СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Сибгат Хәким шигырь текстларының лингвистик поэтикасы

Нажмите, чтобы узнать подробности

Поэтика төрле типта­гы сәнгатьле сүз структураларын,  үзенчәлекле бөтен берәмлек буларак,  тарихи рәвештә формалашуларының закончалыгын тикшерә. Роман Ингарден поэтиканың күп төрле билгеләмәләре булуын әйтә һәм аңа тагы да ачыклык өсти (Ингарден фикерләрен бәян иткән өзек Х.Курбатов хезмәтеннән алынды). “Беренчедән,  – ди ул, – поэтика һәртөрле язма әдәбиятны түгел,  ә бәлки сәнгать әсәрләренең генә төзелешен  тикшерә. Икенчедән, поэтика үзенең тикшерү материалын һәм мисалларын аерым сәнгать әсәрләреннән алса да,  ул аларның индивидуаль үзенчәлекләрен түгел, бәлки алардагы гомуми алымнарны өйрәнә; мондый максат сәнгать әсәрләре типларын һәм алардагы стилистик үзенчәлекләрне өйрәнүне дә эченә ала.

Просмотр содержимого документа
«Сибгат Хәким шигырь текстларының лингвистик поэтикасы»

СИБГАТ ХӘКИМ ШИГЫРЬ ТЕКСТЛАРЫНЫҢЛИНГВИСТИК ПОЭТИКАСЫ

Укытучы: Шарапова Рамилә Мударисовна


Поэтика төрле типта­гы сәнгатьле сүз структураларын, үзенчәлекле бөтен берәмлек буларак, тарихи рәвештә формалашуларының закончалыгын тикшерә. Роман Ингарден поэтиканың күп төрле билгеләмәләре булуын әйтә һәм аңа тагы да ачыклык өсти (Ингарден фикерләрен бәян иткән өзек Х.Курбатов хезмәтеннән алынды). “Беренчедән, – ди ул, – поэтика һәртөрле язма әдәбиятны түгел, ә бәлки сәнгать әсәрләренең генә төзелешен тикшерә. Икенчедән, поэтика үзенең тикшерү материалын һәм мисалларын аерым сәнгать әсәрләреннән алса да, ул аларның индивидуаль үзенчәлекләрен түгел, бәлки алардагы гомуми алымнарны өйрәнә; мондый максат сәнгать әсәрләре типларын һәм алардагы стилистик үзенчәлекләрне өйрәнүне дә эченә ала.

Өченчедән, поэтика үзенең игътибарын барыннан да бигрәк сәнгать әсәрләрендәге гомуми алымнарга юнәлдерә, аның максаты – сәнгать әсәренең эстетик кыйммәтен ачу. Дүртенчедән, поэтика үзенең тикшеренүендә поэтик стилистик очраклылыклар белән канәгатьләнеп калмаска тиеш, сәнгать әсәрләренең яки аларның төрләренең теге яки бу тарихи үзенчәлекләре искә алынырга тиеш”.

Грекчадан “поэтик сәнгать” дип тәрҗемә ителгән поэтика төшенчәсенә А.П.Квятковский “әдәби әсәрләрнең структур формалары һәм әлеге формаларның яңа эчтәлек барлыкка килү белән бәйле тарихи үзгәреш законнары турындагы фән” дигән аңлатма бирә. Тарихка күз салсак, 1929 нчы елда Париждагы лингвистик түгәрәк вәкилләре функциональ лингвистикага кагылышлы “Тезислар”ын тәкъдим итәләр. “Тезислар”да функциональ лингвистикадан тыш, чәчмә әсәрләр һәм поэзия теле турында тәгълиматлар зур урын ала

“Тезислар” дөнья күргәннән соң 30 ел үткәч, Р.О. Якобсон “Лингвистика сөйләм тел структраларын үз эченә алган фән. Моның белән бәйле, поэтика лингвистиканың бер өлешен тәшкил итә” дип яза. [Якобсон, 1975: 194].

Әдәбият, сүз сәнгате кешелекнең тел эшчәнлегенә карый. Бу әдәбият теориясенең лингвистика белән тыгыз үрелгәнлеген раслый.

Поэзия – сүз иҗаты, фикерне сүзләр ярдәмендә образлы чагылдыру сәнгате [Әдәбият белеме сүзлеге, 1990: 138]. Поэзиядә әдәби образ тел чаралары ярдәмендә тудырыла. Шуңа күрә, поэтиканың нигез катламын лингвистика тәшкил итәргә тиеш. Поэтик тел теориясенең төп бүлекчәләре – поэтик фонетика, поэтик лексика, поэтик синтаксис. Аларны стилистика берләштерә [Жирмунский, 1975: 194]. Әмма фәндә поэтика һәм стилистика бәйләнеше хакында фикер төрлелеге күзәтелә. «Поэтика, – ди М.Б. Храпченко, – стилистика белән тәңгәл түгел, чөнки поэтиканың үзенә генә хас темалары һәм проблемалары бар». Ләкин шул ук вакытта поэзиянең стилистик алым­нардан файдалануын да кире какмаска кирәк. Чөнки поэзия сүз-сурәтләр (троплар) белән генә эш итми, бәлки стилистик фигураларга да мөрәҗәгать итә. Шунысы кызыклы, стилистик фигуралар, яки дөресрәге – синтаксик фигуралар элеккерәк чорда риторикага, ягъни ораторлык сәнгате белеменә караган. Бу хакта фәнни чыганакларда фикерләр күп. “Гомум кабул ителгән билгеләмәләр буенча, – ди М.Поляков, – ри­торика – сөйләм сәнгате, ә поэтика – поэтик сәнгать турын­дагы фән”. Гомумән, сүз сәнгатенең һәр жанрын тикшергәндә, гади лингвостилистик анализ гына җитми – текстның чын поэзияме, әллә шигырь калыбына салынган купшы публицистика яки дидактика гына түгелме икәнлегенә ныклап игътибар бирергә, поэзиянең эстетик категория бу­луын истә тотып эш итәргә кирәк була. Күпсанлы билгеләмәләр, төшенчәләр арасыннан тел галиме Х.Курбатовның поэтик телгә кагылышлы фикерләренә тукталып үтү урынлы булыр: “Поэзия ул, беренчедән, эстетик (гүзәллек) категория; икенчедән, сүз сән­гатендә поэзия иҗатчы әйтергә теләгән уй-тойгыларны югары зәвыклы сүз-сурәтләр ярдәмендә яки алардан башка билгеле бер әдәби жанр кысасында (шигырь, проза, драма формасында) болай да тәэсирле күренешләр аша туры мәгъ­нәсендәге сүзләр белән (автологик алым) тасвирлап бирә; өченчедән, поэзия укучыда нинди дә булса күңелне дулкын­ландыра торган фантазия уята, аның йөрәген, аңын яулап ала. Әле генә искә алынганча, поэзиядә тасвир һәрвакытта да күчерелмә мәгънәдәге сүзләр – троплар (металогик алым) белән генә бирелми, бәлки тасвир субъекты (лирик персонаж) яки объекты (күренеш, вакыйга, башка бер персонаж) үзе генә дә күңелгә үтеп керерлек икән, ул туры мәгънәдәге сүзләр белән дә башкарыла (автологик алым). Иң мөһиме шунда: поэзия ул укучы яки тыңлаучы үзе телиме, теләми­ме, аның аңын яулап ала, дулкынландыра торган матур әдә­бият тексты” [Курбатов, 2002: 137].

Поэтиканы өйрәнүче лингвистны кызыксындырган өлкә – әдәби текстта – матур әдәбият телендә, Р.О.Якобсон билгеләгәнчә, “сөйләмне сәнгатьле сөйләмгә әйләндерү чаралары” [Якобсон, 1973:84]. Биредә поэтика һәм линвистиканың тыгыз бәйләнеше ачык чагыла, – дип дәвам итә ул. – Лингвистика поэзиянең төп материалын – телен өйрәнүче фән. Сәнгатьле сөйләмнең чыганагы – шигърият. Х.Курбатов үзенең «Шигырь энҗеләре ничек барлыкка килә?» дигән хезмәтендә [Курбатов, 2002: 56] болай дип яза: «Нәрсә ул шигырь? Аваз һәм иҗекләре матур яңгырашлы итеп билгеле бер тәртипкә салынган сөйләм. Чын поэзия, сүз сәнгате төре буларак, тумыштан шагыйрь булган талант иясенең генә кулыннан килә торган иҗат эше. Шигърият ул – туры мәгънәдә әйтеп түгел, бәлки күчерелмә сурәтлелек аша күңелдә канәгатьләнү тойгысы уята торган сәнгать төрләренең берсе – сүз сәнгате». Сүз сәнгате дип бәя алырлык шигъри телнең мөмкинлекләре чиксез.

Поэтик лингвистикага караган проблемалар Сибгат Хәкимнең шигъри телен тикшерүгә багышланган әлеге диссертациядә чагылыш тапты.

Сибгат Хәким 1911 нче елның 4 нче декабрендә әдәбиятыбызга һәм сәнгатебезгә бик күп талантлы шәхесләр тудырып биргән Казан артында – Әтнә районының Күлле Киме авылында игенче һәм балта остасы гаиләсендә туа. Туган авылында ул җидееллык мәктәпне тәмамлый. Ә 1930 нчы елда Казанга килгән Сибгатне, берара рабфакта укыганнан соң, педагогия институтына укырга кабул итәләр. Шушы елларда ул ихлас күңелдән рухланып беренче шигырьләрен яза.

С.Хәкимне чын шагыйрь, сәләтле, киләчәге бар лирик ша­гыйрь итеп таныткан беренче әсәрләре шактый соңрак – 1938-1940 нчы елларда дөнья күрә. Аның “Беренче җырлар” (1938), бигрәк тә “Пар ат” (1939), “Шагыйрьнең балачагы” (1940) исемле җыентыклары әдәби тәнкыйтьтә уңай бәяләнүен моңа яхшы дәлил сыйфатында китерергә мөмкин. 1940 елда Муса Җәлил Та­тарстан Язучылар берлеге идарәсенең исәп-хисап докладында аны шактый үсеп, “поэзиядә ныклы урын алган” яшь, талантлы шагыйрьләр арасында атап китә [Җәлил, 1976: 266].

Тулаем алганда, сугыш алды еллары яшь шагыйрьнең үз тавышын, иҗади “кыйбла”сын эзләү һәм табу чорын тәшкил итәләр. Моны чорның иҗтимагый-психологик йөзен турыдан-туры гәүдәләндергән “Пар ат”, “Шагыйрьнең балачагы”, “Урал суы буенда” (1938) әсәрләре генә түгел, табигать һәм мәхәббәт лирикасы да раслый. “Юксыну” (1938), “Хисләреңә төреп җылыт мине” (1939) шигырьләрендә кешенең эчке дөньясы якты буяулар белән сурәтләнә, шәхеснең тормышта «үзбилгеләнү»ендә мәхәббәтнең роле шигъри аһәң ярдәмендә, психологик сизгерлек һәм нечкәлек белән гәүдәләнә. Лирик герой уй-хисләрендәге гармонияне җылы интонацияләрдә сурәтләгән “Яратам мин” шигыре (1938) табигать лирикасының матур үрнәге булып тора [Рәмиев, 2001: 268].

Бөек Ватан сугышы башлануның беренче көннәрендә үк С.Хәким армиягә алына һәм, рота командирлары әзерли тор­ган курсларны тәмамлагач, Калинин фронтына җибәрелә. Шагыйрьнең сугыш чоры шигърияте нәкъ менә шушы 1942 нче елда, ягъни бөтен совет поэзиясендә өндәү-чакыру дәвере үтеп, шагыйрьләрнең окоптагы солдат тормышына игътибар­лары арткан вакытта туа.

Сугыш юлларын кичеп, тормыш һәм иҗат тәҗрибәсе туплаган С.Хәкимнең 50 – 80 нче еллар иҗатында ике тенденция – шә­хес концепциясен тирәнрәк аңлау һәм тарихилыкның тирә­нәюе күзгә ташлана. Шигырьләрендә, поэма һәм балладала­рында замандашларының рухи сафлык һәм кешелеклелек кебек сыйфатларын чагылдыру белән бергә, автор тормыш катлаулылыгын, каршылыклы тенденцияләрнең үзара көрәшен дә истә тота. Шагыйрь геройларның рухи дөньясын киң тарихи контекстта карарга омтыла. Тарих бүгенгене расларга булы­ша, үз чиратында бүгенге көн үткәндә эшләнгән эшләрнең дөреслегенә дәлил булып тора. Нәкъ шушы вакытта С.Хәкимнең «Суд залында» бәйләменә (1955) кергән шигырьләре (шагыйрь берничә ел суд утырышчысы булып эшли) дөньяга чыга һәм хаклы рәвештә тәнкыйтьчеләр тарафыннан шагыйрьнең тормыш драматизмын чагылдырудагы уңышы итеп бәяләнә. [Юзиев, 1973: 43].

С.Хәким иҗатының саллы өлешен туган якка багышланган шигырьләр тәшкил итә. Шагыйрь иҗатына бәя бирүче татар даирәсе, шигырь сөючеләр, тәнкыйтьчеләр, әдәбият әһелләре Сибгат Хәкимнең туган ягына бирелгәнлеген, олы мәхәббәтен, шул хисләр белән сугарылган иҗатын мәгънәле бер сүз белән – җирсү дип атыйлар. Язучы Р.Батулла бу хакта «Шагыйрь Сибгат Хәким иҗатының тамырларында Җирсү дигән хиснең каны ага. Ватанга, Туган туфракка, узган тарихка, дәүләтчелеккә, сагышлы авылның үткәненә, югалган һәм югала барган йолаларыбызга җирсү мәүзугы искерми, югалмый. Бу хис – мәңгелек», – дип яза [Батулла, 2001: 63]. «Ватанга, туган үскән туфрагына шулай нык бөреккәнлек, Туган илне сагыну, җирсүләргә бай иҗат, халык язмышы өчен җан ату, борчылу сәләте һәркемгә дә бирелми торгандыр. Шундый сирәк шәхесләрнең, шундый тирән хисле шагыйрьләрнең берсе – Сибгат Хәким», – дип, бәяли олугъ шагыйрь иҗатын Татарстан президенты М.Шәймиев [Шәймиев, 2001: 3].

С.Хәкимнең күпчелек әсәрләре, язылу һәм басылуларына шактый вакытлар үтүгә карамастан, халкыбыз күңелендә һаман да яши, халыкчан моң белән сугарылган җырлары да әледән-әле яңгы­рап тора, рухыбызны сафландыра, кешелекле хис-тойгылар белән баета [Татар әдәбияты тарихы, 2001:283].

Шагыйрь иҗаты чор яшәеш закончалыклары белән тыгыз бәйле. С.Хәким иҗат иткән чорда “коммунизм”, “социализм” төшенчәләре 70 ел буе изге төшенчә булып яшәделәр. Бу хакта сүз барганда, И.Вәлиулла фикерләре белән килешми мөмкин түгел. “Коммунизм”, “социализм” төшенчәләре татар рухи традицияләрендәге изгелек хисләре (дуслык, иптәшлек һ.б.ш.) белән дә эретелделәр. Менә шуның өчен дә коммунистик идеология белән сугарылган татар әдәби әсәрләре халыкка ят була алмый.(...) Без Так­ташны, Туфанны яки Сибгат Хәкимне “алар социализм идеалларына хезмәт иткәннәр” дип кенә кабул итми кала алмыйбыз. Кол Гали, Мөхәммәдъяр, Тукай, Дәрдмәнд иҗатлары кебек үк, алар иҗаты да Гомуми Рухи Традиция эчендә каралырга хаклы. Аларның шигъриятл­әрендә дә без Изгелеккә, Яхшылыкка, Матурлыкка, Сафлыкка чакыру­ны җитәрлек табабыз һәм бу чакыру, билгеле, коммунистик идеология­гә генә кайтып калмый, киресенчә, ул татар халкының Мәңгелек рухи традициясеннән алына. Шунысы да хак: халыкның Мәңгелек Рухи Традициясе сәяси идеологияләрдән өстәрәк тора...” [Вәлиулла, 2004: 93-94].

Сибгат Хәким яулаган биеклекләр халык тарафыннан да, рәсми рәвештә дә танылу таптылар: ул Россиянең Максим Горький (1970), Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге (1986) бүләкләренә лаек булды. 1986 нчы елда «Татарстанның халык шагыйре» дигән мактаулы исем, Татарстан Республикасында беренче булып, С.Хәкимгә бирелде.