СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Сценарий для муниципального фестиваля театральных коллективов

Нажмите, чтобы узнать подробности

"Алиш әкиятләре бездә кунакта" дип аталган театр фестивале өчен сценарий. 

 

Просмотр содержимого документа
«Сценарий для муниципального фестиваля театральных коллективов»






Татарстан Республикасы “Лениногорск муниципаль районы”

муниципаль берәмлегенең

“ Лениногорск шәһәре 3 нче урта белем бирү мәктәбе”

муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе





















Алиш әкиятләре бездә кунакта.

( муниципаль театр фестивале сценарие)

























Эшләде: Замалиева И.Х.













Алиш әкиятләре бездә кунакта.



Урманда Үрдәк йөгерә- йөгерә йөри:

  • Имеш, койрыклар өләшәләр, белмичә мин дә чаптым бит, юләр. Арып беттем. Уф, тагын кайлардан эзләргә инде бу Хуҗаны? Җитмәсә бит әле үзе белән Акбайны да иярткән. Телефоны да недоступен бит аның! Урманда МТС тотмый шул.

(Агач төбендә елап утыручы Куян кызын күреп ала):

  • Чү, нишләп утырасың монда, балакай?

  • Минем...

  • Ә син безнең Хуҗаны күрмәдеңме? Мылтыгы да бар, эте дә ияргән. Нишләп елап утырасың, дидем. Кем тиде?

  • Беркем дә тимәде. Аякларым авырта минем, әнием....

  • Әниеңә телефоннан шалтыра.! Я булмаса, СМС җибәр. Телефоның бармы? Номерын беләсеңме? Бәлки, безнең Хуҗаны ул күргәндер. Кара әле, һаман елап утыра! Ник елыйсың соң?

  • Аякларым авырта. Әнием җылы киез итекләр алып кайткан иде, ә мин аларны кимәдем. Хәзер менә аякларым авырта. Ә телефонымның зарядкасы бетте...

  • Номерын беләсеңме? Менә биредә, төпчеккә менеп бассаң, МТС тота. Кая әле, хәзер без аны, син елама гына... Әлү, Куян ханым, менә бу карт карама төбендә кызың елап утыра. Ә? Нәрсә? Хәзер килеп җитәсеңме? Ярар. Әй, тукта әле, тукта! Анда безнең Хуҗа күренмиме? Мылтыгын аскан, этен иярткән... Әнә, балакай, әниең килеп тә җитә. Икенче зурлар сүзен тыңла, ярармы! (Тамашачыларга карап): Менә шулай, дусларым, зурлар сүзен тыңларга шул! Ә сез беләсезме, ничек башланды бу хәл? Менә хәзер 2 нче мәктәп укучылары сезгә күрсәтер, карагыз.







  • Кайдан эзләргә инде тагын? Тукта, син кем? Әллә җырларга җыенасыңмы? Исемең ничек соң? Син дә әниеңне тыңламыйсыңмы? (Хәсәнова Эльвина башкаруында җыр )

  • Ичмасам, берәресе очрасын иде. Менә сөйләшергә тилмереп йөре инде. (Очып баручы Нечкәбилне күреп ала):

  • Әй,әй! Кем әле син? Тукта әле, тукта!

  • Мин - Нечкәбил. Тизрәе сөйлә, һич вакытым юк. Пока һава шартлары позволяют, бал җыеа калырга кирәк.

  • Әй, син генә булдың инде эшем кешесе! Китмә, китмә, безнең Хуҗаны күрмәдеңме? Мылтыгын аскан, этен иярткән. Син бит өстә очасың.

  • Мин шул эш эшләгәндә юкка-барга не отвлекаюсь. Сау булыгыз, мадам!

  • Мадам, мадам. Инде кая таба барыйм икән? Болары кемнәр тагын? 4енче мәктәп түгелме соң? Шулар, шулар, менә монда посып карап торыйм әле.

  • Минем генә колагыма баян тавышы ишетеләме, сез дә ишетәсезме?

Ә-ә, бу бит безнең баянчы егетебез Рафаэль.



(Ботакта утырган Ябалак баласын күреп ала):

  • Нәрсә, син дә тыңлап утырасыңмы? Кем соң әле син, танымыйм. Менә моннан этен иярткән, мылтыгын аскан кеше үтмәдеме?

  • Мин ябалак баласы. Апакаем-багалмакаем! Тимә миңа. Мин караңгы төшкәнче генә утырам да, китәм.

  • Нигә хәзер үк китмисең?

  • Күрмим мин. Әткәй безгә төнлә уйнагыз да, яктырганчы кайтыгыз, дигән иде. Ә мин тыңламадым. Менә караңгы төшкәнен көтеп утырам.

  • Алай икән. Кара син бу урман халкы балаларын, зурлар сүзен бер дә тыңламыйлар икән. Менә әле бу кызларга карап, үземнең дә бәбкә чакларым искә төште. Нишлисез монда, кызлар? Сез дә урман кызларымы?

(кызлар башкаруында җыр)



  • Тагын минем кебек ил гизеп йөрүче берәрсе бармы икән?!

  • Бар бар. Менә 12 нче мәктәпнең чыгышы нәкъ шулай атала.

  • Ничек атала?

  • “Ил гизүчеләр һәм хәйлә сөючеләр”

  • Алай булса, тизрәк килсеннәр. Алар инде Хуҗабызны точно күргәннәрдер.



Әтәч килеп керә, як-ягына карана.

  • Апакаем , багалмакаем! Тукмарны күрмәдеңме син?

  • Кемне? Нинди Тукмарны? Урман бит бу! Соң син нишләп йөрисең?

  • Әбекәй бит әнә, гел сугышкач, Тукмарны алып чыгып китте. Ә мин аны сагынам. Менә читән аша очып төштем дә, дустымны эзләргә киттем. Күрмәдеңме?

  • Ярар, яра. Күп сөйлисең. Бар юлыңда бул. Күрмәдем мин синең дустыңны.

(Әтәч китә башлый)



-Әй, тукта әле, тукта! Син безнең Хуҗаны күрмәдеңме? Этен иярткән, мылтыгын аскан.

- Юк шул, күрмәдем. Но әеә теге аланда 5 енче мәктәп укучыларын күргән идем, аларны карагыз әле сез дә.



.






































Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!