СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Статья Биектау хәбәрләре :“Муса Җәлил –балаларның якын дусты”

Нажмите, чтобы узнать подробности

Максат:Герой шагыйрь Муса Җәлил иҗатына карата горурлык хисләре уяту

Просмотр содержимого документа
«Статья Биектау хәбәрләре :“Муса Җәлил –балаларның якын дусты”»


Муса Җәлил –балаларның якын дусты”

Муса Җәлил, Муса Җәлил,

Халкыбыз каһарманы!

Үлемсез аның исеме,

Мәңгелек аның даны.

Р.Корбан

Әйе,Рафис Корбанның бу шигыри сүзләре белән килешми булмый.

Герой-шагыйрь Муса Җәлил − татар шигърияте түрендә якты янган йолдызларның иң зурысы. Аның исеме мәдәниятебез тарихының үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге белән мәңгегә бәйләнгән.Герой шагыйрьләрне без белеп һәм алар белән горурланып торырга тиешбез.Шул макстаттан чыгып “Черемушка” балалар бакчасында герой-шагыйрь Муса Җәлилнең 115еллыгына багышланган “Герой шагыйрь –Муса Җәлил”дигән атналык үтте. Бакчада атна дәвамында төрле әдәби чаралар үткәрелде. Балалар Муса Җәлилнең иҗаты һәм тормыш юлы белән таныштылар,презентация карадылар.Атна буена тәрбияче апалары каһарманыбыз турында әңгәмәләр алып бардылар.Балалар“Куян” шигыренә аппликация, “Әтәч”шигыренә рәсем ясасалар, “Кызыл ромашка”шигырен укыганнан соң кызыл чуклы ромашка чәчәген бик теләп әвәләделәр.Китапханәче М. Җәлил әсәрләреннән төзелгән күргәзмә оештырып,герой шагыйрьнең шигырьләреннән торган китаплар белән таныштырды.Атналыкны йомгаклауга багышланган көнне шагыйрь иҗатыннан һәм аңа багышлап язылган әсәрләрдән төзелгән бай программа әзерләнгән иде. 15нче февраль көнне “Муса Җәлил –балаларның якын дусты” дигән әдәби-музыкаль кичә үтте.Бәйрәм таң атып килгәндә әбинең әтәче кычкырып ,Муса Җәлил язган “Әтәч”җыры белән башланып китте.Кичә барышы әбинең шагыйрь турында ,ә балаларның “Бер шигырь”,“Ишек төбендә” “Куян”, “Маэмай”, “Күке”, “Сәгать”, “Карак песи” шигырьләрен сөйләүләре белән һәм нәтиҗәләр ясау белән үрелеп барды. “Күрсәт әле, үскәнем!” җырлы-хәрәкәтле уенын уйнау балаларның күңелен тагын да күтәрде.Муса Җәлил язган,Җ.Фәйзи көйгә салган “Чишмә”җыры астында кызлар чиләкләр белән чыгып салмак кына биеп алдылар. Тәрбияче: “Муса Җәлил 1941 елда фронтка китә ,курыкмыйча сугыша. 1942 елнын июнь аенда дошманнар кулына пленга эләгә.Безнең илдә бу турыда билгеле булмый,аны хәбэрсез югалган дип уйлыйлар.Ләкин сугыштан соң анын төрмәдә язган Моабит дәфтәрләре”дигән шигырьләр җыентыклары безнең илгә кайтып ирешкәч,Җәлилнең батырлыклары,илне яратуы,үз иленә соңгы минутына кадәр тугры калуы билгеле була.Җәлилне һәм аның дусларын пленда вакытта берничә төрмәгә күчерәләр.”Моабит” төрмәсендә аны хөкем итәләр.Ул шул төрмәдә вакытта “Кызыл ромашка” исемле шигырен яза”диеп сөйләгәннән соң,балалар чәчәкләр булып, биеп кереп”Кызыл ромашка” шигырен сәхнәләштерделәр. Бу кичә бик эчтәлекле һәм матур узды.

Татарлар гына түгел,бөтен илебез халкы да Җәлилнең батырлыгы белән горурлана.Аның шигырьләре,шигырьләренә язган жырлары мәңге яшәр!