СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Шигъри тәлгәшләр

Нажмите, чтобы узнать подробности

Шигъри тәлгәшләр. Сыйныф сәгатьләрендә куллану өчен шигырьләр.

Просмотр содержимого документа
«Шигъри тәлгәшләр»

Анкета

Фамилия, исеме Ханмурзина Нәфисә Сәйдәшевна

Туган елы 2005

Район Буа

Шәһәр

Мәктәп Буа районы Зур Фролово төп гомуми белем мәктәбе

Сыйныфы 5

Өстәмә мәгълүмат: Шигырьләр язам, спектакльләрдә төп рольләрне башкарам, җырлыйм, татар теленнән үткәрелгән олимпиадада районда җиңүче, татар теле һәм әдәбиятыннан үткәрелгән республикакүләм “Әдәби марафон “ олимпиадасында призер булдым .

Әсәр исеме “Утлар янсын һәрвакыт”, “Сеңлем Әминә”, “Кыш”, “Курчак”, “Кеше”, “Ильяс һәм алтын суалчан”

Номинациясе: “Яшь шагыйрь”, “Яшь прозаик”

Әсәр күләме (4 бит)

Басылып чыккан әсәрләре, еллары: “Утлар янсын һәрвакыт”

(Интернет-сборник рассказов tatehergosbut.ru./press/ 2016)

Хәбәрләшү өчен телефоннар: 89274304615

Электрон адрес: IGT1974@mail.ru

Өй адресы: Буа районы Каенлык авылы







Утлар янсын һәрвакыт



Караңгы төшә башласа,

Утлар кабына башлый.

Утсыз торып буламы дип?

Уйланып йөри башлыйм.



Туңдыргычыбыз эшләмәс

Телевизор күрсәтмәс.

Комьютер инде кабынмас

Радио да сөйләмәс.



Туктап калган кебек дөнья,

Йортта шәмнәр дә калмас.

Өй эшен бит вакытында

Тагын эшләп булмас.



Шуңа күрә иртәгесен,

Мәктәпкә дә бармамын.

Утсыз яшәп булмауны

Шунда яхшы аңлармын.



Сеңлем Әминә

Һич көтмәгәндә әни,

Алып кайтты безгә бәби.

Аның белән уйныйбыз

Йөрттерәбез бит тәпи.

Безнең нәни Әминә

Ай үсәсен көн үсә.

Бик тә ярата аны,

Дәү апасы Нәфисә.

Сеңлебез һөнәрләрен,

Көлә-көлә күрсәтә.

Ә бит елый башласа,

Барыбызны биетә.

Кыш

Карлар ява, көннәр салкын,

Кыш хуҗа булган хәзер.

Минем чана-чаңгыларым

Инде бик күптән әзер.

Хозурлыкларга сөенеп,

Таудан көлә-көлә шуам.

Этебез – Актырнакның

Артыннан да мин куам.

Минем шаяруларыма,

Кырын карап үтмәгез.

Безнең матур тавыбызга

Чүп-чар гына түкмәгез.

Курчак

Күңелсез чакларым булса,

Кулыма алам курчак.

Аның белән сөйләшәм мин,

Серләрем уртаклашам,

Күңелле була шул чак



Иң яраткан курчагыма

Исем куштым Зилә дип,

Яшем унбергә җитсә дә

Курчаклар белән уйнарга

Бик яратам әле мин.

Сап-сары чәчләрен аның

Икегә ярып үрәм.

Битләренә кершән сөртәм,

Иннек ягам ирненә,

Матур күлмәкләр тегәм.

Алып кайтты миңа кичә,

Әтием яңа курчак.

Зиләм генә үпкәләде,

Миңа карап көлмәде,

Бик моңсу булды шулчак.



Кеше

Язмышлардан узмыш юк, диләр

Бар икән ул узмыш дигәне.

Шатлыклары, кайгылары белән

Тарта кеше тормыш йөгәнен.

Язмышларны үзгәртергә теләп,

Әй тырыша кеше, тырыша.

Матур киләчәк көтә-көтә

Бер-бер артлы көннәр узыша.



Әкият

Ильяс һәм алтын суалчан

Борын-борын заманда яшәгән, ди, карт белән карчык. Булган, ди, аларның оныгы Ильяс. Ул бик тиз үсеп җиткән. Ильяс балык тотарга яраткан, иртәдән кичкә кадәр су буенда булган. Бабасы: “Балык тотарга түгел, эшләргә кирәк”, - дип орыша икән аны. Ә Ильяс үзенекен тукый икән. “Менә алтын балык тотам да, барысы да яхшы була”, - дигән.

Бер көнне Ильяс суалчан казырга киткән. Казыган, казыган һәм алтын суалчан казып чыгарган. Алтын суалчан әйтә икән:”Җибәр мине, Ильяс. Мин синең өч теләгеңне үтим”.

Ильяс алтын балык турында гына уйлый икән. Шуңа да: ”Алтын балык тотарга телим”, - дигән. Суалчан теләген үтәгән. Ильяс алтын балык тоткан. Инде үзенең теләкләрен аңа да җиткергән. “Миңа зур йорт кирәк”, дигән. Алтын балык та үзенең шартын әйткән. “Чалбарыңны тексәң, синең зур йортың булыр”, - дигән. Ләкин Ильяс бер эш тә белми икән. Шулай итеп, ул йортсыз калган.

Ильяс яңадан алтын суалчан янына киткән. Инде тагын алтын балык тотасы килүен әйткән. Суалчан бу юлы да Ильяска ярдәм иткән: ул тагын алтын балык тоткан. Инде үзенә зур машина сораган. Балык та шартын куйган. “Әбиеңә һәм бабаңа булышсаң, зур машинаң булыр”, - дигән. Ләкин Ильяс булышырга теләмәгән. Гомумән, ул эшли дә белмәгән.

Ильяс тагын алтын суалчан янына киткән. Инде 3 нче теләген җиткергән. Суалчан да акыллы булган. “Әйдә, мин сине эшкә өйрәтәм. Шуннан соң синең зур йортың да, машинаң да булыр. Синең тамагың тук һәм өстең бөтен булыр”, - дигән.

Ильясның башка чарасы калмаган, ул ризалашкан. Суалчан әйткәннәрнең барысын да үтәп барган. Бик күп эшкә өйрәнгән.Ильясның диңгез буенда йорты да, җәннәттәгедәй бакчасы да, әллә ничә машинасы да булган. Алтын суалчан белән Ильяс әле бүген дә бик дус яшәп яталар, ди.