СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Сезне Сабантуйга чакырабыз!

Категория: Прочее

Нажмите, чтобы узнать подробности

В настоящее время на уроках занимаемся проектной деятельностью. Один из таких видов- изготовление лэпбуков. Учащимся это очень нравится. 

Просмотр содержимого документа
«Сезне Сабантуйга чакырабыз!»

Сезне Сабантуйга чакырабыз!


“Безнең йортыбыз- Җир” проектлар конкурсы Кеше Һәм Кешелекне саклап калу, халыклар дуслыгын, тормышын яктыртуга юнәлтелгән конкурс. Шуңа күрә әлеге конкурска 4 нче сыйныф рус төркемендә укучы балалар тарафыннан төзелгән, татар халкының милли бәйрәменә багышланган лэпбук эшләре үрнәкләрен җибәрергә булдым.

Лэпбук- балалар һәм олылар яисә балалар тарафыннан аерым бер темага ясалган кесәле, ишекле, тәрәзәле күрсәтү әсбабы, “кесәле ачык китап”. Ул бала тарафыннан үткәрелгән тикшеренү эшенең йомгаклау өлеше булып тора.

Лэпбук ясау ни өчен кирәк?

  1. Башлангыч сыйныфларда ул укучыны мөстәкыйльлеккә өйрәтә;

  2. Теманы аңларга һәм истә калдырырга мөмкинлек бирә;

  3. Баланы үзлектән материал тупларга Һәм чыгыш ясарга этәрә;

  4. Дәрестә һәм дәрестән соң хезмәттәшлек итүне сорый;

  5. Лэпбук ясау- балалар өчен бик кызыклы һәм файдалы эш!

Әлеге “Сезне Сабантуйга чакырабыз!” дәресе эш программасына “Табигатьне саклагыз!” темасыннан соң үткәрүне күздә тотып планга кертелде. “Табигатьне саклагыз!” темасындагы дәрес коммуникатив юнәлештә коммуникатив принципларга нигеләнеп оештырылды. Табигать нәрсә ул, аны ничек сакларга, яз табигатьнең нинди вакыты, сабантуй бәйрәме турында сөйләшү барышында проблемалы ситуацияләр тудырылды, аларны коммуникатив хәл итү максаты куелды. Алдагы “Сезне Сабантуйга чакырабыз!” дәресендә төзеләчәк интерактив әсбап, ягъни лэпбук турында да игълан ителде, эшне оештыру максатыннан укучылар парлар, төркемнәргә бүленде. Әлбәттә, эшне үтәү өчен бирелгән вакыт, булачак эшнең форматы турында да искәртелде. Укучыларга 1 генә көн вакыт бирелде. Укучылар дәрескә әзерлек белән килде. Алар дәрес башында бирелгән 5 минут вакыт эчендә күрсәтмәле ачык китапны ясап бетерделәр һәм алга таба сабантуйга чакыру өлешен телдән дә әйтеп бирделәр. Иң мөһиме- алар эшләнгән эшләре белән канәгать иделәр. Менә эш үрнәкләре( 2 сен генә күрсәттем):



Форматы, сөйләшенү буенча, А3 форматлы кәгазь, ян-кырыйдан бөкләнеп, А4 форматы кысаларына китерелде. Эшләрне бер форматта башкару материалларны туплау, саклау, алга таба тематик күрсәтмәләр булдыру өчен уңайлы.
























Иң мөһиме- укучылар эшләнгән эшләре белән канәгать иделәр. Чыннан да, укучылар тарафыннан эшләнгән” ачык китаплар” безнең туган җиребез, татар халкы бәйрәмен һәм аңа булган зур игътибар, мәхәббәтне чагылдыра.

Дәресләрдә Туган җир, Җир, табигать, Кеше һәм Кешелекне саклау турында сөйләшү, аралашу, фикер формалаштыру бик мөһим! Туган җирен яраткан кеше башка халыкларның туган җире, ватанына кулын сузмас, халыклар арасындагы дуслыкны булдыру, саклап калу турында кайгыртыр. Безнең йортыбыз- Җир. Җирдә һәр халык үз милли йолалары буенча үз туган җирендә яшәргә тиеш һәм хокуклы! Шуны онытмыйк!