6 нчы сыйныф (татар төркеме)
Татар теле дәресе
Тема: Сан сүз төркемен гомумиләштереп кабатлау.
Максат: сан сүз төркеме турында белемнәрен ныгыту, системалаштыру;
саннарны әйтмә һәм язма сөйләмдә дөрес куллану күнекмәләре булдыру;
татар теленә карата кызыксыну, милли горурлык хисләре тәрбияләү.
УУД
Шәхси:укуга һәм хезмәткә уңай караш, мөстәкыйльлек булдыру;
Танып белү:өйрәнгән кагыйдәләргә нигезләнеп саннарны дөрес яза,өстәмә чыганаклар белән эшли белү;
Регулятив:укытучы җитәкчелегендә уку мәсьәләсен чишүнең дөрес юлларын билгеләү, вакытны дөрес бүлеп эшне оештыра белү;
Коммуникатив: хезмәттәшлек итә белү,әңгәмәләрдә катнашу.
Әдәбият:104 нче бит, дәреслек
Җиһазлау: презентация, перфокарта, карточкалар
Дәрес барышы:
I Оештыру өлеше
II Уку мәсьәләсен кую.
1)Кроссворд чишү (Сан)
2)Дәрес максаты белән танышу: сан сүз төркеменең мәгънәсен, сорауларын, төркемчәләре ясалышы, җөмләдә кулланылышы буенча белемнәрне ныгыту. Сөйләмдә дөрес кулланырга өйрәнү.
II Уку мәсьәләсен өлешләп чишү:
1) Аңлатмалы сүзлек буенча эш. Сан сүзенең мәгънәләре аңлатыла.
2)Презентация буенча текстны укып танышу.
Биремнәр: I төркем саннарның мәгънәсе, сораулары; II төркем язылышы турында нәтиҗә чыгара.
3)Сүзлек диктанты. Перфокарталарда ясалышы буенча төркемләп язарга:унике, илле, унөч, җиде-сигез, егерме ике, алты, алтмыш алты, биш-алты, өч, ике миллион, биш йөз, мең, ун, унҗиде, унсигез, өчәр-дүртәр, унтугыз, бер-ике, бер мең ике йөз унбиш, унөч, утыз ике, илле бер, мең.
Парларда үзара тикшерү.
4) Сан төркемчәләрен табу.(ярты, чирек, алтау, утызынчы, икешәр, утызар, йөзләп, илле икенче һ.б).
Үзбәя
Ял вакыты.
Хәзер ял итеп алабыз. Күзләргә гимнастика ясыйбыз.
Күзләрне йомабыз, ачабыз,
Тәрәзәгә карыйбыз;
Стенага, түшәмгә,
Аннан торып басабыз.
Бу бармагым – бабаем,
Бу бармагым – әбием,
Бу бармагым – әтием,
Бу бармагым – әнием,
Ә бу бармагым – мин илә.
Без барчабыз – дус гаилә.
Кулларны күтәрәбез,
Аннары төшерәбез.
Алга да иеләбез,
Артка да бөгеләбез,
Сикергәләп алабыз да,
Урынга утырабыз.
Бирем буенча төркемнәр ясарга.
Мөстәкыйль сүз төркеме ничә?
Модаль сүз төркеме ничә?
Алмашлык төркемчәләре ничә?
Рәвеш дәрәҗәләре ничә?
Сыйфат дәрәҗәләре ничә?
5) Карточкалар буенча эш.
Җөмләдәге саннарны табып морфологик анализ ясарга. Эш төркемнәрдә эшләнә. Һәр төркемгә икешәр җөмлә.
Кергән бер кешегә бишәр, унар сум гына акча бирә башлады. (М.М.) 2. Шулвакыт ике бөртек күз яше Фәниярның иреннәренә тамды. (Ф. Я.) 3. Ул көннән соң инде егерме елдан артык гомер узды. Равил башыннан йөзләрчә, меңнәрчә хәлләр үтте. (В. Н.) 4. Әбугалисина ун яшендә үк инде алгебраны, геометрияне, хәтта философияне белгән. («Кем ул? Нәрсә ул?» кит.)
Үзбәя
6) Татарчага тәрҗемә итегез.
В сутках 24 часа, в году 365 дней. Казалось бы, бесспорные утверждения. Однако они не совсем точны. Дело в том, что в сутках не 24 часа, а на несколько секунд больше. В году же в среднем 365 суток 5 часов 48 секунд. За 4 года «набегают» почти полные лишние сутки. Они-то и создают год високосный.
Үзбәя
V Рефлексия.
1)Сан сүз төркеме моделен төзү.(төркем белән эш)
2)Үзбәя
VI Өй эше.1) «Мәгариф» журналыннан сан кергән җөмләләр язарга.
2) Саннар кергән 5-6 башваткыч язарга.
3)Санның төрле төркемчәләрен кулланып “Кошлар – безнең дусларыбыз” дигән темага хикәя язарга.