СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Статья "Биектау хәбәрләре" газетасы "Бакчабызда яшь йолдызчыклар"

Нажмите, чтобы узнать подробности

Ямаширмә авылы мәдәният йортында эшләп килүче "Яшь йолдызчыклар" театр коллективы бездә кунакта

Просмотр содержимого документа
«балалар бакчасында яшь йолдызчыклар»

Бакчабызда яшь йолдызчыклар

26 нчы октябрь көнне Ямаширмә авылы мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Яшь йолдызчыклар” балалар театр коллективы “Йолдыз” балалар бакчасында кунакта булып китте. Алар Сергей Михалковның “Өч дуңгыз баласы”әкиятен сәхнәләштерделәр. Әкиятне татарчага театр училищесын тәмамлаган авылдашыбыз Рамис Шакиров тәрҗемә ясаган һәм сәхнәгә куюда зур көч куйган. Рольләрдә Ямаширмә гомуми урта белем бирү мәктәбе укучылары Фаляхутдинова Рания, Яруллина Камилә,Мухаммадиева Лиана һәм Исламов Айназ уйнады. Җитәкчеләре Филсинә Сәгъдиеваның хезмәте бушка китмәгән , балалар үз рольләрен югары дәрәҗәдә башкардылар, шушы әкият белән Республика күләмендә үткәрелгән "Иделкәем" балалар театры фестивалендә катнашып, Дипломант исеменә лаек булдылар.

Әкият-пьеса балаларга тәрбия бирүнең бер төре, “Йолдыз” балалар бакчасына йөрүче балалар әкиятне бик кызыксынып, гаҗәпләнеп карадылар һәм үзләре өчен күп кенә уңай сыйфатлар алдылар:әдәплелек, игелеклелек,бер-береңне хөрмәт итү. Яшь йолдызчыкларга безне тагында шундый матур спектакльләр белән куандырып, укуларында уңышлар, сау-сәламәт булуларын теләп калабыз.





Йолдыз балалар бакчасы тәрбиячесе Яруллина Алсу