СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

“Шәхесләрдә - тарих” Авторлык программасы

Категория: Прочее

Нажмите, чтобы узнать подробности

         Яшь буынны халкыбызның рухи һәм мәдәни хәзинәләре нигезендә тәрбияләүнең зарурлыгы һич бәхәссез. Милли үзаңы, милли горурлыгы булган, үзенең тарихи тамырларын яхшы белүче кеше генә үз халкын сөя, үз милләте мәнфәгате өчен янып-көеп йөрүче булып, шуңа сәләтле булып үсә. Шушы җитди һәм гаять җаваплы бурычны уңышлы  хәл итүдә төп чыганак – иге-чиге булмаган әдәбият дәрьясы, шигъриятебез, нәфис тә, камил дә булган туган телебез, халкыбызның матур гореф-гадәтләре, күңел җәүһәрләре, тәрбия йолалары, гыйбрәтле тарихы. Бу тиңсез зур һәм бай хәзинәне булдыруда, әлбәттә, һәр төбәктә яшәгән, яшәп иҗат итүче халык вәкилләре үз өлешен керткән. Иң газиз һәм мөкатдәс төшенчәләрнең берсе булган   туган җир, туган төбәкне олылау, сөю, җирсү хисен формалаштыру шул җирнең тарихын, бүгенгесен якыннан һәм җентекләп өйрәнү, белү, төшенү, аңлау аша гына килә. Программа аерым дәресләр циклы үткәрүне күздә тотып төзелде. Дәресләрдән кала күп төрле сыйныфтан тыш тәрбия чаралары (әдәби укулар, викторина, музыкаль монтажлар, конкурс, иҗади язма эшләр үткәрү, кичәләр, конфренцияләр, экскурсияләр) планлаштыру яхшы булыр. Темаларны өйрәнүдә фактик чыганакларны гына үзләштерүгә кайтып калмаска, ә гомумкешелек кыйммәтләрен, мәңгелек төшенчәләрнең асылын, туган җиребезнең йөз аклыгы булган аерым якты шәхесләрнең тормыш юлын, туган төбәк тарихында  тоткан ролен ассызыклап өйрәнү шарт.     Якташ язучыларыбыз Миргазыян Юныс, Фәнис Яруллин, Рәшит Әхмәтҗанов, Мөсәгыйт Хәбибуллин, Рафаэль Мостафин һ.б. татар әдәбиятында иҗатлары белән  зур урын алып торган шәхесләр. Ләкин мәктәп программасында аларның тормыш юлын, иҗатын өйрәнүгә санаулы сәгатьләр генә бирелгән.      Бу авторлык  программасы аларның  тормыш юлы, иҗатлары белән  ныклап танышырга, укучыларда милли горурлык, туган төбәгеңне ихтирам итү хисен үстерергә, татар халкының катлаулы үткәне белән кызыксыну уятырга ярдәм итәр.

Просмотр содержимого документа
«“Шәхесләрдә - тарих” Авторлык программасы»


Якташларыбыз, Г.Тукай премиясе лауреатларының иҗатларын өйрәнү буенча







Шәхесләрдә - тарих”

Авторлык программасы








Әзерләде : Татарстан Республикасы

Баулы муниципаль гомумбелем бирү учреждениесе 7нчы гомуми белем бирү мәктәбенең югары категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Галимова Гөлсем Әхмәдулла кызы

















АҢЛАТМА ЯЗУЫ

Яшь буынны халкыбызның рухи һәм мәдәни хәзинәләре нигезендә тәрбияләүнең зарурлыгы һич бәхәссез. Милли үзаңы, милли горурлыгы булган, үзенең тарихи тамырларын яхшы белүче кеше генә үз халкын сөя, үз милләте мәнфәгате өчен янып-көеп йөрүче булып, шуңа сәләтле булып үсә. Шушы җитди һәм гаять җаваплы бурычны уңышлы хәл итүдә төп чыганак – иге-чиге булмаган әдәбият дәрьясы, шигъриятебез, нәфис тә, камил дә булган туган телебез, халкыбызның матур гореф-гадәтләре, күңел җәүһәрләре, тәрбия йолалары, гыйбрәтле тарихы. Бу тиңсез зур һәм бай хәзинәне булдыруда, әлбәттә, һәр төбәктә яшәгән, яшәп иҗат итүче халык вәкилләре үз өлешен керткән. Иң газиз һәм мөкатдәс төшенчәләрнең берсе булган туган җир, туган төбәкне олылау, сөю, җирсү хисен формалаштыру шул җирнең тарихын, бүгенгесен якыннан һәм җентекләп өйрәнү, белү, төшенү, аңлау аша гына килә. Программа аерым дәресләр циклы үткәрүне күздә тотып төзелде. Дәресләрдән кала күп төрле сыйныфтан тыш тәрбия чаралары (әдәби укулар, викторина, музыкаль монтажлар, конкурс, иҗади язма эшләр үткәрү, кичәләр, конфренцияләр, экскурсияләр) планлаштыру яхшы булыр. Темаларны өйрәнүдә фактик чыганакларны гына үзләштерүгә кайтып калмаска, ә гомумкешелек кыйммәтләрен, мәңгелек төшенчәләрнең асылын, туган җиребезнең йөз аклыгы булган аерым якты шәхесләрнең тормыш юлын, туган төбәк тарихында тоткан ролен ассызыклап өйрәнү шарт. Якташ язучыларыбыз Миргазыян Юныс, Фәнис Яруллин, Рәшит Әхмәтҗанов, Мөсәгыйт Хәбибуллин, Рафаэль Мостафин һ.б. татар әдәбиятында иҗатлары белән зур урын алып торган шәхесләр. Ләкин мәктәп программасында аларның тормыш юлын, иҗатын өйрәнүгә санаулы сәгатьләр генә бирелгән. Бу авторлык программасы аларның тормыш юлы, иҗатлары белән ныклап танышырга, укучыларда милли горурлык, туган төбәгеңне ихтирам итү хисен үстерергә, татар халкының катлаулы үткәне белән кызыксыну уятырга ярдәм итәр.

Безнең төп максатыбыз - укучыларыбызда якташларыбыз, Габдула Тукай премиясе лауреатлары, язучылар - Мөсәгыйт Хәбибуллин, Фәнис Яруллин, Миргазыян Юныс һәм Рафаэль Мостафинның һәм артист Илдус Әхмәтҗановның тормыш юлы һәм иҗаты белән кызыксыну уяту. Якташ язучылар иҗатын өйрәнү аша язучы иҗаты бөтенлеген өйрәтү ысулы башка язучыларның иҗатын мөстәкыйль аерып алу һәм үзләштерү ихтыяҗы тудыру.

Укучы балаларның сөйләм телен үстерүнең иң нәтиҗәле чараларының берсе - әдәби әсәргә анализ ясау, андагы образларны өйрәнү, язучы кулланган образлы сүзләрне укучыларның сөйләменә кертеп активлаштыру.

“Шәхесләрдә - тарих” авторлык программасы 20 сәгатькә исәпләнгән.


Кереш

Авторлык программасының актуальлеге:

Белем эчтәлеген гуманлаштыру һәм шул нигездә толерант шәхес тәрбияләү – заман педагогик теорияләрен характерлаучы төп сыйфат. Мәгариф учреждениеләрендә бу максат, һичшиксез, гуманитар цикл предметлары һәм тәрбияви чаралар аша тормышка ашырыла. Аерым язучыларның иҗатын өйрәнү аша татар халкының үткәне, килеп чыгышы, аның борынгы заманнардан килгән яшәү рәвеше, гореф-гадәтләре белән танышу, эволюцион үсеш баскычларын күзаллау.


Фәндә һәм әдәбиятта тарихка игътибар арткан саен, аны объективрак бәяләүгә дә омтылыш көчәя. Чөнки үткәнгә тирәнрәк керә бару белән аның турында моңа кадәр яшәп килгән карашлар да үзгәрә, хакыйкатькә юл киңрәк ачыла. Шул ук вакытта үткәнне яктыртуда тарих белән әдәбият һәркайсы үзенчә эш итә. Әгәр галимнәр тарихны күбрәк фактик вакыйгалар ярдәмендә аңлатсалар һәм күрсәтсәләр, әдипләр исә тарихи үткән турында конкрет шәхесләр, аларның рухи дөньясы һәм язмышлары аша фикер йөртүгә басым ясыйлар.

Максат:

Якташ шәхесләребез Тукай премиясе лауреатлары Фәнис Яруллин, Мөсәгыйт Хәбибуллин, Миргазыян Юныс, Рафаэль Мостафин һәм Илдус Әхмәтҗановның тормышын һәм иҗатын өйрәнү аша гомумкешелек кыйммәтләренә мөнәсәбәт, милли үзаң формалаштыру ;

Хәзерге заман кешесен гражданин һәм патриот, милли традицияләр вәкиле һәм аның дәвамчысы, югары әхлак, рухи һәм физик культура кешесе, хезмәт кешесе, иҗатчы, гуманист һәм толерантлы шәхес итеп тәрбияләү.

Бурычлар:

1.Танылган шәхесләр иҗаты аша укучыларга татар халкының тарихын, гореф - гадәтләрен, хатын- кызларга, бигрәк тә аналарга, туган җиргә мәхәббәт һәм хөрмәт хисләрен күрсәтү.

2. Толерантлык шартларында югары әхлаклы, эстетик яктан камил, үз тарихын, телен, гореф-гадәтләрен яхшы белгән, көндәшлеккә сәләтле шәхес тәрбияләү;

3. Укучыларның танып белү активлыгын үстерү, аларны фәнни, иҗади фикерләргә өйрәтү;

4. Сөйләм культурасын формалаштыру;

5. Танылган шәхесләрнең нәсел дәвамчылары белән элемтәләр урнаштыру.


Билгеләнеш:

Авторлык программасы материалы IX-XI класс укучыларына адреслана. Шулай ук Мөсәгыйт Хәбибуллин, Фәнис Яруллин, Миргазыян Юныс, Рафаэль Мостафин һәм Илдус Әхмәтҗанов турында мәгълүмат бирү максатында укытучыларның белемен күтәрү курсларында, гомуми белем бирү мәктәпләрендә, гуманитар профильдәге классларда төбәк һәм мәктәп компоненты буларак куллану өчен тәкъдим ителә ала.

Авторлык программасына төп таләпләр:

1. Укучыларга мөстәкыйль укырга этәргеч, эзләнү аша белем тупларга мөмкинлек бирү;

2.Яңа материалны лекция рәвешендә бирү, тиз язу күнекмәләре булдыру;

3.Төрле дәресләрдә милли төбәк компонентын куллану

4.Туган якның күренекле шәхесләре турында белемне баетырга, кызыклы мәгълүматлар тупларга.

5. Укучыларда үз халкының тарихына, аның аерым шәхесләренә ихтирамлы караш, горурлык хисләре тәрбияләү, фәнни эзләнүгә омтылыш тудыру.



Программаның фәннилеге:

Класстан тыш тәрбия эшләрнең үз нигезләре, үтә дә нык приниплары бар.

  • Беренчедән, ул ирекле, ихтыярый булырга тиеш. Һәрбер эшне оештыруда, үткәрүдә укучылар үзләре теләп катнаша, үзләре башлап йөри, башкаларны әйди. Бу инде тәрбия эшләренең дә уңышлы уңышлы барачагына бер ныклы һәм ышанычлы шарт.

  • Икенчедән, үткәрелгән һәрбер эшнең, чараның файдалы булуы. Нинди генә эш башкармасын, нинди генә шөгыль тапмасын, укучы үз эшенең файдалы, кирәкле, мәртәбәле икәнен тоярга тиеш.

  • Өченчедән, һәр укучының характер үзенчәлеген һәм яшь аермасын искә алу.

  • Дүртенчедән, бу – дәвамлылык, бер төрле чараларны икенчеләре белән үз вакытында чиратлаштыра, алыштыра белү, ирешелгән биеклектән алга күчү. Һәрбер түгәрәктә, балаларның һәрбер төркемендә алып барырга, чамасын белеп кенә катлауландырырга, зуррак таләпләргә җавап бирә барырга мөмкин бит. Класстан тыш эшләрнең һәммәсе, укучылар өчен көч җитәрдәй булып, тора-бара үсешкә йөз тотарга, балаларны алга таба юнәлтергә тиеш.


Авторлык программасының укыту тематик планы


тәртип саны

тема


максат

теоретик белем күнекмәләре бирү

дәрес саны

I.

1.1 Баулы ягы горурлыгы - Мөсәгыйт Хәбибуллин, Рафаэль Мостафин, Фәнис Яруллин, Миргазыян Юныс, Илдус Әхмәтҗанов.


Кереш дәрес. Шәхесләрнең тормыш һәм иҗат юлына гомуми күзәтү ясау;





1



1.2. Якташ шәхесләрнең тормышлары, иҗатларының район газетасында, республика матбугатында чагылышы.

Газета-журнал кисемтәләре, мәкаләләре, очерклары белән таныштыру, аларда чагылдырылган темаларны ачыклау

мәкалә

очерк


1

II.


2.1. Мөсәгыйт Хәбибуллинның әдәбиятта ясаган беренче адымнары. Беренче хикәяләре. “Икмәк кадере” китабы.

2.2 Романнары –

“Чоңгыллар”,

“Унсигезенче яз”,

“Хәтер ярлары”

повесть һәм романнарда күтәрелгән проблемаларны ачыклау;

бу проблемаларны чишү юлларын ачуда автор фикере;

әсәрләрнең төп идеясен ачыклау.

повесть

роман

1

2.2. М.Хәбибуллин – тарихи романнар остасы. Тарихи романнары: “Кубрат хан”, “Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный” , “Хан оныгы Хансөяр”, “Батый хан һәм Ләйлә”, “Илчегә үлем юк” , “Шайтан каласы”

романнарда күтәрелгән проблемаларны ачыклау;

бу проблемаларны чишү юлларын ачуда автор фикере;

әсәрләрнең төп идеясен ачыклау.

тарихи роман

1

2.3. Язучының туганан-туган сеңлесе, пенсиядәге укытучы Алсу Әнвәр кызы Мокеева белән очрашу



1

III

3.1.Фәнис Яруллин – татар Островские. “Мин тормышны яратам”

Укучыларны якташыбыз Фәнис Яруллинның тормыш юлы белән таныштыру.

Автобиографик повесть

1

3.2. “Тормышымны озынайтучы әбелхәят суым”

Нурсөя ханым – Фәнис Яруллин өчен - әҗәлдән дару, яшәү, мәхәббәт символы.

Шигырь, поэма

1

3.3 Ф.Яруллин – туган як җырчысы. (танылган шагыйрь, прозаик, драматург, балалар язучысы, җыр сүзләре авторы.)

Ф.Яруллинның төрле елларда иҗат иткән, басылып чыккан әсәрләре белән таныштыру.

Драма, комедия, әкият

1

3.4. Пенсиядәге укытучы, Кзыл-Яр авылындагы Ф.Яруллин музее җитәкчесе Мәдинә Әхмәт кызы Гыйләҗева белән очрашу. “Асылыбызга кайту”



1

IV

4.1Маринист язучы – Миргазыян Юныс “Безнең өй өянкеләр астында иде”

Язучының үзенчәлекле биографиясе, татар әдәбиятендә бердәнбер маринист язучының ачышлары, туган җирдән аерылу газаплары.

Сәяхәтнамә, көндәлек

1

4.2. “Мин дә халкым язмышына битараф түгел!” (“Альбатрос язмышы” китабына нигезләнеп)

“Альбатрос язмышы” китабы. Дөнья югарылыгыннан милләт язмышына караш мәсьәләләре.


1

4.3. Пенсиядәге татар теле һәм әдәбияты укытучысы, язучының туганы Әминә Гыйлфанова-Зыярова белән очрашу



1

V

5.1.Герой- шагыйрь Муса Җәлилнең иҗатын өйрәнүче Рафаэль Мостафин

Р.Мостафинның Муса Җәлил иҗатын һәм батырлыгын өйрәнүдәге хезмәтләре, күкырлы әдәби эшчәнлеге, милли үзаң формалаштыру юнәлешендәге публицистик язмалары, әдәби парчалары.

әдәби эзләнүләр, тарихи документлар

1

5.2.Мәктәптәге Муса Җәлил музеена экскурсия.

Мәктәп музееның экспонатлары белән танышу, аларның музейда барлыкка килү тарихлары, музейның 40 ел буена уңышлы эшләп килү серләре.


1

5.3. Язучының бертуган сеңлесе, пенсиядәге укытучы, мәктәпнең Муса Җәлил музее директоры Светлана Әхмәт кызы Гобәйдуллина белән очрашу.



1

VI

6.1Г. Камал исемендәге татар академия театры артисты Илдус Әхмәтҗанов


Артист, сәхнә, режиссер, драматург

1

6.2. Илдус Әхмәтҗанов катнашында спетакль карау

“Әлдермештән Әлмәндәр” спектакле


1

6.3. Артистның туганнан-туган сеңлесе, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нәфисә Ильяс кызы Мифтахова белән очрашу.



1

VII

Якташларыбыз – милләт горурлыгы

Якташларыбызның туган авылларына экскурсия оештыру

Музей

1

VIII

Презентацияләр яклау



1



Шәхесләрдә -тарих ” авторлык программасының эчтәлеге


I бүлек. Кереш. Укучыларны авторлык программасының максаты һәм бурычлары белән таныштыру. Якташларыбыз, Габдулла Тукай премиясенә лаек булган Мөсәгыйт Хәбибуллин, Рафаэль Мостафин, Фәнис Яруллин, Миргазыян Юныс, Илдус Әхмәтҗановның тормыш юлларына һәм иҗатына күзәтү ясау. Библиографик чыганаклар белән танышу. Якташларыбыз иҗатына багышланган мәкаләләр һәм очерклар белән танышу.


II бүлек. М. Хәбибиуллинның татар халкының тарихы, данлы үткәне белән кызыксынуга этәрүче факторлар. Аның романнарында тарихи хакыйкатьнең чагылышы. Тарихи әсәрләрдә бирелгән хатын-кыз образлары һәм авторның аларга мөнәсәбәте. М. Хәбибиуллин әсәрләрендә дин һәм сәясәт, ыруг-кабилә, дәүләтләрнең һәм аерым шәхесләр фаҗигасе чагылышы. Танылган географик атамаларның һәм аерым сүзләрнең тарихи романнарда кулланылышы, аларның килеп чыгышы һәм заманча яңгырашы турында гипотезалар. Язучының стиль үзенчәлекләре, ул еш кулланган тема, сәнгать алымы, ул күтәргән проблемалар, идея. Шәхес буларак әдәбиятта тоткан урыны. Язучының туганы белән очрашу.

III бүлек. Язмышка буйсынмаган батыр йөрәкле шагыйрь, әкиятче, драматург, прозаик, публицист буларак Фәнис Яруллинның тормыш юлы, иҗатына күзәтү. Хыял аша гына ирешеп була торган батырлыклар, кеше җанының дөреслек һәм һәм хакыйкать эзләп бәргәләнүе, матурлыкка, камиллеккә омтылуы, эзләгәнен таба алмаган очракта әрнүләрен тасвирлаучы реалист. Тормыш иптәше Нурсөя ханыма багышланган дәрес үткәрү, Фәнис Яруллинның иҗатын һәм тормышын өйрәнүче, пенсиядәге укытучы М.Гыйләҗева белән очрашу.

IV бүлек. Очучы, диңгезче, сынчы, язучы Миргазыян Юныс иҗатына, тормыш юлына күзәтү ясау. Катлаулы заманыбызның асылын ачарга омтылган кайнар йөрәкле, үткен каләмле, укучысы белән күзгә-күз карап ихлас сөйләшә белә торган кыю милли публицист. Язучының туганы белән очрашу.


V бүлек. Муса Җәлил иҗатын һәм тормыш юлын өйрәнүче Рафаэль Мостафинның иҗатына күзәтү. Мәктәпнең Муса Җәлил музеена экскурсия. Муса Җәлилнең туган авылы – Оренбург өлкәсе, Шарлык районы, Мостафа авылына экскурсия.


VI бүлек. Артист Илдус Әхмәтҗанов иҗатына күзәтү. Аның катнашында спектакль карау. Туганы белән очрашу.


VII бүлек Язучыларның иҗатын өйрәнүне йомгаклар алдыннан аларның туган авылларына экскурсия оештыру, музейларында булу (булган очракта). Табылган материаллар белән урындагы мәктәп укучылары һәм укытучылар белән уртаклашу.


Йомгаклау дәресендә түбәндә бирелгән темаларга презентацияләр эшләү һәм яклау:

1. Мөсәгыйт Хәбибуллин һәм татарлар тарихы.

2. Мөсәгыйт Хәбибуллин әсәрләрендә мәхәббәт темасының яктыртылуы.

3. Мөсәгыйт Хәбибуллин әсәрләрендә хатын-кыз образлары.

4. Мөсәгыйт Хәбибуллинның бүгенге татар әдәбиятында тоткан урыны.

5. “Туган як җырчысы ”(Фәнис Яруллинның туган як турында язылган шигырьләре)

6. “Гали рухлы каһарман” (Фәнис Яруллинның тормыш юлы турында)

7. “Танылган прозаик һәм драматург”(Ф.Яруллин)

8. “Диңгезче һәм сынчы” (Миргазыян Юнысның тормышы һәм иҗат юлына күзәтү )

9. “Халкым язмышы – минем язмышым”( “Альбатрос язмышы” китабы буенча.)

10. “Мәктәп музее”( “Мәктәптә эшләп килүче Муса Җәлил музее турында)

11. “Кем син, татар кешесе?” (бертуган Илдус һәм Рәшит Әхмәтҗановлар)



Файдаланылган әдәбият:

    • Газиз Гобәйдуллин. Тарихи сәхифәләр ачылганда. Казан., Татарстан китап нәшрияты, 1989.

    • Г.Ф.Лотфи һәм Ш.Р.Сайкин. Әдәби уку методикасы. Казан. Таткнигоиздат. 1956.

    • Д.Ф.Заһидуллина. Мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы. Казан. “Мәгариф” нәшрияты, 2004.

    • Михаил Каратеев. Русь и Орда. Историческая трилогия в двух томах. Москва. “Современник”. 1992.

    • М.Хәбибуллин. Икмәк кадере. Казан., Татарстан китап нәшрияты,1972.

    • М.Хәбибуллин. Илчегә үлем юк. Казан., Татарстан китап нәшрияты, 1990.

    • М.Хәбибуллин. Хан оныгы Хансөяр. Казан., Татарстан китап нәшрияты, 1997.

    • М.Хәбибуллин. Батый хан һәм Ләйлә. Казан., Татарстан китап нәшрияты, 2002.

    • М.Хәбибуллин. Кубрат хан. Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2001.

    • М.Хәбибуллин. Айбиби. Казан., Татарстан китап нәшрияты, 2004.

    • М.Хәбибуллин. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Казан., Татарстан китап нәшрияты, 1996.

    • Татар әдәбияты. Теория. Тарих. Казан. “Мәгариф” нәшрияты, 2006.

    • Һади Атласи. Себер тарихы. Сөенбикә. Казан ханлыгы. Казан., Татарстан китап нәшрияты,1993.

    • Ф.Яруллин. Серле дөнья. К.Якуб исемендәге Полиграфкомбинат, 1997.

    • Миргазыян Юныс. Альбатрос язмышы. Казан. Татарстан китап нәшрияты, 2002.

    • Ә.Ә. Зияров. Иҗади эзләнүләр. Баулы район мәгариф бүлеге, 2001.

    • Ф.Харисов. Милләтара культуралар мөнәсәбәте. Мәгариф №5, 2008.

    • Ф.Гыйбадуллина. Танылган шәхесләр үрнәгендә. Мәгариф №8, 2008.

    • А.Әхмәтҗанова. Ватаным Татарстан. Мәгариф №7, 2009

    • Н. Мусина. Мәгърифәт учаклары. Мәгариф №9, 2010.

    • Х.Җиһангәрәева. Туган телем – бөек тәрбияче. Мәгариф №11, 2007.

    • Р.Закирова. Татар тарихчылары. Мәгариф №5, 2008.

    • Ә.Н.Хуҗиәхмәтов. Мәгърифәт – мәңгелек юлдаш. Казан. ТаРИХ. 2002.

    • С.Г.Исмәгыйлева. Татар теленнән класстан тыш эшләр. Казан. Татарстан китап нәшрияты. 1981.

    • Н.Гыймадиева. дәрестә һәм дәрестән соң. Казан. “Яңалиф” нәшрият йорты, 2004.

    • В.Казыйханов. Әхлак дәресләре. Яр Чаллы, 1997.





Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!