СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Место работы

Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе "7нче санлы гомуми белем мәктәбе" – электрон белем бирүдә компетенция үзәг

Обо мне

Гомер  юлларым- тормыш  юлларым.

Бик күп еллардан соң мин тормыш юлымда үзем сайлаган хезмәтемә кире кайттым. Рус теле укытучысы булсам да,рус телле балаларга татар теле укытырга алындым.

Әйтергә генә җиңел, борылып үткәнгә күз салсаң, сизелмичә дә, үткәнен сиздермичә дә  үтелгән  38 ел хезмәт елы. Борчулары, куанычлары, уңышлары белән.

Ходай яратканын сыный. Язмыш миңа сынауларын җитәрлек бирде, шуңа  карамастан, аллага мең шөкер, мин бүгенге көндә дә сафта. Мин үземнең яраткан эшемне башкарам.

Ә синең яратмаган эшең, хезмәтең булдымы дип сорарсыз?

Юк, мин Ходайга рәхмәтлемен. Ул миңа эшендә, ашын да, ашына күрә кашыгында бирде.

Яшьлек елларым  комсомол активисты буларак шаулап гөрләсә, соңрак аны җирле үзидарә эшләре төсләсә, калган хезмәт елларым кечкенәдән хыялланган укытучы хезмәтендә төсмерләнә.

Мин - Башкортстан кызы. Гади гаиләдә туып ускәнмен. Минем әнием искитмәле, укымышлы кеше иде, ул татар әдәбияты белән чит ил классик әсәрләрен укый, бик тасвирлап сөйләп аңлата белә иде. Ә әтием – гади колхозчы – шигырьләр яза иде.

Алар минем укытучы булуымны теләделәр. Ә күршебез – минем беренче укытучым – Рәмзә апа. Ул шундый чибәр, ә үзе шундый матур кеше.  Без класс белән аңардан күзне дә алмый идек. Бәлки шундый укытучы булу – киләсе тормыш юлымда зур этәргеч булгандыр.

Мин унынчы сыйныфны тәмамлагач,  беренче елны институтка керә алмадым. Конкурс зур, баллар азрак булды. Минем документларымны апам нефть институтының  кичке бүлегенә тапшырган.  Билгеле, мин конкурстан уттем. Ә укырга бармадым. Хезмәт юлымны   бер  авыл  мәктәбендә рус телен һәм әдәбиятын укытудан  башладым.

Ә аннан мин Эстәрлетамак педагогия институты   студенткасы. Студент еллары. Пионер лагерьләре. Мин бик кызыл галстукка гашыйк, пионер тормышының бөтен ыгы-зыгысына мөкиббән киткән исәр.

Бәлки шуңадыр, күп еллардан соң кире  мәктәпкә кайткач, миңа хәтсез вакыт балалар тормышы үз кызыгын югалткан кебек  тоелды.

Бөтен мөселман дөньясы өчен иң изге зат булган Мөхәммәт пәйгамбәрнең бик борынгы заманнардан әйтеп калдырган догаларыннан берсе “Сабак” бар. Мәгънәсе болайрак: “Йә, рабби, безгә файдалы гыйлемне, күңелгә камил алуны, зирәк аңны һәм яхшылыкны насыйп ит. Гыйлем ишекләреңне ач һәм дә рәхмәт хәзинәләреңне чәч”.

Һәркөн мәктәп ишекләрен ачып керүче, күзләребезгә якты өмет һәм ышаныч белән баккан   балалар  белән  очрашканда, һәр укытучы күңеленнән  шуңа аваздаш теләк белдерсә иде...

 

Моё образование

Эстәрлетамак педагогия институты

Эстәрлетамак шәhәре, 1979 ел

Рус теле hәм әдәбияты укытучысы

 

Рейтинг

Баллов: рейтинг415.7 Место: место95853 (Подробнее)

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!