СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Шәриф Еникеевның “ Солтангәрәйнең язмышы” повесте буенча “ Язмышлардан узмыш юк” темасына инша.

Категория: Всем учителям

Нажмите, чтобы узнать подробности

Шәриф Еникеевның " Солтангәрәйнең язмышы" повесте буенча " Язмышлардан узмыш юк" темасына инша. 9 нчы сыйныфта БРТ таләпләренә туры китереп язылган инша үрнәге.

Просмотр содержимого документа
«Шәриф Еникеевның “ Солтангәрәйнең язмышы” повесте буенча “ Язмышлардан узмыш юк” темасына инша.»

Шәриф Еникеевның “ Солтангәрәйнең язмышы” повесте буенча “ Язмышлардан узмыш юк” темасына инша.

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әхмәтҗанова Чулпан Рифкат кызы эше.



Язмыш... Нәрсә соң ул? Моңа бүгенге көнгә кадәр берәү дә төгәл генә җавап бирә алмый. Минемчә, ул сиңа күкләрдән язылган ормыш юлы. Һәм, син телисеңме, юкмы ул юлны узарга тиеш буласың.

“ Язмышлардан узмыш юк” дигән мәкаль нәкъ менә Шәриф Еникеевның “ Солтангәрәйнең язмышы” повестена туры килә. Явыз, җансыз кешеләр тарафыннан җәберләнгән бала, тормыш ачысын бик күп тапкырлар үз җилкәсендә татый. Үз язмышына буйсынган чаклары күбрәк була аның. Әмма бәхетле була алу мөмкинлеге дә, күңелләрдә яшеренеп, аны авыр вакытларда җылытып яши. Ни генә булса да яшәргә тырыша. Аның бу үҗәтлеге, тормыш һәм эш сөючәнлеге якылыкка, бәхеткә илтә.

Мондый мисалларны тормыштан да китерергә мөмкин булыр иде. Мәсәлән, минем әниемнең бабасы –сугыш ветераны. Аның бер аяк бармагы яралану аркасында аягын сигез тапкыр кисәләр. Шуңа да карамастан, ул өйләнә һәм Хәнифә әби белән сигез бала тәрбияләп үстерә. Аяусыз у аның йорт-җирен ике тапкыр юк итә. Ике тапкыр йорт сала Әкрам бабам. Язмыш сынауларына карамастан, үзен гел бәхетле, шат күңелле итеп хис итеп яшәде ул.

Язмамны тәмамлап шуны әйтәсем килә. Язмышлардан узмыш әлбәттә юк. Ләкин сынаулар алдында сыгылмаганнар һичшиксез бәхеткә ирешә. Мин моңа ышанам!