Просмотр содержимого документа
«Статья "Биектау хәбәрләре газетасы "Йолдыз" балалар бакчасында әтиләр бәйрәме.»
«Йолдыз» балалар бакчасында – әтиләр бәйрәме.
23 нче февраль – Ватанны саклаучылар көне. Ватан ул бик гомумиләштерелгән сүз. Бу сүзне әйткәндә без туган җирне генә түгел, әти-әнине дә, балаларны да, гаиләне дә күз алдында тотабыз. Ә ватанны саклаучылар дип сезне, кадерле ир-атларыбызны, дәшәбез. Әйе, тормышның иң кадерлеләре -- туган җир, ата-ана, бала, гаилә иминлеге сезнең җилкәләрегезгә салынган. Нинди зур җаваплылык.
Рәхмәт сезгә шул җаваплылыкны үз өстегездә тоеп, ватанны саклаучылар сафында булганыгыз өчен. Рәхмәт сезгә безнең күңелләрдә ышаныч һәм тынычлык уятканыгыз өчен. Беркайчан да авырмагыз, сау-саләмәт булыгыз. Көчле иңнәр күләгәсендә без үзебезне һәрвакыт ныклы, терәкле, бәхетле кешеләр итеп тоярбыз.
20 февральдә – Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Ямаширмә «Йолдыз» балалар бакчасында әтиләр бәйрәме үткәрелде. Балалар бу бәйрәмне зарыгып көттеләр һәм бик яхшылап әзерләнделәр.
Бәйрәм балаларның әтиләренә багышланган шигырьләре һәм җыр-биюләре белән үрелеп барды. Бәйрәмнең иң кызыгы – икенче өлеш иде. Әтиләр һәм балалар ике командага бүленеп спорт эстафетасында көч сынаштылар. Алар өчен төрле кызыклы конкурслар, эстафеталар әзерләнгән иде. Кызлар әтиләренә, егетләребезгә, бәйрәм бүләге итеп, бик матур биюләрен бүләк иттеләр.Зурлар катнаш төркемендә тәрбияләнүче 20 баланың әтиләре, бабайлары, дөньяның бөтен мәшәкатен онытып ,бәйрәмдә бик актив катнашты. Тәрбияче Хабибрахманова Чулпан Айрат кызы, музыка җитәкчесе Сафиуллина Лилия Альберт кызы җитәкчелегендә әзерләнгән бу бәйрәм бик күңелле үтте. Һәркем бәйрәмнән бик канәгать калды. Үзләренең бәйрәмнәрендә әтиләрен күрү балалар өчен иң зур бәйрәм бүләге булды.
Мондый чаралар балалар күңелендә тирән эз калдыра, патриотлык хисе, әтиләре, бабайлары белән горурлану хисе тәрбияли, малайларда кыю, батыр солдат булу теләге уята. Балаларның әтиләренә булган олы ихтирамы сүнмәсен! Әтиләре кебек хөрмәткә лаек кешеләр булып үссеннәр. Әтиләре балаларына үрнәк булып, кирәк вакытта файдалы киңәшләрен биреп, аларга таяныч булып яшәсеннәр!
Бәйрәм ахырында балалар әтиләренә үз куллары белән ясаган бүләкләрен бүләк иттеләр. Әти-әниләр дә балаларга бәйрәм бүләкләрен әзерләгәннәр иде.
Бәйрәмгә костюмнар әзерләргә үз булышлыгын керткән өчен балалар бакчасы коллективы һәм әти-әниләр исеменнән Халилова Таңсылуга рәхмәтебезне җиткерәсебез килә.
«Йолдыз» балалар бакчасы тәрбиячесе: Асылгариева А.А.
![]()
