СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Статья“Дәү әниләр һәм оныклар”бәйгесе.

Нажмите, чтобы узнать подробности

Әниләрне һәм дәү әниләрне халык ара хатын кызлар көне белән котлау максатыннан ,бакчабызда "Дәү әниләр һәм оныклар"дигән бәйге булып узды.Анда балалар үзләренең дәү әниләре белән ярыштылар.

Просмотр содержимого документа
«Статья“Дәү әниләр һәм оныклар”бәйгесе.»

Дәү әниләр һәм оныклар”бәйгесе.

Әнкәйләргә Алла ярдәм бирсен!
Аларгадыр бөтен авырлык.

Әнкәйләргә безнең йолдызлардан
Я кояштан һәйкәл салырлык…Р.Миңнуллин.


Яз...Җиһанга кабат тереклек иңә.Хатын кызлар да яз ае кебек дөньяга матурлык тарата,кешелеккә җан өрә.

Җылы кояш нурларына төренеп, йөгерек гөрләвекләре белән йөгереп язның беренче ае — март та килеп җитте.Барыбызга да билгеле әлеге айның иң матур иң олы бәйрәме — Сигезенче март — Халыкара хатын-кызлар көне. Без һәммәбез «әни” дигән изге сүзне ихтирам белән телгә алабыз. Ана сөте белән кергән әхлакый кыйммәтләрне, ана теле белән кергән тиңсез рухи хәзинәне без гомер буе күңелебездә саклап, балаларыбызга, оныкларыбызга бүләк итеп тапшырабыз.

Шул максатларны истә тотып бакчабызда “Дәү әниләр һәм оныклар” дигән 8 нче март – Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм кичәсе булып узды.Бәйрәмебезне карарга әниләр ,дәү әниләр килгән иде. Балалар, дәү әниләре белән бергәләп, төрле бәйгеләрдә көч сынаштылар. Балалар оста итеп үзләренең дәү әниләре белән таныштыргач та,табышмаклар,мәкальләр белән зирәклетә сынаштылар.Дәү әниләр оныклар белән бер берсенә матур сүзләр әйтештеләр.Әбиләребез йомгак чырный- чырный җырлап үзләренең җитезлекләрен оныкларга тагын бер кат исбатладылар. Ярышлар балаларның шигырьләре, җырлары белән үрелеп барды.Дәү әниләр оныклары белән “Түбәтәй “уенын уйнап үзләренең яшьлекләрен искә төшерделәр. Бәйрәм азагында балалар әниләренә һәм дәү әниләренә үз куллары белән ясаган бүләкләрен тапшырдылар. “Баланың баласы балдан татлы” дигән сүзләргә бугенге кичәдә без тагын бер кат инандык.