Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясе.
“Турай гомуми белем бирү мәктәбе”
Менделеев муниципаль районы
Сибгат Хәким.
Тормыш юлы һәм иҗаты.
Эшне башкарды:
Төхбәтова Ч.И.
татар теле һәм әдәбият укытучысы
.
Татарстанның халык шагыйре, публицист, җәмәгать эшлеклесе Сибгат Хәким (Сибгат Таҗи улы Хәкимов) 1911 елның 4 декабрендә Россиянең элекке Казан губернасы Царевококшай өязе (хәзерге Әтнә районы) Күлле Киме авылында колхозчы гаиләсендә дөньяга килә. Авыл мәктәбендә җиде сыйныф тәмамлагач, берникадәр вакыт мәктәптә пионерлар җитәкчесе булып эшли. 1931 елда Казанга килеп, татрабфакта укый башлый. Икенче курстан Казан дәүләт педагогия институтына күчеп, 1937 елда татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый һәм сугышка чаклы Татарстан китап нәшриятының яшьләр-балалар әдәбияты секторында мөхәррир (1937-1938) һәм «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналы редакциясендә әдәби хезмәткәр булып эшли. 1941 елның июнендә армиягә чакырылып, шул елның ахырына кадәр запастагы гаскәри берәмлектә хезмәт итә, аннары кыска мөддәтле хәрби курсларны тәмамлап, 1942 елның маеннан хәрәкәттәге армиядә: әүвәл укчы взвод, соңыннан рота командиры сыйфатында Ржев яны һәм Курск тирәсендә барган сугышларда катнаша, фронттагы батырлыклары өчен Кызыл Йолдыз ордены һәм медальләр белән бүләкләнә. 1944 елның язында Саратов шәһәрендә хәрби-сояси курсларны тәмамлаганнан соң, 1945 елның маена кадәр Молдавиядәге чик буе гаскәрләренең округ хәрби газетасында инструктор булып хезмәт итә. Армиядән кайткач, 1945-1950 елларда С.Хәким «Совет әдәбияты» журналы редакциясендә әдәби хезмәткәр һәм бүлек мөдире булып эшли. 1950 елдан, нигездә, профессионал язучы хезмәтендә.
С. Хәким һәм Тукай — халык иҗаты, халык җырлары һәм Тукай поэзиясе традицияләре җирлегендә яза башлаган шагыйрьләрнең берсе. Аның беренче шигырьләре утызынчы еллар башында «Атака», «Совет әдәбияты» журналлары һәм «Кызыл яшьләр» газетасы битләрендә дөнья күрә, сугышка кадәр лирик шигырьләре тупланган «Беренче җырлар» исемле китабы һәм шигъри остазы Г. Тукайга багышланган «Пар ат» (1938—1939), «Шагыйрьнең бала чагы» (1940) исемле поэмалары басылып чыга. Гомумән, Тукай образы, Тукай темасы шагыйрь иҗатында зур урын алып тора. Алтмышынчы-җитмешенче елларда, мәсәлән, бу темага ул махсус шигъри цикл («Тукай дәфтәре») һәм «Кырыгынчы бүлмә» (1971) исемле мәгълүм поэмасын иҗат итә. Тукай шәхесе, Тукай традицияләре турында уйланулар әдипнең публицистик мәкаләләрендә, әдәби эссе һәм парчаларында да төп темаларның берсен били. С. Хәкимнең башлангыч чор иҗатында, аерым алганда, беренче поэмаларында төсмерләнгән поэтик фикерләү һәм язу стиленең хасиятләре—нечкә лиризм хис-тойгы колачлыгы, халыкчан образлылык, шигъри формадагы төгәллек, пөхтәлек алга таба тагы да камилләшә, яңа сыйфатлар белән тулылана Һәм сугыштан соңгы елларда ил һәм дөнья күләмендә барган бөек үзгәрешләрнең тарихи мәгънәсен шигъри образларда калку итеп гәүдәләндергән олы хисле, тирән фикерле, гуманистик рухлы поэзия булып формалаша.
Ватан сугышы шагыйрьнең гуманистик тойгыларын, патриотик хисләрен тирәнәйтүгә, гражданин-шәхес буларак чыныгуына, җитлегүенә хәлиткеч йогынты ясый. Сугыш темасы аның бөтен иҗаты буенча кызыл җеп булып сузыла. Бу олы тема эпик колачлыгы һәм фәлсәфи тирәнлеге белән «Курск Дугасы» (1948), «Дала җыры» (1948), «Бакчачылар» (1952), «Дуга» (1968) һәм «Күги» (1983) кебек поэмаларында аеруча калку гәүдәләнә. Бу эпик исәрләрендә автор, сугыш кырындагы баталь күренешләрне җанландырып күрсәтү, геройларының драматик язмышларын сурәтләүдән тыш, кеше һәм сугыш, кешелеклелек, халык батырлыгы кебек фәлсәфи мәсьәләләрне күтәрә һәм геройларының язмышлары турындагы кырыс хикәяне халык, дөнья язмышы турындагы уйланулары, фәлсәфи фикерләре белән үреп бирә. Шушы ук хасиятләр, дөнья турында борчылып уйланулар, сугышка каршы нәфрәт хисләре, тынычлык өчен көрәш пафосы шагыйрьнең «Торыгыз, Мусалар!», «Немец дәфтәреннән» исемле шигъри цикллары һәм «Эзлиләр Европа буйлап» (1981) исемле поэмасы өчен дә характерлы. Шагыйрь игътибарын даими биләп торган мөһим темаларның тагын берсе— туган җир. Үзе туып үскән Казан арты төбәгенә, аның табигатенә, кешеләренә мәхәббәт хисе шагыйрьнең бөтен иҗатын озатып бара. Бу тема әдипнең күп санлы лирик шигырьләрендә, җырларында, «Үрләр аша» (1964), «Васыятьләр» (1969), «Дәверләр капкасы» (1974) кебек поэмаларында чагылыш таба.
Туган як темасына бәйле рәвештә С. Хәким иҗатында В. И. Ленинга багышланган әсәрләр үзенә аерым урын алып тора. Аның Ленин турындагы беренче шигыре әле 1938 елда ук языла («Кышкы салкын иде...»). Күп еллар үткәч, шагыйрь Ленин темасына яңадан әйләнеп кайта һәм юлбашчы образың татар халкының язмышына бәйләп, Татарстан материалы җирлегендә сурәтләргә керешә. «Күңелем Ленин белән сөйләшә» (1957) җыры, «Ленин фәрманы белән» (1958), «Кокушкино крестьяннарының Ленинга хаты» (1961), «Баһавиның моңы» (1963), «Языгыз, җир уллары!» (1963) поэмалары татар совет поэзиясендә уңышлы үрнәкләре булып саналалар.
Русча тәрҗемәдә чыккан «По зову Ленина» («Ленин фәрманы белән») исемле поэма һәм шигырьләр җыентыгы һәм татар телендәге «Җил исми яфрак селкенми» (җырлар, поэмалар) китабы өчен С. Хәким 1960 елда Татарстан АССРның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә, ә 1970 елда Ленин турындагы әсәрләр циклы һәм яңа шигырьләре өчен РСФСРның М. Горький исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булды.
С. Хәким — дистәләгән җырлар авторы. «Юксыну» (Ш. Мәҗитов музыкасы), «Фазыл чишмәсе», «Таң атканда» (халык көйләре), «Күңелем Ленин белән сөйләшә» (X. Вәлиуллин музыкасы), «Башка берни дә кирәкми», «Кайда да йөрәктә» (М. Мозаффаров музыкасы), «Өзелгәнсең сиреньнән» (Н. Җиһа-нов музыкасы), «Бу кырлар, бу үзәннәрдә», «Кем уйлаган» (Җ. Фәйзи музыкасы), «Бер тауда ун чишмә» (Ә. Фәттах музыкасы) кебек җырлар халык арасында зур популярлык казандылар. С. Хәкимнең әдәби процесс турында, каләмдәшләренең, сәнгать кешеләренең — композиторларның, актерларның, җырчыларның иҗаты турында, язучы осталыгы, традицияләрне үстерү, яңарту проблемалары турында язган мәкаләләре, истәлек-уйланулары, лирик парчалары да зур игътибарга лаек. Шагыйрьнең бу төр хезмәтләре, бергә тупланып, 1979 елда аерым китап булып басылып чыкты («Халык язмышы — шагыйрь язмышы»).
«Җил исми яфрак селкенми» (җырлар, поэмалар) китабы һәм русча тәрҗемәдә чыккан «По зову Ленина» («Ленин фәрманы белән») исемле поэма һәм шигырьләр җыентыгы өчен — Татарстанның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе (1960).
Владимир Ленин турындагы әсәрләр циклы һәм шигырьләре өчен РСФСРның М. Горький исемендәге Дәүләт премиясе (1970).
Җәмәгать эшләре һәм әдәбиятны үстерү өлкәсендәге хезмәтләре өчен — Ленин ордены (1971), Октябрь Революциясе (1981) һәм Хезмәт Кызыл Байрагы (1957) орденнары.