СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

"Саннар илендә"

Нажмите, чтобы узнать подробности

Просмотр содержимого документа
«"Саннар илендә"»


Тема: Саннар илендә

Максат: Сан турында үткәннәрне кабатлау.

Бурычлар:

1. Саннарның лексик-грамматик билгеләрен таный белү.

2. Санның шартлы билгесе булган цифрлар турында әйтеп, тормышта кулланылу дәрәҗәсен ачыклау.

3. Вакытлы матбугатка кызыксыну уяту,

Тибы: Кабатлау-ныгыту.

Методлары: дәрес-презентация, сүзлек эше, әңгәмә, күнегүләр эшләү.

УУЭ: шәхси, коммуникатив, регулятив һәм танып-белү эшчәнлеген үстерү һәм камилләштерү.

Җиһазлау: ноутбук, карточкалар, иллюстратив материал.



Дәрес барышы

I. Оештыру өлеше.

Укытучы:

- Хәерле көн, укучылар! Бер-береезгә карап бер елмайик та, дәресебезне башлыйк.

II. Актуальләштерү.

- Балалар, узган дәресләрдә кайсы сүз төркеме турында сөйләштек?

- Сан турында сезнең белемнәрегез инде шактый тулыланды, бүгенге дәресебезне без сан сүз төркемен йомгаклауга һәм ныгытуга багышлыйбыз.

- Әйтегез әле, саннар сезгә кайларда еш очрый?

Күзалдыгызга китерегез, саннар булмаса телефоннар булмас иде, адреслар, туган көннәр, гомумән, дөньяда тәртип булмас иде. Дәресебезне дә без сан язудан башлыйбыз (датаны дәфтәрләргә язу).

- Рәсемгә карагыз әле, бу көн турында сез нәрсә әйтә аласыз?

- Әйе, “Әлмәт таңнары” газетасына экскурсия сурәтләнгән монда.

- Укучылар, ошыймы сезгә “Әлмәт таңнары” газетасы? Укып барасызмы?

- Укучылар, җавапларыгыз өчен рәхмәт. Минем кулда “Әлмәт таңнары” газетасы, бу газета белән узган дәрестә без эзләнү эше дә башкарган идек, дәфтәрләрегезгә эзләнү эше буенча нәтиҗәләрне дә язып куйдык. Әйдәгез әле, хәзер инде өй эшләрегез белән танышып китик. Мин нәтиҗәләрне укыйм, сез һәр нәтиҗә буенча өйдә әзерләп килгән мисалларыгыз белән таныштырырсыз.



III. Кабатлау - ныгыту өлеше.

1. Акыл штурмы.

Укытучы:

- Саннарның төркемчәләре турында сүзне дәвам итеп (слайд 2), белгәннәрне гомумиләштерү өчен мин сезгә “Акыл штурмы” исемле уен тәкъдим итәм: ком сәгате агып беткәнче билгеле бер төркемчә турында бар белгәннәреңне әйтеп бетерергә кирәк. Я, кем башлый? (Саналмыш әйтү).



2. Телдән күнегү

- Ә хәзер слайдка игътибар итегез. Саннарның төркемчәләргә бүленеше төрле телдә төрлечә, охшаш яклары да булырга мөмкин. Таблицага карап шушы мәсьәлә буенча нинди нәтиҗә ясый алырсыз?



  1. Таблицадан күренгәнчә, татар телендә микъдар, тәртип, җыю, чама, бүлем сан төркемчәләре бар, рус телендә чама, бүлем саны юк, инглиз телендә җыю, чама, бүлем саны юк – аерма шунда.

  2. Һәрбер телдә сан төркемчәләре махсус кушымчалар ярдәмендә ясала – охшаш ягы булыр тора.

  3. Русча җыю санына мисал китерегез (җөмлә), инглизчә тәртип санына мисал китерегез.

3. Сан төркемчәләренә күнегү.

- Ә хәзер дәфтәрләрдә эш башкарабыз: бирелгән саннарны саналмышлары белән бергә язарга (бер укучы тактада эшли)

15 - микъдар

34 - тәртип

115 - чама

2000 - бүлем

10­ - җыю

Укучылар дәфтәрләрендә эшлиләр. Соңыннан мисалларны кычкырып укыйлар.

  1. Игътибарлылыкка күнегү. Слайдта рәсемнәр күрсәтелә.

- Кузакта ничәләп борчак бар?

- Календарьда елның ничәнче ае күрсәтелгән?

- Көймәләргә ничәшәр кеше утырган?

- Савытта ничә яшел алма бар?

- Тартмада песи балалары ничәү?

Физминутка үткәрү

- Ә хәзер ял итеп алабыз, мин музыка куям, сез музыка астында физик күнегүләр башкарасыз, шул ук вакытта җырдагы саннарга да игътибар итәсез, мин музыканы туктаткач, саннарның төркемчәләрен атарсыз. Молодцы!

Бераз ял итеп алдык



- Саннарның җөмләдә кулланылышын күзәтик.

Газетадан тамыр сан кергән 1 җөмлә, кушма сан кергән 1 җөмлә, тезмә сан кергән 1 җөмлә, кушма сан кергән 1 җөмлә күчереп алырга.

5. Саннарның ясалышын аңлату.

Егерме җиде

1997-1999

9 нчы май

XI гасыр

Өчәр-дүртәр

Уналты

IV. Рефлексия. Нәтиҗә һәм бәяләү.

- Дәреснең ахырына якынлашабыз, Мөҗәһит абыйның бер табышмагын әйтәм әле, җавабын уйлагыз. Бер янында алты нуль. Ничә була? Үзең бел!

Миллион саны – алынма сан, аннан миллионер сүзен төзеп була, сезгә дә “Миллионер буласың киләме?” дигән уен тәкъдим итәм. Максатыбыз: теманы үзләштерү дәрәҗәгезне билгеләү.

(Уен тест формасында бара, дүрт җавап арасыннан берсен сайлап алу. Уен ахырында нәтиҗә ясала).

- Сезгә карточкалар таратам, дәрес турында фикеләрегезне тиешле шакмакларда күрсәтегез.

Өй эше.

- “Әлмәт таңнары” газетасы турында мәгълүмат язып килергә:

Мәгълүматны интернетта редакциянең махсус сайтына кереп тә табып була.

Йомгаклау.

- Дәрестән нинди нәтиҗә чыгарып була? (Балалар җавабы).

- Саннарны өйрәнгәндә күбрәк нәрсә ошады, нәрсә мавыктырды, кызыксыну уятты?

- Билгеләр кую.