Язучы һәм җәмәгать эшлеклесе
Вәлиев Разил Исмәгыйль улы премиясе бәйгесенең
йомгаклау кичәсе
Үткәрү көне: 2017 нче елның 24 нче марты.
Үткәрү урыны: И. Садыйков исемендәге балалар һәм яшьләр иҗат сарае.
Максат һәм бурычлары: әдәбият өлкәсендә яшь талантларны үстерү, аларны Татарстан Республикасының дәүләт телләрен һәм әдәбиятны өйрәнүдә, татар, рус һәм башка халыкларның милли мәдәни традицияләре өлкәсендә тирән һәм ныклы белемнәргә ия булуларына ирешү.
Сценарий язучылар:
Гәрәева Г.Ш., Кама Аланы 1 нче мәктәбенең директор урынбасары;
Гарипова Л.Р., Каенлы мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Кичәдә катнашучылар:
Чакырылган мәртәбәле кунаклар;
Түбән Кама муниципаль районы мәгариф идарәсе хезмәткәрләре;
Белем бирү йортлары директорлары;
Милли мәгариф өчен җаваплы директор урынбасарлары;
Бәйгедә катнашкан укучылар;
Татар теле һәм әдәбияты укытучылары.
Разил Вәлиев исемендәге премия бәйгесенә
“Шагыйрь күңеле - балада”
дип аталган сценарий.
Сәхнә түрендә җиһаз (баннер), 2 ягында шарлар.
Хореографик композиция
Алып баручылар чыга.
1 а.б. Исәнмесез! Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар!
Хәерле көн теләп пәрдә ачыйк
Хәерле эш телик һәркемгә.
Кылган гамәлебез изгелектән тора,
Изге эшләр кылыйк бүген дә.
Елга дулкынлана, киң кырларда
Күкрәп иген үскән чакларда,
Хезмәтләре белән дан казанган
Кешеләр күп безнең якларда.
2 а.б. Мактамаслык түгел безнең яклар,
Урманнарын, тугай-кырларын,
Кулларында утлар уйнатучы,
Батыр ирләр, уңган кызларын.
Зыялылары бар, башны иеп
Хөрмәт белән искә алырлык,
Исемнәре илебез тарихына,
Алтын хәреф белән язарлык.
1 а.б.Хөрмәтле кунаклар! Бүген без сезнең белән Разил Исмәгыйль улы Вәлиев исемендәге яшь иҗатчылар бәйгесенең “Шагыйрь күңеле – балада” дип исемләнгән йомгаклау тантанасына җыелдык. Иҗатта югары нәтиҗәләргә ирешкән балалар өчен оештырылган бу бәйге быел 19 нчы тапкыр үткәрелә. Шушы дәвердә бәйгедә 2000 гә якын бала үзенең каләмен сынаган.
2 алып баручы. Хөрмәтле дуслар!Бүгенге кичәбезнең бизәге, шушы бәйгенең хуҗасы, Татарстанның халык шагыйре,
1 алып баручы язучы, Муса Җәлил исемендәге республика һәм Г. Тукай исемендәге Дәүләт премияләрсе лауреаты, Татарстанның, Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, Русия Гуманитар Фәннәр Академиясенең һәм Татарстан Фәннәр Академиясенең шәрәфле академигы, Татарстан Республикасының Дәүләт Советы президиумы әгъзасы, депутат, Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе,
2 а.б. Дөньякүләм танылган, “Кем ул кем” энциклопедиясенә кертелгән, “20 нче гасыр кешесе” дигән мактаулы исем һәм халыкара көмеш медальләр, мактаулы дипломнар иясе, Түбән Каманың мактаулы гражданины, якташыбыз
Икесе бергә: Разил Исмәгыйль улы Вәлиев безнең белән бергә.
1 а.б. Бүген бездә икеләтә бәйрәм: балаларны ихлас яратучы, аларның сәләтен күрә, зурлый белүче, кече күңелле, сабый җанлы олуг әдипкә гыйнвар аенда 70 яшь тулды.
2 а.б.Их, беләсем килә минем
Урманның ни уйлавын.
Җитмеш ел гомер юрады
Күке тавышы тагын.
1 а.б. Җитмеш ел! — Минем киләчәк
Гомерем шундый озын!
Димәк, җитмеш җәй, кыш һәм көз,
Димәк, бар җитмеш язым, - дип яза Разил абый үзенең «Сәгать» шигырендә.
2 а.б. Әйе! Шагыйрь гомере - бару юл ярып,
Бер агаргач, кабат каралмыйча,
Ул яшәсен шулай агарып -
Юк, акланып, түгел, агарып!-дигән бер күренекле шагыйребез. Бу шигырь юллары Разил абыйга бигрәк тә туры килә. Шагыйрь күңеле ак җилкән бит ул! Тормыш давылында югалмыйча, тирә-якка аклык сирпеп, алга таба юл яра. Разил абый, безнең иң изге теләкләребезне кабул итеп алыгыз!
Җыр “Ак җилкәннәр”
1 алып баручы. Бүгенге бәйрәм тантанасында мөхтәрәм кунакларыбыз да катнаша:
| Метшин Айдар Рәис улы | Түбән Кама муниципаль районы башлыгы |
| Фәретдинов Айдар Рафис улы | Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары |
| Дирзизов Альберт Рифкать улы | Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитетының җәмәгатьчелек оешмалары белән элемтә һәм милли мәсьәләләр буенча бүлек җитәкчесе |
| Матюшин Вадим Николаевич | Түбән Кама муниципаль районы мәгариф идарәсе башлыгы |
| Ганиев Рөстәм Мәҗит улы | Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма Комитетының Түбән Кама бүлеге рәисе, шәһәр Советы депутаты, “Шинник” спорткомплексы директоры |
| Мөбәрәкшина Гүзәл Мөхәррәм кызы | Түбән Кама муниципаль районы мәдәният идарәсе башлыгы |
| Имамов Фәрит Фәйзетдин улы | “Туган як” газетасы баш мөхәррире |
| “Аксакаллар” шурасы әгъзалары | |
| “Кама таңнары” әдәби берләшмәсе вәкилләре | |
1 а.б. Дуслар! Сүзне Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары- Фәретдинов Айдар Рафис улына бирәбез! ( Айдар Рафисович чыгышы)
1 а.б. Айдар Рафисович, Сезгә бик зур рәхмәт!
2 а.б. Күренекле әдип Туфан ага Миңнуллин Разил абый Вәлиев турында “Шагыйрь күңеле – балада” дигән. Әйе, Разил абый да кайчандыр безнең кебек бала булган, ул да балачак иленнән.
Шәңгәлче балалар коллективы биюе
Әкияти музыка яңгырый.
Алып баручы Дәүфит: Таңсылу, син әкиятләр яратасыңмы?
Таңсылу: Әлбәттә, яратам, Дәүфит:
Дәүфит: : Алай булгач, тыңла әле:Борын-борын заманда түгел, кичә-бүген заманда яшәгән, ди, укымышлы бер малай. Өстәвенә, үзе эшчән, үзе хисчән, укуда да, уенда да өлгер, җитез булган, ди, ул. Исем-аты – Разил икән. Укымышлы малай булгач, китапларны бик яраткан. Китапларны гына түгел, туган авылы Ташлыкны да, аның күркәм кешеләрен дә, гүзәл, серле табигатен дә, һәм, әлбәттә, кадерле әти-әнисен дә бик яраткан икән.
Таңсылу: Ай, Дәүфит, бу әкият түгел, ләбаса, ә тормыштан алынган хикәят. Аны мин дә дәвам итә алам: Разил абый бар дөньяны, кешеләрне ярата. Аның шул яратуы гамьле уйлар, шигъри юллар булып, ак кәгазь битләренә дә күчкән. Гадел, мин Разил абый иҗатына мөкиббән. Үзем дә каләм сынарга яратам. Алай гына түгел әле, мин дә тумышым белән - Ташлыктан. Туган авылым Ташлык турында язган шигырем дә бар.
Дәүфит: Таңсылу, укып китче шул шигыреңне!
Таңсылу: Бик рәхәтләнеп!( Ташлык турында язган шигырен сөйли)
Дәүфит: Рәхмәт, Таңсылу, булдырдың! Үзенең туган җирен 7 нче мәктәпнең 6 нчы сыйныф укучысы Шакирҗанова Камилә дә зурлый. Әйдәгез,Камиләне тыңлыйк әле.
(Шакирҗанова Камилә “Түбән Кама” шигырен сөйли)
Дәүфит: Таңсылу, дустым, мин хикәятемне дәвам итәм: Көннәр үткән, айлар үткән, еллар арты еллар үткән... Хәзер инде шагыйрь җанлы малай Абый булып үсеп җиткән. Илләр буйлап сәяхәттә йөргән, мавыктыргыч китаплары бер-бер артлы дөнья күргән һәм “Халкым” диеп, милләт өчен борчылып, телебез өчен янып-көеп яши һәм аларга булган иң изге хисләрен шигырь-җырларга сала.
Таңсылу: Разил Вәлиев җырлары чишмә кебек иркен һәм талгын агышлы. Тынгысыз күңелле, сизгер йөрәкле, олы җанлы шагыйрь генә халык күңеленә барып җитәрлек шундый җырлар иҗат итә ала.Әйдәгез, шул җырларның берсен тыңлап китик!
“Сөембикә ” җыры Р.Вәлиев сүзләре.
Таңсылу: Беләсеңме, Дәүфит, иҗат бәйгесендә быел кече яшьтәге мәктәп балалары бик күп катнашкан икән.
Дәүфит: Бик кызык: әйдәгез, шигърият диңгезендә кыю йөзүче дусларыбызга сүз бирик!
(Сәгыйров Кәрим, Әхмәтова Алия, Гатин Ислам)
Алып баручылар чыга.
1 а.б. Ватан, туган якка мәхәббәт, Туган авыл. Әткәй-әнкәй йорты. Балачактан күңелләргә уелып, якты хатирә булып, гомер буе кешене озатып йөрүче изге хис ул. Бу турыда Разил абый менә бу юлларны яза:
2 а.б. “Үз-үземне белә башлап, зиһенем яктырып, күзләрем чын-чынлап ачылгач, иң якын иткән кешем, һичшиксез, әнкәй булды. Балачакта да, яшьлек елларында да мин гел әнкәй янәшәсендә идем, чөнки әткәй таңнан эшкә чыгып китә, кичен соң гына арып-талып кайтып керә. Ә мин көне буе өйдә әнкәй янында...”
1а.б. Халкыбызга шундый асыл зат бүләк иткән анага - Таһирә апага булган изге хисләрен Разил абый шигырь юллары аша җиткерә.
2 а.б. Әйе, Разил абый гына түгел, иҗатка тартылган һәр кеше дә әнисе турында язмыйча калмыйдыр. 35 нче лицей укучысы Гыйниятуллин Ильясның да бар андый шигыре.
Гыйниятуллин Ильясның “Әниемә” шигыре
1а.б. Рәхмәт, Ильяс! Ничек кенә булмасын, әниләр дә, барлык кешелек дөньясы да тормышыбыз
имин булганда гына бәхетле.
2 а.б. Килешәм, Таңсылу! Кеше, кайда гына булмасын, нинди генә хезмәт башкармасын, туган җиренә тартыла. Разил абый да туган ягын сагына.
2 а.б. Әйе, туган ягын сагына да, талантлы кешеләре белән дә горурлана...
Түбән Кама театрының махсус әзерләнгән вставкасы
1 а.б. ...Йә дөньяны үзгәртәм мин бүген, Йә булмаса, үзем үзгәрәм... —дип аваз салган булса да, Разил Исмәгыйлович үзгәрмәде, шул элекке кыйбласында калды, иманына хыянәт итмәде. Дөньяны үзгәртергә һәм бары тик яхшы якка гына үзгәртергә дип күңеленә беркеткән, шуңа омтылып яшәгән, кылган гамәлләрен шуңа багышлаган олпат шәхесебез ул.
2 а.б. Халкыбызның “Кешене исем бизәми, исемне кеше бизи” дигән гыйбарәсе нәкъ Разил абыйга атап әйтелгән кебек. Ул ирешкән уңышларына канәгать калып, хозурланып ятмый, әле дә көне-төне җәмәгать эшендә, һәрвакыт иҗат мәшәкатьләре һәм иҗат борчулары эчендә кайный, иң мөһиме: сәләтле укучыларыбызга иҗат канатлары куя.
1 а.б.Ниһаять, дуслар, көтеп алынган мизгелләр - районыбызның яшь талант ияләре белән танышыр вакыт җитте! Быелгы бәйгедә барлыгы 59укучы катнашты. Шулар арасыннан 22 укучының эше иң яхшы, тирән эчтәлекле дип табылып, икенче турга узды. Аларга бәяне Түбән Кама шәһәренең иң шәрәфле шәхесләре бирде:
1а.б.-Нәбиуллина Рәсимә Харис кызы - "Кама таңнары" әдәби берләшмәсе җитәкчесе;
2а.б-Кәримова Ралия Гата кызы-Кама таңнары" әдәби берләшмәсе җаваплы сәркатибе;
1а.б-Имаев Рифкать Гаян улы;
2а.б.-Гаптуллин Нурулла Гаптулла улы;
1а.б.-Ибәтуллина Гөлчирә Исхак кызы;
2а.б.-Мирхазова Нурзия Рәшит кызы;
1а.б.-Тукмачев Никифор Ионович;
2. а.б. Вәлиева Рәмзия Галиҗан кызы;
1.а.б. Сабирова Фәнүзә Фәрдетдин кызы;
2.а.б.Әхмәдиев Рәфыйк Рузәл улы.
1а.б. Әлеге уку елында сайлап алуның I, II нче турлары “Кама таңнары” әдәби берләшмәсе вәкилләре кулы аша үтте. Җиңүчеләрне билгеләүдә аларның өлешләре зур. Ә хәзер, хөрмәтле тамашачылар, бәйгенең беренче турында катнашкан укучылар, Түбән Каманың йөзек кашлары, безнең өметле яшь каләм тибрәтүчеләребезне сәхнәгә чакырабыз. Рәхим итегез!
Музыка уйный.(Бер-бер артлы укучылар чыга)
Слайдта укучылар исемлеге
Разил Вәлиев премиясенә яшь язучылар бәйгесендә катнашучылар исемлеге
2017 нче ел (катнашучы сертификатына(таныклыгына) ия булучылар)
| № | Укучының фамилиясе, исеме | Укытучының фамилиясе, исеме | Сыйныфы | Мәктәбе |
| 1 | Абдуллин Әмир | Зәйдуллина Энҗе Фәиз кызы | 7 | 7 |
| 2 | Баһавиева Арина | Мәрдәмшина Ленара Идеал кызы | 9 | 1 |
| 3 | Бәйрәмголова Диана | Галиуллина Рәзилә Фәнил кызы | 5 | 11 |
| 4 | Бареев Фәнзил | Хәмбәлева Энҗе Хәйдәр кызы | 11 | 1 |
| 5 | Бәхтиев Тимур | Шмелева Ләлә Габделбәр кызы | 3 | 14 нче лицей |
| 6 | Вилданова Азалия | Закирова Фидания Зөфәр кызы, Фәрхетдинова Фәнирә Гарәф кызы | 5 | 16 |
| 7 | Гыймадиева Лилия | Саттарова Гөлүсә Җәүдәт кызы | 11 | “Надежда” интернат-мәктәбе |
| 8 | Гыйматова Әдилә | Гыйльметдинова Эльвира Иван кызы | 3 | 1 |
| 9 | Ганиева Элина | Абдушова Рузилә Рафаэль кызы | 5 | 14нче лицей |
| 10 | Дишина Гөлфия | Сәйфетдинова Фәридә Хәсәнша кызы | 9 | 26 |
| 11 | Егорова Елизавета | Нәҗмиева Гөлнур Фәйзехан кызы | 4 | 8 |
| 12 | Ибраһимов Альфред | Пахомова Гөлшат Әсхәт кызы | 3 | 29 |
| 13 | Ибраһимов Илфат | Галиева Гөлнар Исмәгыйль кызы | 10 | 35нче лицей |
| 14 | Ибраһимов Әлфир | Ибраһимова Чулпан Равил кызы | 9 | 9 |
| 15 | Исламова Лилия | Камалиева Дания Вәсил кызы | 6 | 13нче гимназия |
| 16 | Камалетдинова Алсу | Сәйделова Фәрсия Вазыйх кызы | 8 | 7 |
| 17 | Краснова Светлана | Вәлиәхмәтова Эльвира Хаҗиәхмәт кызы | 10 | 11 |
| 18 | Кулагина Аделина | Осипова Гөлчәчәк Талип кызы | 10 | 25нче гимназия |
| 19 | Лазарева Елизавета | Галиева Резедә Радислав кызы | 5 | 11 |
| 20 | Мингалиева Диана | Гатауллина Илсөяр Гайсә кызы | 7 | “Надежда” интернат-мәктәбе |
| 21 | Миннәхмәтова Руфинә | Кәлимуллина Ләйсән Миннефәнил кызы | 7 | Кызыл Чишмә мәктәбе |
| 22 | Мөхәммәтҗанова Алия | Гәрәева Энҗе Рәфыйкъ кызы | 10 | 7 |
| 23 | Мөхәммәтгалиева Ләйсән | Гыйльманова Ләйлә Мәкатдәс кызы | 7 | 7 |
| 24 | Нестеров Александр | Никитина Альбина Егор кызы | 8 | 10 |
| 25 | Нәбиуллина Айзинә | Нәбиуллина Резедә Хәйдәр кызы | 6 | 31 |
| 26 | Сабирова Алия | Сабирова Раленә Даим кызы | 9 | 6 |
| 27 | Сәхәбиева Чулпан | Гарипова Лилия Рәүф кызы | 7 | Каенлы |
| 28 | Сөнгатуллина Фәридә | Сөнгатуллина Ләйлә Мөхәмәт кызы | 9 | М. Җәлил исемендәге 1 нче гимназия |
| 29 | Фәйзуллин Айнур | Шәрәпова Нурия Нәҗип кызы | 5 | 25нче гимназия |
| 30 | Фәйзуллина Алинә | Хөсәенова Нәсимә Фазыл кызы | 3 | 25нче гимназия |
| 31 | Хамәтов Алмаз | Хөснетдинова Энҗе Тәнзил кызы | 1 | 7 |
| 32 | Хафаева Нурнисә | Нуруллина Резедә Исмәгыйль кызы | 8 | 8 |
| 33 | Хуҗина Зөһрә | Хәмизова Вафия Тимершаех кызы | 11 | 7 |
| 34 | Хәбибуллин Нәфис | Шәфыйкова Әлфия Зиннәтулла кызы | 9 | Кызыл Чапчак мәктәбе |
| 35 | Шакирянова Камилла | Шәрипова Гүзәлия Әсхәт кызы | 6 | 7 |
| 36 | Юнысов Данил | Бәдретдинов Алсу Рафаэль кызы | 2 | 7 |
| 37 | Уразбаева Азалия | Шәрифуллина Рима Нигъмәтҗан кызы | 6 | 16 |
2 а.б. Катнашучыларны тәбрикләү өчен “Кама таңнары” әдәби берләшмәсе җитәкчесе, Нәбиуллина Рәсимә Харис кызын чакырабыз! Рәхим итегез! Сүз Сезгә!
“Кама таңнары” әдәби берләшмәсе җитәкчесе Нәбиуллина Рәсимә чыгышы
1 а.б. Бик зур рәхмәт, сезгә Рәсимә апа! Киләчәктә дә Сезнең иҗат чишмәләрегезнең гел тулып торуын, саекмавын теләп калабыз!
2а.б. Истәлеккә фото! Хөрмәтле Рәсимә апа, кадерле укучылар, залдагы урыннарыгызга рәхим итегез.Укучылар һәм Рәсимә апа сәхнәдән төшәләр)
Музыка уйный.
1а.б.Хәзер исә сәхнәбез түренә бүгенге бәйрәмнең хуҗасы Разил Исмәгыйль улы Вәлиевне чакырабыз. Рәхим итегез!
2 а.б. Шулай ук сәхнәгә, бәйгедә катнашып, төрле номинацияләрдә җиңү яулаган каләм тибрәтүчеләрне чакырабыз.
Слайдта укучылар исемлеге
1.а.б. “Илһамият” номинациясендә Каенлы мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Нуриева Фирүзә бүләкләнә.Укытучысы - Поликарпова Лида Николай кызы.
2.а.б.“Игелекле бала” номинациясендә җиңүче дип 2 нче мәктәпнең 8 нче сыйныф укучысы Егоров Айнур танылды. Иҗатка өндәүче остазы - Егорова Рәсимә Хәмит кызы.
1а.б. “ Иҗатка омтылыш” номинациясендә җиңүчеләр: –9 нчы мәктәпнең 3 нче сыйныф укучысы Кадырова Ариана һәм 7 нче мәктәпнең 5 нче сыйныф укучысы Бочкарева Әминә, 29 нчы мәктәпнең 7 нче сыйныф укучысы Мөхәммәтҗанова Зәринә Укытучылары -Вәлиева Ләйсән Мидхәт кызы, Хәбибуллина Ләйсән Тәлгать кызы, Нургатина Раилә Раиф кызы.
2а.б. “Өметле каләм” номинациясендә җиңүчеләр булып: 3 нче мәктәпнең 3 нче сыйныф укучысы Бәширова Адилә; 8 нче мәктәпнең 4 нче сыйныф укучысы Рәхмәтуллина Эльмира; 29 нчы мәктәпнең 8 нче сыйныф укучысы Нуруллин Айнур; Кама Аланы 1 нче мәктәбенең 2 нче сыйныф укучысы Сәгыйров Кәрим танылды. Каләм тибрәтүдә ышанычлы җитәкчеләр - Гыйниятуллина Алсу Рафис кызы, Хисмәтуллина Сәрия Җәвит кызы, Чевачина Розалия Вакыйф кызы, Сәгыйрова Ләйсән Әхнәп кызы.
1а.б. “Шомбай варислары” номинациясендә җиңүче исеменә 11нче мәктәпнең 5 нче сыйныф укучысы Хафизов Илназ лаек булды. Укытучысы - Вәгыйзов Фәрит Яхъя улы.
2а.б. “Табигать җырчысы” номинациясендә 27 нче мәктәпнең 7 нче сыйныф укучысы Сибгатуллин Айназ; 32 нчы мәктәпнең 3 нче сыйныф укучысы Ногманова Камилә; 29 нчы мәктәпнең 8 нче сыйныф укучысы Юнысова Ләйсән; 15 нче мәктәпнең 5нче сыйныф укучысы – Вәлиуллина Регина җиңүчеләр дип билгеләнде. Җитәкчеләре – Сибгатуллина Гөлчәчәк Гайнетдин кызы, Мөбарәкшина Рузилә Рәшит кызы,Юнысова Гөлназ Рамир кызы, Пахомова Гөлшат Әсхәт кызы, Хәлиуллина Әлфия Әхмәт кызы.
1а.б. “Тәүге адымнар” номинациясендә җиңүчеләр булып: 25 нче гимназиянең 7 нче сыйныф укучысы Мусин Руслан ,7 нче мәктәпнең 2 нче сыйныф укучысы Гатин Ислам танылды. Иҗатта
ярдәмчеләре - Идиятуллина Гүзәл Йосып кызы, Бадретдинова Алсу Рафаэль кызы, Нургатина Раилә Раиф кызы.
2а.б.35 нче лицейның 5 нче сыйныф укучысы Гыйниятуллин Ильяс “Күпкырлы талант иясе” номинациясендә җиңүче дип табылды. Укытучысы - Хуҗанбирдиева Чулпан Тимергали кызы.
1а.б.“Бәллүр каләм” номинациясендә Афанас мәктәбенең 5 нче сыйныф Әхмәтова Алия җиңү яулады. Иҗат юлында якты маяк - Мөхлисова Зәлия Гасиф кызы.
2а.б. “Әкият сөйлим сезгә” номинациясенең җиңүчесе – 25 нче мәктәпнең 4 нче сыйныф укучысы Шәрәфетдинова Алия. Җитәкчесе -Анисимова Айгөл Дөлфәрис кызы.
1 а.б. Истәлеккә фото.
(Фотога төшәләр)
2.а.б. Кадерле укучылар, залдагы урыннарыгызга рәхим итегез.. Разил Исмәгыйлевич, Сезнең сәхнәдә калуыгыз сорала.
(Укучылар сәхнәдән төшәләр).
Алып баручылар өчен махсус көй яңгырый.
2 а.б. Хөрмәтле дуслар, ниһаять, иң дулкынландыргыч мизгелләр - җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы якынлашты.
1 а.б. Милләтебезнең йөзек кашлары, илебезнең сәләтле, тырыш каләм тибрәтүче улы, кызлары белән танышуны башлыйбыз!
Махсус музыка яңгырый.
Слайдта җиңүчеләр исемлеге.
2а.б. III урын! 33 нче гимназиянең 10 нчы сыйныф укучысы Усманова Лилия лаек дип табылды. Укытучысы –Исмәгыйлова Илсөяр Гамирҗан кызы. Алкышларны кызганмыйбыз!
1 а.б. II урынга 11 нче мәктәпең 6 нчы сыйныф укучысы Дәүләтшина Венера лаек дип табылды. Укытучысы – Шакирова Айгөл Сапарбай кызы.
2а.б. Ниһаять, I нче урын! 13 нче мәктәпнең 11 нче сыйныф укучысы Сабитова Таңсылу -абсолют җиңүче! Талантны күреп алып, аны үстерүгә үзеннән зур өлеш керткән илһамчысы- Фәттахова Илсөя Илһам кызы
2 а.б. Истәлеккә фото. Рәхмәт сезгә, укучылар! Иҗат чишмәләрегез саекмасын, һәрвакыт эзләнүдә, камиллеккә омтылу юлында булыгыз, алга таба да яратып укыла торган бөек шагыйрәләр булып үсәргә насыйп булсын үзегезгә!
1 а.б. Сүз Сезгә, хөрмәтле Разил Исмәгыйлович!
Разил Исмәгыйлович чыгышы
1 а.б.Хөрмәтле, тирән ихтирамга лаек булган Разил абый! Милләтебезне үстерүгә үзегездән әйтеп бетергесез зур өлеш кертүегез өчен ихлас күңелдән рәхмәтебезне җиткереп, Сезгә исәнлек-саулык, гаиләгездә тигезлек, тынычлык, бәхетләр, шатлык-куанычлар, яңадан-яңа шигъри тәлгәшләрегез белән безне сөендерүегезне теләп калабыз.
Җыр “Яшисе килә”. В. Камалетдинов сүзләре, С.Абдуллин көе
1а.б.Иҗат мәйданына яшьләр килә
Илен, телен сөйгән яшь буын.
Мондый яшьләре булганда
Милләтебез әле сау булыр.
2 а.б. Кадерле дуслар! Бәйрәмебез ахырына якынлашты. Сау булыгыз, киләсе очрашуларга кадәр!