СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Статья "Туган тел көне"

Категория: Прочее

Нажмите, чтобы узнать подробности

Туган телнең әһәмияте һәм уздырылышы.

Просмотр содержимого документа
«Статья "Туган тел көне"»

Туган тел көне.


Тел – ул үзе бер дөнья. Бәлки, гүзәллек, сөйкемлелек һәм тылсым тулы дөньядыр да. Тел – халыкның хәтере, җаны, халыкның иң зур байлыгы. Туган тел – ул һәр халык горурланырга тиешле иң зур кыйммәт. Бала туганнан ук ана телен ишетә һәм ана сөте белән бергә үз халкының мәдәниятен, гореф-гадәтләрен үзенә сеңдерә.

Шул рәвешле 21 февральдә бөтен дөньяда халыкара туган тел көне билгеләп үтелә. Мәктәбемдә әлеге көн сыйныф сәгате буларак утә иде. Без туган телгә багышланган шигырьрәр, җырлар белән чыгышлар ясый идек шуңа өстәмә тематик рәсемнәр дә күп иде. Бүгенге көндә мин Яр Чаллы көллиятендә укыйм. Монда халыкара туган тел көне бөтенләй башкача үткәрелә. Беркемгә дә сер түгел, безнең уку йортында төрле милләт студентлары укый. Актлар залында әлеге студентлар катнашында бер типтагы чыгышларны гына түгел, төрле милләт чыгышларын да үз эченә алган чара үткәрелә. Ул үз эченә әлеге студентларнын туган телендә чыгышларын ала: удмурт, керәшен, чуваш һәм башкалар.

Туган тел көнендә шулай ук интеллектуаль викториналар үткәрелә. аларның максаты үз халкыңның мәдәниятен һәм традицияләрен тәрбияләү һәм хөрмәт итү, студентларның туган телне өйрәнүгә һәм саклауга кызыксынуын уяту. Әлбәттә, балалар куп халыкларның телләре турында фактлар беләләр – бу аларның дөньяга карашын киңәйтә, чөнки алар бу телләр турында мәгълүматләр ишетәләр һәм үзләштерәләр. Биремнәрнең мавыктыргыч характеры беркемне дә читтә калдырмый, барлык катнашучылар да активлык һәм кызыксынучанлык күрсәтә. Чара тәмамлангач, барысы да үз карашларын белдерәләр. Иң мөһиме – интеллектуаль конкурс вакытында дуслык һәм мәрхәмәтлелек, хезмәттәшлек атмосферасы хөкем сөрүе.

Әлеге чарада студентлар гына түгел, укытучылар да рәхәтләнеп катнашалар, аралашалар, фикер алышалар, тәэсирләре белән уртаклашалар. Туган тел көненә багышланган чаралар зур гомуми белем бирү, тәрбия үстерү әһәмиятенә ия. Алар өйрәнелә торган телләрнең белемнәрен тирәнәйтеп һәм киңәйтеп кенә калмый, хәтт укучыларның дөньяга карашын киңәйтә, аларның иҗади активлыгын үстерә, телләрне өйрәнүгә мотивацияны арттыра.

Туган телне яратыгыз, аны саклагыз!

Рәхмәт сиңа, рәхмәт, тәрбиячем,

Һәр нәрсәнең асыл мәгънәсен

Син аңлаттың миңа, туган телем,

Син өйрәттең миңа һәммәсен.

(Хәсән Туфан “Туган тел”)