СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Шаукат галиев татарский язык

Нажмите, чтобы узнать подробности

можно использовать на уроках в старших классах

Просмотр содержимого документа
«Шаукат галиев татарский язык»

Дәреснең темасы:

Ш.Галиевның “Әткәйгә хат” поэмасы. Хатларда кеше язмышлары.

Максат:

1.Ш.Галиевның "Әткәйгә хат" поэмасының эчтәлеген ачу, сәнгатьле уку күнекмәләрен булдыру.

2. Әсәргә бәйләп, укучыларның фронт хатлары һәм тылдан язылган хатлар аша ил язмышын күзаллауларына, сугышның ачылыгын аңлауларына ирешү.

3.Ил азатлыгы, киләчәк буын өчен башларын салган солдатларга, тылда фидакарь эшләре белән җинүне якынайтучыларга ихтирам хисе тәрбияләү, тынычлыкның кадерен белергә өйрәтү.

Җиһазлау:

Музей экспонатлары (фронт хатлары, фотосурәтләр, альбомнар, каска, снаряд гильзасы, солдат котелогы һ.б.ш. экспонатлар), проектор, слайдлар.

Дәреснең барышы:

  1. Исәнмесез, укучылар. Бүген бездә кунаклар бар.Әйдәгез, аларны сәламлик.

Һәрберебезнең күңелендә яз булсын, һәр иртәләребез кояшлы һәм тыныч булсын!

Утырыгыз,укучылар. Дәресне башлыйбыз.

  1. Укучылар, өйгә нинди эш бирелгән иде? Шәүкәт Галиевның “Әткәйгә хат” поэмасы белән танышып килергә иде. Ә ни өчен дәресне музейда үткәрәбез дип уйлыйсыз? Музейда сугышка багышланган материаллар күп, өчпочмаклы хатлар куелган. Димәк, алар белән эш итәчәкбез.

Дәреснең темасы: Ш.Галиевның “Әткәйгә хат” поэмасы. Хатларда кеше язмышлары.

Нинди максат куябыз, ниләр сезне кызыксындыра, нәрсә беләсегез килә?

1.Ш.Галиевның "Әткәйгә хат" поэмасының эчтәлеген ачу, сәнгатьле уку күнекмәләрен булдыру.

2. Әсәргә бәйләп, фронт хатлары һәм тылдан язылган хатлар аша ил язмышын күз алдына китерергә тырышырбыз.

3.Ил азатлыгы, киләчәк буын өчен башларын салган солдатлар турында күбрәк белербез.

Укучылар, дәфтәргә числоны язып куйыйк.СЛАЙД 1. Бүген ничәсе? Ә нинди көн икәнлеген беләсезме? ( укучылар җавабы) 18 апрель-бөтендөнья һәйкәлләр һәм истәлекле урыннар көне. Нәрсә соң ул һәйкәл?Слайд 2. 3. Теманы язып куегыз.


Әсәрнең жанры поэма. Нәрсә ул поэма? Зур күләмле шигъри әсәр? (9 сыйныфта бәяләмә бирербез). Нәрсәгә игътибар иттегез? Әсәр хат стилендә язылган, әтисенә багышланган.

Ш.Галиевның кыскача тормыш юлы һәм иҗаты турында карап китик.

Әсәрнең кыскача эчтәлеге.

Аңлашылмаган сүзләр. Кара пичәт

Төп образлар: Лирик герой (Бала), Ата образы,Ана образы

Аларның һәрберсенә аерым-аерым дәрес барышында тукталып китәрбез.

Сугыш...

Священная война җыры. СЛАЙД 4,5,6,7.

Раушания.

Бишкурай авылыннан фронтка 250 кеше сугышка киткән, 150 се һәлак булган, 54е каты яраланган. СЛАЙД 8.

Сугышка озату күренешен дәреслектән табыгыз әле, укучылар. (184 б.)

Алмаз.

Нигъмәтулла Гайнанов сугыш башланганда Мәскәү хәрби округы солдаты була. 1941 нче елның декабрендә ул Мәскәүне саклый. Соңыннан аны Воронеж фронтының 19 нчы танкчылар корпусының 8 нче аерым разведбатальонына күчерәләр.1942 елда Сталинград, 1943 елда Курск, 1944 елның маенда Севастополь шәһәрен азат итүдә катнаша. 12 майда Кырым ярымутравын тулысынча азат итәләр. Соңыннан аны Балтик фронтына күчерәләр. Аннан безнең гаскәрләр Көнчыгыш Пруссияне азат итеп, бар көчләрен Берлинга юнәлтәләр.

Гвардия өлкән сержанты Нигъмәтулла Муллаян улы Гайнанов 12 орден һәм медаль кавалеры. Алар арасында - III дәрәҗә Дан ордены һәм Кызыл Йолдыз ордены, “За боевые заслуги” медале, “Отличный танкист”, “Отличный разведчик” билгеләре бар. Хаклы ялга кадәр ул туган колхозында тракторчы, соңыннан слесарь булып эшли. Хәзер инде ул вафат.

Мин фронтовик оныгы булуым белән бик горурланам һәм батыр бабамнарның рухына тап төшермәм.




Сугыш башланып көннәр, атналар үтүгә фронт белән тыл арасында хәл-хәбәрләр белдереп ике арада хатлар йөри башлый.

Хат язып караганыгыз бармы? Контакт, смс хәбәрләр,записка

Дәфтәр битләре белән эш. Ике группага бүленеп эшлибез: кызлар һәм егетләр. Егетләр.Күз алдыгызга китерегез: СЛАЙД 9. Сез солдатлар дошман атакасын кире каккач, чак кына ял итеп алыр вакыт табылды. Әнә полк почтольоны күренә. Тиз генә өйдәгеләргә исәнлегезне белдереп хат язып җибәрергә кирәк. Кызлар. Сез ындыр табагында икмәк җилгәрәсез. 12 яшьлек хат ташучы малай күрше авылга почта илтә китергә тиеш.

Менә кәгазь битләре. Тиз генә хат язып өлгертергә кирәк. (Кыз: Мин фронттан язсам буламы? Була.Ни өчен? Чөнки фронтовик хатын-кызлар да булган.)

Егетләр нәрсә яздыгыз. Фашистларны кырабыз, тагын атакага күтәреләбез. Тиздән җинәбез. Өйне сагындык дип.

Кызлар: Сез җиңсен дип көн-төн эшлибез. Тизрәк кайтыгыз.

Ә хатны ничек җибәрәбез? ^ хат белән. Ни өчен? Хатны бөкләп адрес язып карау.

Үзбәя. (Хатны язу авыр булмадымы? Авыр.Ни өчен. Чөнки сугыш вакыйгаларын бик аз беләбез).

2. Малай фронтка хат яза. Хат белән бергә ул ташыган икмәк тә ут эчендәге әтигә барып җитәр дип юана. Фронтка хат язу һәм кире кайткан хатны укып юаналар. Шул урынны табыгыз әле. (190-191 б). Гаилә башлыгын өйдә шул кадәр өзелеп көткәнне сез каян аңлыйсыз? Фронттан йөреп кайткан хатны кат-кат җыелып укыйлар.

-Ни өчен өйдән язылган хат барып җитмәгән, кире кайткан? Солдат һәлак булган.

Безнең музейда да берничә үзенчәлекле хат бар.

1. Сугыш яланнарын гизеп, хуҗасы белән кире өйгә кайткан фото. СЛАЙД 10. Авылга фотограф килгәч, якын кешеләренә истәлеккә дип 3 баласы белән Әдия апа фотосурәткә төшәләр. Бер фото әтиләренә, икенчесе гаиләнең иә олы улларына китә. 21 яшьлек Мөсәвир Ватан өчен башын сала, ә гаилә башлыгына сугыш тәмамлангач, күп яралар белән өенә кайтырга насыйп була. Балаларның уйчан, вакытыннан алда олыгайган йөзләренә игътибар итегез әле, укучылар.БАЛА Образы

“Әткәйгә хат” поэмасыннан Малайның авыр язмышын сүрәтләгән урыннарны табып күрсәтегез әле, укучылар.(186 б). 187, 188,189 б. ) Бу сугыш чоры балаларының ачы язмышы. Малай әтисе фронтка киткәндә сугышны ничек күз алдына китерә? Кинодагы кебек. (185 б). Балага ятимлек ачысын да, авыр хезмәтне, ачлыкны-юклыкны да татырга туры килә, укуны да ташларга мәҗбүр була.СЛАЙД 11,12,13,14.

  1. Зәкия Яушева фронттагы тормыш иптәшенә хат яза, ләкин бераздан хат барып ирешмичә. Кире кайта. Солдат Мөхәммәтгани Яушев авыр яраланып, контузия алып, госпиталҗгә эләгә; 9 ай Пятигорскида дәваланып, ишетми-сөйлшми торган булып, 6 балалы гаиләсенә кайтып төшә. (Хатны уку.)Альбина


3. Солдаткалар .ФОТО..СЛАЙД 15. Ирләренә истәлеккә дип,Кандра стансасына җәяүләп барып, “кәртечкә”гә төшәләр. Икесенең дә фото белән язган хатлары кире әйләнеп кайта. Ирләренә өзелеп сагынган иң якын кешеләренең сурәтен күрергә насыйп булмый- икесе дә Сталинград фронтында һәлак була.

Хәнә әби Халикова бүгенге көндә дә исән. Аңа 99 яшь тулды. АНА ОБРАЗЫ

Укучылар, поэмада анага күп урын бирелгәнме? Юк. Ләкин, без аның барлыгын сизәбез, бала белән янәшә торган кебек.

Мәктәп музеенда Бөек Ватан сугышына киткән ир-атларны алыштырып, тракторчылар булып эшләгән тыл батырларына багышланган “Ил язмышын иңгә алып” дигән стенд бар. Аларга багышлап якташыбыз Даим Яушев шундый шигырь юллары яза:

Безгә тигән өлеш Түгел иде көмеш.

Аз түкмәдек кайнар яшьләрне.

Кайгыларны йоттык,

Яшьләр кипте.

Тик имәдек горур башларны.


Энҗе:

Мин үземнең нәнәем турында сөйлисем килә.

Минем нәнәем Гөлзәйнәп Сани кызы сугыш башланганда 17 яшьтә була. Авылдан кызларны Мәскәү ягына торф чыгарырга җибәрәләр, ә кайберләрен трактор курсларына җибәрәләр. Гөлзәйнәп нәнәем 1941 елда Бакалы авылында берничә ай укып комбайнчы һөнәрен алып кайта һәм 1947 елга кадәр эшли. Ул Кандра МТС ында “Коммунар” комбайнында комбайнчы ярдәмчесе булып эшли башлый. Бергә эшләгән комбайнчы Гафаров абыйны сугышка алгач, нәнәем Гөлзәйнәпне комбайнчы итеп куялар. Ярдәмчесе итеп Фәимә исемле кызны бирәләр. Иртәнге чык беткәч, кичке чык төшкәнче эшлиләр. Төрле авылларга барып эшләгәннәр. “ Кайда урылмаган җир бар, шунда җибәрәләр иде “,- дип искә ала нәнәем. Ватылса да үзләре ремонтлый комбайнны. Бөек Җиңүне якынайтуга Гөлзәйнәп Сани кызының да өлеше зур булган. Аңа 1947 елда “За доблестный труд в годы Великой Отечественной войны” медале бирелә. Бабам Фаттах фронтовик. Ул сугыштан бер аяксыз булып кайта. Алар биш бала тәрбияләп үстерәләр. Хәзерге көндә нәнәем генә исән.

Ата образы.

Әти кешенең кичерешләрен сурәтләгән урыннарны табып күрсәтегез әле. (183 б)


Фронт юлы

Әсәрдән әти кешенең кайсы төбәктә сугышуы,яралануы турындагы урынны табыгыз әле.( (Матвей курганында).

1.Музейда авылдашыбыз пехотинец Нурулла Чермаковның Воронеждан Берлингача җәяүләп атлаган юлы бирелгән схема-карта бар.Аны авыл тарихын язучы Муса Хәкимов төзеп калдырган.

2.-Ә минем Нигъмәтулла бабамның солдат юлы котелок төбенә сурәтләнгән. Тик ул шәһәр атамаларын язмаган, монысы хәрби сер.

Туймазинцы на фронтах Великой Отечественной войне” дигән китаптан 74 б табып Нигъмәтулла Гайнанов турындагы мәгълүматны укыгыз әле.

Нинди фронтта булган? Интернет яки төрле китаплардан шушы фронтның карта-схемаларын өйрәнсәк, котелок төбендәге схема-серне чишеп була торгандыр,мөгаен.


Солдат хатлары. Әсәрдә солдат әткәйдән килгән хатларны өзелеп көтеп алганнар. Хәбәр килсә, бар туган-тумача, күрше-күлән белән шатлык уртаклашканнар.

Мәктәп музеенда да берничә солдат хаты саклана.

Шуларның берничәсе белән танышып китик.

1.Фәткулла Шәрифуллин хаты. (Лилия)

2.Фәткулланың сеңлесе Әминә апа (Зөһрә)

3.Вазих Валитов (Равшан)

4.Мөнәвир Мөхәмәдиев (Ирек)

5.Идрис Яушев (Флорид)

Память” китабы

Бишкурай.Ярмунча авылларыннан сугыш яланнарында ятып калучыларның кайберсе белән танышып китик. Кайсы якларда мәңгегә ятып калуларын искә алыгыз.

Презентация ( “Журавли” көенә) СЛАЙД 16 -азаккача

Дәресне һәйкәл сүзе белән башлаган идек.

Шагыйрьнең "Әткәйгә хат” поэмасы сугыш чоры балаларының барысына да моңсу һәйкәл булып тора. Ватан язмышы өчен башын салганнарга, иңнәренә сугыш вакытының иң авыр йөген алганнарга да һәйкәл ул.  

Өй эше:

1. Ш.Галиевның “ Әткәйгә хат” поэмасын сәнгатьле укырга өйрәнергә.

2. Ш.Галиевның “ Әткәйгә хат” поэмасыннан өзекне ятларга.

3. “Солдат бабама хат” темасына инша язып килергә.


Йомгаклау.

1.Ш.Галиевның "Әткәйгә хат" поэмасының эчтәлеген ачтык, сәнгатьле укыдык.

2. Фронт хатларын өйрәндек ( тылдан язылган хатларны карап киттек)

3. Безнең киләчәк өчен вафат булганнарны онытырга ярамый. Сугышның бик начар нәрсә булуын аңладык. Тыныч тормышта яшәве рәхәт. Аның кадерен белергә кирәк.

Солдат каскасы, авиация снаряды буенча балаларның фикере.

Ш.Галиевның “Әткәйгә хат” поэмасыннан өзек аудиозапись.



Дәрес тәмам. Уңышлар сезгә, укучылар.