Салават күперендәге төсләр
(Зал бәйрәмчә бизәлгән. Алгы стенада салават күпере, кояш, чәчәкләр, кошлар. Балаларның рәсемнәре һәм “Салават күпере” журналлары күргәзмәсе. Уртада экран. Балалалар “Салават күпере” җырына залга керәләр.)
Тәрбияче: Шундый матур бер күпер, кеше йөрми, ат керми. Нәрсә ул? (салават күпере) Ә залда кая күрәсез сез аны? (стенада, рәсемнәрдә, журналларда). Ә нинди төсләр бар соң анда? (балалар салават күперендәге төсләрне русча , белсәләр, татарча да әйтәләр)
(Тәрбияче журналларны күрсәтә) Беләсегез киләме бу матур журналларның исемен? “Салават күпере” журналы икәнен каян белдегез? Кулларыгызны күтәрегез әле, кемнең өендә бу журнал бар? “Салават күпере”- татар телендә чыга торган кызыклы, матур балалар журналы. Анда бик күп шигырьләр, әкиятләр, рәсемнәр, уеннар бар. Туктагыз әле, нигә сөйлим соң әле мин. Журналны карасак, дөрес булмасмы икән? Әйдәгез әле беренче битен ачыйк. (экранда шигырьләр һәм аларның эчтәлегенә туры килгән рәсемнәр сурәтләнгән беренче бит күрсәтелә) . Тыңлап карыйк әле бу матур шигырьләрне.
1 бала
Әй, булдык кунак,
Әй, булдык кунак.
Аш-суның чиге юк,
Табагының төбе юк.
Миңа тоттырдылар
Бер олы кашык.
Ашый торгач ташып,
Иренемне ерттым кашып.
Әллә ни эшләтте,
Телләремне тешләтте.
2 бала
Өстемә кигәч,
Чәчәкле күлмәк.
Кунды кызыгып,
Матур күбәләк.
Төрле бизәкне
Ул иснәп үтте.
Чын чәчәк юк, дип,
Үпкәләп китте.
3 бала
Ярый әле телефон бар,
Сөйләшергә яшьләргә.
Бу телефон булмаса-
Көне бе нишләргә?
Берөзлекез шалтырый,
Башым инде яңгырый.
Әгәр SMS килмәсә,
Минем йөрәгем ярсый.
Башта гадие ярады,
Хәзер крутойлар кирәк.
МР-3-лы, блютузлы
Сенсорный булсын бигрәк.
4 бала
Безнең Гали бигрәк тату Кәҗә белән,
Менә Кәҗә карап тора тәрәзәдән.
Гали аны чирәм белән кунак итә,
Кәҗә рәхмәт укый: сакалын селкетә.
5 бала
С козою дружит наш Гали который год.
Он вместе с ней гулять идет на огород.
Свою козу Гали угощает он травой,
Ну а коза трясет довольно бородой.
6 бала (инглиз телендәге шигырьне укый)
7 бала
Юктан гына кызык табып,
Чыркылдап көлә кызлар.
Әйтерсең лә, алар күктән
Җиргә төшкән йолдызлар.
Бераз усал булсалар да,
Елмаялар нур сибеп.
Шул җылы карашны күреп,
Йөрәкләр китә эреп.
“Песи” уены ( 2 кечкенәләр төркеме балалары белән)
Песи, песи поскан,
Ике күзен кыскан.
Кысса, безне тоталмый.
Тотар иде, җиталмый.
Тәрбияче :Хәзер икенче битне ачып карыйк. Такмаклар (экранда – такмаклар һәм аларның эчтәлегенә туры килгән рәсемнәр)
Әнә килә бер машина,
Бүрек кигән башына.
Кетәклеккә менгән идем,
Тавык типте башыма.
Ике песи суга бара,
Көянтә, чиләк асып.
Ике тычкан карап кала,
Капка төбенә басып.
За водой пошли две кошки
С коромыслом и ведром.
Два мышонка очень зорко
Смотрят вслед им за окном.
Ике тавык җырлап йөри,
Әтәч гармун уйната.
Шул тавыкка чыдый алмый
Ата каз елап ята.
Гармонистом стал петух,
Куры песенку поют.
Гусь от зависти рыдает-
Новых песен он не знает.
Әбиемнең кәҗәсе
Бакчада кәбестәдә.
Биемәгәч, җырламагач,
Син монда нәмәстәгә?
Тәрбияче: Алга таба журналыбыз белән танышуыбызны дәвам итик. (экранда - табышмаклар, җаваплар сурәтләнгән рәсемнәр)
Җәен урманга патша, кышын кардан да аста. (аю)
“Ал”, дисәң дә, алалар,
“Алма” дисәң дә, алалалар.
Нәрсә соң ул, балалар. (алма)
Алгы тәпие кыска,
Чабарга ул бик оста.
Соры тунын сала да,
Ак тунын кия кышка. (куян)
“Матур уен” татар халык җырлы-биюле уены (уртанчылар төркеме балалары өчен)
Сез уртада, без кырыйда
Әйләнәбез түгәрәк.
Уеныбыз булсын матур,
Күңел ачыйк бергәләп.
Таянабыз билләргә,
Тотынабыз биергә.
Тыпыр-тыпыр тыпырдатып
Әйләнәбез без бергә.
Тәрбияче: Булдырдыгыз. Журнал битләре буйлап сәяхәтебезне дәвам итәбез.
(экранда – юаткычлар, мавыктыргычлар)
Тор, тор, тургай,
Таң ата бугай.
Тургай, кил, чыпчык, чык,
Чырык-чырык-чырык.
Үчти.үчти,үчтеки,
Минем кызым кечтеки.
Үсә, үсә, зур була.
Бик матур кыз була.
Бу бармак – бабай,
Бу бармак – әби,
Бу бармак – әти,
Бу бармак – әни,
Бу бармак – кыз,
Бу бармак – малай.
Кызлар, кызлар,
Һавадагы йолдызлар.
Малайлар, малайлар –
Чүплектәге калайлар.
Тәрбияче: (экранда – “Биш мәче” тизәйткече буенча рәсемнәр) Ә бу рәсемнәр ни турында сөйли безгә? (балалар бергәләп сөйлиләр)
Булдырдыгыз. (экранда елаган бала рәсеме -үртәвечләр)
Син матур, син чибәр,
Сиңа акрап туймыйлар.
Нигә сине зоопаркка
Маймыл итеп кймыйлар?
“Зәңгәр чәчәк” таар халык җырлы-биюле уены
Юл читендә зәңгәр чәчәк
Якты нурлар тарата.
Безнең кызлар һәм малайлар
Зәңгәр чәчәк ярата.
Дус-ишләрең арасыннан
Берсен сайлап ал әле.
Тезләнергә ипле булсын,
Мендәреңне сал әле.
Тәрбияче: Тагын бер битен ачыйк әле. (экранда - кызыклы такмазалар)
Ике бәлеш очып бара,
Агып бара майлары.
Безнең кәҗә моңлы сайрый,
Сайрый торган айлары.
Бэлиши под небеса
Отправляются в полет.
Время петь! – И нам коза
Что-то грустное поет.
Чуар тавык суга бара,
Аягында чабата.
Шул вакытта әтәчебез
Киңәшләр биреп ята.
В желтой шали курица
Дрова несет, сутулится.
Петух семечки грызет,
Ей советы подает.
Булган ди, берәү,
Куйган ди ,терәү.
Терәве ычкынган,
Үзенә суктырган.
Аягын кыстырган,
“Әни” дип кычкырган.
“Зур-кечкенә” уены ( 2 кечкенәләр төркеме балалары өчен)
Тәрбияче: Тагын бер битен ачыйк әле. (экранда – тер күнекмәләре)
Су-су-су – су сала (Алсу)
Си-си-си- сөт эчә (песи)
Ю-ю-ю- әйбәт, чиста (аю)
Пи-пи-пи- эх, тәмле (ипи)
Ма-ма-ма – зур, матур (алма)
Әй-әй-әй – тәмле кайнар (чәй)
Ан-ан-ан – сикер, сикер, син (куян)
На – на-на – әнә килә (машина)
“Карусель” уены (уртанчылар төркеме балалары өчен)
Тәрбияче: Ә бу биттә безнең балалар үзләренең фотоларын урнштырды. Карыйк әле, кемнәр бар икән анда? (экранда балаларның фотолары)
Ә монысы се ясаган рәсемнәр (экранда балаларның рәсемнәре)
Менә нинди кызыклы ул “Салават күпере”!
“Салават күпере”н
Укыйбыз, яратабыз.
Аның аша тыңларга,
Әдәпкә өйрәнәбез.
Укып-язып, рәсем ясап,
Вакыт җебен сүтәбез.
Белемгә дуслар белән
Журнал аша керәбез.
Тәрбияче: Безгә “Салават күпере” күчтәнәчләр дә әзерләгән. (балаларга күчтәнәчләр өләшенә)