СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Статья "Көз тылсымчы"

Нажмите, чтобы узнать подробности

уртанчылар катнаш төркемендә "Көз тылсымчы" дигән бәйрәм булып узды, бәйрәм матур җырлар, биюләр һәм күңелле уеннар белән үрелеп барды.

Просмотр содержимого документа
«Статья "Көз тылсымчы"»

Үтте-китте матур җәйләр,

Көзләр килеп җиттеләр.

Ак каенның яфраклары

Саргаешып киптеләр

Кави Нәҗми

Әйе, сиздермичә, аяк очларына гына басып, туган ягыбызга көз килеп җитте. Һәр ел фасылының үз матурлыгы, гүзәллеге, һәрберсенең үзенчә иң яхшы сыйфатлары бар шул. Көз- ул Гүзәллек Патшабикәсе. Мондый матурлык үзе гади дә, үзе тыныч та, ләкин шул ук вакытта ачык та, көчле дә. “Йолдыз” балалар бакчасының уртанчылар катнаш төркемендә дә “Көз - тылсымчы” диеп аталган бәйрәм кичәсе булып узды. Бәйрәм матур җырлар, шигырьләр, биюләр һәм әлбәттә кызыклы уеннар белән үрелеп барды. Бәйрәмгә кунак булып карачкы да килгән иде, ул үзенең табышмаклары белән балаларны сынады, ә Көз кызына балалар рус һәм татар телендә өйрәнгән шигырьләрен сөйләделәр, җырлар җырладылар, биюләрен күрсәттеләр. Голош киеп зонтиклар белән  йөгерү, гөмбәләрне дөрес җый, һәм “Тылсымлы яулык” кебек кызыклы уенннар уйнадылар.Бәйрәмнең иң мавыктыргычы кызлар һәм малайларның әниләр ярдәме белән әзерләнгән эшләпә һәм күлмәкләренең башкаларга тәкъдим итүе булды, бәйрәмгә килгән кунаклар аларны көчле алкышларга күмделәр. Бу көн балалар хәтерендә иң якты, иң матур мизгел булып истә калыр дип ышанабыз.

Алсу Яруллина