СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Саулык-зур байлык

Нажмите, чтобы узнать подробности

Бу материал сыйныф сәгате өчен әзерләнде. Билгеле,аны тулыландырып,үз эшкәртмәңне әзерләп була.Файдаланырсыз дип ышанып калган. 

Просмотр содержимого документа
«Саулык-зур байлык»

Саулык – зур байлык (Сабирҗанова Ф.Г. IIкв.категорияле укытучы)

Максат: 1.Укучыларның саулыкларын сакларга,чыныгырга өйрәтү, начар

гадәтләрне булдырмау.

2.Мәктәптә һәм гаиләдә балалар арасында дуслыкны,татулык

ны арттыру.

3.Спортка мәхәббәт тәрбияләү.

Җиһазлау: карточкалар, рәсемнәр, табышмаклар, шигырьләр.



Материал: Ачык дәрес. /Укытучылар өчен татар телендә методик кулланма/ - Июнь,2008.

Ачык дәрес. /Укытучылар өчен татар телендә методик кулланма/ - Октябрь,2008.

Табышмаклы букча.Хәйруллина В.Л. Яр Чаллы типографиясе, 2003.



























Дәреснең барышы.

2008 нче ел – Сәламәтлек һәм спорт елы дип игълан ителде.

Сәламәтлек- кешенең иң зур байлыгы.Бүген без сезнең белән сәламәтлек кирпечләреннән йорт төзибез.

Йорт төзүне нигездән башлыйбыз.Кеше өчен Җир йөзендә иң кирәге – кояш, һава, су – яшәү чыганаклары.Сәламәтлек йортының нигезе итеп, яшәү өчен иң кирәкле кояш, һава, суны алабыз.

-Кояш безгә ни өчен кирәк?

-Җир шарында тереклек булу,үзненең җылы нурлары белән безне җылыту өчен кирәк.

-Һава кешегә ни өчен кирәк?

-Һава безгә сулау өчен кирәк.

-Бүлмәдәге һаваны чиста тоту өчен ниләр эшләргә кирәк?

-1.Бүлмәне җилләтергә,дымлы чүпрәк белән тузанны сөртергә.

-2.Гөлләр утыртырга.Һаваны микроблардан алоэ, яран гөлләре яхшы чистарта.

-3.Гөлләр кешегә яхшы тәэсир итә, кәефне күтәрә.

- Ә хәзер табышмак әйтәм .Ул нәрсә?

Яз килсә, киенә,

Көз килсә, чишенә,

Язын күңел күтәрә.

Җәен ышыклый,

Көзен ашата.

Кышын җылыта.

Ул нәрсә?

-Болар-агачлар.Алар да һаваны чистарта.

-Ә су ни өчен кирәк?

-Су эчәр өчен кирәк.

-Инеш-күлләрнең, елгаларның чисталыгын сакларга кирәк.

Димәк, кояш, һава, су-безнең якын дусларыбыз,тормыш чыганагы.

-Ә хәзер “Кояш, һава, су” дигән уен уйнап алабыз.Түгәрәк ясап, кояш булып басабыз, иркен итеп сулыйбыз,су белән коенабыз.

(күнегүләр ясала)

Өйне сәламәтлек кирпечләреннән төзибез.Беренче кирпечне “Дөрес туклану” дип атыйбыз.

-Дөрес туклануның төп кагыйдәләрен искә төшерик(укучыларга карточкалар таратыла).

-артыгын ашамаска,

ризыкны көн буена 3-4 тапкыр , әз-әзләп кабул итәргә,

йоклар алдыннан ашамаска-эчмәскә,

тозлы, баллы, майлы әйберләрне чамалап кулланырга,

азыкны яхшылап чәйнәргә,

тиешенчә эшкәртеп,юып, бозылмаган,куллану вакыты чыкмаган ризыклар гына ашарга.

-Чираттагы сәламәтлек кирпечен “Хәрәкәттә-бәрәкәт” дип атыйбыз.

Күп хәрәкәтләнсәгез, спортны яратсагыз-авырмассыз, сәламәт булырсыз.

Хәзер азрак хәрәкәтләнеп биеп алабыз (бию көе куела,балалар бииләр) .

Чираттагы кирпечне “Көндәлек режим” дип атыйбыз.

-Нәрсә соң ул көндәлек режим?

Көндәлек ашау, эчү, эшне, ялны дөрес оештыру.Йокыдан вакытында торырга,иртән гимнастика ясарга,иртәнге ашны ашарга кирәк.Көндезге ашны һәркөнне берүк вакытта ашарга күнегергә,бераз ял итеп алырга,аннан соң дәрес әзерләргә,физик эш белән шөгыльләнергә мөмкин.

-Чираттагы кирпечне “Шәхси гигиена” дип атыйбыз.Көн дәвамында тән тузан, микроблар белән пычрана,ул начар сулый.Ашаганнан соң, тешләргә азык ябыша, авыз куышлыгында микроблар үрчи.Бу теш авырулары китереп чыгара.Шуңа күрә даими юынып торырга,тешләрне чистартып торырга кирәк.

-Ягез әле, хәзер чиратлап сорауларга җавап бирәбез.(Шәхси гигиена белән бәйле уен уйнатыла):

1. “Пычрак кул” авыруларын санарга.(ашказаны-эчәк,дизентерия,сары,туберкулез)

2.Эт-мәчеләрне ни өчен сыйпарга ярамый?(корчаңгы, бет эләктерергә мөмкин)

3.Елга,күлдән алынган бер йотым су эчсәң,нинди чирләр белән авыру куркынычы яный?(дизентерия,сары, үпкәавырулары)

-Чираттагы кирпечне”Чыныгу” дип атыйбыз.Физик яктан сау-сәламәт

Чыныккан кеше генә авыруларга каршы тору сәләтенә ия.Чыныгу өчен кайбер кагыйдәләрне белү дә кирәк.

Түбәндәге чыныгу процедураларын нинди тәртиптә башкарыр идегез?

1.Битне салкын су белән юу.

2.Күлдә,елгада коену.

3.Тәнне билгә кадәр юеш сөлге белән ышку.

4.Алмаш-тилмәш салкын һәм җылы душ алу.

5.Гәүдәгә салкын су кою.(Җавап:1,3,4,5,2)

-Соңгы кирпечне “Ял итү” дип атыйбыз.

Ял итү ул 7-8 сәгатьлек йокы гынатүгел. Моннан тыш спорт уеннарында катнашырга, мунча керергә, су коенырга, чаңгы шуарга, ягъни актив ял итәргә кирәк.

Әйдәгез,бергәләп ял итеп, җырлыйк әле.Мин җырны башлап җибәрәм,ә сез дәвам итәрсез.(җыр башкарыла)

Менә,ниһаять, сәламәтлек йортының кирпечләрен өеп тә бетердек.Түбәсен генә куясы калды.Түбәсенә “Начар гадәтләр” дип исем кушабыз.

-Начар гадәтләргә нәрсәләр керә соң?

Тәмәке тарту,спиртлы эчемлекләр,наркотик матдәләр куллану яшь организмга начар тәэсир итә.

Начар гадәтләрнебулдырмаска, бирешмәскә кирәк.Шуңа күрә без аларны төтен чыга торган торбадан чыгарып җибәрербез.

Йомгаклау сүзе.

Ниһаять, сәламәтлек йорты төзелеп тә бетте.Кояш,һава, су булганда, дөрес тукланганда,көндәлек режимны үтәгәндә, чыныкканда,дөрес ял иткәндә,начар гадәтләргә бирешмәгәндә генәсәламәт булып була. Без төзегән сәламәтлек йортында тәрбия алган бала гына сәламәт була ала.

“Сәламәт бала - сәламәт гаилә”.

Сәламәт булыгыз! Саулыгыгызны саклагыз! Юкка гына халкыбызда:

“Саулык – зур байлык”- димәгәннәр бит.

Җыр башкарыла: “Һәрвакыт булсын – кояш”.