СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Статья:Туган телем-иркә гөлем!

Нажмите, чтобы узнать подробности

Максат: Туган телгә карата мәхәббәт, һәм горурлык хисләре тәрбияләү.

Просмотр содержимого документа
«Статья:Туган телем-иркә гөлем!»

Туган телем –иркә гөлем”


Иң изге хисләремне мин

Туган телдә аңлатам.

Шуңа күрә туган телне

Хөрмәтлим мин ,яратам.Э.Мөэминова



Татарстанда 2021 нче ел Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Туган тел! Һәркем өчен дә газиз бу сүз. Туган йортыбызның, туган авылыбызның, туган илебезнең кадерле булуын без иң элек туган тел аша тоябыз. Безне хыялланырга өйрәткән әкиятләребезне, тапкыр, җор телле булырга өйрәткән табышмак һәм мәкальләребезне, моңлы һәм хисле иткән җырларыбызны туган тел аша ишетәбез.

Бу нисбәттән, балалар бакчасында туган телгә тагын да күбрәк басым ясарга,аны тирәнтен өйрәнергә,аның матурлыгын тоя белергә ,туган телгә карата мәхәббәт хисләрен уятырга дигән бурычлар куелды. Безнең “Черемушка”балалар бакчасындагы балаларның туган теле –ул татар теле.Минемчә ,Аллах Тәгалә безне татар милләтеннән яраткан икән,без милләтне сакларга тиешбез.Ә милләтне саклау ул,үз телеңдә сөйләшеп,үз динеңне белеп,гореф –гадәтләреңне үтәп яшәүдән гыйбәрәт.Шушы максатларны күздә тотып бакчабызда “Туган телем-татар теле”айлыгы үтте. Ай дәвамында без туган тел турында әңгәмәләр үткәреп,презентацияләр карап,табышмаклар чиштек,мәкаль-әйтемнәр ,тиз әйткечләр өйрәндек.Татар теле турында шагыйрьләребез язган шигырьләрне укып балалар белән бергә фикер алыштык.

Бу дөньяга аваз салгач та, иң беренче ишеткән көйләр, җаннарны иркәләп, ягымлы моңы белән изрәткән бишек җырлары турында бәйрәм кичәсе үткәрми кала алмадык.Кичә барышында балалар курчакка иң матур исемнәр эзләделәр,аннан сабыйга исем кушу йоласын карап үттеләр. Г.Тукай язган “Бишек”җырын йөрәнеп,кызлар үзләренең курчакларын бишек җыры көйләп йоклаттылар.Бәйрәм чарасында балалар чын бишекне күреп,аны үз куллары белән тотып карадылар.Тәрбияче бишек нинди материаллардан ясалганын сөйләп үтте.Бу кичәдә балалар, әниләрнең, әбиләрнең, дәү әниләрнең бишек җырлары - бала өчен иң беренче, иң ягымлы көй икәненә төшенделәр.

Туган тел турында алган белемнәрне гомумиләштереп,айлыкка нәтиҗә ясау максатыннан “Туган телем – иркә гөлем” дигән әдәби-музыкаль кичә булды. Бәйрәм “Әссәламегаләйкүм!” дигән җыр белән башланып китте. Матур җыр тавышын ишетеп кунакка Әби белән Бабай да килде. Алар балаларның сәнгатьле итеп туган тел турында шигырь сөйләгәннәрен, “Кәләпүшем,калфагым” дип җырлаганнарын, “Кем нәрсә ярата?”дигән татар халык әкиятен уйнаганнарын карап утырдылар.

Әби белән Бабай үзләренең яшь чакларында нинди уеннар уйнап үскәнлекләрен,нинди киемнәр кигәннәрен,нинди әкиятләр тыңлап үскәннәрен искә төшереп сөйләгәннән соң, балалар белән бергә, татар халкының “Чума үрдәк, чума каз” җырлы-биюле уенын уйнадылар...Бәйрәм “Туган тел” җыры белән тәмамланды.Әби белән Бабай туган телдә матур итеп сөйләгән балаларны тыңлап ,буыннар чылбыры өзелмәгән икән диеп, бик шатланып утырдылар.

Без туган телебезне күз карасыдай сакларга, аңа турылыклы булып, үз телебезне бозмыйча сөйләшергә тиешбез. Моны истән чыгармаска кирәк. Телебезне сакласак, халкыбыз да яшәр, Татарстаныбыз да чәчәк атар. Әйдәгез әле, туган телебезне кадерлик, аның сафлыгын,матурлыгын саклыйк, балаларыбызны әби-бабайлар теленнән мәхрүм итмик.

Лилия Ибраһимова