СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Статья "Халык санын алу"

Нажмите, чтобы узнать подробности

Халык санын алу буенча мөһим сорауларга җаваплар.

Просмотр содержимого документа
«Статья "Халык санын алу"»

Халык санын алу.


2021 елның 15 октябрендә Россиядә халык санын алу башланды. Аның ничек узуын, анда ни өчен катнашырга һәм исәпкә алучыны мошенниктан ничек аерырга дигән сораулар артты.

Бөтенроссия халык санын алу – Россия халкының масштаблы социаль сораштыруы. Ул илдә күпме кеше яшәвен, аларның нинди белем алуын, балалар саны, мәктәп, фатирлар саны ачыклау өчен үткәрелә. Шул ук вакытта кешеләрдән керем күләме, паспорт мәгълүматларын һәм торак милекчеләре турында мәгълүматлар сорамыйлар. “Әлеге исәпкә алу мәгълүматлары дәүләт программаларын төзәтү, шулай ук бизнесны үстерү һәм планлаштыру өчен кирәк”,- дип аңлата хакимият. Мәсәлән, халык санын алу хастаханәләрнең күпме һәм кайда төзергә кирәклеген, кайда яңа юллар кирәклеген, кайда банклар һәм кибетләр җитмәвен аңларга ярдәм итә. Ә Россиядә ничә бала һәм ничә яшьтә яшәве турындагы мәгълүматлар тагын ничә мәктәпне ачарга кирәклеген аңларга ярдәм итә. Кешеләр никадәр күбрәк катнашса, шулкадәр хөкүмәт тулы мәгълүмат алачак. Әгәр халык санын алуда катнашмасаң яки ялганлы җавап бирсәң, дәүләт дөрес булмаган мәгълүматлар алачак. Бу районнарның берсендә балалар саны арту сәбәпле мәктәпләр, яки короновирус белән авыручылар саны арту сәбәпле хастаханәләр җитмәвенә китерәчәк.

Халык санын алуда һәр кеше дә катнаша ала, моның өчен өч вариант бар: исәпкә алучыны өйдә көтәргә, исәпкә алу участогына килергә яки “Дәүләт хезмәтләре” сайтындагы сорауларыга җавап бирергә була.

Һәм иң мөһим сорауга җавап: мошенникка эләкмәс өчен, исәпкә алучыларның нинди дә булса документлар таләп итмәвен, паспорт мәгълүматларын һәм башка конфиденциаль мәгълүматларның сорамавын истә тоту мөһим. Исәпкә алучы таныклыгын күрсәтергә тиеш. Шулай ук аның киемендә язышу символикасы һәм язышу буенча махсус программа белән планшеты булырга тиеш. Әлбәттә, исәп алучының йөзендә битлек, ә кулларында перчаткалар булырга тиеш.

Исәпкә алуның нәтиҗәләре 2022 елның апрелендә Росстат сайтында бастырылачак. Ахыргы нәтиҗәләр 2022 ел ахырына кадәр ясалырга тиеш.