СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Спорт сөюче гаилә

Нажмите, чтобы узнать подробности

Дети рассказывают стихи. потом семьи соревнуются

Просмотр содержимого документа
«Спорт сөюче гаилә»

Керкәле туп гомуми белем бирү мәктәбе

Лениногорск муниципаль районы

Татарстан Республикасы















СӘЛАМӘТЛЕК АЛАНЫ












Максат: шәхси гигиена кагыйдәләрен көн саен үтәргә өйрәтү;

дөрес туклану кагыйдәләрен һәм витаминнарның организмга әһәмиятен аңлату;

сәламәтлекне арттыруда физик күнегүләрнең әһәмияте;

сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау.


Җиһазлау: кассеталар, агач рәсемнәре; "Сәламәтлек мәктәбе" дигән плакат.



Төзеде:

Муллахмәтова Дилә Әгъләҗетдин кызы,

башлангыч сыйныф укытучысы







2куян йөгерешеп,сикерешеп керәләр.


1куян.

Борын-борын заманда

Кәҗә команда,

Саескан сотник,

Үрдәк үрәтник

Булган урманда


2куян.

Бик елак та булган,

Бик тәртип тә бозмаган,

Бик ялкау да булмаган

Бер Шүрәле яшәгән.


1куян

Яшәгән, ди бу Шүрәле

Бик зур газап кичереп ,

Бөтен тәне сызлавыннан

Яшәгән, ди ул, интегеп.


2куян

Китапларны ятып укып

Күзләре кысылып беткән.

Бармаклары кәкре -бөкре

Тешләре череп беткән.


Бергә

Хәле начар булганлыктан,

Бөтен күңеле тулган, ди

Чөнки бу Шүрәле белән

Менә нәрсә булган , ди.


1 күренеш.

( Урман. Шомлы музыка яңгырый. Хәлсез, күзлек кигән Шүрәле керә.Ул бармакларының, тәннәренең сызлавына түзә алмыйча үкереп, кычкырып керә.)


Шүрәле

Зур газап эчендә бүген

Кызарып туды таңым

Сызлыйдыр бармак, тәннәрем

Кем соң дәвалар мине ?

Ах, үләм , харап булдым ич

Коткарыгыз сез мине.

У-у-у, үләм.


(Агачлар артыннан җырлый-җырлый спорт киеме кигән төлке керә. Җырлап бетергәндә генә Шүрәлене күрә һәм куркып китә)


Төлке.

Син кем?

Шүрәле.

Курыкма син,өрекмә син,

Мин шыксыз Шүрәле түгел.

Өстерәлеп кенә йөрим,

Сәламәтлегем нык түгел.


Төлке(көлеп).

Шүрәле,нинди Шурәле?

Мондый Шүрәле була димени?

Бармакларың кәкре-бөкре,

Күзләрең кысылып бөткән,

Тешләрең дә исән түгел,

Барысы да череп беткән.

Әллә инде бөкрең дә бар?

Кит инде,шул яшәңнән!

Дәваланырга кирәк сиңа

Кичекмәстән,күптәннән.


Шүрәле.

У-у-у! Әйтәм ич мине берсе дә танымый. Нишлим соң, Төлке дус.Киңәш бир.

Төлке. Менә миңа син кара,

Бармакларга, колакка.

Күзлегем дә юк бит минем

Буй-сыным да бик зифа.

Шүрәле.

Хәлләр начар Төлкекәй,

Берәр серен әйтче, әй. (аягына барып егыла,тезләнә)


Төлке. Я, я, ярый инде,ачам,ачам серемне. Мин былтыр бик матур аланга килеп чыккан идем.


Шүрәле: (бүлдереп). Э-э-э (куркып).Былтыр,былтыр дисеңме? Мин куркам аңардан (кача башлый).


Төлке. Юк ла инде. Синең нинди былтырың булсын.Теге елны дип әйтүем. Сиңа дәваланырга кирәк. Кичектермәскә.

Серле алан мәктәбендә

Бик күңелле, ди анда.

һичкемнең һичкайчан

Кайтасы килми аннан.


Анда иң кирәклесе –

Исәнлек икән,

Сәламәтлек ачкычы

Шунда икән.


Шүрәле.

Белсәң иде, белсәң иде,

Минем сызланганымны.

Әйдә ашыгыйк, көтеп тормыйк

Тагын кемдер чыкканны.



Төлке.

Ярый, әйдә киттек,

Тик минем бер шартым бар:

Уйнамасаң гына кети

Чыгардым шундый карар.


Шүрәле. Юк, юк кытыкламыйм.

(Китәргә җыеналар. Төлке артына борылса, Шүрәле утырып тора)

Төлке.

Тор әйдә, нәрсә утырасың,

Нәрсә көтеп торасың?


Шүрәле. Автобус.

Төлке.

Хәрәкәттә бәрәкәт, дип

Әйткән бит синең бабаң.

Саф һаваны сулый-сулый

Барабыз әле, туган,

Раз-два, раз-два,

һаваны иркен сула.

(Музыка яңгырый, бергәләп китәләр, Төлке артыннан Шүрәле Өстерәлеп кенә бара. Агачларны бер тапкыр әйләнәләр. Икенче яктан, агачлар артыннан 2 куян кызы уйнаклап килеп чыга.)


Төлке.

Чү, тукта, карыйк әле,

Болар кая баралар?

(Музыка уйный. Куяннар сикерешепкерәләр.)

1куян.

Иртә белән торабыз,

Битебезне юабыз,

Сабын белән юынгач

Бигрәк матур булабыз.

2куян.

Аш алдыннан һәрвакыт,

Кулыбызны юабыз,

Чиста итеп , пөхтә булып,

Ашарга утырабыз.

1 куян.

Кичен аякларыбызны

Сабын белән юабыз.

Юынырга яратабыз,

Без бик чиста торабыз.

2 куян.

Иртән дә һәм кичен дә

Тешләрне чистартабыз.

Җемелдәп, ялтырап тора

Таза, нык тешләребез.

Бергә.

Менә бузнең дусларыбыз.

Сабын.

Кечкенәмен, ләкин файдам зур

Шуңа да күп дусларым,

Шуам, күбек таратам,

һәр нәрсәне агартам.

Теш щеткасы.

Аркам сөяктән, сөяктә-мыек

Ак койманы агартам,

Мыегым белән чистартам.

Теш порошогы.

Он түгел, үзем ак,

Авызыңа куеп бак

Тешне агартам, ап-ак итәм.

Сөлге .

Битне, кулны,муенны корытам,

Үзем дә чисталыкны яратам.

Тарак.

Тешлим, ләкин яраламыйм,

Шома итәм, юл ясыйм.

Озак юмасаң башың

Белеп тор ,мин нык кашыйм.

Бергә:

Яшәсен йомшак ап-ак

Сөлге һәм исле сабын.

Яшәсен теш порошогы,

Вак тешле тарак тагын

Кирәк чиста булырга,

Иртә-кич юынырга.

Төлке.

Менә күрдеңме, Шүрәле,

Алар кая талпына?

Әйдә без дә соңга калмыйк,

Барыйк алар янына.


2 күренеш.

Урман аланы. "Сәламәтлек мәктәбе" дигән плакат эленгән. Музыка уйный. Җәнлекләр күнегүләр ясыйлар. Төлке Шүрәлене алып керә. Музыка туктый, җәнлекләр аларны чолгап ала.

Чебиләр зарядкасы.


Нәни чебиләр барсы да

Сары майка кигәннәр.

Зарядка ясарга диеп

Бер урынга килгәннәр.

Корт, корт, корт, корт.

Бер урынга килгәннәр.


Тавык аңлата :"Корт,корт",

Үз телендә аларга.

Зарядка ясаган чакта

Ничек канат кагарга.

Корт, корт, корт, корт.

Ничек канат кагарга.


Тик тавыкның әйткәненә

Колак салмый чебиләр.

Шуңа курә зарядканы

Дөрес ясый белмиләр.

Корт, корт, корт, корт,

Дөрес ясый белмиләр.


Төлке.

Дусларым, исәнмесез.

Хәерле көннәр сезгә!

Менә күрегез дустымны,

Дәвалау кирәк безгә.

Күзләре кысылып беткән,

Бармаклары кәкре-бөкре,

Тешләре дә исән түгел

Барысы да череп беткән.

Бергә.

Булышабыз,булышабыз,

Бик теләп булышабыз,

Куян.

Күрегез тиен кызын,

Ничек итеп тырыша.

Шундый күнегүләр ясап

Исәнлеген ныгыта. (Акробатик күнегүләр)


Аю.

Бигрәк төз, матур итеп

Күнегүләр ясыйлар.

Алар шулай тырышалар,

Гәүдә торышын саклыйлар. (Бүре,аю балалары бергә бииләр.Шүрәле дә кушыла, ләкин бик артта кала.)


Шүрәле.

Уф, хәлдән тайдым.

Тиен.

Борынгы грек табибе, мәшһүр Гиппократ, кешеләрнең сәламәтлеген саклау хакында сөйләгәндә, физкультура белән шөгыльләнергә киңәш итә. Гимнастика, физик күнегүләр, җәяү йөрү,эшкә сәләтлеген, тулы канлы тормыш сакларга теләгән һәр кешенең көндәлек шөгыленә әверелергә тиеш.

Шүрәле.

Мин нишлим соң?

Бергә.

Физзарядка башлыйсың,

Чүгәлисең, торасың.

Башың уңга борасың,

Аннан сулга борасың

һәм сикерә башлыйсың.

Шүрәле.

Алга таба нишлим соң?

Бергә.

Аппетит белән аша, Булырсың таза.

Бүре.

Ә чамадан тыш ашау

Үзе бер каза.

Аю.

Физик йөкләмәнең җитәрлек булмавы йөрәк эшчәнлеген киметә, кешенең гәүдә массасын арттыра, мускуллары көчсезләнә. Бу күренеш гиподиномия дип атала.

Бүре.

"Щи" да ниләр генә юк

Кәбестә, кишер, суган,

Бәрәңгесе, помидоры-

Витамин белән тулган.

Кыяр.

Яшелчәләр арасында

Иң тәмлесе мин-кыяр.

Җәй буена ашап туйгач,

Калганын тозлап куяр.

Суган.

Яшелчәләр арасында

Миндә үсәм бит, туган,

Грипп эләкмәсен дисәң

Күбрәк утырт суган!

Кәбестә.

Мине,кәбестәне ашыйлар

Яшьләре дә картлары.

Тәмемне белгәч апалар

Күп утырта башлады.

Чөгендер.

Мин-чөгендер,кешеләргә

Бик зур файда китерәм.

Кешедәге агуларны

Вакытында бетерәм.

Кишер.

Минем исемем кишер,

Теләсәң болай пешер,

Теләсәң ашка тура.

Мине яраткан бала

Озын гомерле була,

Тешләре таза була.

Хор.

Бик күп чирләргә дәва без

Уколсыз дәвалыйбыз,

Витаминнар хәзинәсе

Безнең һәрберебез.

Өйрәтәләр мәктәпләрдә” көенә спорт турында җыр.


Иртән ничек ашарга,

Кичен ничек йфкларга,

Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә.

Исәнлекнең, саулыкның

Кадерләрен белергә

Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә.


Яшелчәләр ашарга,

Витаминнар җыярга,

Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә.

Спортны дус итәргә,

Ялкаулыкны җиңәргә

Өйрәтәләр мәктәпләрдә,мәктәпләрдә.


Иртә белән һәркемгә,

Хәерле көн теләргә

Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә.

Дус һәм тату яшәргә,

Һәм сәламәт булырга

Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә.



Тиен.

Авыруны җиңәм, чирләмим дисәң,

Капма дару төймәсен, ашказаның көймәсен.

Табигать шифаханәсендә бар дару үләннәре.

- Ромашка, ромашка , кая болай чабасың?

Ромашка.

-Чапмый хәлем юк, аю бабайга салкын тигән, тамагы авырткан.

Шуны дәваларга чабам.

-Әрем, әрем, кая болай йөгерәсең?

Әрем.

-Йөгерми хәлем юк, төлке әбинең ашказаны бозылган, шуны төзәтергә йөгерәм. -Энҗе чәчәк!

Энҗе чәчәк.

-Туктап торырга вакытым юк! Бүре апаның нервылары какшаган, шуны төзәтергә ашыгам.


-Бака яфрагы, бака яфрагы!

Бака яфрагы.

-Соңыннан ,соңыннан! Вакытым юк. Аю абыйның күзенә арпа чыккан, шуны дәваларга кирәк.


-Кычыткан, кычыткан! Ә син кая?

Кычыткан.

-Искәндәр дигән малайның арт сабагын укытырга барам! Бүген тагын 2 ле эләктергән, юньсез!

Шүрәле.

Коткаручыларны күзли- күзли

Талып бетте күзләрем.

Менә кемнәр кирәк миңа,

Менә бит газизләрем.

Төлке.

Шушындый зур юллар узсак та,

Без сер бирмәбез бер дә.

Күбрәк хәрәкәтләнеп,

Сәламәт яшик бергә.

Җәнлекләр.

Чыршыдай биек бул,

Нараттай озын бул!

Имәндәй таза бул!

Сау-сәламәт бул!


Җыр.(Сәламәт булыгыз.)


Бергә.

Күрдегезме, бу тамаша

Гыйбрәтле һәм хикмәтле.

Саклагыз сез, кадерләгез

Изге сәламәтлекне.








Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!