СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Сценарий к празднику, посвященный ко Дню Победы

Нажмите, чтобы узнать подробности

Мероприятие проводится в мае месяце и посвящается ко Дню Победы.

Просмотр содержимого документа
«Сценарий к празднику, посвященный ко Дню Победы»

Сценарий к празднику, посвященный ко Дню Победы



Эчтән алып баручы укый

Әкрен генә җилләр исә,

Ел артыннан еллар үтә,

Ә халыкта тик бер теләк,

Гүя бердәм сулыш:

Мәрмәр һәйкәлләр каршында,

Катгый таләп:

Җирдә кабат

Кабынмасын сугыш!


Тыныч кына көй уйный. Сәхнәгә ике алып баручы чыга (егет белән кыз).


Егет: Хәерле көн хөрмәтле сугыш һәм тыл ветераннары, килгән кунаклар, укытучылар, укучылар! Сезнең барыгызны да олы тантана – Бөек Жиңү көне белән котлыйбыз.

Кыз 2018 нче елның 9 нчы маенда Җиңү салюты 73 нче мәртәбә яңгырый.

Егет 1941 нче ел. Июнь… Илебез, Евро­пада кызып барган сугыш ялкынының безнең илебезгә кагылмасына ышанып, тыныч тормыш белән яши иде.

Кыз Июнь… Шау чәчәкле җәйнең матур ае һичберәүдә юктыр һичбер кайгы. Тирә-юньне шат авазлар биләп алган Бар дөньяга бәхет, шатлык, сөю тул­ган.

Егет Июнь… Нинди шатлык бүген күңеле­бездә

Кыз Моңаюны һич белмәде беребез дә. Уйламадык бәхетле бу мизгелләрдә Кара кайгы килер диеп илебезгә.


(“С чего начинается Родина” көе яңгырый, шул көйгә алып баручылар шигырь укыйлар.)


Кыз Егерме ике. Июнь. Кырык бердә

Җиргә афәт килде ул көнне.

Тарих каһәрләгән шушы көнне

Мөмкинме соң оныту, мөмкинме?

Егет Соңгы тапкыр кичә көлде дөнья; 

Соңгы тапкыр кояш балкыды.

Таң атмады бүген, көн тумады,

Алды җирне сугыш ялкыны.


(Музыка уйный, берничә пар вальс бииләр, музыка кинәт өзелә, биючеләр урыннарында катып калалар. Диктор тавышы ишетелә.)


Внимание! Внимание! Говорит Москва! Сегодня, в 4 часа утра, без объявления войны, германские войска напали на нашу страну!


  1. Уйламадык бүгенге бу саубуллашу

Күпләр өчен булыр соңгысы дип.

Киләчәктә очрашырбыз тагын диеп

Берни белми йөргәнбез бит вальс биеп.


  1. Ә бу мәлдә илебезгә дошман үткән

Аның баскан эзләрендә гөлләр шиңгән.

Бөтен дөнья изрәп йоклап яткан таңда

Кара шәүлә кебек шуышып сугыш килгән.

(укучылар сыннар кебек басып торалар)


Егет Ил өстенә афәтнең иң зурысы килде. 1941 нче елның 22 нче июнендә фашистлар Германиясе сугыш игълан итмичә, Советлар Союзына көтмәгәндә һөҗүм итте. Бөек Ватан сугышы баш­ланды. Совет шәһәрләре, авыллары өс­тенә меңнәрчә тонна үлем йөге яудырылды.


  1. Дошман килгән,

Таптап басуларны…

Ялкыннарга урап кырларны.

Дошман килгән алыштырмак булып

Кан-яшь белән шатлык-җырларны.


  1. Дошман явы кара болыт кебек

Агылган да һаман агылган.

Үрләгән ут

Туган ил йөзенә

Ялкын сөремнәре кагылган.


  1. Ялкын каба халык йөрәгенә

Нәфрәтеннән халык ярсына.

Бер атаның балалары кебек

Ташланалар дошман каршына.( укучылар чыгып китә). Музыка.


Егет Бөтен ил, шул исәптән Башкортостан­ның менәрчә хезмәт ияләре фашист ил­басарларына каршы күтәрелде.


(Җыр астында сәхнәгә балалар чыга. Кулларында хәтер китабы)


  1. Сугыш… Нинди авыр, каһәрле, шомлы сүз бу! Ул ничә миллион кешенең гомерен өзгән, күпме баланы ятим иткән, аналарны тол калдырган…


  1. Сугыш… Меңәрләгән шәһәрләр җимерелгән, җир йөзеннән гөрләп торган авыллар юкка чыккан, шау чәчәккә күмелгән бакчалар янып көлгә әйләнгән.




  1. Сугыш корбаннарсыз булмый. Изге көрәштә җиңү яулаганңа, ут эчендә юл ярып алга барганда бик күп солдат­ларның гомере өзелде. Чит илләрдәге билгесез каберләр җанны тетрәтә.

  2. Без кайтырбыз, диеп киткән юлдан,

Китсәләр дә, алар кайтмады.

Алар өчен бары җилләр генә,

Ачып-ябып йөри капканы.

Кыз Күпләр, бик күпләр яу кырыннан әйләнеп кайтмадылар. “Хәтер китабының исемлегенә Бөек Ватан сугышында фронтта үлеп калган сугышчыларның исемнәре мәң­гелеккә кертелгән. мәңгелек дан!


  1. Хәтер китабы батырлары!

Мәңге дан сезгә!

Алтын хәрефләр белән язылган

Изге исемнәр булып кайттыгыз

Сез безгә.

Изге халык хәтере мәңгелек.

Сез үлемсезләр!


(Сәхнәгә Җир-ана чыга)


ҖИР-АНА:

Тыңлагыз, улларым, кызларым!

Үлемсез Җир-ана моң-зарын:

Ватаным тудырган ирекне буарга,

Сезне яңадан җирсез дә, сусыз да итәргә,

Каныгызны еландай имәргә,

Кара көч дөньясы коралга тотына.

Кара дошман — кара болыт,

Каплый ил күген.

Канга — кан, җанга — җан,

Я — җиңү, я — үлем!

(Сугыш атмосферасы, шомлы симфоник музыка. Музыка әкеренәя.)


  1. НЧЕ СОЛДАТ: Мин — солдат. Мин — үткән сугышның беренче көннәрендә һәлак булган солдат . Ул июль таңы гомеремнең соңгы таңы булды. Мин ул көнне кояшны соңгы тапкыр күрдем. Ә үзе гап-гади көн иде. Дөнья яра­тылганнан бирле ел саен кабатланып килүче җәйге ямьле көн!


ҖИР АНА: Үлгәннәр зарлана белми!


  1. НЧЕ СОЛДАТ: Без сугышканда таш — таулар тетрәп ватылды, тигез кыр­ларда таулар өелде, төпсез дәрьялар кипте, коры урында күлләр хасил булды. Җир-ана уфылдап ыңгырашты, күкләр ташып иңрәде…


ҖИР-АНА: Үлгәннәр картаймыйлар!


  1. НЧЕ СОЛДАТ: Кыңгыраулы пар атка утырып, гармуннар уйнап, җырлап басу капкасыннан чыгып киткән чакта без унсигез яшьлек егетләр идек. Безгә бүген дә унсигез.


ҖИР-АНА:

Көннәрегез авыр улларым, кызларым,

Юлларыгыз озын, тынгысыз.

Тик шулай да ачынмагыз,

Бу көрәштә ялгыз түгелсез.


Кыз Солдатлар тынычлык өчен кө­рәштеләр һәм, сугыш тынып торган арада салкын һәм кысан окопларда утырган вакытларында киләчәк турында хыял­ландылар.

Алар фашизмнан коткарылган тормышның матур буласына ышаналар иде.


(“Нам нужна победа” җыры башкарыла)


Егет Шундый яшь килеш алар дош­манны күкрәкләре белән каршы алдылар, туган илебезне якладылар. Алар бары бер нәрсәгә генә аптырадылар — ул — сугыш башында алар кинәт олыгайдылар.


Кыз Тик барысына да өйләренә әйләнеп кайтырга насыйп булмады. Ә кем кайтты хәтерендә саклый. Сугышчан дусларын, җиңүләрне хәтерлиләр алар.


ҖИР-АНА: Үлгәннәрнең исәннәргә әй­тер сүзләре кала. Исемнәре калганнар һәм исемсез югалганнарның әйтер сүз­ләре кала.


  1. НЧЕ СОЛДАТ: Без Якты дөньяга дәшәбез!

  2. НЧЕ СОЛДАТ: Йокың сакмы дөнья?

  3. НЧЕ СОЛДАТ: Ни уйлыйсың дөнья?


     1  НЧЕ СОЛДАТ: Без, дәһшәтле сугышта үлеп калганнар, сезгә — исән кешеләргә дәшәбез!

     2  НЧЕ СОЛДАТ: Җирне саклагыз!

     3  НЧЕ СОЛДАТ: Җирнең бәхете — исәннәр бәхете.


ҖИР-АНА:

Көннәрегез авыр булды,

Юлларыгыз чокыр, тигезсез…

Ә шулай да болчылмагыз,

Ватан өчен җанын биргәннәр

Мәңге яши, алар үлемсез!


(“На безымянной высоте” җыры астында Ветераннарга чәчәкләр тапшы­рыла).Жир -ана дауам итә


Капмасын янгыннар

Киләчәк таңына.

Аналар, басыгыз

Тынычлык сагына!

Балалар беркайчан

Күрмәсен сугышны!

Белмәсен сугышның

Кайгысын, сагышын!

Тыныч таңнар, тыныч иртәләрнең

Кадерен белеп яшяә юлдашым.

Безнең көннәр алда тагы да ямьле

Тик сугышлар гына булмасын.

Сабыйлар тыныч йокласын,

Кан түгелмәсен!

Безнең аналар яңадан

Хәсрәт күрмәсен!

Теләмибез сугышны без!

Без тынычлык телибез!

Безнең якты тормышыбыз

Мәңге балкысын дибез!


Номер:


Кыз: Бүген бу бәйрәмдә сугышның бөтен авырлыгын, аның газап-михнәтләрен кичергән ветераннар, иңнәрендә сугыш авырлыгын күтәргән тыл-хезмәт батырлары утыра. Данлы бәйрәм – Бөек Жиңү көне белән, Сезне, хөрмәтле тыл-хезмәт ветераннары!


Егет:

Алыгыз, Сез, бүген бүләк итеп

Котлауларның иң зур бәйләмен.

Каршылагыз тагын бик күп тапкыр

Якты Жиңү бәйрәмен.


Номер:



Егет: Җир йөзендә мәңгелек тынычлык булсын өчен миллионнар һәлак булды.

Әйе, каһарманнар даны мәңгелек. Сезнең һәркайсыгыз — каһарман! Сез бүген дә сафта. Сез әле дә олы йөрәкле, саф күңелле сугыш чоры кешеләре! Сез олы ихтирамга лаек! Тагын бер кат рәхмәт сезгә!


  1. Бәйрәм инде, Җиңү килде,

Ил өметен аклады.

Кемнең кулы, кемнең аяк,

Кемнең башы кайтмады.


  1. Кайтканнар да берәм-берәм

Китә, юкса иртәрәк.

Шул сугышта алганнармы —

Киселүгә бер сәбәп.


  1. Сафларыгыз сирәгәйде,

Бу бәйрәмгә менә сез

Инде төркем-төркем түгел,

Бөртек-бөртек киләсез.

  1. Ә шулай да бу буынның

Һәр бөртеге бер дөнья.

Армиябез тарихының

Җанлы бите сез монда.


  1. Бүген безгә, оныкларга,

Сездән мирас иң элек

Сез саклаган Ил иреге,

Без яклаган иминлек.


  1. Картаймагыз әле, ветераннар,

Картаймагыз, әй, тынгысыз җаннар!

Сезгә тиеш әле бик күп язлар,

Сезгә тиеш әле бик күп назлар.

 Кыз: Әйе, каһарманнар даны мәңгелек. Сез – бүген дә сафта. Һәркайсыгыз – гаиләдә, авылда олы ихтирамга лаек, балаларыгызның юанычы. Сез әле дә олы йөрәкле, саф күңелле әүлия затлар. Тагын бер кат рәхмәт Сезгә!

Егет:Хөрмәтле ветераннарыбыз! Сезгә олы рәхмәтебезне белдерәбез, алга табан да безнең белән калуыгызны, озак еллар сау сәләмәт булып яшәгез. Якыннарыгызның игтибарын, кайгыртуын, яратыуын тоеп, өегезнең нуры булып, тыныч, имин тормошта бәхетле гөмер кичерегез.