СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Сочинение "Моя профессия - моё будущее"

Нажмите, чтобы узнать подробности

Сочинение на татарском языке о профессии медсестры. Написано ученицей 9-ого класса

Просмотр содержимого документа
«Сочинение "Моя профессия - моё будущее"»

Минем һөнәрем – минем киләчәгем

Мәктәпкә укырга кергәнче, минем әнием каты авырып китте. Еш анализлар бирү, уколлар кадау, кыйммәтле дарулар эчү, операцияләр ясау, ультратавыш тикшеренүләр үтү һәм башка дәвалану ысуллары бик күп вакыт, чыгым һәм сабырлык сорыйлар. Иртән торганда, күзләремне ачкач, иң беренче әнием сулыш аламы икән дип, күкрәк читлегенең хәрәкәтен күзәтәм. Шуннан соң Ходайга әниемнең тагын бер көн исән булуына шөкер итеп дога кылам. Кич белән шулай ук рәхмәтләр укып, иртәгә дә әниемнең елмаюын күрергә теләкләр теләп, йокларга ятам.

Һәр көнне безнең өйгә авылыбыз шәфкать туташы Ирина Владимировна уколлар ясарга килә иде. Ул ягымлы елмаюы белән килеп керә дә өйдәгеләрдә өмет уятып китә. “Борчылма, 1 нче сентябрьгә әниең сине мәктәпкә үзе җитәкләп алып барачак!” – диеп мине юата иде һәм мин аңа ышана идем. Ул миңа ак халатлы фәрештә кебек тоела иде.

Аллага шөкер, әнием хәзер исән – сау! Мин моңа шатланып бетә алмыйм, чөнки дөньяда иң курыкканым – ятим калу. 1 нче сентябрьдә, Ирина апа әйткәнчә, әнием мине мәктәпкә алып барды. Бу көнне миннән дә бәхетле кеше булмагандыр!

Безнең гаиләбез Ирина апага бик рәхмәтле. Гаиләбез генә түгел, бөтен авыл халкы аны хөрмәт итә. Гади хезмәт кешесе булса да, олы йөрәкле, киң күңелле, ярдәмчел кеше ул.

Шәфкать туташы һөнәре ошавына, миңа калса, нәкъ менә Ирина апа сәбәпчедер. Аның кебек кешеләргә ярдәм итәсе, халыкка тугры хезмәт итәсе, авыр чакта булышасы, йомшак сүзләр, ягымлы тавыш белән авыруда яшәргә теләк, күңелендә өмет чаткысы тудырасы килә. Әнием дә, башка гаилә әгъзалары да минем шәфкать туташы һөнәрен сайларга җыенуым белән килешәләр, хуплыйлар.

Бу һөнәрне сайлар өчен әнием яхшы укырга кирәк, ди. Мин “4” ле һәм “5” ле билгеләренә генә укырга тырышам, биология фәне буенча олимпиадада катнашам, “Яшь биолог” түгәрәгенә йөрим. 9 нчы сыйныфтан соң медицина көллиятенә укырга керергә планлаштырам. Шулай ук белемле генә булу аз, тагын физик яктан да сәламәт булырга кирәк. Иртән зарядка ясыйм, физик эштән тарсынмыйм. Мәктәптә яраткан дәресләрем – физкультура, биология һәм әдәбият. Татар теле укытучым Маргарита апа минем медицина хакында хыялланганымны белеп, миңа Габдрахман Әпсәләмовның “Ак чәчәкләр” романын укырга тәкъдим итте. Якындагы планымда – шул әсәр белән танышу.

Киләчәктә мин үземне ак халаттан, хастаханәдә яки поликлиникада шәфкать туташы итеп күрәм.




Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!