат Әмирханов остазыннан "Иң уңышлы әсәрләрегездән беренче итеп кайсын атар идегез?" –дип сорагач, ул:"Яра" повесте", - дип җавап бирә.

"Яра" – дөнья укучысына тәкъдим итәрлек әсәр... "Яра"ның нигезен мәхәббәткә мәдхия тәшкил итә". М. Әмирхановның "Яра" повесте турындагы бу фикерләренә без дә кушылып, мәхәббәт турында җыр тәкъдим итәбез.

(Җыр. Мин сине ничек яраттым! С. Садыйкова музыкасы, Р. Фәйзуллин шигыре).

2 нче алып баручы. "Башка әсәр язмаса да, "Җомга көн, кич белән..." повесте белән генә дә А. Гыйлҗев татар әдәбияты тарихында калыр иде",- дигән фикере белән Тәлгат Галиуллин бик хаклы. Татар хатын-кызларына хас күркәм сыйфатларны үзенә туплаган, сөттән ак, агым судан пакь, намуслылык, җаваплылык үрнәге булган Бибинур карчыкны сурәтләве өчен генә дә рәхмәтле без язучыбызга.

(Әсәрдән өзек тәкъдим итү).

1 нче алып баручы. "Шөкер, татар әдәбияты олпат шәхесләргә, телебезнең нечкәлекләрен үтә сизгер тоемлаучы, һәр кәлимәне асыл мәгънәсен белеп, алтын кысага утыртылган бриллиант кимәленә җиткерә белүче сүз осталарына бай булды. Һәм аларның берсе дип, мин, һич икеләнмичә, Аяз ага Гыйләҗевне күрсәтер идем..." Бу юллар Флүс Латыйфиның "Юксыну" дигән мәкаләсеннән. Язылганнарга мисал итеп, "Урамнар артында яшел болын" романын гына китерү дә җитәдер, минемчә.

Хәзер шагыйрь Гәрәй Рәхимнең әдип иҗатына багышлап язылган "Урамнар артында яшел болын" шигырен тыңлап үтик.

2 нче алып баручы. Каты бәгырьле, кырыс табигатьле, бик таләпчән күренгән язучыбыз күңелендә татар җырлары аерым урын алып торган.

"Татар җырлары – безнең милли фәлсәфәбез. Татарча уйларга, укырга, югары үрләргә мөмкинлек калмаганда, ул барлыгын, яшәешен,өмет-өметсезлеген җырларга салган, хыялларының иң мөкатдәсен җырга күчергән..." Бу – Аяз Гыйләҗев сүзләре. Әлеге фикер белән килешми мөмкинмени?! Әйдәгез әле, үзәкләргә үтәрлек бер татар моңын, татар җырын тыңлап китик.

(Җыр.Син сазыңны уйнадың. Татар халык көе. Н. Исәнбәт шигыре).

1 нче алып баручы. "Язгы кәрваннар" повесте "Казан утлары" журналында басылгач, Сибгат ага Хәким:"Аяз, мин синең ул повестеңне җылый-җылый укыдым. Син анда, үзең кичергән яшьлек еллары рухын саклаган хәлдә, каләм көчеңнең олпатлыгын раслаганың. Түзмәдем, шул исемдә шигырь яздым,"- дигән була .

Хәзер шул шигырь белән танышыйк. С.Хәким "Язгы кәрваннар".

2 нче алып баручы. Аяз Гыйләҗев үзен эзләнүчән һәм үзенчәлекле драматург буларак та танытты."Көзге ачы җилләрдә", "Җиргә тапшырылган серләр", "Китмәгез, тургайлар", "Шомырт чәчәк атканда", "Хәдичәнең кече улы", "Яланаяклы кыз"... Болар А. Гыйләҗев иҗат иткән сәхнә әсәрләренең бик азлары гына.

"Аязның пьесалары белән танышкач, укучы тыныч кына кала алмас, уйланыр, дөнья гаме белән дә яши башлар дип ышанам. Талантлы драматургыбыз Аяз Гыйләҗев белән һәр очрашу истә калырлык вакыйга ул", - дип яза Рәүф Игъламов "Аяз Гыйләҗев - драматург" дигән мәкаләсендә. Моңа өстәп, бары: "Әйе, Аяз абый пьесалары гамьле, мәгънәви,тәрбияви...",-дип кенә әйтәсе кала.

(Бер пьесасыннан өзек сәхнәләштерү).

1 нче алып баручы.Татарстанның халык язучысы, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның һәм Русиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Русиянең М. Горький исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, талантлы әдип Аяз ага Гыйләҗевкә багышланды бу кичә. Флүс Латыйфи сүзләренә каләмдәшләренең сагыну хисләрен, күпсанлы укучыларының юксыну тойгыларын өстәп, "Сагынабыз сине, Аяз абый, тирән фәлсәфи әсәрләреңне сагынабыз... Әдәбиятка һәм безгә Син кирәк, бик-бик нык кирәк идең шул!" - дибез.


Файдаланылган әдәбият.

Аяз Гыйләҗев: Истәлекләр./ Төз. И. Гыйләҗев.- Казан: Татар. китап нәшр.:2006.-271 б.

Аяз Гыйләҗев. Сайланма әсәрләр. 5 томда.-Казан: Татар. китап нәшр.,2002.

Татар әдәбияты тарихы: 6 томда: 6 том: 60-90 нчы еллар әдәбияты.-Казан, "Раннур" нәшрияты, 2001.-544 б.