СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до 16.06.2025

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Шифалы яңгырлар

Нажмите, чтобы узнать подробности

Балалар дәрестә күп төрле дару үләннәре белән, аларны кайчан җыярга һәм ничек кулланырга кирәклеге белән  танышалар. 

Просмотр содержимого документа
«Шифалы яңгырлар»

Шифалы яңгырлар . Х.Халиков “Витаминлы аш”

Максат :

1. Х.Халиковның”Витаминлы аш”тексты белән таныштыру.

2.Диалогик сөйләм телен,дөрес һәм сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү;сүзлек запасын баету.

3.Табигатькә сакчыл караш,мәхәббәт тәрбияләү;әдәплелек сыйфатлары тәрбияләү.


Метод һәм алымнар:әңгәмә,сөйләм, аңлату, проб- лемалы сорау.

Җиһазлау:биремнәр язылган карточка,дару үләннәре рәсемнәре,интернатив такта.


ШУУГ: иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру.

ТБУУГ: анализлау, чагыштыру, классификацияләү, гомумиләштерү.

РУУГ: үз эшеңә бәя бирә белү.

КУУГ: күршең белән хезмәттәшлек итү.

Материал һәм җиһаз:Дәреслек Г.М.Сафиуллина ,Ф.Ф.Хәсәнова ,Ә Г. Мөхәммәтҗанова.

Хрестом 95-99 бит Х.Халиков “Витаминлы аш” әсәрен укып анализлау, парларда һәм төркемнәрдә эшләү.

Дәрес барышы

Дәрес этабы


Укытучы эше


Укучы эшчәнлеге


I.Ориентлашу – мотивлаштыру этабы.

Уңай психологик халәт тудыру.


Саумы ,кояш, саумы ,көн
Дусларым , хәерле көн!

Уе изге баласына

Булышыр табигать тә.

Эшкә тотыныйк , дусларым,

Хуш , хәерле сәгатьтә.


Бер - берләренә уңышлар телиләр.

II.Белемнәрне

актуальләштерү,

тигезләү

1.Дежур укучыны тынлау.

Өй эшен тикшерү. Шигырь сөйләү.

2. Алган белемнәрне ныгыту.(презентация)

Нәтиҗә ясау.

Мин сезгә шушындый таблицалар бирәм, ссез дәреснең һәр этабында үзегезгә билге куеп барырсыз, дәрес ахырында нәтиҗә ясарбыз.

Фикерләр тыңлау.


III.

Уку мәсьәләсен кую.








1. табышмаклар әйтү, җавапларын табу , Халиков сүзен китереп чыгару.( интер. доска)

Кем соң ул Халиков? (кыскача биография, балалар сөйли)

  • Нинди әсәрен укыйбыз икән соң без буген? Ярдәмгә табышмаклар килер. (2 табышмак эйтелә һәм балалар дәрес темасын әйтәләр)

-Әйе, бүгенге дәрестә без Хакимҗан Халиковның “Витаминлы аш”хикәясе белән танышырбыз.

Бу дәрескә сез ниниди максатлар куясыз?

- Ә ни өчен ул бу хикәяне “ витаминлы аш” дип атады икән?

Кем җавап бирә?








Фикерләр тыңлау.




Уку мәсьәләсен чишү.










1. Текст белән танышу. Хакимҗан Халиковның “Витаминлы аш”хикәясен уку,таныш булмаган сүзләрне билгеләп бару

2. Сүзлек өстендә эш.

Презентация аша әсәрдә очраган үләннәрне карау.

3. - Хакимҗан Халиковның “Витаминлы аш”хикәясе

эчтәлеге буенча әңгәмә.

Текстның эчтәлегенә карата сораулар:(Тексттан табып укып күрсәтегез)

Тәнзиләнең әбисе нәрсә пешерде?

Ул нинди аш пешерде?

Витаминнарны әби кайдан алды?

Тәнзиләгә аш ошадымы?

Тәнзиләнең әбисе нинди?

Тәнзилә нинди кыз?

Димәк Тәнзиләнең әбисе кычытканнан аш пешергән,чөнки кычытканда витаминнар күп.Витаминнар күп булган тагын нинди үләннәр беләсез?

Нинди үләнне алсак та,ул витаминнарга бай.Шулай ук алар дәвалыйлар да.Алар дару үләннәре дип атала.Менә аларның кайберләре ( презентациядән күрсәтеп, балалар дару үләннәре

турында сөйлиләр)

-Дару үләннәреннән тыш табигатьтә агулы үләннәр дә очрый. Әйдәгез берничәсен карап китик әле.(презентация)


Ял минуты. Тэйк-оф-тач-даун

-Кем минем белән килешми шул баса, кем килешә шул утырып тора.

а) 1.– Тәнзилә мәктәптән кайтып керде.

- Тәнзилә ашыгып кибеттән кайтып керде.

2.- Әби витаминлы аш пешерде.

-Әби кычыткан ашы пешерде.

3. – Әби витаминны даруханәдән алды .

- Әби витаминны бакчадан алып керде.

4. – Тәнзилә ашын бик озак ашады.

- Тәнзилә ашын бик тиз ашап бетерде.


IV.Беренчел ныгыту

Текстның эчтәлеген ныгытуга күнегүләр.Хәзер парлап эшлибез.Әби һәм кыз арасында нинди сөйләшү булды?Диалогны рольләргә бүлеп укыйбыз.

Төрле дәрәҗәдәге биремнәр бирү.(карточкаларда

1.-Әби,син бүген нинди аш пешердең ?

-Кычытканлы аш пешердем, кызым.

-Әби,мин кычытканлы аш яратмыйм.

-Кызым,ул бик файдалы.

-Нигә файдалы?

-Чөнки кычытканда витаминнар күп.

2. -Әбием нинди аш пешердең?

-Витаминлы аш пешердем.

-Ни өчен?

-Чөнки яз көне безгә витаминнар җитми.

-Рәхмәт,әбием.

3.Мин сораулар бирәм, ә сез җавапларны китаптан эзләп табып укырсыз.

1) Тәнзиләнең әбисе нинди аш пешерде?

2) Тәнзиләнең әбисе витаминнарны кайдан алган?

3) Тәнзиләгә аш ошадымы?

4) Тәнзилә әбисенә нәрсә диде?

Дәвам итәләр ,фикерләрен әйтәләр.

VI. Проблемага әйләнеп кайту

1.Укучыларның хикәяне дәвам итеп укыйлар .( әбигә яулык яптыру, кызга бантик тагу)


Дәрес башында мин хикәя ни өчен шулай дип атала дигән сорау биргән идем. Сез җавап бирә алмадыгыз, хәзер белдегезме инде? Ни өчен шулай дип атала инде?


Фикерләрен әйтәләр.

Парларда эш

Белемнәрне куллана белү.



Сез хәзер төркемнәрдә эшләп алырсыз. 1 бала интер. тактада эшли.

Үләннәрне 2 төркемгә бүләргә кирәк. Нинди төркемнәргә булерсез?






VII.Рефлексия.

Йомгаклау ,

нәтиҗә ясау



Өй эше бирү

Дәресне йомгаклап , белемнәрне кулланып тест эшләп алырбыз.



Димәк,бүген дәрестә нинди текст укыдык?

Витаминлы аш ул нинди аш?

Нинди дару үләннәре турында белдегез?


Әйдәгез таблицаларга кире әйләнеп кайтыйк инде. Нинди билгеләр куйдыгыз? Билгеләр кую.

Балалар, сез дәрес башында куйган максатларыгызга ирештегезме?


Өй эше: . Дару үләннәре турында табышмак язып килергә.





Үзбәя.







Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!

Поделитесь с друзьями
ВКонтактеОдноклассникиTwitterМой МирLiveJournalGoogle PlusЯндекс