Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга матур әдәбият аша әхлак тәрбиясе бирү
Әхлак тәрбиясе тәрбия эше системасының үзәге, иң мөһим юнәлеше. Кеше үз эшчәнлеге дәвамында, аралашу вакытында дөньяга, кешеләргә мөнәсәбәттә әхлак нигезләрен туплый. Әхлак тәрбиясенең никадәр мөһим булуы педагогикада борынгы заманнардан ук танылган. Атаклы швейцар педагогы Песталоцци: “Әхлак тәрбиясе балалар учреждениеләренең төп бурычы булырга тиеш.” – дигән. Аның фикеренчә, бары әхлак тәрбиясе генә яхшы холык, яшәү авыр чагында кешеләрдә ныклылык һәм шәфкатьле мөнәсәбәт формалаштыра.
Ризаэтдин Фәхретдиннең түбәндәге сүзләрен исә алтын хәрефләр белән язып куярлык: “Бала чакта алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы үзгәртә алмас.”
Әхлак тәрбиясе бирү хәзерге вакытта да үзенең актуальлеген һич кенә дә югалтмый. Соңгы вакытта телевидение, радио, газета-журналларда илдә җинаятьчелекнең көннән - көн кискенләшә баруы турында хәбәр итәләр. Чыннан да кеше үтерү, талау, кыйнау һ.б. күптөрле җинаятьләрнең ташкынсыман арта баруын ишетеп, күреп беләбез.
Балага әхлак тәрбиясе бирү – тәрбиянең төп бурычы. Әхлак тәрбиясе бирүнең нигезендә баланы яхшылыкка өйрәтү, начар эшләрдән кисәтү, нәрсәнең яхшы, нәрсәнең начар икәнлеген белерлек итеп тәрбияләп үстерү ята.
Әхлаклы бала тәрбияләүдә халык авыз иҗаты әсәрләре аеруча мөһим роль уйный. Шуңа күрә дә яшь буынны тәрбияләү процессында еш кына педагоглар халык авыз иҗатыннан уңышлы файдаланалар. Халык авыз иҗатында халыкның әхлакый идеаллары, хезмәт сөючәнлеге, өлкәннәргә ихтирам, әдәплелек, дуслык, туган илгә булган чиксез мәхәббәт, дөреслек, сафлык кебек сыйфатлары чагылыш таба.
Менә шуңа күрә дә мин шөгелләремдә балаларгаларга әхлак тәрбиясе бирүдә халык аваз иҗатын,матур әдәбиятне алдым.
Халык авыз иҗаты әсәрләренең барысы да диярлек балаларга тәрбия һәм гыйлем бирү идеяләре белән сугарылган. Туган тел чыгынагы булган фольклор әсәрләрен ,матур әдәбиятне өйрәнү балаларның тел байлыгын, фикерләү сәләтен үстерүгә булыша. Балалар фольклоры халкыбызның күп гасырлар дәвамында тупланып килгән олы поэтик һәм педагогик мирасы ул. Җиргә килгән һәр буын шул әсәрләрдә тәүге кат матурлык, шигърият белән очраша; шулар ярдәмендә аның күңелендә туган телгә, туган җиргә мәхәббәт тернәкләнә. Алар үсеп килүче яшь буынны самими матурлыкка өнди, күңел түрендә шигърият чишмәләре булып челтери.
Әхлак тәрбиясе бирүдә мәкаль һәм әйтемнәре аеруча әһәмиятле роль уйный. Алар һәр халыкның гасырлар буе тупланган кыскача әхлак кагыйдәләре булып торалар. Мәкаль һәм әйтемнәр һәрвакытта да тәрбия өлкәсендә инандыру, ышандыру һәм гыйбрәт алу ролендә кулланылып килә. Алар кешенең бөеклеген, акыл иясе булуын, зирәклеген күрсәтәләр. Мәсәлән, кешелеклелек, әдәплелек сыйфатларын тәрбияләүгә караган мәкальләрне генә алып карыйк. “Кешене хөрмәтләү – үзеңне бәяләү”, “Олыласаң олыны -олыларлар үзеңне”, “Сабыр төбе – сары алтын” һ.б.
Балаларга мәкальләрне укып, эчтәлеген аңлату. Шул мәкальгә туры килердәй вакыйгаларны тормыштан мисал итеп китерергә мөмкин
Кайбер мәкаль мәгънәләрен сөйләшкәндә балаларның фикерләрен язып үтәм.
“Олыласаң олыны – олыларлар үзеңне” - әти-әниеңне, әби-бабаңны тыңласаң,, үз балаларың да сине тыңларлар. “Тел байлыгы бар итәр, тел юклыгы юк итәр”- телең булса, сине бар кеше дә бик тиз аңлар, уртак тел табарсың, әгәр телең булмаса, югалып, адашып калырга мөмкин.
“Ни чәчсәң, шуны урырсың” – яхшы уңыш чәчсәң, урган вакытта мул уңыш булыр; яхшылык кылсаң, үзеңә яхшылык белән әйләнеп кайтыр
Нәниләр иң беренче, 3-4 яшькә хәтле, зурлар тарафыннан башкарыла торган поэтик әсәрләр белән таныша. Шуларның берсе бишек җырлары. Әлеге жанр, гадәттә, баланы бишектә тирбәтеп йоклатканда кулланыла. Бишек җырларын әби-бабаларыбыз баланы тынычландыру, йокыга талдыру чарасы итеп кулланганнар. Бала шигъри матурлык, аналарның йөрәк җылысы, үз халкының рухы белән тәүге кат шушы бишек җырларында очраша.
Бишек җырлары ана белән бала икәүдән-икәү генә калган вакытта башкарыла. Ана күңеле белән баланың рухи дөньясына якынаерга, уй фикерләрен нәниләр кабул итәрлек гади үтемле итеп әйтергә омтыла.
Әхлаклы бала тәрбияләүдә фольклорның поэзиясе дә киң урын алып тора. Аның гади һәм образлы әсәрләре балалар күңеленә тиз үтеп керә. Чөнки шигъри юлларның эчтәлеге баланың үз тормышы һәм уй-фикерләре белән бик якын тора. Поэзия балаларга яхшылыкны, игелеклелекне, гаделлекне аңларга ярдәм итә. Аларның фантазиясен устерә һәм тагын да баета. Бу исә, үз чиратында, аларда иҗатка омтылыш тудыра.
Безнең бакчада китапханә,театр почмаклары бар.Балалар китапханә уйнаганда үзләре теләгән китапны алып карый,китапка карата кызыксынулары арта.Театр почмагыннан балаларга курчак театрын,өстәл театрын,магнитлы театрны алып уйныйлар. Рольләргә кереп уйнагнда алар җанланып китә.
Кече яшьтәге балаларга атап сөйләнә торган әсәрләрнең үзләренә генә хас булган сөйләм сурәтләү алымнары бар. Бу әкиятләрдә, гадәттә, детальләштерү булмый. Аларга вакыйгаларны чылбыр рәвешендә төзү характерлы. Вакыйгалар күбрәк туры сөйләмнәр белән оештырыла, аларда шулай ук җырлар, такмак, такмазалар да очрый.
5-7 яшьтәге балалар хайваннар турындагы әкиятләрне яраталар. Әкиятләрдә һәрвакытта да җиңеп чыгучы геройларның тапкырлык, зирәклек, акыллылык, уйлап табучанлык сыйфатлары мактала.
Балалар әкиятне йөрәкләре аша уздырып тыңлыйлар. Андагы геройлар белән бергә яши, кайгыра, шатлана башлыйлар. Уңай геройлар яклы булып аларга охшарга тырышалар. Ә тискәре геройларны, киресенчә, тәнкыйтьләп үзләренә: “Алай булырга ярамый”, – дип гыйбрәт алалар.Мин андый түгел дип тә нәтиҗә ясап куялар. Матур әдәбият әсәрләрен укыганда балалар белән фикер алышабыз.Укыган әсәрдән чыгып балалар начар геройларны табып : “Мин андый тугел,мин алай эшләмим “-дип нәтиҗәләр ясыйлар.Шул ук вакытта үзләренең вакыйгаларын да сөйләп алалар.Әкиятләрне тыңлап кына калмыйча,аларны сәхнәләштерергә дә бик яраталар.Мәсәлән,татар халык әкиятен “Өч кыз”,Габдулла Тукайның “Шүрәле”, “Су анасы”,Абдулла Алишның “Куян кызы”,Муса Җәлилнең “Карак песи”әсәрләрен бик теләп һәм оста итеп башкаралар.Әле шунсын да бар,әсәрләрне сәхнәләштергәндә баланың яшеренеп яткан сәләтләре дә ачыла.
Без китапханә белән дә тыгыз бәйләнештә торабыз.Китапханәче ,Гөлшат апаларын, балалар көтеп алалар.Ул балаларны яңа,кызыклы китаплар белән даими рәвештә таныштырып бара.Кичәләрне дә бергә оештырабыз.
Халык уйнаурын уйнау, ел дәвамында бәйрәмнәр оештыру да яхшы нәтиҗәләр бирә.
Дидактик уеннар, өстәл уеннары ярдәмендә балалар уйланырга, эзләнергә, фикерләү осталыгына өйрәнә. Нәниләр үзләрен кызыксындырган нәрсәләргә җавап алу өчен “Бу нәрсә?”, “Каян?”, “Ничек?” дигән сорауларны яудыралар. Аларның сорауларына әзер җавап бирү җиңелрәк.Ләкин балага үзе фикер йөртеп табылган җавап кадерлерәк. Биредә кечкенәләрне эзләнергә өйрәтүдә сүзле дидактик уеннар, өстәл уеннары ярдәмгә килә. Димәк, бу төр уеннар фикерләү осталыгына өйрәтә.
Табышмаклар әйтешү балаларның хәтерен яхшырта эзлекле фикерләүләрен үстерә.Шөгыльләрдә теманы табышмак ярдәмендә җиткерү бик еш кулланыла.Бу исә, үз чиратында, балаларны уйланырга, эзләнергә мәҗбүр итә.
Балаларның сөйләм телен үстерүдә сәхнәләштерелгән күп кенә балалар уеннары зур роль уйный. Үзләре башкарган драма уеннарында балалар рольләр буенча нинди дә булса персонаж буларак катнашалар. Персонаж исеменнән сөйләү хәтерләү сәләтен яхшыртырга, акылны камилләштерүгә, сөйләм телен үстерүдә, сәнгатьлелеккә ирешүдә мөһим чара булып тора һәм бу өлкәләрдәге күнекмәләрне ныгыта
Әхлак тәрбиясе бирү балалар бакчасының барлык төркемнәредә дә, барлык төр балалар эшчәнлеге барышында да тормышка ашырыла. Әхлак тәрбисе бирү нәтиҗәсендә балаларда:
-әйләнә-тирә дөньяга карата уңай караш тәрбияләнә;
-гаиләсенә, туган ягына, туган авылына, туган иленә мәхәббәт тәрбияләнә;
-коллективта үзара мөнәсәбәтләр, үз-үзеңне культуралы тоту күнекмәләре, бергәләп уйнау һәм эшләү осталыгы, үзеңнең һәм башкаларның эшләгән эшләрен гадел бәяләү сәләте формалаша;
– социаль-иҗтимагый сыйфатлар тәрбияләнә.
Шуңа күрә тәрбияче һәр балага хөрмәт белән карарга тиеш, балаларның бер-берсе белән эмоциональ-уңай мөнәсәбәттә аралашуны оештыра белергә тиеш дип саныйбыз.