«Сихри урман аланына сәяхәт»
Зурлар төркемендә рәсем шөгеле.
Максат: : чәчәк исемнәрен, традицион булмаган юллар белән рәсем ясау алымнарын ныгыту.
Бурычлары:
- Балаларның чәчәкләр турындагы белемнәрен үстерү, традицион булмаган алым – пластилинография алымы белән рәсем ясау күнекмәләрен ныгыту.
- Балаларны үсеп утыручы чәчәкләргә карап соклана белергә, аларныӊ матурлагын күрә белергә, табигать тудырган матурлыкны саклый белергә өйрәтү. Экологик тәрбия бирү.
- Балаларда чисталык, пөхтәлек, бер-берсенә карата уңай мөнәсәбәтләр тәрбияләү,башлаган эшләрен ахырына җиткерергә өйрәтү.
Эзерлек:
1. Чәчәкләр турында рәсемнәр карау, шигырьләр уку.
2.Табигатьтә үзеӊне тоту кагыйдәләре турында әӊгәмәләр үткәрү.
3.Чәчәкләр турында шигырьләр өйрәнү.
4.Кәгазьдән чәчкәләр кисү.
Җиһазлау:
группаны урман аланы кебек бизәү;
сазлык макеты;
чәчәк рәвешендә киселгән альбом битләре;
пластилиннан тасмалар (жгутиклар);
пластилин белән эшләр өчен такталар, пычак;
костюмнар (Су пәрие, Ромашка чәчәге, Кыӊгырау чәчәге, Тузганак чәчәге).
Катнашалар:
Зурлар төркеме балалары.
Су пәрие.
Чәчәкләр.
Шөгыль барышы:
1. Тәрбияче: - Балалар, бүген безне язгы күбәләк сихри урман аланына сәяхәткә чакыра. Сезнең барасыгыз киләме? (балалар җавабы)
Тәрбияче: - Әйдәгез карап кайтыйк әле, нинди була икән ул сихри урман аланы.
Группа урман аланы кебек бизәлгән. Аланда күп чәчәкләр.
Тәрбияче: - Балалар, карагыз әле, бу аланга күпме кунак килгән. Без аларга бик шатбыз. Әйдәгез әле, алар белән елмаеп исәнләшәбез!
Балалар: Исәнмесез !
Тәрбияче: - Сезгә монда ошыймы? (балалар җавабы)
- Ни өчен ошый?
- Сез монда нәрсәләр күрәсез? (чәчәкләр)
- Бу чәчәкләрнең кайсыларын танып беләсез? ( Тузганак, ромашка, кыңгырау чәчәк)
Тәрбияче: - Әйе, алар бик матурлар, хуш ислеләр, әйдәгез әле, аларның исен иснәп хозурланыйк. Күзләрегезне йомыгыз, күз алдыгызга үсеп утыручы чәчәкләрне китерегез. Тирән итеп сулыйк.( сулыш гимнастикасы)
- Бабалалар, ә чәчәкләрне өзәргә ярыймы соӊ? (җаваплар)
Тәрбияче: Әгәр мин чәчәк өзсәм,
Әгәр син чәчәк өзсәӊ.
Әгәр барыбыз да, син дә мин дә
Чәчәкләрне без өзсәк,
Бөтен алан буш калыр
Матурлык та югалыр.
2. Чәчәкләр елаган тавышлар килә.
Тәрбияче: - Сөйкемле чәчәкләр, сезгә нәрсә булды? Нигә елыйсыз? Кем сезне рәнҗетте?
1 че чәчәк- Безне Су пәрие рәнҗетте.
2 че чәчәк - Ул көн саен монда килә дә, безне таптый.
3 че чәчәк - Әйе, аннан соң йолкып ала да үзенеӊ сазлыгына алып китә.
Тәрбияче: - Ә нигә ул болай эшли?
Шул вакыт Су пәрие килеп керә.
Тәрбияче: - Исәнме, Су пәрие. Син нишләп чәчәкләрне рәнҗетәсеӊ?
Су пәрие: - Мин аларны рәнҗетмим. Мин бары тик үземнеӊ сазлыгымны гына менә шушы урман аланы кебек матур итәргә телим.
Тәрбияче: - Ә син беләсеӊме соӊ? Урман, болын чәчәкләре бит сазлыкта үсми. Һәрбер чәчәкнеӊ үзенеӊ урыны бар. Әгәр дә син үзеӊнеӊ сазлыгыӊны бизим дип бу чәчәкләрне өзсәӊ, алар бит үләләр. Алар монда да калмый, сазлыкта да үсә алмыйлар.
Су пәрие: - Ә миӊа нәрсә эшләргә соӊ алай булгач?
Тәрбияче: - Балалар, Су пәриенә булышасыгыз киләме?
Су пәрие: - Ничек итеп?
Тәрбияче: - Ничек итеп булышыйк икән, балалар?
Тәрбияче: - Әйдәгез, без сиӊа хәзер чәчәкләр ясарбыз. Ясыйбызмы балалар? Алар гади генә чәчәкләр түгел, ә тылсымлы чәчәкләр булыр. Син алар белән үзеӊнеӊ сазлыгыӊны бизәрсеӊ.
Су пәрие: - Бик әйбәт, мин риза.
Тәрбияче: - Балалар, Су пәрие белән Чәчәкләрне дә үзебезнең янга чакырып, бергәләшеп эшләсәк ничек булыр? (балалар җавабы) Әйе, балалар, бергәләшеп эшләү һәрвакыт күңеллерәк тә, җайлырак та.
3. Тәрбияче: - Эшне башлап җибәргәнче мин сезне менә бу өстәл артына килеп, узегезгә ошаган төстәге пластилиннарны сайлап алырга тәкъдим итәм. Такталарны алабыз да әкрен генә эш өстәлләре артына утырабыз. Ә хәзер барыгыз да игътибар белән өстәлдә нәрсәләр барын тагын бер кат карагыз әле: нәрсәләр күрәсез? Әйткәнемчә, без бүген гади чәчәкләр түгел, тылсымлы чәчәкләр ясыйбыз. (бизәлгән әзер чәчәкне күрсәтәм) Шуңа күрә, чәчәкләрне гади краскалар белән түгел, пластилин белән бизибез. Пластилиннан тасмалар бертөрлеме? Пластилиннарның төсләре ни өчен төрле – төрле? Чәчәкләр төрле – төрле төсле булганга.
- Шулай ук тасмаларның озынлыклары да төрле. Без иң кыска тасма белән чәчәкнең үзәген, ә озыннары белән таҗларын бизибез. Тылсымлы чәчәкләр ясау өчен безгә менә бу киселгән чәчәкләргә, пластилиннан ясалган тасмаларны куябыз, аннан соӊ бармак очлары белән тигезләп, баскалап куярга кирәк. (эшләп күрсәтәм)
Тәрбияче: - Балалар, сезгә барысы да аӊлашылдымы? Ә хәзер эшкә тотынырга вакыт. Барыбыз да чиста, пөхтә итеп эшлибез. Дөрес, төз, матур итеп утырырга онытмыйбыз. Талгын гына музыка яңгырый. Аерым балаларга ярдәм итү.
Тәрбияче: - Менә искиткеч чәчәкләр барлыкка килделәр. Хәзер алар белән Су пәрие синеӊ сазлыгыӊны бизибез инде. Балалар, ә безгә сазлыкка барырга ярыймы? Ни өчен? Әйе, анда бик куркыныч, Су пәрие үзенең сазлыгын, үзе теләгәнчә бизәп куяр.
Бизәү. Су пәрие шатлана. Балаларга тылсымлы чәчәкләр өчен рәхмәт әйтә.
Су пәрие - Менә ничек матур булды. Рәхмәт сезгә, балалар.
Тәрбияче: - Хәзер инде, Су пәрие, бу синеӊ матур сазлык кына түгел, ә Чәчәкләр патшалыгы булды. Балалар, күрдегезме, бергә дус булып эшләү нинди яхшы, матур нәтиҗәләр алып килә. Шуңа күр барыбызга да гел тату, дус яшәргә кирәк.
Тәрбияче: - Балалар, ә безгә балалар бакчасына кире кайтырга вакыт җитеп килә. Сезгә сихри аланга сәяхәт ошадымы? Без бүген сезнең белән нәрсә турында сөйләштек? Кемнәргә ярдәм иттек? Әйдәгез, барлык дусларыбыз, кунакларыбыз белән хушлашыйк. Күбәләк артынна чыгып китәбез.