СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Статья "Беренче курс студенты көне"

Категория: Прочее

Нажмите, чтобы узнать подробности

Беренче курс студенты кем ул, һәм ничек дүртенче курс студентлары аны күрә?

Просмотр содержимого документа
«Статья "Беренче курс студенты көне"»

Беренче курс студенты көне.

Моннан дүрт ел элек бу сүзләрне язармын дип күз алдына да китермәгән идем. Әмма бу көн килеп җитте. Мин беренче курс студентлары турында берничә сүз язырга телим.

Беречен курс студенты ул – әле үзен тапмаган, һәрчак югалып йөрүче кеше. Өлкәннәр, ягъни без, дүртенче курс студентлары, алар турында болай дибез: алар бәла-казаларны уку корпусына китерәләр, укуның беренче көннәрендә, расписаниедә күрсәтелгән кабинетның номерын озак эзләп, километрлар таптыйлар, каты яңгыравык шалтыратулардан куркалар, тактага чыгар алдыннан дулкынланып утыралар, еш кына дәреснең башлануын аның тәмамлануы белән бутыйлар, алар бик аз вакыт эчендә барлык укытучыларның исемнәрен һәм йөзләрен истә калдырырга тырышалар, әмма моңа карамастан, алар иң күңелле, иң кызык, аларның йөзләре үз шәхесләре өчен горурлык белән балкый – чөнки алар безнең көллияткә керә алдылар.

Мин дә шундыйларның берсе идем, беренче курс студентына багышланган чарада дулкынланып утыруым хәзер дә истә: студент роленә багышлау, студент антын әйтү, студентлар билетларын һәм зачет китапларын тапшыру. Әлбәттә, мин аларны аңлыйм: туган йорттан китү, әти-әниләрдән аерылу – беренче курс студенты өчен беренче һәм бик зур сынау. Әлеге куркуларга игътибар итмичә, алар барысы да иҗади, уңай һәм энергияле студентларның яңа буыны. Алар максатчан, тырыш һәм үҗәт, сәяси яктан бәйсез һәм ирекле: бу шатланмыйча калдыра алмый. Чөнки киләчәккә нәкъ шундый иҗади һәм һәрьяклап үсеш алган шәхесләр кирәк. Көллиятебезнең быелгы берече курс студентларына карап, мин әлеге сүзләрне әйтә алам: киләчәк контроль астында.

“Иң күңелле, иң бәхетле чак – студент булып йөргән чак” - дип юкка гына әйтмиләр. Берничә дистә елдан соң, студент вакытындагы онытылмаслык мизгелләрне искә төшерерлек итеп вакытны файдалы, кызыклы уткәрергә кирәк дип уйлыйм. Әлеге шигырь юлларын педагогика көллиятебезнең беренче курс студентларына багышлыйм:

Менә аларның вакыты килде

Бәйләнешне кабул итәргә.

Бүген канатка басарга,

Студентлар да булырга.