СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Ссылка на видеозапись урока. Конспект урока "Заяц и черепаха"

Категория: Прочее

Нажмите, чтобы узнать подробности

Просмотр содержимого документа
«Ссылка на видеозапись урока. Конспект урока "Заяц и черепаха"»

4 нче Казан интернат - мәктәбе













Тема : Г.Тукай “Ташбака белән Куян”

Әдәби уку. 4 нче сыйныф (рус төркеме)





Фирая Саматова,

беренче квалификацион категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы.











1 нче декабрь, 2016 нчы ел

Тема: Габдулла Тукай ның ” Ташбака белән Куян”әкияте

Дәреснең максатлары:

Белем бирү максаты (дәреснең предмет нәтиҗәсе):

- “Ташбака белән Куян” әкиятендәге яңа сүзләрне дөрес әйтергә, сөйләмдә кулланырга өйрәнү;

- әкиятне дөрес һәм сәнгатьле уку күнекмәләрен камилләштерү.

Үстерү максаты (дәреснең метапредмет нәтиҗәсе):

- Г.Тукай турында белемнәрне тулылындыру,сәнгатьле уку күнекмәләрен һәм логик фикерләү сәләтен үстерү;

- төп фикерне аеру, укылган яки тыңланган әкиятнең эчтәлегенә бәя бирә белү;

- өйрәнелгән әкият буенча нәтиҗәләр чыгару.

Тәрбия бирү максаты (дәреснең шәхси нәтиҗәсе):

- мәктәптә укуга карата уңай мөнәсәбәт тудыруга йогынты ясау;

-тырышлык, җаваплылык кебек сыйфатлар тәрбияләү;

- башлаган эшне ахырына кадәр җиткерергә өйрәтү.

Җиһазлау: дәреслек( 88 – 89 нчы битләр), куян,ташбака,тиен рәсемнәре, сүзлек дәфтәре, ноутбук, презентация, тест сораулыгы, китаплар.

Дәреснең тибы: яңа белемнәрне үзләштерү.

Метод һәм алымнар: Күрсәтү,аңлату,иллюстратив,әңгәмә,дәреслек белән эш,сүзлек эше,коммуникатив.

Дәрес планы:

I.Мотивлаштыру –ориентлаштыру.

1.Исәнләшү.Уңай психологик халәт тудыру.

2.Өй эшен тикшерү.

3. Актуальләштерү.

4. Уку мәсьәләсен кую.

II.Уку мәсьәләсен чишү.

1.Сүзлек эше.

2. Уку төрләре:

а) укытучы үрнәге

б) укучылар эчтән укый

в) чылбырлап уку

г) тәрҗемә итү

3. Сораулар ярдәмендә эчтәлекне ачу, схема төзү.

III. Рефлексия.

1.Тест биремнәре эшләү.

2.Нәтиҗә ясау.

3.Укучыларның җавабын бәяләү, билгеләр кую.

6. Өй эше.

Дәрес барышы

I .Мотивлаштыру – ориентлаштыру.

Исәнләшү.

-Исәнмесез,укучылар!

-Хәлләрегез ничек?

-Яхшы.

-Сезнең хәлләр ничек?

-Рәхмәт, минем хәлләр дә әйбәт.

-Бүген ничәнче декабрь?

-Декабрь нинди ел фасылына керә?

-Тәрәзәгә карагыз әле, урамда һава торышы нинди?

-Атнаның нинди көне?

-Атнаның ничәнче көне?

-Сыйныфта кем дежур?

-Сыйныфта кем юк?

Өй эшен тикшерү.

-Балалар, узган дәрестә нинди шигырь укыдык?

-“Тиен” шигырен укыдык.

-Әйдәгез, шигырьнең эчтәлеген искә төшереп китик әле.

-1укучы тактада шигырьгә график рәсем ясый.

-Сүзләрне искә төшерәбез. (Такта янына сүзләрне өйрәнгән укучылар чыга)

-2 укучы сәнгатьле итеп укый.

Уку мәсьәләсен кую.

-Тиен нинди?

-Җитез.

-Бик дөрес. Тагын тиен кебек кайсы җәнлек җитез?

-Куян.

-Яхшы. (1 укучы куянны тактага беркетә)

-Әйдәгез, куян турында сөйләшик әле.

( Тактага терәк сүзләр эленә: колаклары. озын , тиз, кишер,соры, йөгерә)

-Куян нинди төстә?(Заяц какого цвета?)

-Куян ничек йөгерә?(Как бегает?)

-Куян нәрсә ашый?(Что кушает?)

-Кем куян күрде? (Кто видел зайца?)

-Ул нинди иде?(Каким был заяц?)

-Хәзер мин һәр төркемгә хәрефләр таратам.Сез -бергәләп сүз төзегез.

(1 төркем - т а ш , 2 төркем – б а к а сүзләре төзи)

-Балалар, тактадагы схемага карагыз әле. ___ + _______ =?

-Схема нәрсәне аңлата?

-Сложное слово (кушма сүз)

-Хәзер 1 нче төркем төзегән сүзгә икенче төркем -төзегән сүзне кушабыз, нинди сүз килеп чыгар икән?

-Ташбака.

-Ничек тәрҗемә ителә?

-Черепаха.

(1 укучы ташбака рәсемен тактага беркетә)

-Кем ташбака күрде? (Кто видел черепаху?)

-Где живет черепаха?  

-Черепахи живут и на суше и в море, и в водоемах. Черепахи бывают морские и наземные.

-Балалар, мин алар арасына капма – каршы уклар куям. Ни өчен икән, сез ничек уйлыйсыз?

-Бүген дәрестә без нинди хайваннар турында сөйләшербез?

II. Уку мәсьәләсен чишү.

-Әйе, бу җәнлекләр турында Г.Тукай бик матур әкият язган. Ул щкият “Ташбака белән Куян” дип атала. (1 нче слайд)

- Кем ул Г.Тукай? ( 2 нче слайд)

- Аның нинди әкиятләрен, шигырьләрен беләсез? (Парларда сөйләшеп алыгыз)

- “Шүрәле”, “ Су анасы”, “Гали белән кәҗә”, “Бала белән күбәләк”(слайдлар)

Ял минуты.

-Хәзер яңа сүзләрне өйрәнәбез. (Учим новые слова)

(7нче слайд )

Р-Т, Т-Р. ( Сүзләрне кабатлату)

-Китапларның 88 нче битен ачабыз, 5 нче күнегүне табабыз . Әкиятне тыңлыйбыз.

“Чылбырлап” укыйбыз һәм тәрҗемә итәбез.

-Куян белән ташбака нишләргә теләгәннәр?(Что захотели заяц и черепаха?)

-Куян белән ташбака ярышырга теләгәннәр.

-Ярыш нинди сүз белән башлана?

Старт.(1укучы кызыл акбур белән старт дип яза)

-Ә нинди сүз белән бетә?

-Финиш. ( 1 укучы финиш дип яза)

-Алар кая таба йөгергәннәр?(Куда они побежали?).

-Алар тауга таба йөгергәннәр.

-Нарисуйте гору.

-Куян нәрсә дип уйлаган?(Что подумал заяц?)

-Куян,мин тиз йөгерәм дип уйлаган.

-Ул юлда нишләгән?(Что он сделал на дороге?)

-Ул юлда йоклаган.( Куян рәсеме астына йоклый сүзе беркетелә)

-Значит, заяц какой?

-Да, он самоуверенный , хвастается.

-Ташбака нишли?

-Ташбака бара.( Б а р а сүзен бөркетә)

-А черепаха какая?

-Старательная, стремится к цели.

-Куян уянгач нәрсә күргән?(Что увидел заяц, когда проснулся?)

-Куян уянгач,күрә:ташбака тауга барып җиткән.

-Финишка кем барып җиткән?

-Ташбака. (1 укучы Ташбака рәсемен өскә күчерә)

-Куян ни өчен үкенгән?(Зачем раскаялся заяц?)

-Йоклаганга,тауга барып җитә алмаганга.

(8 нче слайд)

-Габдулла Тукай нәрсә әйтергә теләгән?(Что хотел сказать Габдулла Тукай?)

-Подумайте.

-Нәтиҗә: Максат куйдыңмы үтә– Поставил цель, выполняй. Мактанырга ярамый-Нельзя хвастаться.

-Әйе,балалар. Сез бик дөрес җаваплар бирдегез. Г.Тукай болай дигән: “Эш үткәч, үкенүдән файда юк”(Прошла работа, раскаяться поздно)

(9 нчы слайд)

- Без алар арасына капма – каршылык куйган идек. Нәрсәдә аларның капма –каршылыгы?

- үз- үзенә нык ышанган (самоуверенный), ә ташбака тырышкан.

(Фикерләрне чагыштыру)

-Балалар, сезнең кайчан да булса, үкенгәнегез бармы? (Дети, вы когда - нибудь раскаялись?

III. Рефлексия.

1.Ныгыту.

-Хәзер,балалар, биремнәр эшләп алабыз.

( На листочках . Если вы согласны поставьте +

Если не согласны - -)

  1. Ташбака белән Куян бер елгага таба йөгерә башлаганнар.

Ташбака белән Куян бер тауга таба йөгерә башлаганнар.



  1. Ташбака,мин тиз йөгерәм , дип уйлый.

Куян,мин тиз йөгерәм ,дип уйлый.

  1. Ташбака юлда йоклый.

Куян юлда йоклый.

  1. Куян тауга барып җиткән.

Ташбака тауга барып җиткән.

  1. Куян үкенде хурланды,әмма үкенүдән ни файда?

Ташбака үкенде хурланды,әмма үкенүдән ни файда?

2. Йомгаклау.

-Балалар, әйдәгез дәрескә йомгак ясыйк. Давайте вместе делаем итог урока.

-Без бүген нинди әкият укыдык?

-Аны кем язган?

-Что из сказки вы сможете использовать в жизни?

3. Өй эше.(сайлап алу юлы)

1.Әкиятнең эчтәлеген сөйләргә.

2. Әкият буенча рәсем ясарга.

3. Әкиятне тәрҗемә итәргә.

(10 нчы слайд )



Ссылки на видеозапись урока: https://yadi.sk/i/g4UGs5l33MCgfV