СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Статья "Дифференциаль эшләр куллану"

Нажмите, чтобы узнать подробности

Просмотр содержимого документа
«Статья "Дифференциаль эшләр куллану"»

Дифференциаль эшләр куллану

Рус мәктәбендә укучы балаларның татар телен белү дәрәҗәсе бер төрле түгел. Шуны исәпкә алып, дәресләремдә заманча белем бирү технологияләрен кулланырга тырышам. Иң еш файдаланыла торганнардан дифференциаль технологияләрне атап үтәр идем. Балаларны яшьләре, сәләтләре исәпкә алынган дифференциацияле укыту системасы бик күптәннән килә. Рус мәктәбендә татар телен укытуны да дифференциацияләштерү кирәк дип саныйм.

Дәреснең һәрбер этабында да укучыларны актив катнаштыруга игътибар итәргә кирәк. Яңа теманы үткәндә укучылар белән төрлечә эш итәргә була. Яңа материал барлык укучыларга да бертигез шартларда тәкъдим ителергә тиеш. Шул вакытта гына төрле белем дәрәҗәсенә һәм сәләткә ия балалар бертигез шартларда укырга мөмкин. Яңа дәресне аңлату вакытында күрсәтмәлелек алымы кулланылса, дәрес нәтиҗәсе тагын да зуррак була дип саныйм.

Ләкин барлык укучылар да, яңа материалны бертигез җиңеллек белән үзләштерә алмый. Сыйныф өч төркемгә бүленә: авыр үзләштерүчеләр, уртача, яхшы. Шунлыктан авыр үзләштерүче балаларга яңа теманы тагын бер кат, аңлатырга кирәк була. Ә бу вакытта уртача һәм яхшы укучыларга яңа темага багышланган биремнәр эшләргә тәкъдим итәргә мөмкин. Яңа теманы аңлатканда сорауларны иң элек яхшы укучыларга бирергә тырышам. Соңрак шул ук материалны уртача укучылар белән кабатлыйм. Иң соңыннан гына авыр үзләштерүчеләр белән сорау алышам. Яңа теманы аңлатканда көчле укучылар яңа материалны өйдә аңлап, сөйләргә өйрәнеп киләләр, шулай ук аларга тема буенча схемалар, рәсемнәр алып килергә кушам. Күп вакыт яхшы үзләштерүче балалар үзләре презентацияләр ясап киләләр. Бу очракта балада мөстәкыйльлек сыйфаты үсә, икенче төрле әйткәндә үзен “укытучы” дип тоя. Ә бу үз чиратында башка төркем укучыларына стимул булып тора. Тема укучылар тарафыннан сыйныфташларына аңлатылгач, калган балалар сораулар әзерлиләр. Алга таба укытучы белән берлектә материал яңадан кабатлана, мисаллар белән ныгытыла.

Тема бик авыр булган очракта укучыларны төркемнәргә бүлеп эш итеп була. Төркемнәрдә бер укучы яхшы, бер укучы уртача, бер укучы авыр үзләштерүче булырга тиеш. Башта укытучы теманы аңлата, аннан һәр төркемдә көчле укучы теманы сөйли, ә уртача үзләштерүче хаталар булса төзәтә, ә авыр үзләштерүче укучы сораулар бирә. Шулай итеп, укучылар бер-берсенә ярдәм дә итәләр.

Яңа теманы аңлатуны дифференциацияләштерү татар телен русларга укытуда аеруча әһәмиятле. Чөнки болай эшләү укучыларны татар телен белү дәрәҗәсенә карап та аерырга ярдәм итә. Татар телен рус теле белән чагыштырып өйрәнү бик яхшы ысул булып тора.

Шул рәвешле, яңа теманы аңлатканда укучыларга дифференциацияле якын килү уңышлы. Әлеге алым төрле белем дәрәҗәсе булган укучыларны активлаштыра, яңа материалны үзләштерүне җиңеләйтә. Көчле укучыларга иҗади характердагы биремнәр куллану да нәтиҗәлелекне арттыра.