4 нче мәктәптә күптәнге дусларыбыз һәм фикердәшләребез – “Яңарыш” журналистлары белән очрашу кичәсе күңел халәтен үзгәртте, язу өстәле артына алып килде...
2017 нче елның ноябрь ае тәнендә җаны, җанында моңы, алдында көн саен күзенә карап утыручы укучылары булган татар теле укытучысы хәтеренә җуелмаслык эз салды. Менә өч ел шул үзгәрешләр казанында кайнап-кайнашып, тырышып-тырмашып татар теле сагында торып яткан көннәребез. Көннәребез, дип язарга батырчылык итәм. Фикерләрем белән килешмәүчеләр булса, алдан ук гафу үтенәм. Иң авыры милләтебезнең асыл балалары – сәләтле ул- кызлары укый торган рус мәктәпләрендә татар теле һәм әдәбияты сәгатьләренең кыскаруы булды. Бер атна эчендә, пыран-заран китереп, кем ничек булдыра, программаларны кыскарту эше төгәлләнергә тиеш булды. Галимнәр, дәреслек авторлары да читтә калмады, әлбәттә. Гомерләре буена укып, өйрәнеп, җыеп бастырган программаларыннан иң әйбәт дип уйлаган әсәрләрне сызып ташлау җиңел булмаганыр дип уйлыйм. Тик шулай да бөтен кеше буйсынды. Без гади укытучыларның, көтеп торыр вакытлары булмау сәбәпле, кайбер темаларны үз белдегебез белән дә кыскартып, таләпләргә яраклаштырырга туры килде. 2017-2018 нче уку елынын икенче чиреген без өзелгән-төзелгән программалар белән башлап җибәрдек. Мәктәпнең методик берләшмә җитәкчесе буларак та, бу эшләрнең барысын да башымнан үткәргәнгә, телгә кагылышлы бу кыскартуны җаныма авыр алганга, киләчәктә ни булыр дип уйланганга, бик озак бәргәләнеп йөрдем әле мин...
Менә календарьда тагын ноябрь ае. Вакыт чаба, вакыт туктап тормый. Алда әйткәнемчә, без – хәзер инде туган тел укытучылары сафында басып торучылар – үз максатларыбызга, намусыбызга тугры калып, эшебезне дәвам итәбез. Шуның ачык мисалы - бүгенге матур һәм җылы очрашу кичәсе. Мин шигырь сөйлим, без җырлыйбыз, дип теләк белдереп торган укучылар барында кичә оештыру бер бәйрәм рухын ала. Ә рухландыру һәм теләк уятуның нинди дәвамлы һәм вак эш икәнлеген укытучы үзе генә белә. Бу эштә һәр укытучының үз эш алымы, үз тәҗрибәсе, үз “йөземе” ярдәмгә килә. Быелгы кичәдә 2нче сыйныф укучылары беренче тапкыр катнаштылар. Үзем аларның чыгышын тыңлыйм, ә күңелемнән былтыргы уку елы алдыннан туккән тирләремне искә төшерәм. 2017 нче елның ноябре алып килгән тагын бер тыю – ата-ананың рөхсәт гаризасы. Модага ияреп, баласына артык мәшәкать дип санап, туган телен өйрәнүдән мәхрүм иткән ата-аналар заманасы башланды бит. Шулай итеп, былтыргы уку елында да татар телен өйрәнергә үзе теләк белдергән бары 4 кенә гариза булуын белгәч, ике атна ата-аналар белән шәхсән сөйләшүләр алып баруым, минем ничек ышандыруым, әниләрнең икеләнүләренә карата нинди дәлилләр китерүем хәзер берәүгә дә кызык булмас. Ничек итсәм иттем, 1 сентябрьгә 10 кешелек татар сыйныфы ачылды безнең мәктәптә. Бүген шул кечкенә укучыларымның чыгышына карап тордым да көчемнең әрәмгә түгелмәгәненә сөнеп куйдым. Әйе, нәни генә уңышны да күреп куанырга яки олы эшне дә күрми калып юкка чыгарырга була икән. Матур итеп, бәйрәм рухы ясап, киендереп мәктәпкә озатучы әниләренә дә, бар күңелләрен салып сөйләгән шигырьләренә, җырларына да, аңлап биргән интервьюларына да, кызыксынып биргән сорауларына да афәрин диясе генә кала.
“Күп укыган, күп белә” ди татар халык мәкале. Шулай булгач, татар әсәрләрен әз уку, тиешенчә анализлый алмау, грамматик категорияләрне ныгытмау күп белүгә китерми шул. Алай да татар теле олимпиадаларын да төшереп калдырмаска, мәктәп, район, республика күләмендә призлы урыннардан да төшеп калмаска тырышабыз. Җан фәрман тырмашабыз кайчак! Татар теле укытучысын беркем дә, бу соңгы елларда бигрәк тә, яклап, саклап, ярдәм итеп, үстереп-үсендереп тормый. Ул үз инициативасы, алдан күрүчәнлеге, тәҗрибәсе, көче-тырышлыгы, якты йөзе, олы йөрәге, үҗәтлеге-сизгерлеге белән алга бара, каршылыкларны җиңеп чыга, уңышларга ирешә. Укучыларын төрле конкурсларга, конференцияләргә әзерли, фикерләргә, иҗат итәргә өйрәтә. Бу соңгысы – мәктәптә укытучы башкара торган кырык эш арасыннан иң рәхәте, иң нәтиҗәлеседер. Һәрхәлдә, минем өчен шулай. Өч-дүрт җөмләле кечкенә хәбәрең газета битендә шактый матураеп, баеп, мәгънәле булып басылып чыга. Кем моңа сөенмәсен! Иң мөһиме укучының бер яңа фикере, кабаланмаган матур сүзе генә булсын. Ләкин сүз байлыгы җитмәү һәрчак үзен сиздереп тора! Әби-бабай, әти-әни телне хөрмәтләгән гаиләләрдә тәрбияләнгән балалар белән телсез гаиләләрдә үсүчеләр арасында аерма бик зур шул! Күпме генә мәктәп сөйләшергә өйрәтми яки булганын үстерә белми, дип гаепләсәләр дә, алтыдагы- алтмышка шул инде, туганнар!
2021 нче елның Татарстанда туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителүе татар теле укытучылары өстенә тагын да югарырак таләпләр куя. Һәр чара, дәүләт тарафыннан якланып, халыкта кызыксыну уятса, эшләре җайланып, тормышлары гөрләп китәчәк әле милләтемнең. Милли тормыш белән кызыксынып барсаң, әдәби иҗатка да дәүләтнең йөз белән борылуы сизелә. Төрле номинацияләрдә шактый саллы премияләр белән кызыксындыра. Һәр яңа башлангыч бары тик куаныч китерсен. Мин һәрвакыттагыча шул изге теләктә.