СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Сценарий новогоднего праздника "Новогодние происшествия "

Нажмите, чтобы узнать подробности

Яңа елны каршылаганда.

(Кече яшьтәге мәктәп балалары өчен.)

Катнашалар:

Былтыр

Шүрәле

Убырлы карчык

Куян

Бүре

Кыш бабай

Кар кызы

Юлбарыс

Зал бәйрәмчә бизәлә.Сәхнә уртасында чыршы тора. Бизәлгән чыршы тирәли Былтыр йөри. Туктап кала да залга карап сөйли:

Былтыр: Менә чыршыны да бизәп куйдым. Бик матур булды бу.Хәзер бәйрәмне башласаң да була. Кунаклар да килеп җиткәннәр икән. Исәнмесез, балалар!

Балалар:Исәнмесез!

(Шулвакыт залга Шүрәле килеп керә. Ул бизәлгән чыршы янына килеп, куллары белән чыршы уенчыкларын тотып карый.)

Шүрәле: Менә кая килеп эләккән икән безнең урмандагы гүзәлкәебез! Көчкә эзләп таптым үзен.

Былтыр: Исәнме, Шүрәле! Нишләп адашып йөрисең монда? Синең өең урманда түгелме соң?

Шүрәле: Әйе, минем өем- урман. Кемдер урманыбызның иң матур чыршысын алып киткән, шуны эзләп килдем.

Былтыр: Әйе, мин урманнан иң матур чыршыны кисеп алып кайттым һәм уенчыклар белән бизәп куйдым.Тиздән безнең көтеп алган  бәйрәмебез –чыршы бәйрәме башлана. Бизәлгән чыршы янында без җырларбыз, биербез, шигырьләр сөйләрбез. Кунакка иң юмарт бабай - Кыш бабай белән аның оныгы Кар кызы киләчәк.

Шүрәле: Кунаклар килүе әйбәт инде, анысы. Ләкин чыршыны кисү бик әйбәт булмаган. Аны бит урманда да бизәп була. Чыршыга уенчыклар урынына кишерләр, алмалар,  тәмле әйберләр элсәң, балалар белән бергә урман җәнлекләре дә бәйрәм итәр иде.

Былтыр: Гафу ит инде, Шүрәле. Башка вакытта чыршыга кагылмам. Быел кунакка юлбарыс та киләчәк бит. Урмандагы җәнлекләр аңардан курыкмасмы соң?

Шүрәле: Курыкмаслар, ул бит туачак елның хуҗасы! Беркемгә дә зыян салмас дип уйлыйм.

Былтыр: Бәйрәмне башларга вакыт җитте, нишләптер безнең кунакларыбыз күренмиләр.Әллә инде берәр күңелсез хәл килеп чыкканмы? Шүрәле, син урманда шикле бернәрсә дә күрмәдеңме?

Шүрәле : Юк, урман тыныч иде.

Былтыр: Кыш бабай белән Кар кызы килмәгәч нинди бәйрәм булсын инде. Аларны эзләп табарга кирәк!

(Залда музыка яңгырый. Йөгереп куян керә.)

Куян: Исәнмесез, дусларым! Кыш бабайдан хәбәр бар. Саескан бөтен урманга сөйләп йөри.  Аның юлында зур гына чокыр очраган. Ул сихерле икән. Кыш бабайга ярдәм итү өчен, табышмакларга җавап бирергә кирәк. Ярдәм итәбезме, балалар?

Былтыр: Куянкай, тизрәк әйт табышмакларыңны. Кыш бабайны коткарырга кирәк.

Куян: Тыңлагыз алайса.

1.Үзе су, үзе каты. (Боз)

2.Бабай килгән сагынып,

Ак чикмәнен ябынып. (Кыш килә)

3.Корт та түгел,

Эт тә түгел,

Ә үзе тешли. (Суык)

4.Каз мамыгын кагына,

Кагына да тузына. (Буран).

5.Канатсыз оча,

Аяксыз чаба,

 Тышта өелә,

Өйдә җәелә.(Кар)

Куян : Рәхмәт , балалар. Бик тапкырлар икәнсез, җавапларны тиз таптыгыз. Кыш бабай чокырдан чыккандыр инде.

(Залда музыка яңгырый. Арыган кыяфәттә бүре керә.)

Бүре : Уф, йөгерә-йөгерә хәлем бетте.

Шүрәле: Нәрсә булды, Бүре? Кем куды артыңнан?

Бүре: Беркем кумады. Кыш бабай чокырдан чыккан иде, инде юлына агач ауды. Агачны күтәреп тә карадым, барыбер көчем җитмәде. Сезнең ярдәм кирәк, балалар. Ярдәм итәргә әзерме сез?

Балалар: Ярдәм итәбез, итәбез!

Бүре: Ул агач тылсымлы, болай гына күтәреп булмый аны. Сезгә берәр бию биеп күрсәтергә кирәк. Әйдәгез, барыгыз да минем арттан чыршы тирәли тезелеп басыгыз һәм минем арттан бию хәрәкәтләрен кабатлагыз.

(Балалар Бүре артына тезелеп басалар һәм “Ламбада” биюе көенә бииләр)

Бүре : Рәхмәт, балалар! Сез бик матур биисез икән. Мин барып Кыш бабайны коткарып килим инде. (Бүре чыгып китә)

(Шулвакыт залга капчык сөйрәп Убырлы карчык керә.)

Убырлы карчык :Ха-ха! Нәрсә, Кыш бабагызны көтәсезме? Көтегез, көтегез! Ул сезгә тиз генә килеп җитә алмас әле. Килсә дә,  бүләге булмас. Мин алып качтым капчыгын. Миңа аның капчыгы кирәкми, тылсымлы таягы гына кирәк иде. Күпме сорадым картлачтан, бирми генә бит. Менә йөрсен хәзер бүләксез.

Былтыр: Алай ярамас бит, Убырлы. Бөтен бәйрәмнең ямен җибәрәсең. Кыш бабай килмәгәч, нинди Яңа ел инде ул? Балаларны бүләксез дә калдыру да килешеп бетмәс .

Убырлы карчык : Кыш бабагызны бик яраткач, коткарыгыз инде үзен, алайса. Минем биремнәремне үтәсәгез, ул килеп тә җитәр.

Былтыр : Әйт тизрәк биремнәреңне.

Убырлы карчык : Хәзер без сезнең белән “Очты-очты” уены уйнап алабыз. Әгәр оча торган әйбер булса, кулларны күтәрәбез дә очкан кебек хәрәкәт ясыйбыз. Барыгыз да кулларыгызны күтәрегез дә минем арттан кабатлагыз:

Очты-очты каргалар очты, очты-очты арбалар очты, очты-очты кошлар очты, очты-очты кышлар очты... (Убырлы төрле предметларның исемнәрен әйтеп кулларын күтәрә. Очмый торган предметка да күтәреп балаларны  ялгыштыра. )

Убырлы карчык : Бик игътибарлы балалар икәнсез. Сынауны үттегез. Хәзер бергәләп Кыш бабай белән Кар кызын чакырсак та була. Әйдәгез, башта кызлар “Кыш” дип, малайлар “бабай” дип бергәләп чакырыйк. (Балалар бергәләп “Кыш бабай” дип чакыралар).

(Залга Кыш бабай, Кар кызы, Бүре һәм яңа ел символы булган Юлбарыс керәләр.)

Кыш бабай: Исәнмесез, балалар. Сезне бәйрәм белән котлыйбыз.

Юлбарыс: Саумысез, дусларым!Без бик вакытлы килеп җиткәнбез. Мин сезгә саулык, сәламәтлек, яңа шатлыклар алып килдем.

Кар кызы: Ә мин, балалар, сезгә сафлык, чисталык алып килдем.

Балалар: Әйдәгез, рәхим итегез, Кыш бабай, Кар кызы, Яңа ел!

(Кыш бабай, Кар кызы, Бүре һәм  Юлбарыс чыршы янына үтәләр).

1 нче бала: Әй Кыш бабай, Кыш бабай.

                   Хуш киләсең, уз бире,

                   Шатланышып, җыр белән

                   Каршылыйбыз без сине.

2 нче бала: Ак таягың кулыңда,

                    Ап-ак туның кигәнсең,

                    Бөтен төшең бәсләнгән,

                    Күп җир гизгән икәнсең.

3 нче бала: Әй Кыш бабай, Кыш бабай,

                   Хуш киләсең, уз бире.

                   Кунак булып килер дип,

                   Күптән көттек без сине.

4 нче бала: Әй Кыш бабай, Кыш бабай,

                    Безнең сөйгән кунак син,-

                   Ямьле үтсен кичәбез,

                   Безне көлдер, уйнат син.

Кыш бабай: Ярар, балалар. Бергәләп уйнарбыз, шаярырбыз, көләрбез. Тик нигә чыршыгыз  бик күңелсез утыра? Аңа нәрсә җитми, кем әйтә? Дөрес, балалар, чыршының утлары кабынмаган, ничек кабызырбыз икән? Мин агачларның телен беләм, тыңлап карыйм әле, берәр сүз әйтмәсме? (Чыршы кырыена барып, тыңлаган кебек тора). Чыршы миңа болай диде:

                               Белсәгез бик күп җырлар,

                               Сөйләсәгез шигырьләр,

                              Чишсәгез табышмаклар,

                               Минем утларым янар.

(Балалар чыршы турында шигырьләр сөйлиләр.)

Кар кызы : Әйдәгез, яшел дустыбызга җырлап та күрсәтик. (“Чыршы янында” дигән җыр җырлана. И.Шәмсетдинов музыкасы, С.Урайский сүзләре.)

 Кыш бабай : Әйдәгез, барыбыз бергә тылсымлы сүзләрне әйтик:

                          Әй, чыршы, чыршы, чыршы,

                          Безнең күңелне күрче,

                          Утларыңны кабызчы.

(Таягын  чыршыга тидереп ала. Чыршы утлары кабына.)

Кыш бабай: Менә нинди ямьле  булып китте. Хәзер бәйрәмебезне дәвам итсәк тә була. Балалар, минем бияләем тылсымлы бит. Кем аны кулына ала, бияләй шул баланы җырлата да, биетә дә. Чыршы тирәли түгәрәк ясап, тезелеп басабыз. Мин бияләйне түгәрәк буйлап җибәрәм, музыка туктаганда бияләй кем кулында кала, шул бала җырлап күрсәтә. Башладыкмы? ( Бу уенны берничә тапкыр кабатларга була, балалар биеп күрсәтә, әтәч булып кычкыра, куян кебек сикереп йөри.)

Кар кызы: Балалар, Кыш бабабыз арыгандыр.Ул бераз ял итсен, аңа урындык китереп бирегезче. Без кар бөртекләре белән биеп күрсәтербез. (Кар бөртекләре биюе.)

Кыш бабай: Бик зур рәхмәт, кар бөртекләрем. Биеп кәефемне күтәрдегез. Эшсез тормагансыз, бик матур бию өйрәнгәнсез. Мин сезгә бик күп бүләкләр әзерләп куйган идем, ләкин юлда мин бәлага очрадым. Бүләкләр тутырган капчыгымны бер явызы урлап качты. Башта таягыма ябышты, аны ала алмагач, капчыгымны алып китте. Миңа бик уңайсыз сезнең алда, нинди Кыш бабай инде мин хәзер? (Кыш бабай битен кулы белән каплый.)

Бүре: Беләм мин капчыкны кем алганын.Убырлы карчык урлап качты. Ул безнең янда, бәйрәмгә килгән.

 (Убырлы карчык бу вакытта балалар арасында төрле этлекләр эшләп йөри, аларны кытыклый, чәчләрен тарта, телен күрсәтә.)

Шүрәле: Менә ул, тотыгыз үзен.

Убырлы карчык: Мин качарга уйламыйм да. Башта таягын бирсен, аннан капчыгын алыр.

Кыш бабай: Нигә кирәк соң сиңа ул таяк?

Убырлы карчык: Ул тылсымлы таяк бит, бөтен теләкне дә үти. Минем тылсым ярдәмендә Кар кызы кебек яшь, матур , төз гәүдәле буласым килә. Туйдым бу бөкредән! (Ачу белән идәнгә тибә.)

Кыш бабай: Таяк ярдәмендә генә матур булып булмый шул. Аның өчен кешеләргә начарлык эшләмәскә, гел игелекле эшләр генә эшләргә кирәк. Үзеңне  дә карап йөрергә, чиста-пөхтә киенергә, иртән зарядка ясарга, спорт белән шөгыльләнергә кирәк. Эше матурның, үзе дә матур.

Убырлы карчык : Шулай дисеңме? Бераз авыррак инде авырын. Мин аңладым сине, Кыш бабай. Бүгеннән тәртибемне үзгәртәм. Урманда миннән дә тәртипле җан иясе булмас. Куян балаларының колагын бүтән тартмам. Мә капчыгыңны!(Кыш бабайның бүләкләр салган капчыгын китереп бирә.)

Кыш бабай : Менә бит ,Убырлы, үзгәрә дә башладың. Йөзең дә нурланып китте.  Ә хәзер, нәни дусларым, барыгызны да  бәйрәм белән котлап күчтәнәчләремне таратасым килә. Кар кызы миңа ярдәм итәр.

(Кыш бабай белән Кар кызы бүләкләр тараталар.)

Кыш бабай : Кадерле дусларыбыз, безнең китәр вакыт та җитте. Башка балаларның да күңелен күрик, аларны да сөендерик. Хушыгыз, балалар, бәхетле булыгыз, әти-әниләрегезнең сүзен тыңлагыз.

Кар кызы: Эш сөеп үсегез.

Юлбарыс: Дус, бердәм булыгыз.

Балалар: Рәхмәт, рәхмәт, рәхмәт! Сау бул, Кыш бабай. Сау бул, Кар кызы. Хәерле юл сезгә!

Просмотр содержимого документа
«Сценарий новогоднего праздника "Новогодние происшествия "»

Төзеде : Ашрапова Энҗе Тәбрис кызы, Тимәш гомуми урта белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы һәм өстәмә белем бирү педагогы.

Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!